Нормабаш (Кукмара районы)
Нормабаш — Татарстан Республикасының Кукмара районына керә торган авыл.
Нормабаш | |
Дәүләт | Россия |
---|---|
Административ-территориаль берәмлек | Байлангар авыл җирлеге[d][1] |
Почта индексы | 422121 |
Тарихы
үзгәртүАвылга XVII йөзнең икенче яртысында −1675 елларда нигез салына.
XVIII йөз — XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле — игенчелек һәм терлекчелек була, шулай ук киез итек басу кәсепчелеге тарала.
1859 елгы мәгълүматлар буенча, авылда мәчет эшли.
1898 елгы халык санын алу мәгълүматлары буенча, авылда мәктәп була. 1934 −1956 елларда колхоз кирпеч заводы эшли, ул күрше авылларда яшәүчеләр өчен дә продукция җитештерә.
XX йөз башында авылда мәктәп, мәчет, тукыма ману йортлары, вак-төякләр белән сәүдә итүче ике кибет эшли.
Авыл җәмәгатенең имана җире 823,5 дисәтинә тәшкил итә.
Старосталар
үзгәртү1760 елның 12 октябрендә Елезавета патша «Авыл старосталары» турында Указ кабул итә. Шул вакыттан башлап 1930 елларга кадәр авыллар белән старосталар идарә итәләр. Старосталарны авыл халкы 3 елга сайлап куя. Аларның вазыйфасына төрле салымнар җыюны тәэмин итү, юлларны, күперләрне төзек тоту, авылда тәртипнең сакланышын тәэмин итү (полицейский вазыйфалары), вак җинаятьләр, хулиганлык күренешләре, гаилә низаглары булганда аларны беренчел тикшерү, административ җәзага тарту һ. б. керә. Старосталарны халык сайлап куйса да алар югары органнарга, мәсәлән, волость старшиналарына буйсыналар.
Документлардан, авылда 1892 елда Хөснетдин Низаметдин улының староста булуы билгеле. Шул ук елның 29 ноябрендә староста итеп Сәгыйт Мөхәммәтдин улы сайлана. 1995 елның июленнән староста вазыйфасын Камалетдин Хәбибулла улы алып бара. 1907 елдан староста Шәйхетдин Габдрахман улы була. Революциядән соң староста вазыйфасын Галиев Харисның бабасы Исмәгыйль үти.
1930 елда староста статусы бетерелә, авыл Советлары гамәлгә кертелә. Нормабаш авылы Байлангар авыл Советы карамагына керә.
Тарихны өйрәнү
үзгәртүМәскәү өлкәсендә яшәүче, тумышы белән Нормабаш авылыннан булган Дамир Каюмов ярдәме белән авылда берничә ел рәттән металл эзләгеч белән эзләнү эшләре алып барылды. Эзләнүләр вакытында күп кенә кызыклы материаллар: элек көнкүрештә кулланылган әйберләрдән тыш, авылның тарихын күзалларга мөмкинлек бирә торган 50гә якын борынгы акчалар, бизәнү әйберләре табылды. Алар арасында мари (чирмеш) халыкларында баш киемнәренә тагылган, 1630 нчы елларга караган бизәнү тәңкәләре, 1700—1800 елларга караган акчалар, Казан байларының аерымлык билгеләре аеруча кызыклы. Табылган акчалар Рәсәй белән алты патша идарә иткән чорларны үз эченә ала. Болар инде Нормабаш авылы халкының моннан 350—400 еллар элек үк тулы канлы тормыш белән, татар җирендә генә түгел, башка төбәкләр белән дә сәүдә итеп, алып-сатып яшәвен исбатлый.
Административ-территориаль буйсынуы
үзгәртү1920 елга кадәр Казан губернасының Мамадыш өязе Иске Юмья волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Мамадыш кантонында. 1930 елның 10 августыннан — Кукмара, 1963 елның 1 февраленнән — Саба, 1965 елның 12 гыйнварыннан Кукмара районында.
Хәзер Байлангар авыл җирлеге составында.
Хуҗалык итү рәвеше
үзгәртү1931 елда «Берлек» колхозы (беренче рәисе — Минлегали Вәлиуллин) оештырыла, 1950 елдан — Молотов исемендәге колхоз (Байлангар авылы), 1958 елдан — «Маяк» колхозы (Байлангар авылы), 1993 елдан — «Маяк» күмәк авыл хуҗалыгы җитештерү предприятиес), 2000 елдан — «Норма» агрофирмасы" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, 2013 елдан — «Кукмара» агрофирмасы" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, 2016 елдан " Вахит җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте составында.
Халкы кырчылык, сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.
Мәдәнияте
үзгәртүАвылда клуб (1934 елдан, 1974 елдан үзгәртелгән бинада), яңа мәчет (1993 елдан), балалар уен мәйданчыгы (2014 елдан), Бөек Ватан сугышында катнашкан, тылда эшләгән, Беренче Бөтендөнья, Гражданнар сугышларында катнашкан, репрессияләнгән авылдашлар истәлегенә Мемориаль (2018), Җиңү һәм ял паркы (2020) бар.
2015 елдан авылда дүрт ел дәвамында балыкчылар арасында республикакүләм ярышлар уздырылды.
Авылда төзекләндерелгән «Нәҗметдин чишмәсе» (2018) бар (аның суы шифалы санала) һәм Татарстанның табигать һәйкәле саналган Нурминкә елгасы башы урнашкан.
Нормабаш авылы клубы
үзгәртүНормабашта клуб 1934 елда ачыла. Ул заманы өчен башка авылларныкы белән чагыштырганда шактый зур була. Бина мәктәп белән икесе бер түбә астында Г хәрефе рәвешендә эшләнә. Минегали Вәлиуллин колхоз рәисе булганда Комар урманыннан ике кыш атлар белән агач ташыйлар, такта материалларын кул белән яралар. Мәктәп белән клубны авыл кешеләре төзи. Клубның беренче мөдире Мәгъсүмә Абдуллина була.
Төрле елларда клуб мөдирләре булып Нәҗмиев Рәшит, Сәләхов Мөхәррәм, Гыйльфиева Рәхилә, Гыйльфиева Равия, Шаһабиева Гөлчирә, Хөсәенова Резедә, Абдуллин Таһир, Мөгыйнов Хәйдәр, Нәҗмиев Рафислар эшлиләр. Соңгы егерме елда бу вазыйфаны Вафирә Фәйзриева башкарды. 2023 елда клуб ремонтка ябылды.
Клуб мөдирләренең һәркайсы үз эшләрен күңелләрен биреп башкардылар. Концертлар, спектакльләр куелды, ял кичәләре оештырылды. Рәхилә Гыйльфиева мөдирлек иткән чорда ел саен Яңа елны авыл халкы белән клубта өстәл әзерләп каршылый идек. Һәркем булдыра алган кадәр өеннән ризык алып килде. Хисамиев Мөнәвир абыйның «Рекорд» радиоалгычыннан җырлар тыңладык, Кремль курантлары сукканын көттек. Минлегалиев Кәрәм абый стенага Кыш бабай белән Кар кызы рәсемен обой кәгазенең арткы ягына зур итеп ясап куя иде. Ленинның туган көне җитсә, юлбашчы рәсемен дә ясады.
Рафис клуб эшен генә оештырып калмады, күп еллар авыл Сабантуйларын да матур итеп алып барды.
Вафирә Фәйзриева эшләгән еллада да клуб гөрләп торды. Авыл кечерәеп, Сабантуйлар үткәрелми башлагач авыл бәйрәмнәре, ял, иҗат кичәләре оештырылды. Ул үз эшен Байлангар клубы, китапханәсе, урта мәктәп белән берлектә алып барды.
Сабантуйлар
үзгәртүБезнең авылның Сабантуе элек-электән башкалардан аерылыбрак торды. Ул һәрвакыт күрше авылларныкына караганда иртәрәк - пәнҗешәмбе көнне кичкә таба була иде. Шуңа күрә көрәшчеләр дә, тамашачылар да күп җыелды.
Сабантуйларның берничә урында үтүе билгеле. Өлкәннәрнең сөйләп калдыруына караганда ул 1920 елларга кадәр, аннан соң да кайбер елларда Аю күле буенда узган. Биредә сабантуй вакытында күлдә атлар йөздергәннәр, өйрәтелгән аюлар да биеткәннәр. Сабантуй үзе кыр эшләре тәмамлангач та, май ахыры, июнь башында үткәрелгән. Батырларга, гадәттә, халыктан җыелган тукыма материаллар, сөлгеләр бирелгән. 1955-1960 еллар тирәсендә Сабантуе Байлангар белән Нормабаш арасында “болын күпере” дип йөртелә торган урындагы тигез җирдә үткәрелгән. Рафис абый Гыйльмуллинның истәлекләренә караганда, анда 1955 елда узган сабантуйда Байлангардан Гарәфетдин Сәләхетдинов батыр кала. Аңа бүләккә Кукмарада яшәүче авылдашыбыз Минлегалиев Садыйк алып кайткан атлас материал тапшырыла. Аннан соң сабантуй күп еллар авыл каршындагы тимер юл посадкасы эчендәге мәйданда, аннан соң посадка кырыендагы аланда узды. Алар бик күңелле үтә, килгән кешеләр ”Шәп булды сезнең сабантуй “дип таралыша иде. Бил язырга тирә-як авыл көрәшчеләре дә җыела. Ганиев Габделвәли абыйның Кукмарада яшәүче, хәзерләүче булып эшләүче улы Мөхәррәм, бер аягы булмаса да, батыр да, батыр асты да калды. Авылда кибетче булып эшләүче Галимулла Сәйфуллин да оста көрәшә иде, батыр калган еллары да булды. Закирҗан Нигъмәтҗанов кечкенәдән көрәште, авыл батыры исемен берничә тапкыр алды. Аның белән берничә тапкыр Балыклы сабантуена барып, исемлеккә язылу өчен көрәшеп егылып чыкканым да булды. Галимулла абыйның улы Мәлик тә әйбәт көрәште. 60-70нче елларда җирлектәге үзәк авылларга гына игътибар бирелә башлады. Берзаман кечкенә авылларда хәтта сабантуйлар үткәрүне дә тыйдылар. Сабантуйга халыктан бүләкләр җыярга да ярамады. Бер елны Миннемулла, Дәүлләтхан абыйлар, авылның яшьүсмерләре, балалар кичкә таба сөлге җыйгач, бүләкләрне Сәмигулла абыйның печәнлегенә алып менеп яшереп куйдылар. Авыл советы җитәкчеләре: ”Бүләкләр җыйдыгызмы?” дип сорашып йөрделәр. Бер кеше дә “Җыйдык” димәде. Сабантуйны икенче көнне кич ясадылар. Әлбәттә, 90нчы еллардан соң вәзгыять үзгәрде, милли йолалар, традицияләр кире кайта башлады. Авылыбызда да Сабантуйлар үткәрә башладылар. Колхоз җитәкчесе булып Фәрит Хисамиев , клуб мөдире булып Рафис Нәҗмиев эшләгән елларда алар чишмә янында аеруча оешкан төстә, кызыклы үтте.Рәшит Минлегалиев
|
Кичке уеннар
үзгәртүЭлек колхоз эшеннән арып кайтсалар да, кызлар-егетләр табигатькә кичке уенга чыгалар иде. Анда җырлы-биюле түгәрәк уеннары уйналды, шаян такмаклар әйтешү, күмәк биюләр оештырылды. Безнең авылда ул, гадәттә, тимер юлның авылга карап торган ягындагы «түгәрәк чирәм» дигән урында булды.
Мин үзем уенлыкка илленче еллар тирәсендә 12-13 яшьтән йөри башладым.—Кич җитүен көтеп ала идек. Эңгер-меңгер төшә башлауга авылның бөтен яшьләре шунда җыелды. Ял көннәрендә Кукмарадан, Казаннан, Полянадан да кунаклар кайтты. Безне баштарак “буегыз кечкенә” дип уенга кертмиләр иде. Егет-кызларның серләшкәннәрен, уйнаган- җырлаганнарын күзәтеп, кызык табып йөрдек. Иң башта “Назалы” уенын уйныйлар. Башлап җырлаучы һәрвакыттагыча Гаян Саниясе була. Аннан соң түгәрәкләнеп, кулга кул тотынып күмәкләп җырлыйлар. Уртада гармунчылар Миннебаев Мәхмүт, Гаянов Мәгәнәви, Галиев Илгизләр булдылар. Буыннар үзгәргән саен егет-кызлар да, җырчы-гармунчылар да үзгәрделәр Рафис Гыйльмуллин
|
Элек җәй көне кичләрен клуб ачылмады. Клуб мөдире Мөхәрләм Баһабиевның эше табигатькә күчте. Ул үзе әйбәт оештыручы гына түгел, бик матур җырлый да иде. Район, Татарстан күләм конкурсларда катнашты.
Без әле алардан соң килгән буын. Безне дә балачакта уенга кертмәделәр. Бервакыт авылда өч урында уенлык булып алды. Өлкәннәр үз урыннарында уйнадылар, алардан кечерәкләр астарак, чишмә янындагы тигезлектә карт тупыл янында уенлык оештырдылар Без бала -чагалар Каенсар ягында Әхмәтша абыйлар янындагы чишмә буена җыелдык.
Ул вакытта авылда гармунчыларны, җырчыларны, кем әйтмешли, санап бетерерлек түгел иде. Ир-егетләрдән Васил һәм Шамил Әхмәтшиннар, кызлардан Минзәфирә Фәттәховалар җырларны башлап, уенлыкны алып баручылар булдылар. Без, бала-чагаларны, үзебезнең яшьтәш Сәгыйдулла Шаһабиев уйнатып-биетте. Гармунчылары булмаганда кайвакыт ”Син оста уйныйсың” дип аны өлкәннәр дә үз яннарына чакыралар иде. Абыйлы-энеле Вәгыйзь, Нурулла, Гарәфетдин Хәсәновлар, Алмаз Абдуллин, Рамил Хөәсеновлар түгәрәкнең уртасында булдылар. Мәксүт абый Миннебаев уенлыкларда да, Нормабаш, Байлангар Сабантуйларында да тальянын үзеннән калдырмады. Аннан соң аларга алмашка Рәиф Димиев, Васил Абдуллиннар килделәр. Тик аларга озак уйнарга туры килмәде, авылда яшьләр кимедеме, кичке уеннар тукталды. Аннан соң Байлангарга йөри башладык. Анда уенлык авылның Сазтамак ягындагы очында, Сабантуй үткән урында була иде. Рәшит Минлегалиев
|
Күренекле кешеләре
үзгәртү- Мәгәнәви Гаян улы Гаянов (1938), Якутиядә төзелешләрдә эшли, Вилюй ГЭСын төзүдә катнаша, ике тапкыр «Хезмәт кызыл байрагы» ордены белән бүләкләнә.
- Әхмәт Динмөхәммәт улы Динмөхәммәтов (1923), Кукмара сельпосы рәисе, икмәк заводы директоры, юл төзү участогы җитәкчсе, Кукмара мех фабрикасы директоры урынбасары һәм башка җаваплы хезмәтләрне башкара, Бөек Ватан сугышындагы батырлыклары һәм хезмәттәге казанышлары өчен орден-медальләр белән бүләкләнә.
- Рәшит Минлегали улы Миңлегалиев (1951) — райондагы «Хезмәт даны» газетасы редакциясендә җаваплы секретарь — редактор урынбасары булып эшли, ТР Җурналистлар берлеге әгъзасы, 1980 елдан райондагы «Салават күпере» иҗат берләшмәсе җитәкчесе. ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре, «Кукмара муниципаль районы алдындагы хезмәтләре өчен», Россия оборона министрлыгының «Эзләнү хәрәкәтендә актив катнашкан өчен», Татарстан республикасы ветераннар оешмасының күкрәк билгеләре белән бүләкләнә.
- Вәгыйз Миннемулла улы Хәсәнов (1945—2011) - педагог, журналист, ТР Журналистлар берлеге әгъзасы. Кукмара киез итек-киез фабрикасында партоешма секретаре була, район эчке эшләр бүлегендә эшли, Кукмара 2нче урта мәктәбендә укыта. Шигырь китаплары авторы.
- Рәзилә Гарәфетдин кызы Төхбәтуллина (1965), банк хезмәткәре, «Татарстан республикасының атказанган икътисадчысы»
- Суфия Минемулла кызы Мостафина (Абдуллина) (1954), педагог, күп еллар Якутиянең Удачный шәһәрендә укытучы булып эшли, милли «Туган тел» җәмгыятен оештыруда, аның эшчәнлегендә, төрле милли бәйрәмнәр оештыруда катнаша. Шигырьләре, язмалары татар матбугатында 1970—1980 еллардан ук басылып килә. Суфия «Язлар көтәм» (2017) дигән китап авторы.
- Динә Васил кызы Абдуллина, эколог, биолог, укытучы, курайчы, V Халыкара "Татар кызы" бәйгесенең финалисты (2023).[2]
Авылда дин һәм мәчетләр
үзгәртү- Төп мәкалә: Нормабаш мәчете
Нормабашта дүрт тапкыр мәчет салынуы билгеле. Аларның беренчесенең урыны турында безнең кулда мәгьлүматлар юк. Казан өязендә XVIII гасыр уртасында булган мәчетләр исемлегендә Нормабаш авылы менә шулай искә алына:
411. В деревне Нурмабаше мечет[ь] не сломана при ос[ь]мнатцети (восемнадцати) дворах. Расстоянием до Улуяс[с]кой мечети в десети верстах. Новокрещен во оной деревне не имеетца. Село Бурец в тритцети верстах. А скаскою той деревни жители показали: мечеть их построена в котором году — не упомнят.
