Кулланучы:Derslek/Баш бит
| ||||
Ничек язарга? · Мәкалә язу · Ярдәм · Безнең турында матбугатта · Мобиль юрама | Latin yazuı · Wikiquote проекты · Embassy · Эчтәлек |
Сайланган мәкалә
Нормабаш — Татарстан Республикасының Кукмара районына керә торган авыл. Авылга XVII йөзнең икенче яртысында − 1675 елларда нигез салына. 1920 елга кадәр Казан губернасының Мамадыш өязе Иске Юмья волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Мамадыш кантонында. 1930 елның 10 августыннан — Кукмара, 1963 елның 1 февраленнән — Саба, 1965 елның 12 гыйнварыннан Кукмара районында. Хәзер Байлангар авыл җирлеге составында. XVIII йөз — XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле — игенчелек һәм терлекчелек була, шулай ук киез итек басу кәсепчелеге тарала. 1898 елгы халык санын алу мәгълүматлары буенча, авылда мәктәп була. 1934 −1956 елларда колхоз кирпеч заводы эшли, ул күрше авылларда яшәүчеләр өчен дә продукция җитештерә. XX йөз башында авылда мәктәп, мәчет, тукыма ману йортлары, вак-төякләр белән сәүдә итүче ике кибет эшли. Нормабашта дүрт тапкыр мәчет салынуы билгеле.
Яхшы мәкалә
«Адмира́л» сәүдә үзәгендә янгын 2015 елның 11 мартында Казанда була. Утка биш балллы шкалада дүртенче авырлык саны бирелде. Янгын нәтиҗәсендә 19 кеше һәлак булды, 70 тән артык кеше зыян күрә. 2015 елның 11 мартында 12: 55 (UTC+3) 112 системасы буенча коткаручыга Казанның Киров районындагы «Адмирал» сәүдә үзәгендә янгын турында хәбәр килә. Ут 4 мең квадрат метрга якын мәйданда тарала.
Бинадан 650-дән артык кеше эвакуацияләнә. Кайбер эшкуарлар, эвакуациягә карамастан, үз товарларын саклап калырга тырышалар. Һәлакәт нәтиҗәләрен бетерүгә 305 кеше һәм 76 берәмлек техника җәлеп ителгән (шул исәптән Россия ГТХМ нан — 194 кеше һәм 42 берәмлек техника). Янгынны сүндерү өчен шулай ук янгын поезды һәм өч Ми-8 вертолеты< җәлеп ителә. 21:30 сәгатьтә ачык янгын сүндерелә. Янгын нәтиҗәсендә 19 кеше һәлак була, 70 тән артык тән җәрәхәтләре ала. Һәлак булучылар арасында-9 чит ил гражданы. 13 зыян күрүченең гәүдәләре өемнәрне чистарту барышында табыла, дүрт кеше хастаханәдә үлә, тагын ике кеше хәбәрсез югала. Соңрак, югалганнар үлгән дип таныла.
Сез беләсезме?
- 80 яшендә ерак дистанцияләргә йөзүче татар шагыйре 30 яшькә кадәр язылган шигырьләре өчен Дәүләт премиясе алган булган.
- Эстония авылында концлагерь корбаннары истәлегенә мемориал урнаштырылган.
- Борис Джонсонның карт бабасы кемалистлар тарафыннан җәзалап үтерелгән.
- Чуашстан татарларының борынгы тарихы бар.
- Рабит Батулла 85 яшендә кинода дебют ясый.
- Россия банкы чыгарган яңартылган 1 мең сумлык банкнотада сурәтләнгән Сөембикә манарасына каршы чыгучылар табыла.
- Кыш көне авылга машина белән керерлек юл булмау фабриканың киләчәк язмышын хәл итә.
- Вокал педагогы булган татар кызына, таләпчәнлеге өчен, француз җырчылары «Моцартның тол хатыны» дигән кушамат таккан.
