Стоиклык, яки стоицизмРим һәм грек дөньясында безнең эраның III гасырына кадәр чәчәк аткан эллинистик фәлсәфә мәктәбе. Стоиклыкка безнең чорга кадәр III гасыр башында Афинада Китийлы Зенон нигез сала, аңа Сократның аерым өйрәтмәләре дә җитди йогынты ясый. Стоик физикасы исә Һераклитның өйрәтмәсенә нигезләнә. Стоицизм, барыннан да бигрәк, үзенең мантыйк системасы һәм табигый дөньяга карашларыннан формалашкан шәхси этика фәлсәфәсе булып тора. Аның өйрәтмәсенә караганда, иҗтимагый затлар — кешеләрнең — бәхеткә таба юллары шушы мизгелне хәзерге вакыт итеп кабул итүгә, ләззәткә омтылыш яки авыртудан курку кебек хисләргә үзеңне контрольдә тотарга ирек бирмәүгә, әйләнә-тирә дөньяны һәм табигать сөрешендә безнең өлешебезне аңлар өчен акылыбызны куллануга һәм бергәләп хезмәт куюга, башкаларга гаделлек белән карауга нигезләнә.

Китийлы Зенон, Фарнезе коллекциясе бюсты, Неаполь. Паоло Монти фотосы 1969.

Стоиклар үзләренең кеше заты өчен «игелек — бердәнбер яхшылык» дип өйрәтүләре һәм сәламәтлек, байлык, ләззәт кебек тышкы әйберләрне асылда яхшы да, начар да түгел, ләкин «игелек кылу чарасы буларак» кыйммәтле дип санаулары белән аеруча данлыклы. Шулай итеп, стоиклык традициясе, Аристотель әхлагы белән беррәттән, Көнбатышның игелек этикасына карата төп, нигезне тәшкил итә торган карашны формалаштыра[1]. Шулай ук стоиклар билгеле бер деструктив эмоцияләр фикер йөртүдә киткән хаталар аркасында килеп чыга дип санаганнар, аларның фикеренчә, кешеләр «табигатькә ярашлы булган ихтыяр»ны (prohairesis дип атала) хупларга омтылырга тиешләр. Бу шигарьнең интерпретациясе төрле күренешләрне аңлата ала. Алар кеше затының фәлсәфәсен ул әйткән сүзләр түгел, ә аның яшәү рәвеше барыннан да яхшырак чагылдыра дип уйлаганнар[2]. Яхшы тормыш кичерер өчен, кеше табигый тәртипнең кануннарын аңларга тиеш, чөнки стоиклар һәрнәрсәнең тамырлары табигатькә барып тоташа дип санаганнар.

Күп кенә стоиклар, әйтик, Сенека һәм Эпиктет, «бәхет өчен игелек тә җиткәнгә күрә», хикмәт иясе бәхетсезлеккә карата эмоциональ яктан тотрыклы булырга тиеш дип санаганнар. Бу ышаныч «стоик тынычлык» яки «стоик сабырлык» дигән гыйбарә белән охшаш, ләкин бу гыйбарә «радикаль этик» стоикларның, бары хикмәт иясе генә тулысынча ирекле була ала һәм барлык әхлакый кимчелекләр тулысынча бозык, дигән карашын үз эченә алмый[3]. Нигез салынганнан башлап, стоик тәгълиматы Рум империясендә киң тарала, аның тарафдарлары арасында император Марк Аурелий да була. Безнең чорның 4 гасырында христианлык дәүләт диненә әйләнгәч, стоиклык юнәлеше авыр хәлдә кала. Гасырлар узгач, ул берничә тапкыр яңадан күтәрелә, бигрәк тә Яңарыш чорында (неостоицизм) һәм Яңа Вакытта (хәзерге стоицизм) аеруча игътибарлы лаеклы күтәрелешләр була[4].

Этимология үзгәртү

«Стоик» сүзе борынгы грек телендәге stōïkos сүзеннән алынган, анда ул «стоаныкы [портик яки болдырныкы]» дигәнне аңлата. Грек сүзе исә Афиналардагы Стоа Поикиле, яки «Бизәкле стоа» исемле урын белән бәйле, заманында монда стоиклыкка нигез салучы фәлсәфәче Китийлы Зенон белем биргән[5][6]

Төп мәсләкләр үзгәртү

Фәлсәфә кешегә тышкы әйберләрнең берсен дә тәэмин итәргә вәгъдә бирми, югыйсә, ул үзенә туры килгән предметның теге ягында торган әйберне таныр иде. Балта остасының материалы агач, сынчыныкы бронза булган сыман, хәят сәнгатенең предметы — һәр кешенең тормышы. 

