Һелленистик фәлсәфәнең атаклы бер мәктәбе булган стоиклыкта «стоик дәртләре» дигән төркемгә төрле эмоциональ газапланулар кертелә. 

Кулланылу үзгәртү

Татар теленә «стоик дәртләре» дигән төшенчә инглиз телендәге passions гыйбарәсен тәрҗемә итү нәтиҗәсендә керә, ә инглиз телендә исә борынгы грек телендәге pathê сүзе үзгәрү нәтиҗәсендә барлыкка килә[1][2]

Хрисипп фикеренчә, кайгы, ләззәт, курку һәм теләк бәяләү мәгънәсенә ия булган фикерләр булганнар[3].

Төп дәртләр үзгәртү

Стоиклар дүрт төп дәрт турында язып калдырганнар. Родослы Андроник Дәртләр турында исемле хезмәтендә бу дәртләрнең билгеләмәләрен хәбәр итә:

Кайгы
Кайгы – хәзерге мизгелдә нинди дә булса начар хәл яки халәт тора, шуңа күрә кәефнең начар булуы дөрес дип санала торган иррациональ төшенкелек яки шундый яңа фикер.
Курку
Курку – көтелә торган куркынычтан иррациональ рәвештә качу яки аны булдырмаска омтылу.
Шәһвәт
Шәһвәт – көтелә торган яхшылыкны иррациональ рәвештә көчле итеп теләү яки аны эзәрлекләү.
Куаныч
Куаныч – хәзерге мизгелдә нинди дә булса яхшы хәл яки халәт тора, шуңа күрә кәефнең бик күтәренке булуы дөрес дип санала торган иррациональ күтәренкелек яки шундый яңа фикер.

Өстәмә төрләр үзгәртү

Төп дәртләрдән тыш, шуларның төркемнәренә карый торган аерым төр дәртләр дә бар. Алар Цицеронның «Тускулан нотыкларында» аңлатыла.

Кайгы үзгәртү

Көнләшү
Көнләшү – күршеңнең уңышы аркасында барлыкка килгән кайгы (стресс).
Көндәшлек
Көндәшлек – берәүдә теләнелә торган әйбер булып, башка берәүдә ул булмый торган халәттә килеп чыга торган кайгы.
Көнчелек
Көнчелек – бер кеше үзендә булуын тели торган әйбернең башка кешенең кулында булуы аркасында туган кайгы.
Кайгы уртаклашу
Кайгы уртаклашу – күршеңнең нахакка газап чигүен уртаклашу аркасында килеп чыккан кайгы.
Эч пошу
Эч пошу – авыр кайгы.
Матәм
Матәм хисе – яраткан затның вакытсыз вафаты уңаеннан туган кайгы.
Сагыш
Сагыш – күз яшьләре тулы кайгыдыр.
Борчылу
Борчылу – мәшәкатьле кайгыдыр.
Хәсрәт
Хәсрәт – җәфалы кайгыдыр.
Зарлану
Елау һәм сукранулы кайгы.
Депрессия
Депрессия – кеше уйга бата торган кайгы.
Үкенеч
Үкенеч – шәһвәтле кайгы.
Төшенкелек
Төшенкелек – халәте яхшыру өмете булмаган кайгы.

Курку үзгәртү

Акрынлык
Акрынлык – соңрак кирәк булачак хезмәттән курку.
Оят
Оят – хур калудан курку.
Кот очу
Кот очу – тешләрне, кулларны калтырата, тәнне агарынырга мәҗбүр итә торган, тораташтай катыра торган курку.
Юашлык
Юашлык – явызлыкның якынаюыннан курку.
Шүрләү
Шүрләү – зиһенне чуалта торган курку.
Йөрәксезлек
Йөрәксезлек – кот очуның хезмәтчесе булган куркудыр.
Аптыраш
Аптыраш – уйсыз калдыра торган курку.
Җебегәнлек
Җебегәнлек – шәһвәтле курку.

Шәһвәт үзгәртү

Ачу
Лаексыз җәрәхәт ясаган дип саналучы кешене җәзалау шәһвәте.
Ярсу
Ярсу – әкренләп үсеп, кинәт кенә үзен күрсәтә торган ачу.
Нәфрәт
Нәфрәт – күптәннән җыелып килгән ачу.
Дошманлык
Дошманлык – үч итү мөмкинлеген эзли торган ачу.
Ярсулы ачу
Ярсулы ачу – йөрәкнең һәм җанның үзендә үк тупланган ачы ачу.
Комсызлык
Комсызлык – бетмәс сусаудыр.

Сагыну

Сагыну – чынлыкта булмаган кешенең янда булуын теләү шәһвәте.

Куаныч үзгәртү

Усаллык
Күршенең уңышсызлыгына сөенү аркасында куаныч.
Таң калу
Таң калу – колакка ишетелгәннәргә сокланып, җанны тынычландыра торган куаныч.
Мактану
Мактану – тышкы кыяфәттә чагылыш таба торган, үзен чиктән тыш бай итеп күрсәтүдән гыйбарәт куаныч.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Oxford Dictionary 2016 елның 3 май көнендә архивланган. - (Oxford University Press)[Retrieved 2015-3-15]
  2. Blank, David - "Philodemus"-2.2.4.4.2 On individual ethical topics (c.f. - 5th paragraph) Stanford Encyclopedia of Philosophy (Fall 2014 Edition), Edward N. Zalta (ed.)(published Wed Apr 10, 2013; substantive revision Mon Aug 4, 2014) [Retrieved 2015-3-15]
  3. Groenendijk, Leendert F. and de Ruyter, Doret J.(2009) 'Learning from Seneca: a Stoic perspective on the art of living and education', Ethics and Education, 4: 1, 81 — 92 2015 елның 2 апрель көнендә архивланган. To link to this Article: DOI: 10.1080/17449640902816277 (alternative URL: here) [Retrieved 2015-3-18]
  • Andronicus, "On Passions I," Stoicorum Veterum Fragmenta, 3.391. ed. Hans von Arnim. 1903–1905.
  • Cicero, Marcus Tullius (1945 c. 1927). Cicero : Tusculan Disputations (Loeb Classical Library, No. 141) 2nd Ed. trans. by J. E. King. Cambridge, Mass.: Harvard UP.
  • Long, A. A., Sedley, D. N. (1987). The Hellenistic Philosophers: vol. 1. translations of the principal sources with philosophical commentary. Cambridge, England: Cambridge University Press.

Тышкы сылтамалар үзгәртү