Беломор петроглифлары

Беломо́р петроглифлары — Карелиядә, Беломор районында Выг елгасы утрауларында урнашкан борынгы чор иҗаты һәйкәлләре, безнең эрага кадәр IV—III меңьеллыкларга карыйлар.[1].

Карелиядә, Беломор районында урнашкан "Беломор петроглифлары". Координаталары:64/29.676/N/34/41.706/E

Гомуми мәгълүмат үзгәртү

«Беломор петроглифлары» археологик комплексы таш кыяларда чокылган рәсемнәрдән һәм 30-дан артык борынгы кеше яшәү урыннарыннан тора.

Беломор петроглифлары Залавруга урынында урнашкан, Выг елгасы утрауларында, Выгостров авылы янында, елганың Ак Диңгезгә кою урыныннан 6-8 км ераклыкта. Көнбатышта һәм төньякта территория су саклагычлары белән чикләнгән, көньякта Выгостров авылы һәм Сосновец — Беломорск юлы белән, көнчыгышта — Кислый Пудас агынтысы белән. Петроглифлар урнашу урынына барып җитү өчен урман юлы буенча Соновец - Беломорск юлы янындагы махсус җиһазландырылган урман юлы буйлап 1,3 км юл узарга кирәк.

 
Залавругага кеше йөри торган сукмак башы. Автотукталыш.

Утрауларда булган археологик комплекс, федераль әһәмиятендәге петроглифларны, кеше яшәү урыннарын һәм табигать әйләнә-тирәсен саклау өчен тарихи-мәдәни максатлы статусына ия булган. А.М.Линевский тарафыннан ачылган петроглифларның яше - 4,5-5,5 мең ел.

Петроглифлар Выг елгасы астында Шойрукшин, Ерпин Пудас, Большой Малинин һәм башка утрауларда урнашкан. Барысы монда 39 төркем, аңа 2000-нән артык фигура керә, кеше, хайван, сунар, сугыш һәм ритуаль йөреш сурәтләре ачык күренә. Монда Европада иң борынгы чаңгыда кеше сурәте бар. Фигураларның үлчәме 3 см дан 3 м га кадәр, төп сан фигураларның үлчәме 15—60 см.

Казу вакытында якынча 200 мең предмет табылган булган: таш эшләнмәләр һәм аларның ватыклары, керамика ватыклары, тимер предметлар, гәрәбә һәм бронза бизәкләре һ.б.

"Җен" эзләре үзгәртү

 
"Җен" эзләре петроглифлары (12.09.14)

Безнең эрага кадәр 5-6 меңьеллык һәйкәле. «Җен эзләре» Беломор янында, Шойрукша утравының төньяк ахыры янында урнашкан. Бу яр буе кыясы, тамгалар һәм төрле фигуралар белән капланган — «Беломорс петроглифлары» шәһәренең төп экспонаты. Таш кыяның аскы кырые буйлап 8 ялан аяк эзе чылбыры бар. Алар шулай аталган "җен" фигурасы белән бетә, ул фигураларның төркеме белән тора. Рәсемнәрне өйрәнгән галимнәр "җен"не хуҗа яки Ходай дип саныйлар, ә рәсемнәр белән кыяны — корбан чалу урыны дип фаразлыйлар.

Җен эзләреннән якынча 400 метр көнчыгышка башка сурәтләр җыелмасы — Ерпин Пудас урнашкан.

Петроглифлар кызык җыелмаларының тагын берсе Урыннардан 1,5 км төньяк-көнчыгышта урнашкан — Иске һәм Яңа Залавругада урнашкан. Залавруга туристлар килү өчен җайланган.

Шулай ук карагыз үзгәртү

Әдәбият үзгәртү

  • Равдоникас В. И. Наскальные изображения Онежского озера и Белого моря. — М., 1936
  • Линевский А. М. Петроглифы Карелии. — Петрозаводск, 1939
  • Линевский А. М. Листы каменной книги. [Повесть из жизни древней Карелии]. — [Петрозаводск]: Каргосиздат, 1939. — 80 с. — 30 000 экз.
  • Савватеев Ю. А. Каменная летопись Карелии. — Петрозаводск: «Карелия», 1990. — 118 с.: ил.
  • Савватеев Ю. А. Наскальные рисунки Карелии. — Петрозаводск: «Карелия», 1984. — 216 с.:
  • Савватеев Ю. А. Залавруга: Археологические памятники низовья реки Выг / АН СССР. Карельск. филиал. Ин-т языка, литературы и истории. — Л.: Наука. Ленингр. отд-ние, 1970. — 444 с.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Карелия: энциклопедия: в 3 т. / гл. ред. А. Ф. Титов. Т. 2: К—П. — Петрозаводск, 2009. — 464 с. ISBN 978-5-8430-0125-4 (т. 2) — С. 366—367

Сылтамалар үзгәртү