—Эпиктет, Discourses 1.15.2

Стоиклар дөньяга формаль мантыйктан, монистик физикадан һәм натуралистик этикадан торган бердәм караш тәкъдим иткәннәр. Шулар арасыннан алар әхлакны кеше белеменең төп юнәлеше дип ассызыклаганнар. Хәлбуки, аларның мантыйк тәгълиматлары соңрак яшәгән фәлсәфәчеләрне ныграк кызыксындырган.

Стоиклык, деструктив эмоцияләрне җиңәр өчен, үзеңне контрольдә тотуны һәм тотнаклык-чыдамлыкны үстерергә кирәк дип өйрәтә; бу фәлсәфә фикеренчә, саф һәм хак фикер иясе булу универсаль акылны (логосны) аңларга мөмкинлек бирә. Стоиклыкның төп аспекты кеше затының этик һәм әхлакый иминлеген яхшыртуны үз эченә ала: «Игелек Табигать белән килешә торган ихтыярдан гыйбарәт»[7]. Бу мәсләк шулай ук шәхесара мөнәсәбәтләр өлкәсенә дә кагыла; «усаллык, көнчеллек һәм көнләшүдән азат булу», һәм хәтта колларны да «башка кешеләр белән тигез дип санау, чөнки барлык кешеләр дә табигатьтән чыккан»[8].

Стоик этикасы детерминистик перспективаны, ягъни вакыйгаларның алдан билгеле бер сәбәпләргә бәйле булуын яклый; стоиклык игелеге җитеп бетми торган кешеләр хакында Клеанс бервакыт шулай дигән: «явыз кеше, арбага бәйләнгән эт сыман, арба кая барса, ул да шунда барырга мәҗбүр». Игелекле стоик исә, киресенчә, үзенең ихтыярын үзгәртеп, аны дөньяга яраклаштырыр иде һәм, Эпиктет сүзләренчә, «авыру, ләкин бәхетле, куркыныч астында, ләкин барыбер бәхетле, үлем түшәгендә, ләкин барыбер бәхетле, сөргендә, ләкин бәхетле, мәсхәрәләнгән, ләкин бәхетле» булыр иде, шул рәвешле, «тулысынча автоном» индивидуаль ихтыярны, шул ук вакытта, «бердәм берлек тарафыннан бик каты детерминлаштырылган» галәмне барлыкка китерер иде. Соңрак бу карашларны «Классик пантеизм» дип атый башлыйлар (аны һолланд фәлсәфәчесе Барух Спиноза кабул итә)[9].

Тарих үзгәртү

Марк АврелийЭпиктетМузоний РуфусКече СенекаПосидонийПанаэтийТарслы АнтипатерБабиллы ДиогенХриссипКлеантКитийлы Зенон
 
Антисфен, фәлсәфәнең Киника мәктәбенә нигез салучы

Стоиклык беренче чиратта Эллинистик дөньяның һәм Рум империясенең белемле элитасы арасында популяр була[10], Гилберт Мюррэй сүзләренчә, аның популярлыгы шулкадәр дәрәҗәгә җитә ки, хәтта «Александрның барлык варислары да диярлек үзләрен стоиклар дип атаганнар»[11].

Безнең эрага кадәр 301 ел тирәсеннән башлап, Зенон Стоа Поикиледа («Бизәкле стоа»да) үзенең фәлсәфәсен өйрәтә башлый. Бу урын, ягъни стоа хөрмәтенә фәлсәфәне стоицизм (стоалык) дип атый башлыйлар[12]. Шул чорның башка фәлсәфә мәктәпләреннән, мәсьәлән, Эпикурейчылардан, аермалы буларак, Зенон үзенең тәгълиматын җәмәгать урынында таратырга карар кыла. Стоа исә шундый урын була: бу ачык колоннада Афинаның төп мәйданына, Агорага таба караган.

Зенонның идеяләре киниклардан үсеп чыга, ә аларның нигез салучысы Антисфен исә Сократның укучысы булган. Зенонның иң абруйлы тарафдары Хриссип хәзер стоиклык дип атала торган юнәлешне формалаштыра. Ахыргы рум стоикларының игътибар үзәгендә исә тормышны Галәм белән (аның өстендә туры идарә юк) һармониядә алып бару булган.

Гадәттә галимнәр Стоицизм тарихын өч чорга бүләләр:

Беренче ике чорга караган стоик фәлсәфәчеләренең бер хезмәте дә тулысынча сакланмаган. Ахыргы Стоа чорындагы рум текстлары гына исән калган[13].

Мантыйк үзгәртү

Тәгъбирләр мантыйгы үзгәртү

Зенонның остазларының берсе, Диодор Крон, мантыйкның хәзерге көндә тәгъбирләр мантыйгы (пропозициональ мантыйк) дип атала торган төрен, Аристотельнең төшенчәләр мантыйгыннан бик тә аерыла торган, тәгъбирләргә нигезләнгән үзенчәлекле юнәлешен уйлап тапкан һәм аны үстергән. Күпмедер вакыттан соң Хриссип соңрак стоик мантыйгы дип атала башлаган системаны үстергән, аның эченә ул Аристотель силлогизмнарының «көндәше» дип санарлык стоик силлагистикасын да керткән. XX гасырда стоик мантыйгы белән кызыксыну яңадан барлыкка килде, чөнки бу вакыттагы мантыйкта яңа мөһим хезмәтләр тәгъбирләр мантыйгына нигезләнгән иде. Сусанна Бобзен язуынча, «Хриссипның фәлсәфи мантыйгы белән Готтлоб Фредж үстергән мантыйк арасындагы охшашлыклар аеруча күзгә ташлана»[14].

Бебзон шулай шуны да искәртә: «Хриссип асылда бүгенге мантыйк өйрәнә торган һәр темага диярлек караган 300 мантыйк китабын язган, бу темалар арасында сөйләм акты тәгълиматы да, җөмлә анализы да, берлек һәм күплек әйтелмәләр дә, предикат төрләре, индекслар, экзистенциаль гыйбарәләр, шартлы бәйләгечләр, инкарь итүләр, дизъюнкция, шартлы гыйбарәләр, мантыйклы нәтиҗәләр, аргументларның гамәлгә яраклы формалары да, дедукция теориясе, гыйбарәләр мантыйгы, модаль мантыйк, вакыт мантыйгы, эпистемик мантыйк, фаразлар мантыйгы да, императивлар мантыйгы, ике мәгънәлелек һәм мантыйк парадокслары да бар»[15].

Категорияләр үзгәртү

Стоиклар фикеренчә, барлык яшәеш (ὄντα) — матди, ләкин барлык әйберләр дә (τινά) андый түгел. Алар абстракт һәм конкрет җисемнәр арасындагы аерманы кабул итсәләр дә, Аристотельнең саф дәрәҗәдә гәүдәсез (җисемсез) яшәешкә ышануы белән ризалашмаганнар. Шулай итеп, алар Анаксогорга хас булган фикер белән — әгәр әйбер кайнар булса, моның сәбәбе универсаль кайнар җисемнең бу әйбергә керүе аркасында — дигән идея белән ризалашканнар (моны Аристотель дә кабул иткән). Ләкин, Аристотельдән аермалы буларак, алар бу идеяне барлык акциденцияләргә туры килерлек итеп киңәйткәннәр. Шулай итеп, әгәр дә объект кызыл булса, моның сәбәбе универсаль бер кызыл җисемнең объектка керүендә.

Алар дүрт стоик категорияләре бар дип санаганнар.

Башка барлык әйберләр дә ясала торган башлангыч матдә, формасыз субстанция, ousia’').
Матдәнең аерым объект формалаштыру өчен оешу рәвеше; стоиклык физикасында, матдәне җанландыра торган физик ингредиент (pneuma: сулыш).
  • Ничек тә булса (πως ἔχον)
Объектта турыдан-туры булмый торган конкрет сыйфатлар, мәсәлән, зурлык, рәвеш, гамәл һәм халәт
Алдыңда торган әйбернең нинди әйбер булуын, аның асылын, саф йөзен ачык итеп күрер өчен һәм аның исемен, һәм ул катышкан әйберләрнең исемен, һәм ул әвереләчәк әйберләрнең исемен төгәл әйтер өчен, әүвәл үзең өчен аның төгәл билгеләмәсен яки тасвирламасын яса. Тормышыңда очраячак һәрбер нәрсәне җентекләп вә ышанычлы итеп өйрәнү һәм аңа берьюлы аның нинди дөньяда һәм нинди файда китерүен дә, бөтенлеккә нинди, кешегә нинди игелеге булуын да күрергә сәләтең булудан да көчлерәк итеп аңны үстерүче нәрсә юктыр.