410. В деревне Сабанче мечет[ь] сломана при сороки пяти дворах. Расстоянием от Нурмабашинской мечети в десети верстах. Село Бурец в дватцети пяти верстах. 1716 елы архив материалларыннан
|
1800 нче еллардан соң төзелгән икенче мәчет Гатикә Закированың хәзерге бакчасы урынында булган.
1910 елларда авылда халык саны 600 дән артып китә, мәчеткә йөрүче ир-атлар гына да 150 ләп була. Мөселманнар авыл мәчетен җәмигъ мәчете дип тануны сорап, Казан губерна идәрәсенә, Уфа Дини нәзарәтенә мөрәҗәгать итәләр. 1910 елда Нормабаш мәчетенә җәмигъ мәчет статусы бирелә.
1958 елда мәчетнең манарасы киселә. Бинаны ашлык саклау склады итеп кулланалар. Бераздан бина үзе дә сүтелә. Аның бүрәнәләреннән Байлангарда китапханә төзиләр. Авылда дини йолаларны зират кырыена фермадагы каравыл йортын сүтеп салган бинада үтиләр.
1995 елда авыл халкы, читтә яшәүче якташларыбыз, «Маяк» колхозы (рәисе Фәиз Вагыйз улы Кәримуллин) тырышлыгы белән яңа мәчет төзелде. Ул 1997 елда төзелеп бетә.
2000 елдан егерме ел дәвамында авылда имам булып Рафис Әсхәдулла улы Гыйльмулин эшли. 2020 елдан имам булып Фәнис Һашим улы Гыйльфиев эшли.
Нормабаш мәктәбе
үзгәртүНормабашта мәктәп 1920 елда ачыла. Аның аерым бинасы булмый, Дәүдәтша бай йортында укыйлар. Укытучы шушы авыл кешесе Хәйруллин Шәйдулла була. Ул хәллерәк кешеләрнең балаларын акчага укыткан. Аңа Байлангар, Сабанчино авылларыннан да килеп укыганнар. Көндез гарәп хәрефләре, кичен догалар өйрәтә. 1926 елда Тәкәнеш районының Өскебаш авылы кешесе Нурулла Сарманов килә. Ул балаларны ярата, төпле белем бирә. Көндез балалар укыта, кичен лекцияләр, докладлар сөйли, концертлар оештыра. Үзе Газизуллин Төхвәтнең ике тәрәзәле мунчасында яши. Халыктан акча җыеп авылда кибет ача. Анда Ганиев Вәлиәхмәт эшли. Сарманаев Нурулла балаларны төрле һөнәрләргә дә өйрәткән. Балалар агачтан ашлык суыру машинасы, тагып йөри торган комбайн модельләренә кадәр ясаганнар. Нурулла мөгәллим хезмәтен 1928 елгы уку елы тәмамланганчы башкара.
1929 елда Сабанчино авылыннан килеп Хәмит исемле кеше укыта. Дәүләтша бай йорты кара-каршы өйле була. Хуҗалар үзләре Казанда яшиләр. Кайтып, өйләрен ваклап сатып китәләр. Аннан соң мәктәп мулла йортына күчә. Анда да спектакльләр, концертлар куялар. Аларны карарга Байлангардан да менәләр.
1930 елда Зур Кукмарадан Фәйзрахманов Кавый килеп бер ел укыта.
1931 елда Балыклы авылыннан Галиева Фатыйма исемле укытучы килә. Шул кышны мулла йорты яна. Мәктәп Габит бай йортына күчә.
1933 елда Нормабашта Галия, Гөлчирә исемле укытучылар да эшли. Фатыйма белән Гөлчирә Әфзениса дигән кеше өендә яшиләр. Галия Яппар абзыйның кечкенә өендә тора.
1934 елның май аенда хәзерге кулуб урынында ике бүлмәдән торган зур мәктәп ачыла. Бер бүлмәдә 1-3нче, икенчесендә 2-4нче сыйныф укучылары укыйлар. Ул вакытта укучылар күп була, укырга 35-40 бала йөри. Сыйныф бүлмәләре утын ягып җылытыла.
Фатыйма Галиева яңа мәктәпнең базасын ныгытуга зур игътибар бирә. Җиләк-җимеш бакчасы булдырыла. Анда алмагачлар, күп итеп карлыган үстерелә. Аларны кайнатма ясап, кыш көне балаларга компот кайнатып бирәләр. Бәдертдинова Марзия апа техник хезмәткәр булып эшләде. Ул мәктәпне дә җылытты, җыештырды да, балаларга компот кайнатып бирергә дә өлгерде.
1935 елда Галиева Фатыйма Кукмарага күчеп китә. Аның урынына Әхмәтов Иманкол исемле укытучы килә. Ул 1941 елда сугышка китә һәм шунда һәлак була. Иманколдан соң мәктәпкә Васильев фамилияле укытучы килә.
Мәктәп май аенда ачыла. Укучылар клубта концерт, спектакльләр куялар. Сугыш вакытында Фатыйма яңадан авылга кайта. 1943—1944 елларда Хәйруллина Нурания укыта. Нурания югары белем алгач, аны Ошторма авылына мәктәп мөдире итеп күчерәләр.
1945 елда Галиева Фатыйма Нормабаш мәктәбенең мөдире һәм «Берлек» колхозының партоешма сәркатиб була. 1946—1947 елларда балаларга Габдрахманова Әсма һәм Сафина Мөхлисә белем бирә.
1949 елда мәктәпкә Әминова Сәрбиназ укытучы итеп билгеләнә. Әсма Байлангар мәктәбенә күчерелә. 1952 елда Әминова Сәрбиназны шулай ук Байлангарга башлангыч сыйныфларны укытырга билгелиләр. 1951 елда Галиева Фатыйманы колхоз рәисе итеп сайлыйлар. Укытырга Мәмәширдән Вәлиева Нурҗиһан, Адай авылыннан Хәтирә исемле кыз килә. 1962 елда Олыяз авылыннан Исмәгыйлова Рафилә билгеләнә. Читтән торып Казан дәүләт университетын тәмамлагач аны 1967 елда Байлангар урта мәктәбенә тарих укытучысы итеп күчерелде. 1964—1968 елларда Насыйбуллина Флера белем бирә.
Н. С. Хрущевның авылларны эреләндерү сәясәте башлангач, Нормабаш переспективасыз авыллар исемлегенә кертелә, әле укучылар саны күп булса да, 1968 елда мәктәп ябыла. Бу гамәл авылда халык саны кимүнең бер сәбәбе булып тора.
Нормабаш коелары
үзгәртүНормабашта унтугызынчы йөз ахыры, егерменче йөзнең урталарына кадәр биш кое булган. Хәтимә апалар белән Миннур апалар арасында Хәбриева Хәлимә дигән кешеләр яшәгән урындагы кое озак еллар хезмәт итте. Аннан түбән өч кешеләре генә түгел, юл өзеклекләрендә бөтен авыл халкы су алды. Яз көне инештән су алып булмый башлагач үзебез дә эчәргә суны йә шуннан, йә аргыяктан Әнвәр чишмәсеннән ташый идек.
Гатикә апалар янында урам чатында Исхак коесы бар иде. Аннан ферма малларына да су ташып эчерттеләр. Ул шактый тирән булган. Коены инде өлкән яшьтә булуына карамастан Исхак абзый карап-чистартып торган. Ул шул коены чистартканда бау өзелеп китеп шунда вафат була.
Урта тирәдә, хәзер Дания һәм Илдар Динмөхәмәтовлар яшәгән урында, тагын бер кое казыганнарын хәтерлим. Ул авылдагы иң тирән кое иде. Сулы чиләкне әйләндерә-әйләндерә күтәргәнче арып бетәсең. Чиләк өзелеп калса аны төшеп алучы булмады. Халык су алмагач берничә елдан аны күмделәр.
Дүртенче кое Газулла бай коесы. Мин инде аннан су алганнарын хәтерләмим. Ул хәзер Хисамиев Альфред печән чәчкән бакчада, акация куаклары куенында иде. Әниләр, ул тирәдә уйнамагыз, төшеп китәрсез дип гел кисәтеп тордылар. Ул тирән, мул сулы булган. Янында торганда челтерәп су аккан тавыш ишелгән. Без аны күмү өчен берничә ел бакчадагы бөтен чүпне ташладык.
Бишенче кое Шамил Әхмәтшиннар янында Габит бай коесы булган дип ишеткәнебез бар. Әмма без белгәндә ул кое юк иде инде. Әлбәттә, элегрәк, авылда меңгә якын кеше яшәгән чорларда, башка коелар да булгандыр. Әмма алар турында хатирәләр сакланмаган.
Авыл табигате һәм кешеләре турында истәлекләр
үзгәртүКабык күпере
үзгәртүБез үсмер вакытта Нурминкә башланган урында Каенсар белән Нормабаш авыллары басулары арасындагы тугайга (кортлыкка) өлкәннәргә ияреп печән чабарга йөрдек. Бу тугайга печәнен чабып алганчы, авыл көтүен дә, ферма көтүен дә кертмиләр иде. Ул вакытта җиләкне дә туйганчы шушында гына ашадык. Башка үзәннәрдә авыл фермасының бер мең баш сарыгы йөри, корырак елларны ул көтү йөргән урыннарда җиләк түгел, рәтләп үлән дә үсми иде. Авыл көтүе дә, ферма көтүе дә җәй буе Нурминкә башланган урындагы тимер юл кырыеннан Кабык күперенә кадәр булган Тирән үзән һәм Ибрай үзәннәрендә, Нырья үзәнендә (халык күбрәк аны “арлар үзәне” дип атады) йөрде. Кабык күпере дигән урында элек инешне буып буа ясап, урманнан юкә кисеп, аны каезлап, кабыгын суга салып тотып, йомшаргач мунчала ясаганнар. Катырак юкә кабыклары чабата ясаганда кулланылган. Каезланган сөям агачыннан йорт кирәк-яраклары ясаганнар, калганы утынга файдаланылган. Рәшит Миннегалиев
|
Аю күле
үзгәртү Нормабаш авылы янындагы Аю күле инде 400 еллап билгеле. Нормабаш авылыннан бераз читтәрәк, Балыклыга таба барганда олы юл буендагы, калку урында җәйге эсселәрдә хәл алырлык, рәхәтләнеп ял итәрлек урын бар. Аю күле ул. Кайчандыр тирән сулы булган бу күл инде кибеп, саегып килсә дә, агачлар уратып алган әйләнә-тирәсе ямьлелеге, серлелеге белән үзенә тартып тора. Кырлар уртасындагы оазисны хәтерләтә ул. Су кошлары да үз итә бу күлне. Мәсәлән, челәннәр очраганы бар. Туклану өчен аңа бакалар да җитәрлек, димәк. Гөлҗофар Миңнеханова[3]
|
Байлангар авылына 400 еллар элек нигез салынуы билгеле, шул вакыттагы тарихи документларда Аю күле турында да искә алынган. Ул бик тирән сулы булган. Тирәсендә аюлар яшәгәнлеге турында риваятьләр саклана. Күл янында сабантуйлар үткәрелде, атлар чабышы була иде, дип сөйләгәнен хәтерлим әнинең.Илленче еллар азагында геологлар килеп, бу урыннарда нефть эзләделәр, күл уртасында, кырыйда скважинлара борауладылар. Менә шуннан соң суы югала башлый. Күлне саклап калу өчен Саба урманчылыгы ярдәме белән тирә-ягына агач үсентеләре утырттык, баш урманчы Нургали Миннеханов үзе килгән иде. Күмәк хуҗалык белән Фазлыйәхмәт абый Хаҗиәхмәтов рәислек иткән 1964 елда, күл суын авылга таба юнәлтеп, фермаларга кертмәкчеләр, халыкны да сулы итмәкчеләр иде. Бу ният барып чыкмады. Аның урынына авылда артезиан коелары казыдылар.
-Аю күле - чын мәгънәсендә табигать һәйкәле һәм аның юкка чыгуы ихтимал. Табигать бит җанлы, үзен карап торуны сорый. Кем дә булса күлдә тупланган черемәне чыгарып, чистартырга алынса, изге эш башкарыр иде. Ярларында хәл җыеп, рәхәтләнеп чумып йөзә торган сулык ясарга буладыр, минемчә. Көчле техника, зур мөмкинлекләр заманы бит. Рафаэль Ярмиев
|
Нормабашта туып-үсеп, шунда гомер итүче 90 яшьлек Зәйтүнә апа Мөгыйнованың хатирәләре дә кызыклы.
Бабам Габделвасыйх әйткәнчә, Аю күлендә элек атлар коендырганнар, судан аларның башлары гына күренеп торган. Без кечкенә чакта эчкәре керергә курыктык, яр буенда суга аякларны гына тыгып утыра идек. Сөлекләр ябышып интектергәне истә. Суы астан "кайнап" чыга иде күлнең. Ни өчен Аю күле дигән исем бирелгәнме? Безнең авыл белән Иштуганга кадәр арада куе урманнар булган бит, аюлар, бүреләр дә яшәгәндер. Күл буенда үткәрелгән сабантуйларда көрәшчеләр өйрәтелгән аю белән көрәшкәннәр, аю биеткәннәр. Мәйданда да аю кебек таза көрәшчеләр бил алышкан, бәлки, шуның белән бәйле атамадыр. Сугыштан соңгы елларда, мул суын авылга таба җибәреп, тегермән кормакчы булганнар иде. Җыелышларда бабайлар бу мәсьәләне кузгатып килделәр. Эш инде планлаштырылган да иде, 1956-1957 елларда авылларга электр уты кертелү барысын үзгәртте: электрга көйләнгән тегермәннәр төзелә башлады. Икенче бервакыт күлне чистартып, балык үрчетергә теләделәр, кайсы елларда икәне генә исемдә түгел. Зәйтүнә Мөгыйнова
|
Сабый чакта, мәктәптә укыганда укытучылар безне бу күлгә аның матурлыгын күрсәтер өчен еш алып менәләр иде. Бигрәк тә яз көне күл өсте чәчәкләргә күмелгән чакта. Су эчендә сары чәчәкләр ут кебек янып торалар. Халык телендә дә аларны “ут чәчәге” дип йөрттеләр.
1961 елның язы бик иртә килде, апрель башында инде кар эреп бетте диярлек. 12 апрельдә радиодан, космоска Гагарин очты, дип хәбәр иттеләр. Бу безнең өчен бер могъҗиза кебек иде. Дәресләр бетүгә тиз генә өйләргә кайтып килдек тә, күл буена менеп киттек. Көн кояшлы, җылы. Күлнең өсте талгын җилдә тибрәнеп, кояш нурларыннан төрле төсләргә кереп ялтырый. Әле чәчәкләр чыгарга иртәрәк. –Малайлар, су керенәбезме? –Салкын бит. –Анда Гагарин космоска да очкан әле, ә сез суга керергә куркып торасыз... Мәлик артыннан без дә күлгә кереп киттек. Калтырый-калтырый кояшка чыгып бераз җылынабыз да, тагын кереп чумабыз. Күл янындагы юлдан берән-сәрән узучы машиналарга ”Ура, Гагарин космоска очкан!” дип кычкырып, кул болгап та калабыз. Ничек суык тимәгәндер, әмма ул чакта беребез дә авыртмадык. Аю күле яныннан авыл кешеләре малларына печән әзерләделәр. Бәйрәмнәрдә шунда менеп ял иттеләр. Чүпләү дигән әйбер күңелдә бөтенләй юк иде. Хәзер дә биредәге агачлыклар күләгәсендә ял итәргә яратучылар күп. Юлаучылар да туктап китә. Әмма ни өчендер артларыннан авыл кешеләренә менеп җыештырып йөрергә кала. Кайчандыр мул сулы булган күл хәзер чыннан да кибеп бара. Моннан егерме еллар чамасы элек “Урал” хуҗалыгы рәисе Газинур Хәбибрахманов күлне чистартырга алынган иде, әмма бу кемнәргәдер ярамады. Шул килеш эш тукталып калды. Ә чистарткан өлешендә су әле дә җәй буе бетми. Бәлки күлне чистарту мәсәләсен кабат кузгатыргадыр. Матурлыгы белән кешеләрне сокландырып, тирә-юньгә ямь биреп, мул сулы булып яшәсен иде Аю күле!Рәшит Миннегалиев
|
Нормабашлыларның тормышын Аю күленнән башка күз алдына да китереп булмаган элгәре. 1940 елгы Җүәйрә апа Гыйльмуллинаның да, балачагында шунда уйнап, күңел ачулары бүгенгедәй күз алдында.
