Биг-Бен (ингл. Big-Ben) – Вестминстер сарае сәгать манарасының популяр туристик атамасы. 2012 нче елдан официаль исеме – Елизавета Манарасы (ингл. Elizabeth Tower).

Биг-Бен
Нигезләнү датасы 28 сентябрь 1843[1]
Сурәт
Интерьер сурәте
Дәүләт  Бөекбритания[2]
Административ-территориаль берәмлек Вестминстер[d][2]
Тарихи графлык Мидлсекс[d]
Урын Лондон
Диңгез дәрәҗәсе өстендә биеклек 17 метр
Материал төре кайенский камень[d][3] һәм Известьташ[3]
Архитектор Огастес Пьюджин[d] һәм Чарльз Бэрри[d]
Архитектура стиле неоготика[d]
Биеклек / буй 96 метр
Рәсми веб-сайт parliament.uk/bigben/(ингл.)
Пиктограмма
Төнге күренеше
3D-модель
Вид из этого места
Объектның тышкы элементлары өчен төркем [d]
Интерьерлар элементы өчен Викиҗыентыктагы төркем [d]
Карта
 Биг-Бен Викиҗыентыкта

Башта «Биг-Бен» биш кыңгырау арасында иң зур булып санала, ләкин еш әлеге атама белән сәгатьне дә, аның манарасын да атыйлар.

Коелма вакытында Биг-Бен Кушылган Патшалыкта иң зур һәм иң авыр (13,7 тонн) кыңгырау була. 1881 елда беренчелеген Зур Пол (17 тонн) кыңгыравына бирәләр.

Атама үзгәртү

Биг-Бен (Зур Бен) атамасы кыңгырауга сэр Бенджамин Холл, төзү эшләре кураторы, хөрмәтенә бирелгән. Икенче юрамада ул популяр зур авырлыклар арасында боксер, Бенджамин Каунт, хөрмәтенә аталган, дип санала.

2012 елның сентябренә кадәр официаль исеме «Вестминстер сараеның сәгать манарасы» була, прессада аны еш кына изге Стефан Манарасы, дип тә атыйлар. Британия парламенты карары буенча, патшта Елизавета 11 идарә итүенә 60 ел булгач, ул «Елизавета Манарасы» исемен ала.

Манара үзгәртү

Манара инглиз төзүчесе, Огастес Пьюджин, проекты буенча, 1859 елда неогот стилендә төзелә, ә манараның сәгате 1859 елның 31 маенда җибәрелә.

Манараның биеклеге, аның очы белән бергә – 96 метр (нигезлектән очына кадәр - 315 фут, чыганаклар шулай ук аны 316 фут – 96,3 м – су өстенең билгесеннән алып 320 фут, дип искәртәләр). Сәгатьнең аскы механизмы 55 метр биеклектә урнашкан.

Авышлык үзгәртү

Манараның төньяк-көнбатышка авышлыгы 0,26 градус тәшкил итә; асма сызык буенча авышлык: 43,5 см. Аны авышкан манаралар санына шартлы рәвештә кертеп була, ләкин ул манара бөтенләй авышмаган, дияргә дә ярамый.

Сәгать үзгәртү

 
Биг-Бен

Вестминстерның олы сәгатьләре җир шарының бой белән дүрт яклы иң зур сәгатьләре арасында өченче урында торалар (Әбрәҗ әл-Бәйт һәм Ратуш Миинеаполистан кала).

Сэр Эдмунд Бекетт һәм патша астрономы Джордж Эйри белән берлектә сәгатьнең проекты төзелә. Аны булдыру эшен сәгать остасы Эдвард Джон Дентка тапшыралар. Аның вафат булуыннан соң, 1853 елда әлеге төзү эшен аның асрамага алынган улы Фредерик Дент дәвам итә. Фредерик әлеге эшне 1854 елда тәмамлый.

Сәгатьнең асылмасы җил үткәрми торган тартмада корылган, әлеге тартма сәгать механизмы тора торган бүлмәдән астарак урнашкан. Аның буе 4 метр, авырлыгы – 300 кг. Сәгатьнең асылмасының йөреше 2 секунд тәшкил итә. Сәгать механизмның гомуми авырлыгы – 5 тонн.

Циферблатның диаметры – 7 метр. Сәгать теленең озынлыгы – 2,7 һәм 4,2 метр. Һәр дүрт циферблатта латинча язу бар: «Domine Salvam fac Reginam nostram Victoriam primam».

Манараның периметры буенча, уң яктан һәм сул яктан, икенче латин язуы бар - «Laus Deo».

2012 елның 27 июлендә 8:12 алып 8:15 кадәр сәгатьләр XXX Олимпия уеннары уңаеннан 30 тапкыр суктылар. 1952 елдан бирле беренче тапкыр сәгать расписаниядан тыш эшләде.

2017 елның 21 августында 12:00да сәгатьләр олы манараның реставрациясы алдыннан соңгы тапкыр эшләделәр. Әлеге реставрация эшләрен 2021 елга кадәр бетерергә планнаштыралар.

Мәдәнияттә үзгәртү

Елизавета манарасы – Бөекбританияның иң танылган символы, еш кына сувенирларда, рекламада һәм кинода кулланыла.

Кызыклы фактлар үзгәртү

Фотогалерея үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү