Идегәйнең Мәскәүгә явы (1408)

Идегәйнең Мәскәүгә явы - Алтын Урда бәкләрибәге Идегәй һәм Бөек Литва кенәзлеге арасындагы сугыш (1399-1416) кысаларында 1408 елда узган бәрелеш. Кайбер рус кенәзлекләре Алтын Урданы хыянәт итеп Литва ягында күчә, шуңа күрә татар бәкләрибәге Идегәй хыянәтчеләргә каршы яуга бара, нәтиҗәдә Мәскәү 3 атнага камап алына (Мәскәү Идегәйгә 3000 сум түли һәм камалыш алына), Мәскәү яны, Бөек Ростов, Түбән Новгород, Дмитров, Переславль Залесский, Коломна, Рязань талап яндырыла.

Идегәйнең Мәскәүгә явы
Урын Мәскәү һәм Бөек Мәскәү кенәзлеге
Вакыт мизгеле 1408
Катнашучы(лар) İdegäy
Алтын Урда бәкләрибәге Идегәй

Идегәйнең явына үз карашын Андрей Тарковский "Андрей Рублёв" дигән фильмда (1966) күрсәткән.

Тарих үзгәртү

1395 елда Туктамыш хан Аксак Тимергә җиңелә, Мәскәү Алтын Урдага ясак вакытлыча түләми башлый.

1399 елда Алтын Урда бәкләрибәге Идегәй дәүләтнең куәтен торгызырга тырыша. 1399 елда ул Бурсыклы буендагы бәрелештә Литва кенәзе Витовтны тар-мар итә, шуннан Смоленск Урдага кайтарыла, ләкин 1404 елда Польша гаскәре ярдәмендә Витовт янә Смоленск шәһәрен ала.

Идегәй булышкан рус кенәзе Василий көтмәгәндә Идегәй дошманы Литва кенәзе Ягайло ны яклаган һәм Смоленск Литва биләмәсе буларак таныган, бу ачык хыянәт булып чыккан һәм Идегәй Смоленск Литвага китмәссен өчен сатлыкҗан Василий Дмитрий улына каршы яуга барган.

Нәтиҗә үзгәртү

Мәскәүне яулап алмаганга карамастан Идегәй төп максатка ирешә: Мәскәү һәм Литва арасында мөнәсәбәтләре бозыла, аларның берлеге булып чыкмый, Бөек Литва кенәзлеге Мәскәү, Түбән Новгород, Бөек Ростовны буйсындыра алмый.

Ләкин Идегәйнең Литвага каршы сугышы тәмамланмый, киләсе бәрелеш Киев өчен була. Идегәй Алтын Урда йогынтысын торгызырга тырыша.

Сылтамалар үзгәртү

  • Равил Фәхретдинов. ТАТАР ХАЛКЫ ҺӘМ ТАТАРСТАН ТАРИХЫ.
  • Сахаров Н.А. Битва на Сити в летописях, преданиях, литературе. Заметки на полях. — Издатель Александр Рутман, 2008.
  • Мыськов Е. П. Политическая история Золотой Орды (1236—1313 гг.). — Волгоград: Издательство Волгоградского государственного университета, 2003. — 178 с. — 250 экз. — ISBN 5-85534-807-5
  • Горелик М. Оружие Ворсклинской битвы // Цейхгауз. — 1993. — № 3.
  • Гудавичюс Э. История Литвы. Том 1: С древнейших времён до 1569 года. — М., 2005. — 680 с.
  • Измайлов И. Битва на Ворскле. 1399. Звёздный час эмира Идегея… // Цейхгауз. — 1993. — № 3.
  • Шабульдо Ф. М. Земли Юго-Западной Руси в составе Великого княжества Литовского. — Киев, 1987.