—Марк Аврелий, Уйланулар, iii. 11

  • Нәрсәгә дә булса карата ничек тә булса (πρός τί πως ἔχον)
Башка күренешләргә кагыла торган сыйфатлар, мәсәлән, объектның вакыт һәм фәзада башка объектларга карата урыны.

Эпистемология үзгәртү

Стоиклар бары тик акыл ярдәме белән генә нәрсәне дә булса белеп була дип санаганнар. Хакыйкатьне ялгыш фикердән аерып була, гәрчә чынбарлыкта якынча дөрес фикергә генә килеп булса да. Стоиклар фикеренчә, безнең тою органнары гел нидер сиземли: предметлардан күчә торган пульсацияләр тойгылардан акылга китә, анда исә алар күзаллауда тәэсирләр (фантазия) калдыра (акылның үзендә туган тәэсирләр фантазма дип йөртелә)[16].

Акыл тәэсир-кичерешләрне хөкем итә, ягъни раслый яки инкарь итә алу мөмкинлегенә ия. Бу мөмкинлек синкататесис (συγκατάθεσις, synkatathesis) дип атала, ул чынбарлык турында дөрес тәэсирне ялганнан аерырырга булыша. Кайбер тәэсир-кичерешләр шунда ук расланырга мөмкин, башкалары исә төрле дәрәҗәдә тулысынча ышанычлы булмаган фикер дип карала, аларына ышану яки фикер (докса) буларак карыйлар. Бары тик акыл аша гына нәрсә дә булса төгәл аңлаешлыга һәм ышанычлыга (каталепсис) әйләнә. Стоик хәкиме ирешә торган билгеле һәм хакыйкый белемгә (эпистема) ирешү өчен ышанычлы белем яшьтәшләрнең тәҗрибәсе һәм кешелекнең уртак фикер сөреше белән чагыштырылырга тиеш.

Физика һәм космология үзгәртү

Стоиклар фикеренчә, Җиһан — ул Алла яки Табигать буларак билгеле булган матди һәм фикерле субстанция. Ул ике төрле була: актив һәм пассив. Пассив субстанция — «зәгыйфь булып яткан, теләсә нинди шәкелгә китереп булган, әмма үзе генә файдасыз, эшсез кала торган»[17] матдә. Актив субстанция исә Тәкъдир яки Гомуми Акыл (Логос) дип атала, ул пассив материягә тәэсир итә торган интеллектуаль эфир яки «әүвәлге ялкын»нан гыйбарәт.

Аерым җаннар табигатьләре белән үк бозылырга сәләтле; алар, Галәмнең әүвәлге сәбәбенә (logos spermatikos) яңадан кайтарылып, ялкынлы табигать тарафыннан йотыла ала)[18]. Дөрес Акыл кешелекнең дә, галәмнең дә нигезе булганга күрә, яшәүнең максаты — Акылга нигезләнеп, ягъни табигатькә тугры булып гомер сөрү.

Стоиклыкның илаһият тәгълиматы, ягъни теологиясе фаталистик һәм натуралистик пантеизмнан гыйбарәт: Алла беркайчан да тулысынча трансцендент түгел, ә бәлки һәрчак имманент. Стоиклар аны Табигатькә тәңгәлләштерә. Ибраһими диннәр Аллаһны дөньяны барлыкка китерә торган зат дип күз алдына китерсә, стоицизм Алланы Галәмнең барлык җыелмасына тиңләштерә. Стоицизм космологиясе фикеренчә, вакытның абсолют башлангычы була алмый, чөнки ул чиксез һәм цикллы дип санала. Шулай итеп, космос һәм Галәмнең дә башы яки ахыры юк, алар цикл буенча яши. Хәзерге җиһан гамәлдәге циклның бер фазасы гына, аңа кадәр дә бихисап санда җиһаннар булган, алар һәлакәткә дучар булганнар («ekpyrōsis», янып юкка чыгу), ә аннары хәзерге җиһан рәвешендә яңадан барлыкка килгәннәр[19]. Бу Галәмнән соң да чиксез санда яңа Галәмнәр туачак. Стоиклык карашларынча, барлык яшәеш цикл буенча бара, космос — мәңгелек тәртиптә үзеннән-үзе яңара һәм үзеннән-үзе җимерелә торган нәрсә.

