Экпирозис

стоиклык фәлсәфәсенең төшенчәсе, дөньяның янып юкка чыгуын аңлата

Экпирозис (бор. грек. ἐκπύρωσις ekpyrōsis, янгын) – стоиклык фәлсәфәсе вәкилләренең фикеренчә, һәрбер Бөек ел саен бөек янгын чыгып, галәмнең юкка чыгуы. Бу вакыйга даими рәвештә кабатлана: галәм уттан барлыкка килә һәм якынча 100 000 ел бара торган Бөек ел ахырында утка әйләнеп кайта. Бөек янгыннан соң галәм яңадан барлыкка килә (палингенезис), әмма яңа циклның ахырында янә һәлак була. Мондый фаҗига – катаклизмның (κατακλυσμός, «су күтәрелү»), ягъни җирнең су басу нәтиҗәсендә юкка чыгуының капма-каршысы дип санала[1].

Плутарх экпирозис идеясен Хриссип уйлап тапкан дип саный[2][3]. Ләкин шул ук вакытта янгынның космологиядәге урыны хакында баштарак Һераклит үзенең тәгълиматын төзегән. Аның фәлсәфәсендә ут, яки янгын галәмне барлыкка китерүче, аны тәртипкә салучы көч (архэ) буларак карала. «Тимерче утыннан» дөнья коела, аннан, тарихның аерым чорларында дөнья җимерелә һәм ут хәленә кайта. Экспирозис вакытында тар-мар килү һәм палингенезиста яңадан барлыкка килү вакыйгасы апокатастасис дип атала. Шундый бер циклны стоиклар диакосмесис (διακόσμησις) дип атаганнар. Бу хакта Лаэртлы Диоген хәбәр итә[4].

Шулай ук карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Томас Розенмейер, «Сенеканың драмасы һәм стоиклык космологиясе», University of California Press, 1989, p. 149. (ингл.)
  2. Плутарх, De Stoicorum repugnantiis 1053b (ингл.)
  3. Rist (1978), p. 183.(ингл.)
  4. Лаэртлы Диоген. Фәлсәфәчеләрнең тормышы һәм өйрәтмәсе, VII китап

Чыганаклар үзгәртү