- Воткинск мәчете ― Удмуртиянең бер көнгә дә ябылмаган мәчетләренең берсе.
- 1921 елда үсмер Җәлилне Ырынбурда караклар шайкасына кереп китүдән мәдрәсәнең элеккеге укытучысы саклап калган.
- Елга исеме кушылган апалы-сеңелле кызлар ― Лена һәм Луара ― халык шагыйре һәм артисты булганнар.
- Чаллы "пятачок"ларын яңарткан Әндереш кызы ике ел буе берьюлы өч газетаны җитәкләгән.
- Өч шәһәрдә исемдәш татарча газеталар чыга: БРның Дүртөйле районындагысы, Мордовиядәгесе һәм Татарстандагысы.
- Кыпчак таш балбаллары кыпчакларның бабалар культында кулланылганнар.
- Русларның Ярославль өлкәсе территориясендә яшәүче субэтник төркемнәренең берсе үзләрен татарлардан килеп чыккан дип саныйлар.
Сайланган исемлекләр һәм порталлар
Сайланган cоңгы портал: | Мифология |
Сайланган cоңгы исемлек: | Өлкәр сибелгән тупланышы йолдызлары исемлеге |
Сайланган рәсем
Бу көнне ... (24 ноябрь)
Халыкара эволюция, Конго Демократик Җөмһүриятендә — инкыйлаб, Португалиядә — фән мәдәнияте, Төркиядә — укытучылар көне
- 1642 — Голландияле Абель Тасман Австралия янында урнашкан утрауны ача.
- 1864 — француз нәкышчесе һәм графигы Анри де Тулуз-Лотрек дөньяга килә.
- 1888 — АКШ лекторы, мәшһүр китаплар авторы Дейл Карнеги туа.
- 1950 — татар шагыйре Мөхәммәт Закиров дөньяга килә.
- 1956 — калмык, карачай, балкар, чечен һәм ингушлар автономияләрен торгызу турында КПСС ҮК карары чыга.
- 1961 — БМО Генераль Ассамблеясе атом-төш коралын тыю турындагы декларацияне кабул итә.
- 1989 — татар театры артисты Гали Надрюков бакыйлыкка күчә.
- 2002 — Советлар Берлеге Каһарманы Михаил Девятаев вафат була.
Сайланган мультимедиа
Өмә
- Шулай ук карагыз: Проект:Төбәк тематик атналыгы һәм Калып:Гамәлдәге төбәк тематик атналыгы.
Бу айда махсус темалы уртак хезмәттәшлек өмәсе игълан ителми. Көчләребез бар язылган мәкаләләрне төркемләү, аларның бәйлелеген үстерү, мәкаләләрдәге татар теле сыйфатын һәм башка хезмәт вазыйфаларын кайгыруга юнәлә.
Башка бүлекләр
Ярдәм бүлеге — Википедияны үзгәртү эшендә ярдәм итү бүлеге.
Җәмгыять үзәге — Яңалыклар, проектлар һ.б.
Бәхәслек — Татар Википедиясе форумы.
Тугандаш проектлар
Wikipedia проекты табышсыз Wikimedia Фонды тарафыннан оештырылды. Wikimedia шулай ук ирекле эчтәлек белән күптелле булган башка wiki проектларны да алып бара:
Meta-Wiki Вики-проектлары |
Викисүзлек Күптелле сүзлек |
Викикитап Ирекле дәреслек |
Викихәбәрләр Ирекле яңалыклар |
Викиөзек Өзекләр җыентыгы |
Викиханә Ирекле китапханә |
Викисәфәр Юл күрсәткече |
Азәрбайҗанча – Көньяк азәрбайҗанча – Башкортча – Кырым татарча – Чуашча – Гагаузча – Каракалпакча – Карачай-Балкарча – Казакъча – Кыргызча – Төрекмәнчә – Төрекчә – Татарча – Тывача – Уйгырча – Үзбәкчә – Якутча - Көньяк алтайча