Стоиклык, һиндуизм, буддачылык һәм җәйничелек сыман һинд диннәре кебек үк, Галәмнең башы яки ахырын билгеләми [20]. Стоикларча, логос һәрвакыт бөтен Галәмне чолгап ала торган һәм аны җанландыра торган гамәли сәбәп, яки anima mundi, булган. Галәм матди дип каралган һәм Алла яки Табигатькә тиңләштерелгән. Стоиклар шулай ук төп сәбәпкә («logos spermatikos»), ягъни Галәмдә буыннар канунына да игътибар биргәннәр, ул җансыз материядә эшли торган гамәли сәбәпнең мәсләге булган. Галәмне идарә итеп, аны тәэмин итә торган әүвәлге ялкын һәм акыл — илаһи логос кешеләрне дә үз эченә ала[21].

Этика һәм игелек үзгәртү

Борынгы стоикларны еш кына дөрес аңламыйлар, чөнки алар кулланган төшенчәләр элек бер нәрсәне аңлатсалар, хәзер исә шул ук сүзләр башка мәгънәгә ия. «Стоик» сүзе үзе хәзер «эмоциясез» яки авыртуга игътибарсыз дигәнне аңлата, чөнки стоиклык этикасы, «акылга» ияреп, көчле теләк, дәрттән азат булырга өйрәтә. Әмма стоиклар хисләрдән котылу турында сөйләмәгәннәр, ныклы askēsis ярдәмендә аларны үзгәртеп корырга омтылганнар. «Askēsis» кешегә ачык фикер һәм күңел тынычлыгын булдырырга мөмкинлек бирә [22]. Мантыйк, фикерләү һәм фикерне туплау, концентрация — үзеңне дисциплинага салуның төп алымнары.

Стоик этикасының нигезләре киниклардан алынган, аныңча, яхшылык җанның халәтендә, хикмәт һәм үзеңне контрольдә тотуда ята. Стоик этикасы «Акыл илткән юлдан бар» дигән кагыйдәгә басым ясый. Димәк, кеше ялкынлы теләкләреннән азат булырга тиеш. Монда шуңа игътибар итәргә кирәк: борынгы чорларда «көчле теләк, дәрт» сүзе «газаплану» яки «җәфа чигү» дигәнне аңлаткан[23], димәк, сүз тышкы хәлләргә пассив реакция турында бара. Гадәттә «дәрт, көчле теләк» дип тәрҗемә ителә торган pathos (күплек санда pathe), propathosяки инстикт реакциясе (мәсәлән, физик куркыныч янаганда кинәт агарыну һәм калтырау) һәм стоикларның хикмәтен аңлата торган eupathos арасында аерма бар. Эупатия (eupatheia) — дөрес фикер йөртү нәтиҗәсендә барлыкка килгән хисләр, ә дәрт-көчле теләкләр исә ялгыш фикерләү аркасында туалар.

Стоиклар apatheia (ἀπάθεια; «дәртсез») яки акылның тынычлыгы аша газаплардан азат булу турында сөйләгәннәр[24]; акыл тынычлыгын алар борынгы мәгънәдә, ягъни объектив булу яисә «саф фикер йөртү» һәм тормышның авырлыкларына да, җиңеллегенә дә ис китмичә карау дип аңлаганнар.

Стоиклар өчен акыл ул мантыйкны куллану гына түгел, ә табигать процессларын — һәрнәрсәнең асылында булган логосны, яисә универсаль, гомуми акылны да аңлау. Акыл һәм игелеккә туры китереп тормыш итү, аларның фикеренчә, Галәмнең илаһи тәртибе белән һармониядә булып, уртак акылны һәм барлык кешеләрнең әһәмиятен танып яшәү була.

Стоик фәлсәфәсенең дүрт кардиналь игелекләре Платонның өйрәтмәләреннән (Дәүләт IV. 426-435) алынган:

Сократка ияреп, стоиклар да бәхетсезлек һәм явызлыкның сәбәбе кешеләрнең табигать сорауларында надан булуларында дип санаганнар. Әгәр кемдер миһербанлы булмаса, бу аның үзенең универсаль акылын белмәве аркасында гына, шуңа күрә ул миһербанлыктан читләшә. Димәк, явызлык һәм бәхетсезлектән котылу өчен стоик фәлсәфәсен кулланырга кирәк: үзеңнең фикер сөрешеңне һәм тәртибеңне тикшерергә һәм аларның табигатьнең гомуми акылыннан кайсы урында аерылуын белергә кирәк.