-1 Май бәйрәмендә без-укучыларны күл буена экскурсиягә алып барганнарын, бу көнне түземсезлек белән көткәнебезне онытмыйм. Күл буе гаҗәеп матур: сап-сары туй чәчәкләренә күмелгән була иде. Бака кабырчыклары җыйганыбыз да булды шунда. Хәмдениса әбием күлнең элек бик тирән булганын сөйли иде. Җүәйрә Гыйльмуллина
|
-Үткән гасырларда бу күлдә халык киндердән суккан тукымаларны юган, аннары яр буена җәеп, кояш астында агартканнар, дип ишеткәнем булды. Суы исә, 1958-1959 елларда геологлар майтарган эшләр нәтиҗәсендә җир астына китеп, Балыклы авылында чишмә булып ургылып чыккан, дигән сүзләр йөрде халык арасында. Рафис Гыйльмуллин
|
Байлангар басуында шушындый ук язмышлы, сазлыкка әйләнеп баручы Фәхри күле дә бар. Кайчандыр торналар төшкәнлектән, Торна күле дигән исеме дә сакланган аның. Фәхри күле бездән еракта, тимер юлның икенче ягында, басу уртасында
иде. Коенырлык суы булмаса да, яз көне без кузгалакны иң беренче шушы күл буенда авыз иттек. Анда иген үсмәде, печәнлек иде. Печән вакыты җитүгә бөтен авыл халкы чалгы, тырма, сәнәк күтәреп печән хәзерләргә йөрде. Күл дигәннән, Сания казармасы янында, тимер юлның икенче ягында Казарма күле дигән урын бар иде. Дөрес, аның суы язын кар эрегәндә генә булып, җәй уртасына кибеп бетте. Без бу күлдә читәнне каек итеп күп йөздек. Болардан тыш авылда тагын Балыклы үзәне, Чурай үзәнендә балачакта без аяк басмаган җир калмагандыр. Чурай үзәнендә элек бакыр да чыгарганнар, без яшь вакытта шуннан Олыяз посадкасы арасындагы басуга борчак чабарга барганда “бакырчыкка барабыз” дип сөйлиләр иде. Авылдагы күпчелек үзәнлекләр табигый ташка бай. Аларда авылдашлар да, күрше авыллар да таш чыгарып, өй, каралты-кура җитештергәндә файдаландылар. Хәзер кайчандыр көтүлекләр булган бу үзәннәрнең күпчелеген урман посадкалары каплап алды. Көтү чыгарга үзәнлекләр дә калмады. Хәер, инде авылларда көтүләр дә чыкмый. Кая аяк басма-җиләк, урманына керсәң, гөмбә үсә. Мал тоткан кешегә чабып алыйм дисәң үләне дә күп, әмма хәзер чалгы селтәп печән чабучылар гына күренми.Рәшит Миннегалиев
|
Борылма
үзгәртү- 1920 елларга кадәр авылның хәзерге урыныннан Кабык күперенә кадәр булган арада да кешеләр яшәгән. Анда торак йортларның нигезләре әле без сабый чакта да беленә иде.
Кабык күпереннән авылга таба кайтканда “борылма” дигән җир бар. Ул урында елның елында авыл көтүе төшке ялга туктый, без әниләргә ияреп, шунда көтүчеләргә ашарга илтә идек. Ул вакытта төшке ашны көтүчеләргә йорт саен чиратлап шунда китерәләр иде. Малларны күп еллар Әхмәтшин Нәгыйм белән Мирзиев Дәүләтхан абыйлар көтте. Нәгыйм абый тозлы ашарга ярата иде. Ашау килүгә кабып та карамыйча, бер кашык тоз сала. Берчак малайлардан кемдер, хәзер хәтерләмим, Нәгыйм абый күрмәгәндә ашына бер кашык тоз салды. Нәгыйм абый үзе дә өстәде. Ашны йөзен дә чытмый ашап бетергәннән соң: “Што-ты тозлырак булды әле бу малайлар”, - дип куйды. Нәгыйм абый көтү көткәндә, яшен сугып, шундагы үзәнлектә вафат булды. Урыны оҗмахта булсын, бик әйбәт кеше иде.Рәшит Миннегалиев
|
Алмагач тавы
үзгәртүКаенсар ягына барганда авылны чыгу белән борылмага кадәр арадагы тау битендә утызынчы елларда утыртылган алмагач бакчасы булган. Ул 1941 елгы салкыннарда өшегән. Агачларын авыл халкы сугыш елларында утынга кисеп яккан. Без үскәндә аның “Алмагач тавы” дигән исеме генә калган иде инде.
Алмагач тавы безнең балачакның иң истәлекле урыны дисәк тә була. Мәктәптән кайткач анда кичке караңгыга кадәр чаңгы-чана шуып уйнадык, хәтта үзебез ясаган трамплинга кадәр бар иде. Монда малайлар-кызларның күпме чаңгысы сынды! Ул вакытта алам дисәң чаңгысы да, акчасы да юк иде. Күрше Сәгыйдулла белән тимер юлның теге ягында кар тотарга дип бастырып куйган читән такталарын байтак сүтеп алып төштек. Әле ул тактаның каеннан ясалганы кирәк. Аның бер башын консервы банкасына ут ягып бөгәбез, аннан ике чаңгыны кара-каршы куеп бәйләп, бил ясалсын өчен агач кыстырып куябыз. Ике көннән чаңгы әзер була, итеккә беркеткеч кенә ясыйсы кала. Алмагач тавыннан ат чанасы белән шуып уйнаган вакытлар да хәтердә. Кичен ат караучылар кайтып киткәч сарай янындагы чаналарның җиңелрәген берничә малай тартып тауга алып китәбез. Алмагач тавы биек, менеп җиткәнче 150 метр гына бар. Чананы көчкә-көчкә өскә өстерәп менгерәбез. Аннан күпмебез сыя, утырып төшәбез. Өч минут төшсәк, кабат менәргә ярты сәгать кирәк. Ике-өч тапкыр төшкәч бу эш туйдыра. Инде бик авыр сыман тоелган чананы өстерәп кабат ат абзары янына кайтарып куябыз. Кайбер көннәрдә чана шунда тау битендә генә кала. Икенче көнне аны ат караучылар, сукрана-сукрана, җигүле ат белән барып алалар. Көн нинди суык, буранлы булса да уеннан калмый идек. Туңып бетәбез, бармаклар эеңгелдәп сызлый – әмма моны өйдәгеләргә сиздерү юк!Рәшит Миннегалиев
|
Лубшангы үзәне
үзгәртүҖәй көннәрендә, көтү кайтканнан соң, кичен сыер сакларга йә Аю күленә, яйә Лубшангыга йөрдек. Лубшангы үзәне тимер юлның икенче ягында, Байлангар басулары белән ике арада. Аны Байлангарныкы дисәң дә, Нормабашныкы дисәң дә була. Ике авылдан егерме-утыз малай җәйге
кичләрдә сыер сакларга шунда җыела идек. Безнең сыер юк, мин Аю күлендә күбрәк күрше Сәгыйдә апаларның (Байлангарда яшәүче Мөнәвир абыйның әнисе) сыерын саклыйм. Кул буенда уйнап арып бетәбез. Сыерга атланып та кайткалый идек. Хәтердә, ул вакытта җәен караңгы кичке унберләрдә генә төшә иде. Хәзер генә ул җәй уртасында кичке тугызда ут яндырып кереп йоклыйбыз. Рәшит Миннегалиев
|
Рәхимә посадкасы
үзгәртүИ.В. Сталин инициативасы белән 1948 елда СССР Министрлар Кабинеты кыр ышыклау урман полосалары булдыру турында махсус карар кабул итә. Әлеге карар нигезендә илдә 120 миллион гектарда кыр ышыклау полосалары, 44228 ясалма сусаклагыч булдыру бурычы куела. Һәркайда кыр ышыклау полосалары үстерү өчен станцияләр оештырыла. Ул посадкаларны әле дә күп җирдә «Сталин посадкалары» дип йөртәләр. Бу эштән Кукмара районы, шул исәптән Нормабаш авылы да читтә калмый.
Рәхимә Җиһаншинаны 7нче сыйныфны укып бетергәч кыр ышыклау полосалары утырту буенча курсларга укырга җибәрәләр,Ул кайткач Нормабаш һәм Байлангар авыллары кешеләреннән бригада төзеп, агачлар утыртуны оештыра. Суны атларга тимер мичкәләр куеп ташып сибәләр. 1949 елда ук Лубшангы үзәненең югары башыннан Фәхри күленә таба барганда басуда урман посадкасы утыртылып бетә. Тимер юлның икенче ягындагы посадканы әле дә «Рәхимә посадкасы» дип йөртәләр. Кызганыч, ил белән Н.С. Хрущев идарә иткән елларда бу эш туктала. Рәхимә посадкасын утыртканга инде 70 елдан артык вакыт үтте. Андагы күп агачлар инде картайдылар. Әмма посадка әле һаман да үзенең вазыйфасын намус белән үти, игенчеләргә хезмәт итә.Рәшит Миннегалиев
|
Кышкы уеннар
үзгәртүБезнең балачак күбрәк урамда узды. Нурминкә елгасында ул вакытта кышын туш чыгып, киң булып боз ката иде. Үзебез ясаган хоккей таяклары, сыер йонын әвәләп эшләгән шайбалар белән хоккей уйнадык. Инеш ярыннан чаңгы шудык. Без, яшьтәшләр унлап малай, бездән 3-4 яшькә өлкәнрәк Вәлиәхмәт Гафуры, Фәридә Шамиле, Фазыл Рәхимҗаннары да шунда. Хәзер генә нишләптер ул ярлар сөзәкләнде, агач басып бетерде, ул вакытта анда агач-куаклар да юк, яры да биек кебек иде.
Иң яратып уйнаган урын ул, әлбәттә, авылның урамы. Ул вакытта Кукмарадан Казанга, Шәмәрдәнгә баручы бөтен машиналар авыл урамыннан йөри иде. Хәер, аның ул вакытта машинасы да аз иде, көнгә бер ун машина уздымы икән? Кар төшүгә урам, машиналар йөреп, бозлавыкка әверелә, кайвакытта тауга менә дә алмыйлар. Без – малайлар-кызларның һәркайсында йә агач, йә тимер чана, Бадыйк абыйлар янына кадәр менәбез дә, Мәннәф абыйларга кадәр шуып төшәбез. Караңгы төшеп бетә, әти-әниләр тиргәп, иртәгә мәктәпкә дә барасыгыз бар бит, дип берәм-берәм өйгә алып кайтып китәләр. Рәшит Миннегалиев
|
Сугышка кадәр дә, аннан соң да Янил базарын янәшә-тирә авылларда яшәүче бик сирәк кеше генә белмәгәндер. Ул атна саен шимбә көнне була иде. Әлеге базарга безнең авылдашлар да күп йөрде. Кайвакытта әти мине дә (әле ул вакытта 5-6 яшьләрдә генә булганмындыр), үзе белән алды. Базарга барасы инде алдагы көне үк билгеле була. Әти Газиз абыйларга кичтән төшеп, ат мәсьәләсен сөйләшә. Ул вакытта алар икесе дә авылда янгын куркынычсызлыгы өчен җаваплы кешеләр иде. Янгын сараен тәртиптә тоту, атны ашату-эчертү, сбруйларның, су мичкәсенең, кул насосының төзеклеген тәэмин итү алар өстендә. Иртәнге биштә әти уята. Тиз генә чәй эчәбездә, янгын сараена төшеп китәбез. Газиз абый инде атны җигеп куйган. Баргач ашатырга кирәк булса дип, капчыкка бераз солы да салган. Ул вакытта турыдан юл юк, Балыклы авылы аша йөрисе. Чанага мул итеп печән түшәлгән булса да, бара торгач туңдыра.
Ниһаять, базарга килеп туктыйбыз. Әти атны башка атлар янына аратага бәйлә куя, алдына бераз печән сала. Базар инде гөж килеп тора, үзенчә бер бәйрәмне хәтерләтә. Монда кирпеч һәм агач биналарга урнашкан кибетләр генә дә әллә ничә. Хәрчәвнәгә кереп кызыл билле прәннек белән чәй эчәбез. Кибетләргә кереп, урамда чана, миллек, мунчала, аяк киемнәре, чүпрәк-чапрак, йөзләгән төрле йорт-кирәк яраклары сатучыларны карап, кирәкле әйберләре алганнан соң, әти мине урамда калдырып, таш кибеткә кереп китә. Аннан чыккач чикләвек сатучыдан бер стакан чикләвек алып минем пәлтә кесәсенә сала. -Улым, син үзең карап йөр инде. Мин Михаил дәдәңнәргә кереп чыгам. Кайда икәнне беләсең, үзең килерсең... Мин иреккә чыгам. Иң башта Василий дәдәйнең төрле уен кораллары сата торган кибетенә керәм. Биредә ни генә юк! Патефон, патефонга пластинкалар, курайлар, төрле гармуннар... Берәү матур итеп гармунда сыздыра. Озак кына уйнагач: “Бүген акчам юк шул, икенче килгәч алырмын” дип чыгып китә. Мин дә күрше Сәгыйдулланың гармунда уйнаганына кызыгам, минем дә гармунда уйнарга өйрәнәсе килә. Икенче бер җәй көне барганда ялына торгач: “велосипед сорамассың” дип, әти шундый унике телле гармунны алып бирде. Сәгыйдулла “Умырзая” көен уйнарга өйрәтте. Башка көй өйрәнә алмадым. Сәләт шул кадәр генә булгандыр инде. Кайвакыт әти миңа әйтми генә дә базарга китә иде. Берничә тапкыр җәяүләп үзем генә дә барганым булды. Ничек курыкмаганмындыр, ничек ялгызымны чыгарып җибәргәннәрдер. Хәзер 6-7 яшьлек баланың үзен генә урамга да чыгармыйлар. Баргач, карап йөрим дә, әти базарда булмаса, Михаил дәдәйләрдән эзләп табам. Өстәлдә тозлы кыяр, ипи, бәрәңге. Икесе дә шактый кызганнар, нәрсә турындадыр кызып-кызып бәхәсләшәләр. Мине дә өстәл янына утырталар, чәй ясап бирәләр. Өйлә якынлашкач кайтып китәбез. Әлбәттә безнең авылдашлар Янил базарына гына түгел, Китәк, Кукмара базарларына да йөрделәр. Китәктән әйбергә алыштырып бәрәңге алып кайталар иде. Кукмарада мал-туа сата торган базар да бар. Бераз үсә төшкәч әти белән үземнең дә Кукмара базарына бәрәңге сатарга барган булды. Базарлар менә шулай безне яшьтән дөньяны танып белергә өйрәтте.Рәшит Минлегалиев
|
Безнең авыл кешеләре Янил базарына иртәнге 4ләрдә барып, аннан чабаталар сатучыдан чабаталар алып, җәяү Кукмара базарына алып барып сата торган булганнар әле. Янил базары мәйданы бүгенге көндә дә бар, ул мәдәният йорты каршында урнашкан урын. Васил Абдуллин
|
–Мин кечкенәдән, тере, шук булып үстем, һәр нәрсә белән кызыксына идем. Бервакыт кичтән ”Иртәгә Шәрәфи абый белән көтүгә чыгам” дип уйлап кына бетердем, капкадан кибетче Миннур апа килеп керде.
-Әтиең өйдәме? – Өйдә. –Әйдә, керик әле. Тагын нинди шуклык эшләдем икән инде дип, курка курка гына артыннан иярдем. –Фатыйк, иртәгә бу малаеңны миңа биреп тор әле. –Нишләтәсең? –Янил базарына барасы иде. Атчы кирәк. Уйлап-уйлап карадым, башка кеше юк. Синең малай тере ул, булдырыр. Мин инде алты-җиде яшьтән ат тирәсендә үскән малай, әтинең: “нишлисең соң”, дигән соравына “барам” дидем. Ул төнне йоклап булмады. Яктырыр-яктырмаста “пожарка”га төшеп киттем. Газиз абый шунда иде инде. Атны җигеп, кибеттән сатасы әйберләрне арбага төядек тә, юлга кузгалдык. Озак барган кебек тоелды. Янил килеп җитәрәк, ярдан чыгасы. Җәяүлеләр асылмалы басмадан йөриләр, машиналар, атлар өчен җәйге вакытлы күпер ясалган. Базарга килеп җиттек. Бер якта агачтан, таштан китап, хуҗалык товарлары һәм башкаларны сата торган кибетләр, сыраханәләр тезелеп киткән, икенче ягында дистәләгән лареклар. Мәйданга инде халык җыела башлаган. Әйберләрне урнаштырдык та, Миннур апа сата башлады. Мин атның башына солы салынган капчыкны киерттем дә, башка атлар янына аратага бәйләп куйдым. Әле Миннур апа сатып бетергәнче вакыт бар, иркенләп базар карап йөрергә була. Кайтканда кояш байтак күтәрелгән иде инде. Йокы килә. Миннур апа: –Малай, йоклама инде син. Мин ат тота белмим,- дип,төрткәләп бара. Кайта торгач Балыклыга керәбез, аннан инде Нормабашка да ерак калмый. Миннур апа белән ул җәйдә җидеме, сигезме тапкыр базарга бардым. Китәк базарына да барган булды. Миннур апа буш итми: барган саен күпмедер акча бирә. Башка җәйләрдә барырга туры килмәде. Әти ферма көтүе ала иде дә, аның урынына мин чыга идем. Дүртенче сыйныфтан көтүче булып киттем.Мөхәррәм Бәдретдинов
|
Ат көтүе
үзгәртүЭлеккеге вакытта безнең авылда шәхси хуҗалыкта ат тотучы булмады диярлек. Ә менә “Берлек” колхозында атлар күп булган. Документларда 70 баш ат исәпләнсә, чынлыкта аларның саны шактый күбрәк иде диләр. Колхозның барлык эше атлар белән башкарылган. Шәхси хуҗалыкта бакчаларны да атлар сукалаган. Бу эш, гадәттә, колхозда язгы төп эшләр тәмамлангач башкарылган. Мин үзем Фазыл, Зәбир, Сәмигулла абыйларның бакча суклап йөрүләрен хәтерлим.
