Бурсыклы буендагы бәрелеш

Бурсыклы буендагы бәрелеш1399 елның 12 августында бер яктан Алтын Урданың ханы Тимер Котлыг һәм бәкләрибәге Идегәй җитәкчелегендәге татар гаскәре һәм икенче яктан Витаутас кенәзе җитәкчелегендәге Бөек Литва кенәзлегенең һәм аның рус, ләх, алман беректәшләре бердәм гаскәре арасында хәлиткеч бәрелеш. XIV гасырның Көнчыгыш Аурупада иң эре бәрелеше.

Бурсыклы буендагы бәрелеш

Бурсыклы елгасы
Дата

1399 елның 12 августы

Урын

Бурсыклы (елга) (Днепр кушылдыгы)

Нәтиҗә

Татар гаскәре литва-рус-алман-ләх бердәм гаскәрен тар-мар итә

Көндәшләр
Алтын Урда Бөек Литва кенәзлеге
Сәргаскәрләр
Тимер Котлыг, Витаутас,
  • Андрей Ольгердович †
  • Дмитрий Ольгердович †
  • Глеб Святославич
  • Стефан I Мушат †
  • Ханус (Тевтон ордены)
  • Туктамыш һ.б.
Яклар көчләре
20 000 70 000
Югалтулар
күп түгел якынча 35 000
Идегәй - бәрелештә төп җиңүче
Бурсыклы буендагы бәрелеш, миниатюра, XVI гасыр

Бәрелеш нәтиҗәсендә татар гаскәре рус-алман-ләх бердәм гаскәрен җиңә, Литва гаскәрен тулысынча тар-мар итә.

Бәрелештән соң Бөек Литва кенәзлеге түбән төшә башлый, бәкләрибәк Идегәйнең дошманы һәм Витаутсны яклаган элекке хан Туктамыш үз сәяси йогынтысын югалта һәм Алтын Урда тәхетенә өчен көрәштә җиңелә. Ләкин соңрак Туктамыш улы Җәләл әд-Дин Витаутасны яклап Грүнвальд сугышында катнашып Тевтон орденын җиңә, шуңа күрә Бурсыклы буендагы бәрелештә җиңелүнең нәтиҗәләре Витаутас өчен тулы катастрофага әйләнмәгән. Ә Җәләл әд-Дин белән киткән татарлар Бөек Литва кенәзлегендә урнаштырыла һәм Польша-Литва татарлары нәселенә нигез сала.

Тарих үзгәртү

1390 елларда Туктамыш хан Аксак Тимер ханга ике мөһим бәрелештә җиңелә. Аксак Тимер гаскәре Алтын Урданың Идел буе шәһәрләрен җимерә, дәүләтнең икътисады түбән төшә.

1398 елда Алтын Урданы берләштерергә тырышкан Туктамыш хан көчле һәм куркыныч көндәше Тимер Котлыг хан белән сугышып җиңелә.

Җиңелгәннән соң Туктамыш гаиләсе белән Витаутаска Киев шәһәренә качып китә. Тимер Котлыг үз дошманы Туктамышны Витаутастан кайтаруны таләп итә. Витаутас баш тарта һәм 1398 елда Бурсыклы елгасына яу белән бара.

Витаутас җитәкләгән гаскәрдә кенәзләр Андрей Ольгердович Полоцкий, Дмитрий Ольгердович Брянский, Дмитрий Кориатович, Иван Борисович Киевский, Глеб Святославич Смоленский һәм Дмитрий Данилович Острожский, шулай ук Мамай нәселеннән Александр Мансур улы (Елена Глинская һәм Явыз Иванның бабасы), Туктамыш берничә меңле отряды белән һәм Тевтон орденының кайбер алпарлары.

Бәрелеш барышы үзгәртү

1399 елның язында Витаутасның бердәм гаскәре Киевта җыела башлый, августта Бурсыклы елгасына килеп җитә. Тимер Котлыг Витаутасның гаскәр зурлыгын күреп, башта бәрелештән китәргә җыена, ләкин бәкләрибәк Идегәй ногай татарлары гаскәре белән килеп вәзгыятьне нык үзгәртә.

12 августта бәрелеш башлана. Татарлар, юри чигенеп, дошманны тозакка хәйләләп кертә, ә литва-рус-ләх гаскәре эзәрләргә ташлана һәм тозакка эләгә. Татарлар 10-12 чакрымда чигенеп туктыйлар һәм һөҗүм итә башлый, ә татар атлы гаскәрләре Витаутасның гаскәре тылына һөҗүм итә.

Гәрчә Витаутасның гаскәре ишлерәк булса да һәм анда туплар, иске мылтыклар (пищаль) булса да, Витаутас гаскәре тулысынча тар-мар ителә.

Туктамыш Витаутасның хатасын күреп, үз гаскәрен сугыштан алып китә.

Татар гаскәре Витаутасның калган гаскәрен Киевка кадәр куып бара, күпчелек гаскәр башлыклары һәлак була, Витаутас көчкә генә котыла. Витаутас, Туктамыш, алман беректәшләре сугыш кырыннан кача.

Киев татарларга 3000 литва гривнасын түләп шәһәрне җимерүдән саклый.

Идегәй хәрби данын күтәрә, һәм Алтын Урданың куәтен күрсәтә.

Сылтамалар үзгәртү

  • Равил Фәхретдинов. ТАТАР ХАЛКЫ ҺӘМ ТАТАРСТАН ТАРИХЫ.
  • Сахаров Н.А. Битва на Сити в летописях, преданиях, литературе. Заметки на полях. — Издатель Александр Рутман, 2008.
  • Мыськов Е. П. Политическая история Золотой Орды (1236—1313 гг.). — Волгоград: Издательство Волгоградского государственного университета, 2003. — 178 с. — 250 экз. — ISBN 5-85534-807-5
  • Горелик М. Оружие Ворсклинской битвы // Цейхгауз. — 1993. — № 3.
  • Гудавичюс Э. История Литвы. Том 1: С древнейших времён до 1569 года. — М., 2005. — 680 с.
  • Измайлов И. Битва на Ворскле. 1399. Звёздный час эмира Идегея… // Цейхгауз. — 1993. — № 3.
  • Шабульдо Ф. М. Земли Юго-Западной Руси в составе Великого княжества Литовского. — Киев, 1987.