Стоиклар, әгәр дә авыр шартлар аркасында хикмәтле кеше игелекле тормыш алып бара алмый башласа, суицид, ягъни үзеңне үтерүне рөхсәт иткәннәр[25]. Плутарх фикеренчә, тирания астында гомер кичерүне кабул итү Кече Катонның стоик буларак «үзе белән килешүен» (constantia) куркыныч астына куяр иде һәм аның мактаулы әхлакый сайлауга килү иреген бозар иде (Катон Цезарьнең хакимлеге белән килешмичә үзен үтергән)[26]. Кеше авырту яки авырудан газап чиккән очракта суицид аклана ала, ә башка очракларда ул иҗтимагый вазифалардан качу буларак кабул ителергә тиеш була[27].

“Битараф әйберләр” тәгълиматы үзгәртү

Фәлсәфә теле белән әйткәндә, «битараф булган» әйберләр әхлакый канунны куллану мөмкинлегеннән читтә торалар — алар әхлакый максатларга таба алып та бара алмыйлар, комачаулый да алмыйлар. Әхлакый канун тарафыннан таләп ителми яки тыелмый торган, әхлакка йогынты ясамый торган гамәлләр әхлакый яктан битараф гамәлләр дип аталалар. Битараф (ἀδιάφορα, адиафора) әйберләр тәгълиматы стоиклыкта игелек белән бозыклыкны (καθήκοντα, катекон, «уңайлы гамәлләр», яки табигать белән тиңдәшле гамәлләр; һәм ἁμαρτήματα, хамартемата, ялгышлар) капма-каршы кую аркасында килеп чыккан. Бу дихотомия аркасында объектларның зур бер сыйныфы теге яки бу якка билгеләнмичә калган, нәтиҗәдә аларны битараф дип атый башлаганнар.

Ахыр чиктә битараф әйберләрнең өч ассыйныфын уйлап чыгарганнар: табигатькә ярашлы рәвештә яшәргә булышканга күрә хуплана торган әйберләр; моңа комачаулаганга күрә читләшергә кирәк булган әйберләр; таррак мәгънәдә битараф булган әйберләр. Адиафора мәсләге киниклар арасында да таралган була. Филипп Меланхтон Яңарыш чорында битарафлык тәгълиматын кайтара.

Рухи күнегүләр үзгәртү

 
Марк Аврелий стоик фәлсәфәчесе һәм император

Стоиклар өчен фәлсәфә әхлакый тәртипләргә ышанулар җыелмасы гына түгел, алар өчен ул даими практика һәм күнегүләрне (аскеза) үз эченә алган яшәү рәвеше дә. Стоикларның фәлсәфи һәм рухи практикаларына мантыйк, Сократча әңгәмә һәм үзең белән әңгәмә, үлемгә читтән торган сыман карау, хәзерге мизгелдә калуны истә тотар өчен игътибарлыкны чыныктыру (Көнчыгыштагы медитациянең кайбер формаларына охшаш) һәм көндәлек проблемнар һәм аларны чишү юллары турында көн саен фикерләү, рефлексияләү керә. Стоиклар өчен фәлсәфә — даими рәвештә гамәл кылу һәм үзеңә искәртеп тору процессы.

«Уйланулар» дигән хезмәтендә Марк Аврелий шундый гамәлләрнең кайберләрен искә ала. Мәсәлән, II китапта шундый юллар бар:

Иртә таңнан үзеңә әйт: Мин бүген рәхмәтсез, усал, сатлык, көнчел, ярдәм кулы сузмый торган кешеләрне күрәчәкмен. Чын яхшылыкны бөтенләй белмәүче һәм авыручыларны… Аларның берсе дә миңа зыян сала алмас, бер кеше дә мине начар юлга алып керә алмас, мин дә кардәшемә ачулана яки аңа нәфрәт саклый алмам; чөнки без бу дөньяга бергә хезмәт куяр өчен килдек.