Колхозда көндәлек эшләр тәмамлангач атларны конюшняга китереп тугаралар, аннан ашаталар, су эчертәләр. Май аенда, инде тау кырыйларында үләннәр баш калкыта башлагач, атлар төнге көтүгә чыга. Иртәдән кичкә кадәр эшләп ябыккан, кабыргалары беленеп торган атлар, берар ай көтүдә йөргәч, матураеп китәләр. Олы ирләр, егетләр болай да һәркөн колхоз эшендә, ат көтәргә, гадәттә, үсмерләр, балалар алына. Ә авылда атка атланып йөрергә теләгән малайлар күп. Һәр өй саен 5-6шар бала чага. Әмма ат көтүен өлкәнрәкләргә ышанып тапшыралар. Аларга әле колхоз хезмәт көне дә яза, көзен шуның өчен икмәк тә бирәләр. Мәктәпкә: укырга баргач: “ Ат көтеп, шуның кадәр хезмәт көне эшләгән”, дип, мактап та җибәрәләр. Караңгы төшәр төшмәстә атларны йә Каенсар ягындагы үзәнлекләргә, йә Аю күленә алып китәләр. Тышаулап җибәрелгән атлар керт-керт яшел үлән кимерә башлый. Ераккарак киткәннәрен куып алып килергә ат саклаучы Рәхимҗан, Шамилләр үзләре барып тормыйлар, безгә генә кушалар. Учак яктысында барган әңгәмәдән аерыласы килмәсә дә, нишлисең, атларны тупларга китәбез. Җәйге төн кыска. Таң беленә башлауга ат саклаучылар безне: ” Бар кайтыгыз инде, әниегез ачуланыр” дип кайтарып җибәрәләр. Без, килгәндә атка атланып килгән малайлар, җәяүләп кенә өйләргә сыпырабыз. Илле-алтмышынчы елларда авылда ат сакламаган малай сирәк булгандыр ул. Көтү көтү алай җиңел генә эш түгел. Август аеның соңгы көннәрендә төннәр озыная, салкын һәм караңгы була башлый. Без дә “Ат көтүдән туктар идек” дип, мәктәптә укулар башлануын көтәбез. Шул атлар белән бәйләнешле бер кызык хәл искә төшеп куйды. Әни сөйли иде. Минислам абый белән Харис абый атка атланып йөргәннәр дә, Харис абыйның аты дулап китеп, ул җиргә егылып төшкән. Тиз генә сикереп торган да: - Минислам, мин үлмәдемме ? - дип сораган..Мөхәррәм Бәдретдинов
|
Каз көтүе
үзгәртүЭлек авыл кешеләре каз бәбкәләрен инкубатордан сатып алмыйлар иде. Һәр хуҗалык бер я ике баш каз асрады. Март башы җитүгә чормадагы, чоланнардагы талдан үргән каз оялары барлана. Хатын-кызлар: “быел кемдә ата каз бар микән” дип бер-берсеннән белешә башлыйлар. Безнең тирәдә Галимә апалар ел саен ата каз асрыйлар иде. Без, бала-чага, алар казларын урамга чыгаруга ана казны куып алар янына алып барабыз. Кулда – бер ипи. Анысы казга - “хезмәте” өчен!
Ун-унике күкәй салгач каз тәкәббер генә карават астындагы оясына кереп утыра. Шул көннән өйдә без, бала-чагага, көн бетә. Онытылып китеп краватка килеп утырдыңмы, каз синең балтырыңны тешләп ала. Бәбкәләрен чыгарганчы балтыр әллә ничә җирдән кара көеп чыга. Каз бәпкәләре чыгып бетүгә урамда яшел үлән күренә башлый. Бәпкәләр берничә көнлек булуга каз да аларны иятеп урамга чыга. Әниләр көнозын эштә, бәбкәләрне саклау балалар өстендә. Ата казы булган кешеләргә рәхәт, аларның бәбкәләрен тилгәннәрдән ата каз саклый. Үсә төшкәч казларны Нурминкә инешенә куып алып төшү дә безнең өстә. Җәй урталары узуга бәбкәләр инде зурая. Басуда игеннәр дә өлгереп килә. Казларыгыз басуга керә дип, бригадир казларны көтәргә куша. Көтмәс идең, ашлыкка кергәннәрен амбарга алып төшеп ябарга да күп сорамыйлар. Председатель Барый, Фазлыйәхмәт абыйлар күрсәләр, бөтенләй эш харап. Әниләрнең эшләгән хезмәт көннәрен кисәргә дә мөмкиннәр. Безнең авылда каз көтүе түбән һәм югары очта аерым булды. Көтүгә чиратлап чыгасы. Чыгарга кешесе булмаганнар малайлар яллый. Минем үземә дә еш кына күрше Сәгыйдәбану апаның, Гаян абыйларның казларын көтәргә туры килде. Малайлар урамда уйнап йөргәндә каз көтәсе килми. Тизрәк кич җиткәнен көтәбез. Бервакыт авылдашым Анурбек белән сөйләшеп торганда да шул темага сүз чыкты. –Мин дә казларны күп көттем. Аның чираты да тиз килә иде бит. Берчак шулай урам аша күршебез Фәүзия апа белән инеш буенда каз көтеп йөргәндә авыл эчендә бик каты тавыш булды. Аптырап калдык. Фәүзия апа: “Бар, кайтып карап кил әле” дип, мине кайтарып җибәрде. Кайтсам, мәчет янына халык җыелган, манарасы җирдә ята. Көтүгә барып:–Фәүзия апа, анда мәчет манарасын кискәннәр–, дидем. Аның утырып елаганы истә калган. Авылда каз көтмәгән бала-чага булмагандыр. Ул вакытлар матур истәлек булып әле дә хәтердә саклана.Рәшит Минлегалиев
|
Кибет яны
үзгәртүБашка авылларда ничек булгандыр, безнең авылда бөтен ир-атлар, егетләр кичен көтү кайтыр алдыннан кибет янына җыелалар иде. Бу үзенә күрә буыннан-буынга күчеп килгән бер гадәт. Җыелу урыны Суфия апаларның койма кырыендагы чирәмлек. Кемдер сузылып яткан, кемдер коймага терәлеп утырган. Кызып-кызып дөнья хәлләрен сөйләшәләр. Терәлеп торган йортта яшәүче Галимулла абый гына юк, ул кибеттә, сатучы. Гапләшүчеләр, әңгәмәдән аерылып, берәм-берәм дә, парлап та аның янына кереп “хәл белеп” чыгалар. Берзаман су буйлатып кына Хөсәен абый чыгып җитә. Ул койма буена килми, туп-туры кибеткә юнәлә. Шуннан кесәсенә бер “чәки”не кыстырып тыкрыктан кайтып та китә. Хөсәен абый кибеткә гел үзенең шешәсе белән йөрде.
-Галимулла, син шушы шешәгә генә салып бир инде, ияләнгән шуңа... Кибетче бераздан игътибар итә: Хөсәенгә бушатып биргәннән соң шешәдә аракы “чәки”дән азрак кала. Бервакыт моны тикшереп карарга була. Баксаң, Хөсәеннең шешәсе 250 граммлы түгел, 280 граммлы икән. Галимулла шешәгә аракы салганда Хөсәеннең шешәсен “ялгыш” кына идәнгә төшереп җибәрә. Шешә ватыла. – Кулның хәле юкмы шунда, төбе төште әле моның. Мә, мин сиңа икенче шешә бирәм. Карап-карап тора да: –Их, үземнеке әйбәт иде,- ди Хөсәен абый. Якутиядә эшләүче Мәгәнәви, Илгиз абыйлар ялга кайтсалар, кибет янына башка вакытта урамга чыкмаган ирләр дә чыга. – Егетләр, алай вакланып йөрмәгез инде, тартмасы белән генә алып чыгыгыз,– дип, Мәгәнәви Закирҗанны кибеткә кертеп җибәрә. –Әйт Галимулла абыеңа, акчасын үзем түләрмен. Бервакыт Якутка китеп 3-4 еллап эшләгәннән соң Хәертдин кайтты. Кесәсендә бер пачка өч сумлык акча. Ул койма кырыенда утырганнарның һәркайсының кулына өч сум акча тоттырып чыга. – Җитмәсә, калганын үзегезгә яздырып алырсыз... Хәертдин минем яшьтәш, авылда да, Байлангарда да бергә укыдык. Кукмарадан таба алмагач миңа Якутиядән Кукмара тунын посылка белән дә җибәргән иде. Ул тун һаман да исән. ...Эңгер-меңгер төшә башлауга ирләр берәм-берәм өйләренә таралу җаен карый. Иң ахырдан: “Таратам су буйларын” дип, җырлый-җырлый, бераз кызмача Әсхәдулла абый кузгала. Бераздан кибет янында нәрсәдер ялманып йөрүче кәҗәләр генә кала. Аларны да хуҗалары килеп: “Кайтыгыз инде мәлъгүннәр, савасы да бар бит әле сезне” дип алып кайтып китәләр.Рәшит Минлегалиев
|
Ипи чираты
үзгәртүЭлеккеге заманнарны никадәр сагынып сөйләсәк тә, аның шул яшьлегеннән башка сагыныр нәрсәсе юк бугай. Авыл кешесенең күп вакыт ипигә дә тамагы туймады. Бала чакта кукуруз арасыннан “урлап” печән җыеп кайтышка әни табада я бодай, я борчак кыздырып куя иде. Аның тәмлелекләре... Хрущев заманында, нәкъ без үскән вакытта, кукуруз ипие ашаттылар. Ул чор озакка бармады, кукуруз ипие дә бетте.
Бервакыт Хәтимә апа Зарипова көзге кыр эшләрендә катнашучылар өчен өендә ипи пешерде. Мәктәпкә укырга төшкәндә юлыбыз алар өе яныннан уза. Урамга ипинең тәмле исе таралган. Мәктәпкә төшеп җиткәнче шул хуш ис тамак төбендә тора. Кибеткә ипи килми. Кешеләр ике-өч ипи өчен көн үткәреп я Кукмарага, я Полянага баралар. Әле Кукмарада “Бетмәде инде монда авыл кешеләре” дип, күп вакыт чиратка да бастырмыйлар. Ә Поляна урыслары андый түгел, “Минем арттан буласыз” дип дәшеп торалар. Биредәге тимер юл станциясе янындагы продукция сата торган кибеттә байтак вакыт авылдашыбыз Хәбибрахман абый кызы Саҗидә эшләде. Ничә кеше булсак та бул безне бервакытта да иписез кайтарып җибәрмәде. “Хәзер, азрак кеше бетсен инде, күбрәк итеп бирермен, калдырдым” дип тора иде. Аңа күп кеше рәхмәтле булды. Без, инде бераз үсеп хәл кергән малайлар-кызлар, иртәнге өчтә торып Сазтамак станциясенә Киров-Казан поездына ипигә төшә идек. Ул вакытта хәзерге автомобиль юлы юк, Байлангар эченнән йөрисе, ара ерак, төшкәнче арып бетәбез. Велосипеды булганнар безне узып китә. Менә еракта поезд кычкырткан тавыш ишетелә. Төрлесе төрле җирдә сөйләшеп торган халык бер тирәгәрәк- ашамлык әйберләр төялгән ахыргы вагон туктый торган җиргә җыела. Туктауга аннан Сазтамак станциясендәге кибеткә товар бушаталар. Бу шул кадәр тиз эшләнә, ул арада поезд тузгалырга сигнал бирә. Кемнең велосипеды бар, аларны өскә алып бирәбез дә, үзебез дә вагонга үрмәлибез. Безнең кесәдә өч сум акча. Сатучылар инде бу өч сумга күпме ипи тиясен белә, тиз-тиз генә капчыкларны тутырабыз да, авызын ныгытып бәйләп, авыл турысында ташлап калдырабыз. Вагонда башка товар да күп, колбаса да була. Анысына акча юк. Бервакыт ничектер шул вагоннан колбаса да алырга туры килгәне булды. Авыл турысында поезд килгәнне я әти, я әни көтеп тора. Без дә берәр сәгатьтән Каенсар станциясеннән тимер юл кырыендагы сукмактан кайтып җитәбез. Ипинең кадерен белергә менә шулай өйрәндек. Ул вакытта бу поездга ипигә авылның күп кешесе йөрде. Әлбәттә, Брежнев заманнарында тамакның ипигә туйган вакытлары да булды. Аны хәтта малга ашату өчен капчыклап ала башладылар. Кибеткә колбасалар, сыер майлары, хәтта берара шиколадлы май да кайтты. Ул майны аңачы Казанга әнинең абыйсы Габделгани абыйларга баргач кына ашаган бар иде. Без килеп керүгә Разыя җиңги “шиколад яратучы килгән, хәзер кибеткә барып киләм” дия иде. Минем кибеткә үзем чыгасым килә, аның урам аша гына икәнен беләм. Кулга чүпрәк сумка тоттырып чыгарып җибәрәләр - “Бер батон да ала кер инде”. “Гастроном” дип язылган галәмәт зур кибеттә бер ярты сәгать чамасы карап йөрим. Нәрсә генә юк монда. Эчтән генә: “Моны кемнәр ашап бетерә микән” дип уйлыйм. Йөри торгач кайтырга кирәклеге искә төшә. Май белән батонны алам да кайтып китәм. Ул вакытта Казаннан авылга кайтканда да иписез кайтмый идек. Шул майлар авыл кибетендә дә торыр дип ул чакта кем уйлаган.Рәшит Минлегалиев
|
Сазтамакка ипигә йөрү турында нормабашлылар хәтирәләре:
–Сазтамакка вагонга ипигә без дә йөрдек. Хәтерлим әле, күршебез Шәймиева Мәдинә, Сәлихова Сәхилә, Шагабиев Сәгыйдулла, мин иртәнге өчтә торып төшеп китә идек. Ул вакытта ак ипи 16 тиен, карасы 13 тиен иде. Гадәттәгечә өч сум акчаның бер сумына ак, калганына кара ипи алабыз. Авыл турысында капчыкны ташлап калдырабыз, анда инде әти көтеп тора. Бервакыт Каенсарга җиткәнче Нурминкә елгасы башланган тирәдә светофор турысында поезд әкренәйде. Малайлар сикерде дип, мин дә төшеп калдым. Аның өчен өйдә эләкте дә әле. Нишлисең, тизрәк кайтып җитәсе килә бит... Кәүсәрия Бәдретдинова
|
–Киров-Казан пассажир поездына ахыргы вагон итеп йөк вагоны тагыла, аңа киштәләр ясалып, алар тимер юлда эшләүчеләр өчен ипи һәм башка продукция белән тулган була иде. Аларны станцияләргә туктаган саен калдырып китәләр.
Атнага бер тапкыр безнең Алмаз абый иртәнге сәгать өчтә торып, сәпиткә атлана да авылдан биш чакрым ераклыктагы станциягә китә. Поезд туктагач, ул ипи вагонына утыра, сәпитенә дә урын табыла. Ә без апам белән поездның үзебезнең авыл турысыннан үтеп киткәнен көтеп торабыз. Абый авыл турысына җиткәч, бер-ике капчык ипине ташлап калдыра. Кайберсенең авызы чишелеп, ипиләр чирәм арасына тәгәрәшә. Без, йөгерә-йөгерә, аларны җыеп алабыз да, “ухалла” арбасына салып, авылга юл тотабыз. Озак та үтми, күрше станциядә поезддан төшеп калып, сәпитенә атланып, абый да кайтып җитә. Ипидән күршеләрләргә дә өлеш чыгарабыз... Суфия Абдуллина
|
Ярма яргыч
үзгәртүТатар халкы XIX йөз уртасында — XX йөз башында төрле ярма яргычлар кулланган. Авылларда байрак, хәллерәк саналган кешеләрдә кул белән ярма яргычлар булган. Алар шунда чыгарылган ярмаларны үз кибетләренә дә куеп сатканнар. Авылдагы башка кешеләр дә ярма яру өчен аларга мөрәҗәгать иткәннәр. Кайбер авылларда махсус атлы ярма яргычлар төзелгән. Алар механизмны хәрәкәткә китерү ысулы белән аерылганнар. Беришләрендә бер яисә берничә ат авыш түгәрәкне әйләндергәннәр, башкаларында каешлы яисә шестернялы привод кулланылган. Ярманы бодай, арпа, солы, борчак культураларыннан ярганнар, аларны ризык әзерләгәндә, ә калдыкларын — кабыгы, онын терлекләргә ашату өчен кулланганнар. Нормабашта атлы ярма яргыч колхоз төзелгәч Гыйльфиев Фәнисләрнең бакча башы тирәсендә корылган. Анда эш ел әйләнәсе туктап тормаган. Күрше Балыклы, Каенсар, Сабанчино һәм башка авылларда яшәүчеләр дә ярма яру өчен ашлык алып килгәннәр. Хезмәт өчен я акчалата, я ярма белән түләгәннәр. Кызганыч, авылдагы әлеге ярма яру пунктының рәсеме сакланмаган. Инде аны авыл кешеләренең дә күбесе хәтерләми. Әмма ул авыл кешеләренең тормышында мөһим роль уйнаган.
Кәрәчин килгән көн
үзгәртү 1960 елларга кадәр авылда электр уты юк иде әле. Ашау-эчүне, бигрәк тә җәй көннәрендә, кәрәчинкәдә пешерделәр. Безнең үзебездә ул таштан өеп ясалган куышта торды. Куркыныч та түгел, өйгә керосин исе дә чыкмый. Ул вакытта өйдә генә түгел, фермада да фонарьлар керосин белән яктыртылды. Керосинны Кукмарадан махсус машина белән китерәләр. Аның киләсе көне алдан билгеле була. Башта аны Рафис абыйның гаражы урынындагы иске кибеттә Миннур апа сата. Аннан соң Зур Кукмарадагы кибет бинасын сүтеп алып килеп мәчет янына икенче кибет эшлиләр. Керосинны хәзерге парк янындагы гараж урынында торган шакмаклы зур тимер савытка бушаталар. Машина китәргә дә өлгерми көянтә белән тимер савытлар, төбенә йомычка салынган чиләкләр күтәреп хатын-кызлар килә башлый. Зәйтнә апа савыт өстенә берәр яшьрәк кешене менгереп җибәрә. Ул бер литр сыешлы махсус үлчәгеч белән савыт авызыннан үрелеп алып чиләкләргә керосин тутырып бирә. Аның да нормасы бар. Бөтен кешегә җитәрлек булсын! Калса, икенче көнне сата. Өйләргә электр уты кертелгәч тә әле халык тиз генә керогаздан аерыла алмады. Аннан инде балонлы газ куллана башладылар. Өйләргә газ кергәч керосинның да кирәге бетте. Рәшит Минлегалиев
|
1нче Бөтендөнья сугышында катнашкан авылдашлар (1914—1918)
үзгәртү- Йосыпов Гали, 396нчы Мокшан пехота полкында хезмәт итә, ефрейтор, 1914 елның 27 ноябрендә яралана. Язмышы билгеле түгел.
- Сәйфетдинов Шәрифулла, 306нчы Мокшан пехота полкында хезмәт итә, рядовой, 1915 елның 6 маенда яралана.
- Сәйфетдинов Шәрәфетдин, 306нчы Мокшан пехота полкында езмәт итә, рядовой, 1915 елның 2 июлендә булган сугышта яраланып, сугыш кырында кала.
- Нурмөхәммәтов Динмөхәммәт, 306нчы Мокшан пехота полкында хезмәт итә, рядовой, 1915 елның 19 маенда яраланып, сугыш кырында кала.
- Бәдретдинов Шәрәфетдин , 306нчы Мокшан пехота полкында хезмәт итә, рядовой, 1915 елның 21 гыйнваренда яраланып, госпитальгә эләгә.
- Газизуллин Гатаулла, 164нче Закатальпехота полкында хезмәт итә, рядовой, 1916 елның 30 июнендә яраланып, лазаретка керә.
- Хәсәнов Миграҗ, 10нчы укчы полкта хезмәт итә, 2нче разрядлы укчы.
- Ганиуллин Газизулла, 114нче Новоторжесский пехота полкында хезмәт итә, 1917 елның 9 июлендә яраланып, алгы сызыктагы бәйләү пунктына жибәрелә.
- Баһаветдинов Сәләхетдин, 164нче запас батальонда рядовой булып хезмәт итә, 1916 елның 14 июлендә, авыру сәбәпле, госпитальгә жибәрелә.
- Бәдретдинов Галимулла, 93нче Иркутск пехота полкында рядовой булып хезмәт итә, 1915 елның 5 июлендә, авыру сәбәпле, госпитальгә жибәрелә.
- Галиуллин Бәдертдин, 306нчы Мокшан пехота полкында рядовой булып хезмәт итә. 1915 елның 2 июлендә, яралангач, сугыш кырында кала.
- Якупов Васыйк, 16нчы Себер укчы полкында хезмәт итә, рядовой, 1917 елның 25 февралендә, авыру сәбәпле, госпитальгә керә.
- Бәдретдинов Гыйлемулла, 10нчы Заамурский чик буе пехота полкында хезмәт итә, 1917 елның 17 маенда, авырып, госпитальгә керә.
- Гомәрев Солтан Гомәр улы, Гродно Гусар полкының лейб- гвардиясендә гусар булып хезмәт итә. 1915 елның 28 апрелендә Городенко торак пункты янындагы сугышта яралана.
- Насыйбуллин Сәгыйдулла, 10нчы Себер укчы полкында укчы булып хезмәт иткән. 1914 елның 18 ноябре белән 28е аралыгындагы сугышларда (Сковрода, Блендов, Ханьсно, Вице, Карнков авыллары тирәсе) хәбәрсез югала.
- Ганиев Габделвәли −1894
- Ганиев Вәлиәхмәт — 1896
- Ганиев Бадыйк — 1875
- Баһабиев Харастин −1891
- Таҗиев Минһаҗтин — 1885
- Сибгатуллин Мөгыйн — 1886
- Хәсәнов Гатиятулла — 1886
- Хөснетдинов Хадиулла 1896
- Юзиев Шакир-1875
- Якупов Хаҗи-1888
Репрессия корбаннары
үзгәртү1930 елда илдә кулакларны сыйныф буларак бетерү бурычы куела, махсус законнар эшләнә. Кулакларны үз хуҗалыкларын яллы хезмәттән файдаланып алып бару мөмкинлегеннән мәхрүм итү, колхозларны аларның корткычлык эшчәнлегеннән саклау, авыл хуҗалыгында күмәкләштерүне уңышлы уздыру максатында аеруча «явыз» кулакларны республикадан читкә сөрергә күрсәтмә бирелә. Милекне барлап-язып алу, бәяләү һәм саклау авыл советларына йөкләнә. Тартып алынган җитештерү чаралары һәм милек батракларның һәм ярлыларның пай взнослары сыйфатында колхозларның бүленмәс фондларына, торак һәм җитештерү корылмалары авыл советларының һәм колхозларның җәмәгать һәм хуҗалык ихтыяҗларына файдалануга тапшырыла. 1930—1931 елларда республикадан 9424 хуҗалык, кулак гаиләсе дип, төрле төзелешләргә, рудникларга, шахталарга, урман эшләренә, промыселларга, шулай ук махсус билгеләнгән — кеше яшәмәгән һәм аз халыклы буш җирләргә (концлагерьларга, махсус торулыкларга һ.б. урыннарга) сөрелә. Республикада кулакларны йорт-җирләреннән куу процессы, башлыча, 1930 елларның беренче яртысында төгәлләнә: ул авыл җирендәге җитештерүче көчләргә зур зыян китерә, асылда авылдагы урта сыйныфның эшкә сәләтле вәкилләре юкка чыгарыла. Җирле хакимият өстән җиткерелгән планны үтәп кенә калмый, һәрвакыттагыча «арттырып» үтәргә тырыша. Репрессия тәгәрмәче Кукмара районын, шул исәптән Нормабаш авылын да читләтеп узмый. 1930-1931елларда гына да авылдан 70кә якын кеше, шул исәптән балалар да читкә куыла. Бу авыл халкының якынча уннан бер өлеше дигән сүз. Аларның шәхси милекләрен, терлекләрен алалар, корылмалары балалар бакчасы, ашхәнә, колхоз амбарлары сыйфатында кулланыла башлый. Куылучылар үзләре дә аерым кешеләр, аеруча яшьләр тарафыннан җәберләүләргә дучар ителә. Элеккеге өлкәннәрдән: «Кулакларны куганда егетләр-кызлар артларыннан зират үренә кадәр төрле сүзләр белән озата бардылар, „сезгә анда икенчене бирәләр“ дип, алкаларын, балдакларын салдырып алдылар» дип сөйлиләр иде. Куылган гаиләләргә үзләре белән кием-салым, урын-җир, кухня кирәк-яраклары, өч айга җитәрлек азык-төлек алырга рөхсәт ителгән. Әмма барлык әйбернең авырлыгы 30 поттан (480 кг) артмаска тиеш булган. Билгеле, күп гаиләләр үзләре белән бу кадәр әйбер ала алмаганнар. Товар вагоннарында барып юлда озак вакыт узган, балалар, өлкәннәрнең ачлыктан, авырулардан үлеп калу очраклары да булган.
Репрессияләнгән авылдашлар
үзгәртү- Юзиев Шакир Шәрәфетдин улы — 1875 елгы, мулла. Кызы булган. 1930 елның 12 августында кулга алынган. Җинаять Кодексының 58.10 матдәсе буенча гаепләнә. Акланган.
- Борһанетдин Шәфигуллин — 1888, хәлле крестьян, уналты кешелек гаилә — Чиләбегә сөрелә.
- Габидулла Гобәйдуллин — 1880 елгы, хәлле крестьян була, тугыз кешелек гаилә Чиләбегә сөрелә. Аның Әхмәтша Җиһаншиннар белән Билалетдин Җамалиевлар арасында кипречтән, таштан эшләнгән дүрт кладовое була. Берсе балалар бакчасы, башкалары кибет, ашханә, итек склады итеп файдаланыла. Шунда ук сепарат та аералар. Кирпеч склад өстендәге агач өйнең берсендә итек басалар, икенчесендә ак өйдә үзләре яшиләр. Таш складларныы сүтеп юл төзелешендә файдаланалар. Бер агач йортны сүтеп Газиз абыйлар янына кибет итеп ясыйлар. Сөрелгәннәрдән бер Габидуллага гына туган якларына кайтырга насыйп була. Кайткач ул Филлиповка авылына барып, яшергән әйберләрен алып кайта. Майтап апага йортка кереп яши. Авылда вафат була..
- Мөхәммәтҗанов Галимҗан — 1880 елгы хәлле крестьян, унике кешелек гаилә Чиләбегә җибәрелә. Галимҗан байлар шулай ук хәлле гаилә булалар. Хәзер Гыйльфиев Фәнисләр яши торган хуҗалыктагы асты таш, өсте агач өйдә яшиләр. Ул бина әле дә саклана, ремонтланып бераз тышкы кыяфәте генә үзгәрде.
- Мөхәммәтҗанов Шакирҗан — 1876, хәлле крестьян, биш кешелек гаилә — Чиләбе.
- Ганиев Галиәхмәт, Магнитогорск
- Фәйзрахманов Мөбәрәкша — 1911, өч кешелек гаилә — Чиләбе.
- Хафизов Фәйзрахман — 1869, хәлле крестьян, ун кешелек гаилә -Магнитогорск.
- Хәбибуллин Галәветдин — 1870 елгы, хәлле крестьян, ун кешелек гаилә. Хатыны Гадилә (1886), балалары Бәдигыль (1908), Кашафетдин (1916), Галимә (1918), Шәрәфи (1920), килене Мусабикә (1920), кызы Наҗия (1924), улы Әбделхәй (1926), кызы Мәфрүзә (1929). Гаилә 1931 елның 9 июнендә Кукмара РБКсы тарафыннан йорт җиреннән, мөлкәтеннән мәхрүм ителгән. Чиләбе өлкәсенә сөргенгә җибәрелгән. 1993 елның 18 августында акланган.
- Баһаветдинов Фәезтин Баһаветдин улы, 1890 елгы, төп йортта әтисе белән яши. Мулла малае дип Сосновка төрмәсенә ябалар. Нократ аланындагы тимер юл күперен саклый. Шунда вакытта чиратлап урманга кереп юкә каерысы җыялар, чабата ясыйлар. Аны ипигә алыштырып ачтан үлми калалар. Азат ителгәч үз йортларында Форхат гаиләсе белән яши. Нормабаш зиратына җирләнгән.
Бөек Ватан сугышы чоры
үзгәртүОкоп казучылар
үзгәртүНормабаштан: Баһабиев Гаязетдин, Гаделшина Рәшидә, Җамалиева Гайникамал, Җамалиева Шәмсенур, Фатыйхова Фәтхия, Фәттәхова Галимә. Окоп казу бик авыр хезмәт була. Апас, Тәтеш районнарына окоп казырга яшүсмер кызларны, сугышка китәргә яше җитмәгән егетләрне җибәрәләр. Окоп казырга барган кешеләр истәлекләреннән:
Яшел Үзән шәһәренә килеп төштек. Тәтешкә кадәр җәяү барасы, үзебез ач, аякта чабата. Безне Янбахты дигән авылга урнаштырдылар. Ашарга дүрт йөз грамм ипи, бер кашык шикәр комы, ике кашык балык оны бирәләр. Кырык градус суык, күп кешеләр өшеп үлде. Эш шартлары бик начар иде.
Башта балчыкның өстен шартлаталар, аннары без казыйбыз. Окопның киңлеге дүрт, тирәнлеге ике метр. Урманнан агач кисеп, окопның өстен ныгытабыз, үләннәр белән каплыйбыз. Өч смена, тәүлек буе фатирларда ачлы-туклы яшәп эшләдек. Эшләтүчеләр этләр белән саклап торалар. Өч ай эшләгәннән соң кайтарып җибәрделәр |
Ак әбиләр
үзгәртүБөек Ватан сугышы чорында әлеге апалар урман да кистеләр, җилкәләренә күтәреп чәчүлек орлык та ташыдылар, тимер юлда чүкеч суктылар, кар көрәделәр, үгез җигеп җир сөрделәр. Аларның хезмәтен санап һәм бәяләп бетерерлек түгел. Абдуллина Мәгъсүмә, 1912 елгы. Юнысова Әнвәр, 1916 елгы. Гаязова Бәдәр, 1923 елгы. Хөснетдинова Майкамал, 1924 елгы. Хисамиева Сәрия, 1930 елгы. Идрисова Газзә, 1912 елгы.
Нормабаш авылында яшәгән, ирләре сугышта һәлак булган тол хатын-кызлар
үзгәртүКаюмова Гадения, 1916 елгы, ире Миннегаян, балалары Мәгънәви, Җүәйрә. Җамалиева Шәрәфел, 1908 елгы, ире Шәрәфетдин, балалары Таһирә, Әрхәметдин, Нурзидә, Хаҗирә, Минзәфирә. Хөснетдинова Хәтимә, 1910, ире Фәләхетдин, балалары Исламетдин, Асия, Кашафетдин, Хәертдин. Ганиуллина Суфия, 1921, улы Миннәхмәт
Сугыш елларында тракторчы булып эшләгән авылдашлар
үзгәртүЗакирова Гатикә Закир кызы, 1909 елгы, Янил МТСында тракторчы була. Йөзмиева Гайшәбану Йөзмехәммәт кызы, 1909, Янил МТСында тракторчы була. Шаһабиев Галләметдин Шаһабетдин улы, сугышка киткәнче тракторчы була, сугыштан кайткач тракторчылар бригадиры итеп билгелиләр. Абдуллина Сәрбиназ Нургали кызы, 1923, сугыш елларында Нормабаш, Байлангар, Сазтамак авылларында СТЗ тракторында эшли. Җамалиева Рәшидә Сабирҗан кызы, 1925, күп еллар тракторда эшли. Гайфетдинов Шәймөхәммәт Гайфетдин улы, 1912, тракторда эшли. Хәкимуллина Һаҗәр Хәкимулла кызы, Кукмара МТСында тракторчы, аннан соң комбайнчы булып төрле авылларда эшли. Вәлиуллин Нургали Минлегали улы, 1924, башта трактор бригадасында хисапчы, аннан соң сугышка киткәнче тракторчы була. Сугыштан кайткач Биектау районы Дөбьяз сельхозтехникасында механик булып эшли.
Күтәрә алмаслык салымнар, түләүләр
үзгәртүБөек Ватан сугышын авыллар, шул исәптән Нормабаш авылы да шактый талкынган хәлдә каршылый. Эшче кулларга инде утызынчы елллар ахырында ук кытлык күзәтелә. Колхозлардагы хокуксызлыктан качып та, халыкларны башка җирләргә күчерүгә корылган сәясәт нигезендә дә күп кенә кешеләрнең, нигездә эшкә яраклы сау-сәламәт кирләрнең читкә чыгып китүе мәгълүм. Сугышның беренче көненнән үк Татарстан 560 мең кешесен фронтка озата. Моннан тыш, 140 мең ир-егет сугышны Кызыл Армия сафларында каршылый. Авыл ирләрсез кала. Чәчү төгәлләнеп, инде печәнгә төшәргә торган көннәр бу. Эшнең иң кызган чагы. Бөтен эш хатын-кыз, бала-чага һәм картлар җилкәсенә күчә. Эшкә ярардай техника да тиз арада фронтка озатыла. СССР Югары Советының 1941 елның 23 июнендә чыккан указы нигезендә, Татарстан фронтка өч көн эчендә 380 трактор, 209 трактор арбасы, 149 җиңел машина бирергә тиеш була (ЦГА ИПД РТ Ф. 15, оп. 5). Дүрт ел эчендә республиканың автотранспорт паркы 80 процентка кими. Безнең "Берлек колхозындагы бердән-бер машинаны да сугышка алалар. Тракторларда да эшли белүче юк. Шуңа да 1941 елның көзендә хатын-кызларны трактор йөртергә өйрәтү курслары ачыла. Сугыш чорында авыл халкы бөтенләй хокуксыз коллар хәленә төшерелә. Дәүләт фронт өчен икмәк, сөт, ит, йомырка, май, йон, җылы кием-салым таләп итә. Ничек, нинди көч бәрабәренә эшлисе моны? 1942 елның 13 апрелендә СССР Халык Комиссарлары Советы һәм ВКП (б) Үзәк Комитеты Карары белән хезмәт көне нормасы арттырыла. Бер колхозчы елына кимендә 120 хезмәт көне эшләргә тиеш була. 12-16 яшьлекләр өчен норма 50 көн итеп куела. Ә бит хезмәт көне бер көн эшәүне белдерми, ул эш күләмен исәпләү берәмлеге булып кына тора. Мәсәлән, 2 гектар чөгендер утау бер хезмәт көне булып санала. Балаларга исә, яшенә карап, 0,15 гектардан алып, ярты гектарга кадәр норма кертелә. Яңгыр явамы, кармы — норманы үтәргә кирәк. Үтәмәсәң — алты айга кадәр мәҗбүри-төзәтү эшләре һәм эшләгән икмәгеңнең 25 процентын колхоз файдасына алып калу яный.
Норма колхозчыларга гына түгел, хәтта сыерларга да билгеләнә. Язгы чәчүдә, артык ерак булмаган җирләрдән йөк ташуда куллану өчен сыерларны җигәргә өйрәтү кампаниясе башлана. Сыерлар өчен махсус дирбияләр әзерләнә. Бер сыер белән көненә 2-3 гектар җир сөрү яхшы күрсәткеч санала.
Кешеләр никадәр генә тырышмасын, нормаларны ничек кенә арттыртырып үтәмәсен, моның өчен аларга берни дә түләнми. 1940 елда бер колхозчыга елына 12 сум 13 тиен түләнгән. Аена 1 сум дигән сүз бу (НА РТ ф. Р-1296, оп. 20). Югыйсә 1940 елда СССРда минималь хезмәт хакы 33 сум итеп билгеләнгән була. Колхоз хезмәт көннәре өчен натуралата түли. Бер хезмәт көненә якынча 400—700 грамм ашлык бирелә.