Аврелийга кадәр Эпиктет та үзенең «Әңгәмәләр»ендә гамәлләрнең өч төрен аерып күрсәткән: фикер йөртү, теләк һәм хирыслык[28]. Француз фәлсәфәчесе Пьер Адо фикеренчә, Эпиктет бу өч төрле гамәлне мантыйк, физика һәм этика белән тиңләштергән[29]. Адо язганча, «Уйланулар»да «Һәрбер максима бу бик тә характеристик topoi (ягъни гамәлләрнең) берсен, яки икесен, яисә өчесен дә үстерә».

Шеймус Мак Суибн рухи күнегү практикаларын рефлексия практикасына йогынты ясаучылар буларак тасвирлаган[30]. Робертсонның «Когнитив-биһевиораль терапия фәлсәфәсе» дигән китабында стоикларның рухи күнегүләре һәм заманча когнитив биһевиораль терапия арасында охшашлыкларны җентекләп тасвирлый[31].

Стоиклар шулай ук юанычлы орацияләре белән дә данлыклы. Алар әдәбиятта consolatio традициясенең бер өлеше булганнар. Сенека язган шундый өч юаныч әлегәчә сакланган.

Иҗтимагый фәлсәфә үзгәртү

Стоиклыкны аерып торучы бер үзенчәлек — космополитизм: барлык кешеләр дә бер гомуми рухның чагылышлары, һәм алар барысы да бер-берсен туганнарча яратып, кирәк чакта ярдәм кулы сузарга әзер булып яшәргә тиешләр. «Әңгәмәләр» дигән хезмәтендә Эпиктет кешеләрнең үзара мөнәсәбәтләре турында болай дип яза: «Һәр адәми зат беренче чиратта үз җәмәгатенең ватандашы; әмма шул ук вакытта ул иләһләр һәм кешеләрнең бөек шәһәренең бер әгъзасы да, бу шәһәр белән чагыштырганда, сәяси кала бер күчермә генә»[32]. Бу фикер Синоплы Диоген белән аваздаш яңгырый, билгеле булганча, ул болай дигән: «Мин Афиналы яки Коринфлы түгел, мин дөнья ватандашы»[33].

Стоиклар фикеренчә, байлык һәм дәрәҗә иҗтимагый мөнәсәбәтләр өчен әһәмияткә ия түгел. Киресенчә, кешелекнең кан-кардәшлеге һәм барлык кешеләрнең дә табигый тигезлеге мөһимрәк. Стоиклык грек-рум дөньясында иң йогынтылы фәлсәфә мәктәбенә әйләнгән, аның тарафдарлары арасында Кече Катон һәм Эпиктет кебек атаклы язучылар һәм шәхесләр булган.

Стоиклар колларга карата мәрхәмәтле булуны алга сөргәннәр. Сенека әйткән: «Мәрхәмәт илә шуны истә тот: син кол дип атый торган кеше шул ук орлыктан чыккан, шул ук күккә карап елмая, синең кебек үк сулый, яши һәм үлә»[34].

Хәзерге заманда кулланылыш үзгәртү

«Стоик» сүзе халыкара лексикада (шул исәптән, инглиз һәм рус телләрендә) авыртуга, газапка, ләззәткә, хәсрәткә яки шатлыкка битараф булган кешене аңлата[35]. «Хисләрен тыя яки сабырлык белән кичерә торган кеше» мәгънәсендә бу сүз беренче тапкыр 1579 елда исем сүз төркемендә һәм 1596 елда беренче тапкыр сыйфат сүз төркемендә кулланыла[36]. «Эпикурейча» дигән төшенчәдән аермалы буларак, Стэнфордның Фәлсәфә энциклопедиясендә әйтелгәнчә, «инглиз телендәге “стоикларча” сыйфаты сүзнең фәлсәфи килеп чыгышы турында ялгыш фикер тудырмый»[37].