1940 елдан колхозчылар үз хуҗалыкларында җитештерелгән һәр нәрсәдән салым түли: сөт, ит, йомырка, йон, бәрәңге, яшелчә, бал… Ашарыңа каламы, юкмы, өй тулы балаң ачка тилмереп утырамы — анда берәүнең дә эше юк. Азык-төлек салымыннан тыш, акчалата да салым түлиләр әле. Еллык кереме 700 сумга кадәр булганнар һәр сумының 8 тиенен дәүләткә бирә. Керемең 700 сумнан 1 мең сумга кадәр булса, салым күләме 56 сум, һәм шуңа өстәп, һәр сумның 9 тиене күләмендә түләргә тиеш буласың. Салымнар, чынлыкта, колхозчының фактик кеременә карап түгел (хуҗалыкта үзең җитештергән азык-төлек тә керемнән санала), финанс органнары үзбелдекләнеп куйган тарифлардан чыгып билгеләнә.
1942 елның июнендә Татарстанда авыл хуҗалыгы салымы ике тапкырга арттырыла. Әле бу хакта союз күләмендә карар да чыгып өлгерми. Чынлыкта, бу авыл халкын чын-чынлап талау, ач үлемгә дучар итү була. Салым түли алмаучыларның сыерлары тартып алына. 1941 елның 3 июленнән колхозчыларга табыштан кергән салымга кушып, өстәмә түләтү кертелә. Аны картлар һәм кимендә ике кешесе сугышта булган гаиләләре генә түләми. 1942 елның гыйнварыннан ул хәрби салым дип үзгәртелә. 1945 елга кадәр әлеге салымнан ил казнасына 7,2 млрд сум акча керә.
Авыл халкы болай да көч-хәл белән түләгән салымнарга мәҗбүриләп займнар сату өстәлә. Халыкның хәле гаять авырлаша. Моны архивта сакланган, бер баланың сугыштагы әтисенә язган хаты да бик ачык раслый.
Исәнме, кадерле әткәем! Бу хатны кызың яза. Әнкәйдән, Рәистән, Рәхимҗаннан күп сәлам. Сине белгәннәр дә сәлам тапшырырга кушты.
Әткәй! Хатыңны алдык, рәхмәт. Синең исән-сау икәнеңне белеп, бик шатландык. Үзебезгә килгәндә, безнең тормыш итү бик авырлашты. Барысын да язып бетерүе дә бик авыр. Галимҗан энемне җирләдек, ачтан үлде. Өч көндә бик каты шешенде, саклап кала алмадык. Әткәй! Шәмсикамал апа да унбиш көн инде урыннан тора алмый. Башта ашарга сорый иде, хәзер инде сорамый да. Өйдә ашарга яраклы бер әйбер дә калмады. Сатарлык әйбер дә юк. Әткәй, мунчаны сатарга рөхсәт итче? Сыерны инде суеп ашадык. Әткәй, безнең хәлләр менә шулайрак. Нишләргә дә белмибез. Әни тәмам бетереште. Безгә нишләргә икәнен әйтеп хат яз. Әлегә менә шушылар. Хәзергә сау бул, исән-сау йөр. Кайнар сәламнәр белән, хатының һәм кызың Ш. Гарифуллина |
(ЦГА ИПД РТ ф. 521, оп. 1.)
«Тиздән фашистларны җиңәрбез, яхшырак яши башларбыз» дигән ышаныч кына кешегә көч өсти. Сугыштан соң шәһәрләрне торгызу, промышленностьне аякка бастыру шулай ук авыл халкы җилкәсенә авыр йөк булып төшә. Салымнар кимеми. Һәр төп алмагач, карлыган, чия, һәр баш сарык, сыер, кәҗә өчен салыйм түлисе. Халык башта бар җитештергән әйберсен сатып, салымнардан котылырга тырыша. Анннан соң үзенә я кала, я калмый. Яз көне утыртырга бәрәңгеләре калмаган кешеләр дә күп була. Хәтта ирләре сугышта үлеп, аларга килгән 56 сум пенсия акчасы да салымнарга кереп китә. Авыл кешесенең хәле бүген дә җиңел түгел
Байлангар авыл Советы җитәкчесе булып эшләгән Нормабаш авылы кешеләре
үзгәртүХөсәенов Касыйм Хөсәен улы — 1949 ел, 1950 ел, июль-декабрь.
Абдуллин Минемулла Абдулла улы — 1950 елның 31 декабреннән −1954 нче елның мартына кадәр.
Гыйльфиева Рәхилә Фәрзетдин кызы — 1969 елның мартыннан 1969 елның июленә кадәр.
Абдуллина Мәгъсүмә Абдулла кызы — 1969 елның июленнән 1977 елның июленә кадәр.
Димиева Нурия- 1995 елдан Байлангар авыл җирлеге секретаре.
Тимерчелек
үзгәртүПатша хакимияте Урта Идел буендагы рус булмаган халыкларга тимер эшкәртүне һәм металлдан эшләнгән әйберләр белән сәүдә итүне тыю сәбәпле, элеккеге заманнарда тимерчелек кәсебе татарларда артык зур урын биләми. XIX йөз ахырында тимерчелек эшендә Татарстанда 12608 кеше теркәлсә, шулардан нибары 496сы татарлар була. НЭП елларында тимерчелек кәсебе татарлар арасында да, бигрәк тә авыл җирләрендә, тиз тарала башлый. Тимерчелек хезмәтенең үсешенә авыл җирләрендәге үзгәрешләр, аерым алганда колхозлар, җир эшкәртү ширкәтләре төзелү йогынты ясый. Авылга техника кайта, булганын да төзек хәлдә тотарга кирәк була. Колхоз төзелеп берничә ел үтүгә Нормабашта саман кирпеч сугу цехы ачыла. Шул кирпечләрдән тимерче алачыгы төзиләр. Ул үз заманы өчен шактый зур — миче, тимер сандаллары, су саклау өчен зур мичкәсе, башка эш кораллары булган бина иде. Анда армиядән кайткач шактый вакыт Мәннәф абый Чираев эшләде. Бу алачыкка, аның эшләгәнен карарга без, бала-чагалар да җыела идек. Учакның утын көчәйтү өчен куелган күннән эшләнгән күрүкне дә күп бастырды ул безгә. Ул вакытта запчастьлар юк диярлек, кырда, ындыр табагында эшләүче машиналар ватылса, аларның детальләрен төзәтергә тимерчегә киләләр. Авыл халкының да тимерчедә йомышы өзелеп тормый. 1960 еллар башында, колхозлар берләшкәч, авылда тимерчелек бетте. Мәннәф абый комбайнда эшли башлады. Байлангардагы тимерчелектә байтак еллар авылдаш Хәлимулла Фәйзриев эшләде. Ул әле пенсиягә чыккач та Байлангарда шәхси эшмәкәр Мөдәррис Зиннәтуллинның тимерче алачыгында капка -ишекләр өчен тимер детальләр ясады.
Авылда колхоз төзелү
үзгәртүНормабаш авылында колхоз 1931 елда төзелә. Әлбәттә, бу хәбәрне төрле кеше төрлечә кабул итә, күмәк хуҗалыкка берләшергә атлыгып тормаучылар да күп була. Район вәкилләре, авыл активы шактый гына аңлату эшләре алып барганнан соң 1931 елның язына авылдагы 130 хуҗалыкның 35е колхозга керә. Атлары булганнар атларын, арба-чаналарын, орлыклык ашлыкларын колхозга тапшыралар. Колхоз оештыруда Ганиуллин Габдрәүф, Вәлиуллин Минлегали, Бикмөхәммәтов Фәйзелхаклар башлап йөриләр. Оештыру җыелышында колхоз рәисе итеп Вәлиуллин Минлегали Вәлиулла улы сайлана. Беренче хисапчы Хрис Галиевның бабасы Гали була. Ул русча да яхшы белгән.
Беренче елны ук күмәк эшнең нәтиҗәләре күренә. Ашлыктан мул уңыш җыела, дәүләт задаиесе дә үтәлә. Колхозчыларга да хезмәт көненә кило ярым исәбеннән ашлык өләшенә. Әлбәттә, беренче елларда авыр була. Малларны асрарга тораклар юк, баштарак хәтта сыер-атларны колхозчылар үз хуҗалыкларында тоталар. Басуларны эшкәртергә атлар да җитәрлек булмый. Сатып алыр идең, акча кереме аз. Шуннан соң колхоз рәисе Минегали Вәлиуллин Нормабаш белән Байлангар арасындагы комлыкта кипич сугу цехы төзетә. Аның җитәкчесе итеп авылда үзенең гаделлеге, тырышлыгы белән билгеле булган Гаязтин Баһабиев билгеләнә. Анда эшләнгән кирпичләр бик сыйфатлы, нык була. Биредә елга 40 меңнән күбрәк кирпич җитештерелә. Авылга якын үзәнлекләрдән таш чыгару эше җайга салына. Әлеге кирпич һәм ташлардан терлек биналары, тимерче алачыгы, янгыннан саклану җиһазлары торучы сарай һәм башкаларны төзиләр. Арткан кирпич башка колхозларга да сатыла. Кирпич сугу цехы колхозга зур гына табыш китерә. Кирпичкә алыштырып яки сатып атлар, сыерлар, җир эшкәртү өчен эш кораллары алына башлый.
1933 елга инде, күмәк эшләүнең файдасын күреп, авылдагы барлык хуҗалыклар диярлек, хәтта хәлле гаиләләр дә колхозга керә. Һәркем рухланып яңа тормыш төзи. Колхозларга җир мәңгелеккә файдалануга тапшырыла. Әмма бу мәңгелеккә дигәннәре кыска гомерле булып чыкты. 1990 елларда, Советлар Союзы таркалгач, колхозлар бетте. Җирләр кооперативлвр, фермерлар кулына күчте. Хуҗасыз, эшкәртелмәгән басулар да күбәйде.
1934 елда илдә колхозларның Уставы булдырыла. Колхозчы-ударникларның икенче Бөтенсоюз съездында уставларны өч ай эчендә әзерләп, район башкарма комитетында теркәү бурычын куялар. Әлбәттә, күп колхозлар бу срокка сыешмый. "Татнаркомзем"нан килгән вәкилләр «Берлек» колхозында да кимчелекләр табалар. Устав кабул ителеп, район башкарма комитетына бирелсә дә, анда җитешсезлекләрне бетереп, яңадан китерергә кушалар. Уставта, мәсәлән, шәхси хуҗалыкларга җир участогын 0, 5 гектар итеп бирү каралган була. Аны артык күп дип табалар һәм 0,25 гектар итеп калдыруны тәлап итәләр. Ә менә умарта ояларын һәр гаилә Уставта язылганча 10 оя гына түгел, 20 баш тота ала. Тик җирең булмагач ул умартага бал җыярга нәрсә чәчәсең. Уставка кулдан төзәмәләр кертеп РБКна тапшыралар, әмма колхозда аның күчермәсе булмый, моны кимчелек дип табалар. Әлбәттә, колхозлар оештырганда, рәсми документлар төзегәндә тәҗрибә булмау, белгечләр җитмәү дә үзен сиздерә.
«Берлек» колхозы барлык күрсәткечләр буенча районда алдынгы урыннарда бара. Игенчелек, терлекчелеккә генә түгел, кәбестә, чөгендер, кыяр, гәрәңкә кебек яшелчәләр үстерүгә дә зур игьтибар бирелә.
Эшләр уңай гына барганда 1937 елның февралендә Минлегали Вәлиуллинны, артта калган колхозны рәтләргә дип, Каенсарга, «Кызыл яшьләр» колхозына рәис итеп күчерәләр. Аннан соң Нормабашка рәис итеп Мәгъсүмә Абдуллина билгеләнә. Ул декабь аена кадәр генә эшләп кала, район башкарма комитетына алалар.
1938 елдан 1940 елга кадәр колхоз рәисе булып Мөгыйнова Миннур эшли. Ул Касыйм Хөсәеновка кияүгә чыккач Минегали Вәлиуллинны яңадан Нормабашка кайтаралар. Ул 1941 елның җәендә сугышка киткәнче эшли. Аннан соң Янсыбы авылыннан Дими Закиров дигән кешене китерәләр. Ул 4-5 ай гына эшли. Рәис итеп яңадан Миннур Хөсәенованы куялар. Ул 1947 елга кадәр эшли. Рәис итеп күп еллар Сәрдәвеч авылындагы колхозны җитәкләгән, аннан Нормабашта бригадир булып эшләгән Шаһабетдин Фәттәховны сайлыйлар. Ул 1950 елга кадәр эшли.
Сугыштан кайткач Минлегали Вәлиуллинны Сазтамак авылына председатель итеп сайлыйлар. Аны Гариф Мөхетдинов алыштыра. Ул 1950 елга кадәр эшли.
1950 елда «Туры юл» исеме йөрткән Сазтамак, «Берлек» исемен йөрткән Нормабаш авыллары берләшә. Галиева Фатыйма берләштергән колхозга рәис итеп сайлана һәм колхозга соңрак «Молотов» исеме бирелә.
1954—1958 елларда колхоз рәисе булып Әхмәдиев Барый Һадый улы эшли. 1958 елда Каенсар авылындагы «Кызыл яшьләр» колхозы (рәисе Балыклы авылы кешесе Мәликов Фәйзелхак, агрономы Шакирҗанова Фәния) «Молотов» исемендәге колхозга кушыла һәм колхозның исеме «Маяк» дип үзгәртелә.
Соңгы вакытта Нормабаш авылының җирләрен Вахитов исемендәге һәм «Урал» хуҗалыклары эшкәртә.
Ындыр табагы
үзгәртүСугыштан соң безнең колхозда бер генә түгел, ике ындыр табагы булган. Кабык күперен үтеп Каенсарга таба барганда, чама белән хәзерге буа турысында басу эчендә вакытлы ындыр табагы ясаганнар. Анда зур корылмалар булмаган, яңгырдан ышыклау өчен дип түбәсе салам белән ябылган лапас төзелгән. Ул яктагы барлык ашлыкны шунда ташыганнар, агач көрәкләр белән җилгәреп чүптән аерганнар, киптергәннәр. Бу урып-җыюны тизләтү максатыннан эшләнгән. Урак төгәлләнеп эшләр кимегәч, ат арбаларына куелган тартмаларга төяп ашлыкны колхоз амбарына ташыганнар яисә капчыкларга тутырып Кукмарага элеваторга илткәннәр.
Төп ындыр табагы авыл янында, сарык фермасыннан өстәрәк иде. Анда 1965-66 елларда без — мәктәп укучыларына да эшләргә туры килде. Ындыр табагында лапас астында да, ачык һавада да көшел-көшел ашлык. Биредә моторист булып күп еллар Рәшит абый Нәҗмиев эшләде. Тәгәрмәчле, кабинасыз тракторны да ул иярләде. Колхозчыларга хезмәт көненә ашлык биргән вакытларда авыл буйлап ашлыкны да ул таратып йөрде. Арба өстенә малайлар да менеп кунаклыйлар иде.
Урып җыю вакытында авылның әби-апалары, яшьүсмер кыз-малайлары, мәктәп укучылары — барысы да ындырда булдылар. Һәр культура дәүләткә заданиегә озатырга, амбарга орлыкка салырга, фуражга калдырырга аерым әзерләнде.
Ындыр табагында төрле елларда Җиһаншина Мәсерүрә, Тәгъзимә, Җамалиева Шәрәфелҗамал, Нурсына, Бәдерлехода Гаязовалар, Гайшә, аның кызлары Саҗидә, Зөйтүнә Җиһаншиналар, Нәсимә, Минзәфирә, Рәшидә Фәттәховалар, Рәшидә Җамалиева, Дөрия Гыйльмуллина, Фәтхыя Фатыйхова, Тәнзилә Нәфыйкова, Әлфәния Васыйкова, Гайшә Йөзмиева, Гайшә Хәсәнова, Гадения Каюмова, Хаҗәр Димиева, Фагыйлә Галиева, Әнвәр Юнысова, Гыйззениса, Закирә Хөсәеновалар, Фәридә, Фәйрүзә Салиховалар, Нәсимә, Фагыйлә Хәсәновалар, Зиннәтбану Якупова, Хәтимә Нигъмәтҗанова, Шәмсенур Вәлиева, Нурзия Ганиева, Рәхилә Гыйлфиева һәм башка бик күпләр зур тырышлык куеп эшлиләр.
1970 елларда Байлангарда заманча ындыр табагы төзелгәч, Нормабаш бригадасының ашлыгы шунда кайтарыла башлый.
Җитен игү
үзгәртүКолхозда сугышка кадәр дә, аннан соң да, зур мәйданнарда булмаса да, җитен дә игелә. Аны үстерү, җыеп алу, эшкәртү шактый авыр, катлаулы хезмәт. Мин белгәндә аны Чурай үзәне янындагы унтугыз, тимер юл казармасы астындагы тугыз гектарлы басуда үстерәләр иде.
Җитен үстерүне без, комсомолларга йөкләделәр.Балыклыдан укытучы булып Фатыйма Галиева килгәч 1931 елда авылда комсомол оешмасы төзелде. Ул үзе оешманың секретаре итеп сайланды. Комсомол сафларына беренчеләрдән булып мин һәм Хәкимуллина Хаҗәр, Закиров Сәләх, Миннебаев Зариф, Вәлиев Нургалиләр кердек.1933 елдан секретарь булып эшли башладым Авылыбызда яшьләр күп иде, комсомоллар сафы арта барды. Яшьләр бик актив булдылар. Мәгъсүмә Абдуллина
|
Дым җитәрлек булмаган елларда җитенгә су сибүдә авылның күпчелек кешесе катнаша. Яшьләр белән өмәләр оештырыла. Суны Нурминкәдән көянтә-чиләкләр, ат арбасына куелган мичкәләр белән ташып, кулдан эшли торган янгын сүндерү насос ярдәмендә сиптерәләр. Җитен эшкәртү катлаулы эш. Аны кул урагы белән уралар, көлтәләргә бәйләп киптерәләр. Аннан соң чабагач белән сугып орлыгын алалар. Гектардан 7-8 центнер орлык чыкса бу инде әйбәт санала. Орлыгыннан май сыгалар, аны кулинариядә кулланалар, олиф һ.б. күп төрле әйберләр ясыйлар. Ә үсемлеге киндер тукыма, пачас ясаганда, баулар ишкәндә кулланыла. Безнең районда җитенне күбесенчә Янсыбыдагы аркан ишү цехына тапшырдылар.
Төрле елларда колхоз рәисләре:
үзгәртү- Әхмәдиев Барый — 1954—1958, Молотов исем. (Кукмарадан).
- Мөлеков Фәрит — 1958—1960 (Зур Кукмарадан).
- Хәйруллин Шәфыйкъ — 1960 (Кукмарадан).
- Хаҗиәхмәтов Фазлыйәхмәт — 1960—1965. (Байлангардан).
- Гыймадиева Минзифа — 1965—1969 (Күкшелдән).
- Ярмиев Рафаэль — 1969—1979 (Байлангардан).
- Ганиев Анурбек — 1979—1983 (Нормабаштан).
- Кәримуллин Фәиз — 1983—1995 (Югары Казаклардан.)
- Хисамиев Фәрит — 1995—1997 (Байлангардан).
- Сәмигуллин Марсель — 1997—1998, август (Зур Кукмарадан).
- Шиһапов Шайхетдин — 1998—1999, август.
- Камалиев Дамир — 1999—2000, гыйнварь (Зур Кукмарадан).
- Шакиров Шамил, Шакиров Айдар — Агрофирма «Нурминкә» (Зур Сәрдектән).
- Хөсәенов Нәфыйк (Вахит хуҗалыгы), Хәбибрахманов Нияз («Урал» хуҗалыгы).
Авылда бригадир булып эшләгән кешеләр:
үзгәртүФәттәхов Шаһабетдин, Хөсәенова Миннур, Җамалетдинов Билалетдин, Җиһаншина Рәшидә, Фәттәхова Гөлсирә, Васыйкова Гөлсәвия, Гыйльмуллин Рафис, Гыйльфиев Хашим, Фәйзриев Хәлимулла, Мостафина Фагыйлә, Закиров Нургали (Каенсардан), Сәләхов Ринат (Байлангардан).
Нормабаш авылы терлекчеләре
үзгәртү1950 еллар ахырында хәзер яшәүче Рафис Нәҗмиев һәм Фәнил Маниповларның бакча башында саман (салам) кирпич сугу цехы, аның янәшәсендә тимерче алачыгы төзелә. Кирпич сугу өчен комны атлар белән Байлангар белән ике арадагы комлыктан, суны инештән ташыйлар. Саман кирпичтән сарыклар өчен абзрлар эшләнә. Колхозның зур булмаган тавык фермасы да була. Бу чорларда терлек һәм кош фермаларында Шәрәфел, Шәмсекамал, Шәмсенур Җамалиевалар, Хәтимә Нигъмәтҗанова, Хәтимә Зарипова, Җәмилә Хәсәнова, Гөлҗамал Борһанова, Майкамал Хөснетдинова, Минсылу Хөсәенова, Габидә Минһаҗева, Гатикә Закирова, Гадения Каюмова, Минзәфирә Фәттәховалар тырыш хезмәт куялар. Ферма мөдире Шаһабетдин Фәттәхов була 1957 елда шлак абзар төзелә һәм шунда 7 сыйныф тәмамлап Гыйльфиева Рәхилә, Баһабиева (Хисамиева) Фәүзия, Хөсәенова Зәйтүнә, Ганиева Нурзия, Хәсәнова Фагыйләләр эшкә килә. Сарыкларны силосны таш баздан чиләкләргә тутырып, үлчәп күтәреп ташып ашатканнар. Миннебаев Мәсхүт, Әхмәтшина Тәгъзимә, Бәдертдинов Мөхәррәм, Гыйльфиев Сәүбән, Гыйльфиев Хашимнар бәкедән ат чанасына мичкә куеп су ташыганнар. Аны җылытып сарык караучылар чиләк- көянтә белән ташып эчерткәннәр. Азыкны Бөек Ватан сугышы ветераннары Хәсәнов Сәмигулла, Гыйльфиев Фәрзетдин, Нәҗмиева Нәҗибәләр ат белән басудан ташыйлар. Җиһаншин Хашим Байлангар авылындагы тегермәндә он тартып ат белән алып кайта Әкренләп авылда сарык фермасы зурая. 1970 елларда шлактан 800 башлык ана сарыклар һәм аңа терәп бәрәннәр абзары һәм читтәрәк, кирпеч баганага агач стена кертеп, хуҗалык ысулы белән 800 башлык сарык абзары төзелә. Уртада утар, аның уртасында ферма өе, читтәрәк 10-15 башлык ат абзары, шуның белән рәттән ундүрт торык буралы ашлык амбарлары һәм бәрәңге базы урнаша. Читтәрәк ферманы су белән тәэмин итүче артезиан коесы казыла, шунда ук малларга бәрәңге пешерү урыны эшләнелә. Һәр абзарга су кертелә. Артезиан коесыннан язгы-көзге юл өзеклекләрендә авыл халкы да файдаланды. Суы тозлы буланлыктан аны күбрәк мал-туарга эчертергә тоттылар. Артезиан коесы белән бәрәңге пешерү цехы бер түбә астында иде. Анда Мисбахетдин Хаҗиев, Дәүләтхан Мирзиев, Хаҗәр Димиевалар эшләделәр. Авылның ир-егетләре кышкы кичләрдә шунда җыелып тормыш, дөнья хәлләре турында гапләштеләр. Без, үсмерләр, кочегар Дәүләтхан абый Мирзиевның «Бәрәңге пеште, егетләр» дигән сүзен көтеп, олылар сүзенә кушылмыйча гына, тыңлап утыра идек. Зур чаңда пешкән бәрәңге бик тәмле булып хәтердә калган. Ул арада атчы Хашим абый белән Сәмигулла абый килеп җитә, алар бәрәнгене чанадагы кисмәкләргә тутырып сарыкларга, атларга алып китәләр. Без дә өйләргә таралышабыз.
Нормабаш авылы зираты астында су буендагы фермаларда үрдәк, тавык, ә соңрак дуңгызлар үрчетелде. Аларда Гаязова Бәдәр, Миннебаева Фәсәхәтбану, Вәлиева Шәмсенур һәм Зәбирләр эшләделәр .Соңрак тавыклар сарык фермасы янындагы бер торакта да асралды. Анда Минлегалиева Габидәбану эшләде.
Фермада сарыкларга печән-салам, пешкән азык кертүдә Минҗиһан һәм Шәймөхәммәт Хаҗиевлар, Миннемулла Абдуллин, Фазыл Нигъмәтҗановларның хезмәте зур булды. Илдә үзәкләштерү, специальләштерү башланганнан соң, «Маяк» колхозында сарыклар үрчетүне планга кертәләр. Ул вакытта район һәм колхозда сарыкларның баш санын арттыру һәм токымын яхшырту буенча юнәлешле эш алып барыла. Читтән нечкә һәм ярым нечкә йонлы токымлы сарыклар кайтартылып, аларны нәсел тәкәләре белән каплаталар. Икътисадый яктан сарык фермасы ул елларда табышлы эшли алмый. Сарык итенә һәм сарык йонына дәүләт бәяләре бик түбән булды. Дөрес, сарыкның колхозга бөтенләй файдасы булмады дип тә әйтеп булмый. Авылларда төзелешләр барганда, газ, су керткәндә материаллар кайтартуда сарык фермасының ярдәме зур булды. Экспедиторлар, хуҗалык мөдирләре кая барсалар да алдан фермага килеп «хәстәрләнеп» китәләр иде. Сарык карауда 1970—1992 елларда Гаязова Бәдәр, Минлегалиева Мәрфуга, Закирова Закирә, Хаҗиева Таһирә, Галиева Әлфинур, Миннебаева Фәсәхәтбану, Борһанова Гөлсәвия, Хисамиева Гөлфания, Нәҗмиева Нәҗибә, Гыйльмуллина Җүәйрә, Васыйкова Гөлсәвия, Сәләхова Кәүсәрия, Сәйфуллина Нурсына, склад мөдире булып Минлегалиева Банатлар тырышып эшләделәр. 1973—1977 елларда сарык караучы булып Гыйльфиева Равия дә эшли. Шул чорда ул район Советы депутаты итеп сайлана, читтән торып Минзәлә совхоз техникумында укып агроном белгечлеге ала. Сарык көтүчеләре булып Байлангардан Шәрәфи абзый, Фатыйхов Мөхәррәм, Миннебаев Мәсхүт, Каюмов Зөфәр, Гыйльфиев Фәнис, Гыйльфиев Рөстәмнәр эшләделәр. Гражданнар һәм Бөек Ватан сугышы ветераны Һадиулла Хөснетдинов озак вакыт каравылчы хезмәтен башкарды. Кышкы озын кичләрдә авылның ир-егетләре аның янына җыелып сугыш хәлләрен тыңларга яраталар иде. Кайвакыт, мичтә пешкән бәрәңгедән авыз итә-итә, аның сөйләвенә мавыгып төн уртасы җиткәнен дә сизми калабыз. Һадиулла абыйдан соң фермада Майкамал Хөснетдинова, Гатикә Закирова, Зөфәр Каюмовлар каравылчы булдылар.
1990 елда Нормабаш авылында 200 башка исәпләнгән сыер фермасы төзелде һәм Даниядән кара-чуар токымлы 89 баш буаз тана кайтарылды. Анда Нормабаштан, Мөгыйнов Хәйдәр, аның улы Ринат, Сәләхов Райнур, Нуриев Шәмсуллалар эшләделәр. Азык баланслап ашатылды. Таналар бозаулагач арада көнгә 35-40 литр сөт бирүчеләр дә бар иде. Алардан туган тана бозаулар сыер ителделәр, үгезләрнең күбесе нәселле итеп сатылдылар.
1992 елда сарык фермасы бетерелде һәм Гыйльфиева Гөлчирә, Васыйкова Гөлсәвия, Хисамиева Гөлфанияләр сыер саварга килделәр. 100 башлык яңа абзар сафка баскач тудыру бүлеге оештырылды. Анда Мөгыйнова Сания эшләде. Васыйков Гапдрафыйк, Мөгыйнов Мәликләр малларга азык керттеләр. Баш саны 300 якынлашты. 2000 елларда ферма бетте. Хәзер ул биналарда Яниль аграр көллиятенең ярдәмче хуҗалыгы складлары урнашкан.
Тимерчеләр
үзгәртүЧираев Мәннәф, Фәйзриев Хәлимулла
Электриклар
үзгәртүМөгыйнов Мөҗип, Абдуллин Таһир, Сәләхов Райнур
Эретеп ябыштыручылар
үзгәртүФәйзриев Хәлимулла
Склад мөдирләре
үзгәртүМинлегалиева Банат, Хөсәенова Миннур, Галиева (Хәсәнова) Манзума
Колхозның хуҗалык эшләре мөдирләре
үзгәртүХөсәенов Касыйм, Сәйфуллин Галимулла, Галиева Манзума, Баһабиев Гарәфетдин.
Нормабаш авылыннан "Атказанган колхозчы"лар
үзгәртүАбдуллина Мәгъсүмә, Гаязова Бәдәр, Хәсәнов Сәмигулла, Җамалетдинов Билалетдин, Мирзиев Дәүләтхан, Хисамиева Сәрия, Гыйльфиева Гөлчирә, Васыйкова Гөлсәвия, Миннебаева Фәсәхәтбану
Сугыштан соң механизатор булып эшләүчеләр
үзгәртүАбдуллин Миннемулла Абдулла улы, 1922, сугыштан кайткач күп еллар комбайнчы булып эшли. Хәсәнова Манзума Гатият кызы, 1927, 1954—1956 елларда тракторда, комбайнда эшли. Баһабиев Сөләйман Харастин улы, 1928, Усадта тракторчылар әзерләү курсларында укый. 1947 елдан 1951 елга кадәр Янил МТСында эшли. Нормабаш, Каенсар һәм башка авылларда тракторчы була. Нәҗмиев Рәшит Газиз улы, 1928, тәгәрмәчле тракторда эшләде. Хаҗиев Мисбах Миннехаҗи улы, 1929, күп еллар «Беларусь» тракторында эшләде. Минлегалиева Шәмсебанат Минлегали кызы, 1929, Янил МТСында комбайнчы була. Минлегалиев Фәйзелхак Минлегали улы, 1930, Янил МТСында тракторчы була. Баһабиев Камил Харастин улы, 1938, 1953 елдан 1957 елга кадәр ЧТЗ тракторында эшли. Чираев Мәннәф Сираҗетдин улы, 1930, башта тимерче була, аннан соң озак еллар үзйөрешле комбайнда эшли. Закиров Миннәхмәт Миннемулла улы, 1942, күп еллар ДТ-75 тракторында эшли Гыйльфиев Сәүбән Фәрзетдин улы, ДТ-75 тракторында эшли. Нигъмәтҗанов Рәхимҗан Фазыл улы, 1948, «Беларусь» тракторында эшли. Нигъмәтҗанов Закирҗан Фазыл улы, 1951, «Беларусь» тракторында эшли. Абдуллин Таһир Миннемулла улы, күп еллар комбайнда эшли. Абдуллин Васил Миннемулла улы, комбайнчы булып эшли. Нәҗмиев Рафис Рәшит улы, комбайнда эшли. Фәйзриев Рафаэль Фидаил улы, тракторда комбайнда эшли. Мөгыйнов Ринат Хәйдәр улы, ДТ-75 тракторында эшли. Гыйльфиев Айрат Сәүбән улы, ДТ-75 тракторында эшли.
Шоферлар
үзгәртүМиннебаев Зариф, 1937—1938 елларда «Берлек» колхозына кайткан беренче йөк машинасында эшләгән. Сәләхов Гафур Сәләх улы, 1927, сугыштан соң йөк машинасында эшли. Сәләхов Райнур Гафур улы, йөк машинасында эшли. Хаҗиев Мөнир Мисбах улы, йөк машинасында эшли. Мөгыйнов Мәлик Мөҗип улы, ягулык ташу машинасында эшли. Ганиев Ринат Миннәхмәт улы, 1964, «Маяк» колхозында КамАЗ машинасына эшли. Баһавиев Гарәфетдин Фәрхетдин улы, (1938) , 1961 елдан Сельхозтехника"да, мәктәптә, колхозда шофёр булып эшләде.
Тимерьюлчылар
үзгәртүНормабаш авылы турысыннан беренче поезд 1916 елда үтә. Ул вакытта рельслар да, паровоз һәм вагоннарның тәгәрмәчләре дә тешле булган. Составлар атна-ун көнгә бер узган, алар бик акрын хәрәкәт иткәннәр. 1930 елларда тимер юлның икенче тармагы салына. Аның Сазтамак, Байлангар, Нормабаш авыллары турысыннан узган өлеше 18 километрны тәшкил итә. Юлны карап тору өчен аерым хәзерлекле кешеләр кирәк булган. Аларны якындагы авыллардан туплаганнар. Эшчеләр өчен тимер юл буена казармалар төзелә. Нормабаш авылыннан ерак булмаган унөченче километрдагы казарманы халык телендә «Гаян» казармасы дип йөрттеләр. Биредә Әглиуллин Мөхәммәтгаян гаиләсе белән яши, сугыш чорыннан 1970 елларга кадәр бригадир булып эшли. Шулай ук бөтен гомерләрен тимер юлда эшләүгә багышлаган Мөхәммәтҗан (1914), аның хатыны Минкамал (1916) Галимҗановалар, аларның уллары Васыйл, киленнәре Сания һәм Нурания Насыйбуллиналар да шушында яшиләр. Кызганыч, 1980нче елларда бу казарма ташландык хәлгә килде, аннан соң бөтенләй җимерелде. 2023 елда Якутиядән кунакка кайткач Нурания Насыйбуллинаның улы Альберт шушы казарма янында: «Менә монда мунча иде. Без менә шушы урында яшәдек» дип нигез ташларын күрсәтеп йөрде. Тимер юл безнең авыл кешеләре өчен яшәү чыганагының бер өлешенә әверелә. Авылдашлар, 1890 елгы Хәбибрахман Рәхмәтуллин, аның улы 1926 елгы Дәүләтхан, Нурания Насыйбуллинаның апасы Разыя (1925), сеңлесе Гөлсәвия (1932), 1901 елгы Хөсәен Хәсәнов, 1907 елгы Хәбибрахман Җиһаншин, 1930 елгы Фәния Хисаметдинова, шулай ук 1909 елгы Гамилә Минһаҗева, 1925 елгы Рәшидә Җамалиева,1952 елгы Миннегөлсем Җамалиева. 1934 елгы Гөлсәвия Борһановалар тимер юлда озак еллар намуслы хезмәт куялар. Зиганшин Гарифҗан Гаделшә улы 1928 ел
Авылдаш Хәйдәр Мөгыйнов (1932) күп еллар тимер юлда бригадир, аның хатыны Әлфәния (1935) билет сатучы булып эшләде. Хәйдәр абый авыл халкын җыеп тимер юлда йөргәндә куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлата, яңа килгән, яки вакытлыча эшләүчеләргә инструктажлар үткәрә иде. Сезонлы кыш, яз айларында авылдан күп кеше тимер юлда кар көрәү, канау казу, рельсларны чистарту эшләрендә катнаштылар. Без үзебез дә авылдан унлап яшьүсмер мәктәптә өлкән сыйныфларда укыганда язгы каникуллар вакытында катлаваннарны кардан чистартуда катнаштык. Моның өчен атнага 35-40 сум хезмәт хакы да түләделәр. Бу безнең өчен ул вакытта зур акча иде.
Тимер юлның авыл өчен файдасы зур булды. Биредә кешеләр терлекләре өчен печән әзерләделәр, посадкаларны чистаркан вакытта утынын ташыдылар. Тимер юл кая да булса бару-кайту, сәүдә белән шөгыльләнү өчен дә уңайлыклар тудырды.