Фәлсәфәчеләр үзгәртү

Шулай ук карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Sharpe, Matthew. «Stoic Virtue Ethics 2018 елның 13 ноябрь көнендә архивланган.Handbook of Virtue Ethics, 2013, 28—41.
  2. John Sellars. Stoicism, p. 32.
  3. Stoicism, Stanford Encyclopedia of Philosophy.
  4. Becker, Lawrence C. (2001). A New Stoicism. Princeton: Princeton University Press. ISBN 9781400822447. https://books.google.com/books?id=NbqFt3RPsuQC. 
  5. https://www.merriam-webster.com/dictionary/stoic
  6. Williamson, D. (1 April 2015). Kant's Theory of Emotion: Emotional Universalism. Palgrave Macmillan US. p. 17. ISBN 978-1-137-49810-6. https://books.google.com/books?id=62WCDAAAQBAJ&pg=PA17. 
  7. Russell, Bertrand. A History of Western Philosophy, p. 254
  8. Russell, Bertrand. A History of Western Philosophy, p. 253.
  9. Charles Hartshorne and William Reese, "Philosophers Speak of God," Humanity Books, 1953 ch 4
  10. Amos, H. (1982). These Were the Greeks. Chester Springs: Dufour Editions. ISBN 978-0-8023-1275-4. OCLC 9048254 . 
  11. Gilbert Murray, The Stoic Philosophy (1915), p. 25. In Bertrand Russell, A History of Western Philosophy (1946).
  12. Becker, Lawrence (2003). A History of Western Ethics. New York: Routledge. p. 27. ISBN 978-0-415-96825-6. 
  13. A.A.Long, Hellenistic Philosophy, p. 115.
  14. [1] Stanford Encyclopedia of Philosophy: Susanne Bobzien, Ancient Logic (ингл.)
  15. [2] Stanford Encyclopedia of Philosophy: Susanne Bobzien, Ancient Logic (ингл.)
  16. Diogenes Laërtius (2000). Lives of eminent philosophers. Cambridge, MA: Harvard University Press.  VII.49 (ингл.)
  17. Сенека, Хатлар, lxv. 2.
  18. Марк Аврелий, Уйланулар, iv. 21
  19. Michael Lapidge, Stoic Cosmology, in: John M. Rist, The Stoics, Cambridge University Press, 1978, pp. 182—183. (ингл.)
  20. Ferguson, Everett. Backgrounds of Early Christianity. 2003, p. 368 (ингл.)
  21. Tripolitis, A., Religions of the Hellenistic-Roman Age, pp. 37—38. Wm. B. Eerdmans Publishing. (ингл.)
  22. Graver, Margaret (2009). Stoicism and Emotion. Chicago: University of Chicago Press. ISBN 978-0-226-30558-5. OCLC 430497127 . 
  23. Passion. Merriam-Webster. Encyclopædia Britannica. January 29, 2011 тикшерелгән.
  24. Seddon, Keith (2005). Epictetus' Handbook and the Tablet of Cebes. New York: Routledge. p. 217. ISBN 978-0-415-32451-9. OCLC 469313282 . 
  25. Don E. Marietta, (1998), Introduction to ancient philosophy, pp. 153—54. Sharpe
  26. (2007) «Cato's suicide in Plutarch AV Zadorojnyi».
  27. William Braxton Irvine, (2009), A guide to the good life: the ancient art of Stoic joy, p. 200. Oxford University Press
  28. Davidson, A.I. (1995) Pierre Hadot and the Spiritual Phenomenon of Ancient Philosophy, in Philosophy as a Way of Life, Hadot, P. Oxford Blackwells pp. 9—10
  29. Hadot, P. (1992) La Citadelle intérieure. Introduction aux Pensées de Marc Aurèle. Paris, Fayard, pp. 106—15
  30. Mac Suibhne, S. (2009). «'Wrestle to be the man philosophy wished to make you': Marcus Aurelius, reflective practitioner». Reflective Practice 10 (4): 429–36. DOI:10.1080/14623940903138266.
  31. Robertson, D (2010). The Philosophy of Cognitive-Behavioral Therapy: Stoicism as Rational and Cognitive Psychotherapy. London: Karnac. ISBN 978-1-85575-756-1. https://books.google.com/books?id=XsOFyJaR5vEC&lpg. 
  32. Эпиктет, Фикерләр, ii. 5. 26
  33. Эпиктет, Фикерләр, i. 9. 1
  34. Сенека, Луцилийга әхлак хатлары, 47 нче хат. «Хуҗа һәм кол турында», 10, circa AD 65.
  35. Modern Stoicism | Build The Fire (en-US) (2016-02-09). әлеге чыганактан 2016-05-01 архивланды. 2016-06-22 тикшерелгән.
  36. Harper, Douglas (November 2001). Online Etymology Dictionary – Stoic. 2006-09-02 тикшерелгән.
  37. Baltzly, Dirk (2004-12-13). Stanford Encyclopedia of Philosophy — Stoicism. 2006-09-02 тикшерелгән.

Сылтамалар үзгәртү