Агач эше осталары
үзгәртүАвыл тормышын балта осталарсыз күз алдына китереп булмый. Борын-борын заманнардан ук безнең авылда да күп булган андый осталар. Алар авылны әйләндереп алган урманнарны кискәннәр, йортлар салганнар, балаларын башка чыгарганнар. Бу авыр эш туганнар, авылдашлар белән берлектә, ярдәмләшеп башкарылган. Безнең авылда колхоз оешкач барлык терлек, ат абзарлары, ындыр табаклары, амбарлар, клуб, мәктәп биналары һәм башкалар авылның үз кешеләре тарафыннан төзелгән. Колхозда эшләр кимегәч, бригада оештырып Киров, Удмуртия якларына да чыгып эшләүчеләр дә булган. Миннәхмәт Ганиев бик күпләрне, үзе бригада оештырып, «шабашкага» йөртте. Алар торак йортлар төзеп кенә калмадылар, совхоз-колхозлар өчен кирәкле бөтен биналарны эшләделәр, түбәсен дә яптылар, ишек-тәрәзәләр дә куйдылар, кирәк булса мичен дә чыгардылар. Кәрәм Минлегалиев, Харис Галиев, Габдрафыйк Васыйков, Шамил Әхмәтшин, Миинәхмәт Гыйльфиев, Мансур Сәйфуллиннар бу эшнең осталары булдылар. Муллахмәт Динмөхәммәтов, Мәннәф Чираевлар авылдашларына йорт, каралты кура эшләгәндә зур ярдәм күрсәттеләр. Мәннәф абый түшәм-идән сайгакларын да оста җәйде. Якутиядән кайткач Әрхәметдин Шәрәфиев агачтан матур итеп тәрәзә рамнары, кашагалар, өстәл-урындыклар, ипи савытлары ясады. Үзләре яши торган йортның тәрәзәләрен, капка-коймаларын калай кулланып бизәде. Башка кешеләргә дә төзү эшләрендә ярдәм итте. Шамил Галимҗановның бар эшкә дә кулы бара иде. Байлангарда Сабантуй була торган җирдә чишмә өен дә ул ясады.
Халык
үзгәртү1710—1711 елгы сан алу кенәгәсе язмаларыннан күренгәнчә, бу елларда авылда 11 ясаклы крестьян гаиләсе яшәгән. Авылның урнашкан җире хәзерге урыннан өстәрәк, Кабык күпере белән Борылма дип аталган ерганак арасында була. Крестьяннар игенчелек, терлекчелек белән шөгыльләнгәннәр.
В деревне в Вершине Нурмы по переписным книгам 1710го и 1711го годов написано одиннатцать дворов ясашного тягла, семь ясаков полторы чети а по переписи сего 1716го году ныне налицо жилых дворов:
-Во дворе Бекчюрка Багилдин пятидесят пяти у него жена Уразсалтанка Аднашева тритцати пяти дети Надырко дватцати пяти Якупко осмнатцати у Надырки жена Узейка Шкарыкова дватцати пяти лет ис того двора после переписи 1710го и 1711го году сын ево Салимко умер в нынешнем 1716м году по переписным книгам 1710го и 1711го годов написано на нем тягла по ясакам с полчети. -Во дворе Уразайка Багилдин тритцати пяти у него жена Ашанка Токаева сорока лет дочь Гулзаверка осми племянник Смаилка Токашев осмнатцати лет ис того двора после переписи 1711го году брат ево Тонашка умер в 1713м году а жена ево Аднакейка и дочь Саликачка померли в 1714м году по переписным книгам 1710го и 1711го годов написано на нем тягла полясака с полчетью. -Во дворе Азиеко Янгилдин семидесят пяти у него жена Басалтанка Мамашева шестидесят пяти сын Уразметко дватцати пяти лет а сын же его Нурметко отделясь живет в особом дворе. Положеного по переписным книгам 1710го и 1711го годов тягла сказали по разделению их на нем Азаеке полторы чети ясака. -Во дворе Нурметка Язиков тритцати пяти у него жена Ширяка Арманаева тритцати дву дочь Калимачка осми лет в переписных книгах 1711го году написан во дворе с отцом своим Азиеком Нурметевым положеного по переписным книгам 1710го и 1711го годов тягла сказали по разделению их на нем Нурметке полторы чети ясака. -Во дворе Шигайка Бакмаметев шестидесяти пяти у него жена Ураздевлетка Кунбаева шестидесяти пяти сын Сеитко тритцати да внучата Муслемка девятнатцати Масалирка семнатцати у Сеинка (не опечатка, так в тексте!) жена Нурека Ирбулатова сорока пяти дочь Кадынко дватцати лет а брат ево Усейко отдялился по переписным книгам 1710го и 1711го годов написано на нем тягла ясак с получетью. Итого в том дворе ныне налицо жилых и с отделными пять дворов. В них людей мужеского полу: от пятнатцати до дватцати - четыре, от дватцати до тритцати - два, от тритцати до сорока - три, от пятидесят до шестидесят - один, от шестидесят до семидесят - один, от семдесят до осмидесяти - один, итого двенатцать человек. Женска полу: от пяти до десяти - два, от десяти до пятнатцати - один, от дватцати до тритцати - один, от тритцати до сорока - два, от сорока до пятидесяти - два, от шестидесят до семидесят - два, итого десять человек. Всего обоих полов дватцать два человека. Тягла по переписным книгам 1710го и 1711го годов написано на вышеписанных дворах три ясака с полчетью. Из вышеписанных жилых дворов после переписи 1710го и 1711го годов убыло людей мужеска полу померли два человека женска полу померли два человека всего обоих полов четыре человека. В той же деревне двор вдовой: -Во дворе вдова Уриз Салтанка Юлмаева тритцати пяти у нее сын Бискалтейко Усеев шести лет ис того двора после переписи 1711го году муж ее Усейко Бикметев умер в нынешнем 1716м году в вышеписанных переписных книгах написано муж и она во дворе з братом ево Шигаком Бикметевым. Итого в той деревне вдовой один двор в нем людей мужеска полу от пяти до десяти один человек женска полу от тритцати до сорока один человек всего обоих полов два человека. Из вышеписаннаго жилого вдовья двора после переписи 1710го и 1711го годов убыло людей мужеска полу умер один человек.1716нчы елгы халык санын алу язмаларыннан
|
1771—1773 елларда Нормабаш (Вершина речки Нурмы) авылында 61 ир-ат («ревизская душа») яшәгән, алар ясаклы татарлар булган. Өяз үзәгенә (Мамадышка) кадәр 62 чакрым, Казанга кадәр 100 чакрым дип күрсәтелә
10нчы ревизия язмалары буенча 1862 елда Мамадыш өязенең Нурминкә башы (Нормабаш) авылында 45 хуҗалык исәпләнгән. Аларда 222 ир-ат, 228 хатын кыз яшәгән. Ирләрнең 127се, хатын-кызларның 125е хезмәт яшендә булган. Авыл халкы ясаклы крестьяннардан саналган, нигездә игенчелек, терлекчелек белән шөгыльләнгән. Биләмәләрдә 225 гектар ашланмый торган, 168 гектар өч басулы чәчү әйләнешле, ашлана торган сөрүлек җирләр исәпләнгән. 19 гектарда үлән үстерелгән.
Хуҗалыкларда 85 ат, 23 колын, 40 сыер, 35 бозау, 294 баш сарык һәм кәҗә асраганнар. 7 хуҗалык ат тотмаган.
2010 елгы җанисәп буенча биредә 97 кеше яши.
Климат
үзгәртүТәүлек буена һаваның уртача температурасы | ||||||||||||
Гый | Фев | Мар | Апр | Май | Июн | Июл | Авг | Сен | Окт | Ноя | Дек | Ел |
---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|
-10.1 °C | -10.3 °C | -5.3 °C | 5.5 °C | 14.2 °C | 18.9 °C | 20.7 °C | 18.4 °C | 12.8 °C | 5 °C | -3.8 °C | -9.3 °C | 4.7 °C |
Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климатлар классификациясе буенча климатның коды: Dfb[5]. Уртача еллык һава температурасы 4.7 °C.[6]
Һава торышына кагылышлы мәгълүматлар
үзгәртүОлыларның әйтүе буенча, 1945 елның җәендә көчле гарасат булган, давыл шактый өйләрнең түбәләрен кубарган.
1954 елда көз коры килгән, Яңа елга кадәр кар яумаган.
1950, 1959, 1962, 1966, 1971, 1978, 1981, 1983, 2007, 2020 елларның кышларында яңгырлар яуган.
1965 елның 12-30 гыйнварында температура минус 30-35 градус торган.
1967 елда кыш буе кар яуган, көчле бураннар булган. 1968 елның 16-19 февралендә күп карлар явып, юлда транспорт йөри алмаган. Шул елны 13-14 мартта да буран котырган. 13 март көнне Корса станциясендә тиз йөрешле поездны кар күмеп киткән.
1972 елның җәендә көчле корылык булды, май аеннан бирле берничә ай бер тамчыда яңгыр яумады, кояш эссесеннән баскыч төбендә калган аяк киемнәре аякны пешерер дәрәҗәдә кызалар иде.
1974 елда 12-16 февральдә яз көне кебек булды. Ул елны 30 декабрьгә кадәр кар яумады, җир өсте җәй көне кебек кара булып торды.
1978—1979 елның кышы бик салкын булды, 31 декабрьдә температура хәтта 49-50 градуска кадәр төште. Ул кышны кары да күп булды, 30 апрельдә генә эреп бетте.
1979 декабрендә яуган кар эреп бетте, сулар акты.
1983 елда яз иртә килде, апрельнең бишләрендә 20 градуска якын җылылык булып, җир шытырдап кипкән иде.
1986 елның 5 маенда, 5-6 см кар явып, тәүлек буе торды.
1987 елның 27 сентябреннән 4 ноябрьгә кадәр 37 көн бер тамчы явым булмады һәм унбиш көн тирәсе томан булып торды. Мондый һава торышы 107 елга бер булган.
1994 елның 22-28 мартында көчле бураннар булды.
1995 елда апрельнең уннарыннан 15-20 градуслы җылылык булып, җир тузан чыгарлык булып кипкән иде.
2002 елның 21 маенда 8-10 см кар яуды. Кар авырлыгыннан күп агачларның ботаклары сынып бетте. Бу яуган кар таудагы үзәнле урыннарда 5 июньдә генә эреп бетте.
2004 елның 1 июлендә, кич сәгать 7 дә, көнчыгыштан көнбатышка таба полоса буйлып үткән һәм бер минут тирәсе генә булган давыл вакытында авылдагы берничә хуҗалыкка зыян килде.
2006 елда 20 декабрьгә кадәр кар яумады.
2010 елда 27нче майдан 13нче августка кадәр яңгыр булмады (бер-ике тапкыр берничә минут сибәләп китүен исәпләмәгәндә). 22 июньнән 13нче августка кадәр эсселек 30-35-37 градуслар торды (кайбер көннәрдә бераз төште).
2018 елның язы 2-3 атнага соң килде. Башка елларны җир җиләкләре июньнең 15ләрендә җитешә башласа, бу елны беренче тапкыр җиләкне 8-9 июльләрдә җыя башладык.
2018—2019 елның кышында декабрь, гыйнвар айлары күп карлы, ләкин җылы булды. Бер-ике көн генә 22-23 градус суык булып алды. Февральнең уртасына кадәр салкынлык 5-10 градустан артмады, берничә көн күп кар яуды.
2019 елда май ае эссе булды, җәй салкынчарак килде, дияргә була. Сентябрьдә беренче ике атна җәй көне кебек җылы, кояшлы булды. Уналтысыннан соң салкынча, яңгырлы көннәр башланды.
Октябрь башларында 15-18 градуска кадәр җылы көннәр булды, егермеләреннән соң, берничә көн 8-10 градус җылы булып, көннәр әйбәт торды. Ноябрьнең егермеләренә кадәр сентябрь-октябрь айларындагы кебегрәк һава торышы булды. 1 декабрьдә бераз кар явып, җир ак булды, 31 декабрьгә әле 9-10 см гына кар бар иде, шул көнне 15-20 см кар яуды. Бу айда берничә көн 10-15 градус, 30 декабрь иртән 24 градус салкын булды.
2020 елда гыйнварның егермеләренә кадәр салкынлык 3-5 градустан артмады, 15-20 см кар яуды. 16 гыйнварда 4 градус җылылык булды, кич белән яңгыр яуды, элек яуган карларның шактые эреп, урыны-урыны белән кара җирләр чыкты. 17 гыйнварда иртәнге якта гөрләвекләр акты, 3 градус җылы булды, бераз аязды. Нәкъ 50 ел элек, 1970 елның 17 гыйнварында, бу көнне 25-30 градус салкын булуы истә калган. Февраль башларында җылы булды, тугызы көнне 25 градус суык булды да, тагын җылытты. Уналтысыннан алып ай ахырына кадәр минус 5тән плюс 4 градуска кадәр температура торды. Егерме сигезе кич яңгыр яуды, гөрләвекләр акты. Гомумән алганда, бу кыш аномаль җылы булды дияргә була. Һава торышы март башыннан урталарына кадәр 3-4 градус салкыннан 5-8 градус җылыга кадәр булып торды. 12нче мартка урамдагы карның 70 процент тирәсе эреп бетте. Апрель башына кар эреп бетеп, җир кипте. 4 апрельдә 14 градус җылы булды. 21 апрельдә көн буе, җәйге яңгыр кебек көчле яңгыр яуды. Бу елның җәендә яңгыры да, эссесе дә булды. Басуларда җиләкләр ятып җыярлык күп иде.
2020 елның көзе бик әйбәт килде, аяз көннәр күп булды, хәтта октябрь ахырында да чалт аяз, матур көннәр торды. Декабрь башында 10-18 градуслы салкыннар булды. 15ләренә кадәр 12-23-16 градус салкыннар торды. Кар 10 см тирәсе булды. 26-27 декабрьдә 15-20 см кар яуды.
2021 елның башындагы 10 көндә 3-10 градус салкынлык булды, 10 гыйнварда минус 6-7 градус, көне буе көчле буран булды, 25-30 см кар яуды. 13ендә төнлә урыны белән 35-40-43 градус салкын булды. 16сы көнне тагын буран. 25 гыйнварда 2 градус җылы булды. 5 февральдә 3 градус җылы булды, каты гына яңгыр яуды. Шуңа да карамастан, бу елгы кыш чын кышка охшаган иде. 13 февральдә Мәскәүдә айлык норманың 70 проценты күләмендә кар яуды. Бездә 1 градус җылы булды.
2022 елның җәен бер елныкы белән дә чагыштырып булмый. Коры көннәре дә, яңгыры да мулдан булды. Җиләк күп иде. Игеннәрдән моңарчы күрелмәгән мул уңыш җыеп алынды. Ноябрь ахыры, декабрь башында аз гына кар төшеп, аннан җылытты,
яңгыр яуды. Басуларны боз элпәсе каплады. Чәчелгән кырларда тракторлар белән бозны ваттырып йөрделәр. 10-12 декабрьдә күп итеп кар яуды. Юлларда транспорт йөри алмады. Бу көннәрдә Яр Чаллы якларында кар яумады, басулар кара иде. Декабрь ахырыннан гыйнварның унысына кадәр 40 градуска җиткән салкыннар булды.
2023 елның гыйнвар аенда, февраль башында кар-буранлы көннәр берничә генә булды. Басуларда кар калынлыгы-20-30 сантиметрдан артмады. Температура 8-12 градус салкын булды. Февральнең
27 сендә 0 градус иде. Мартның уннарында 3-5 градус җылылы булды, җәй эссе килде, яңгыр июль уртасында гына яуды. Август-сентябрь айларында явым-төшем аз булды. Игеннәрдән башка елларга караганда яртылаш кына уңыш алынды.
2024 елның гыйнваре салкын килде, 39 градуска җиткән көннәр булды. Өч көн тоташ бик күп кар яуды, аннан соң да явымлы көннәр булды. В. Поляны -Кукмара арасында, Корса станцияләрендә поездлар да туктап торды. Трассаларны кар күмеп китеп, юлларны яптылар. Урамнарда койма биеклеге кар иде. Кышның мондый карлы булуын өлкән буыннар да хәтерләмиләр.
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ ОКТМО
- ↑ «Татар кызы» финалисты Динә Абдуллина:Татар телен яхшы белүче белән генә гаилә корачакмын (tt-TT). «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы. 2024-06-04 тикшерелгән.
- ↑ https://vk.com/wall395784001_1581?ysclid=lvs0qzjwz239661959
- ↑ РГАДА 350-1-146. Книга переписная ясачных крестьян (русские, татары, мари, чуваши) Арской дороги Казанского у. 1716—1717 гг. л.859-881об
- ↑ World Map of the Köppen-Geiger climate classification, Institute for Veterinary Public Health, University of Veterinary Medicine Vienna
- ↑ NASA Surface meteorology and Solar Energy Data Set, RETScreen International
Чыганаклар
үзгәртү- Экстракт в Правительствующий сенат ис Казанской губернии о татарских мечетях
- https://kukmor-rt.ru/
- Татарская энциклопедия, Институт Татарской энциклопедии (ИТЭ) Академии наук РТ.
- Р. И. Зарипов исемендәге Байлангар урта мәктәбенең туган якны өйрәнү музее
- Ярмиев, Рафаэль Камал улы. Бай угланнар китабы (Байлангар авыл җирлеге тарихы) / Рафаэль Ярмиев. — Чебоксары : Мәхмүтләр, 2017. — 463 с. : ил., портр., табл.; 25
- Рәшит Миңлегалиев материаллары
Бу мәкалә Татар Википедиясенең сайланган мәкаләләр рәтенә керә. |