Нормабаш мәчете — Татарстанның Кукмара районы Нормабаш авылында урнашкан мәчет.

Нормабаш авылындагы хәзерге мәчет

Нормабаш мәчетләре тарихы

үзгәртү

Нормабашта дүрт тапкыр мәчет салынуы  билгеле. Аларның беренчесенең  урыны турында безнең кулда мәгьлүматлар юк. Казан өязендә XVIII гасыр уртасында булган мәчетләр исемлегендә Нормабаш авылы шулай искә алына:


  411.   В деревне Нурмабаше мечет[ь] не сломана при ос[ь]мнатцети (восемнадцати) дворах. Расстоянием до Улуяс[с]кой мечети в десети верстах. Новокрещен во оной деревне не имеетца. Село Бурец в тритцети верстах. А скаскою той деревни жители показали: мечеть их построена в котором году — не упомнят.    410. В деревне Сабанче мечет[ь] сломана при сороки пяти дворах. Расстоянием от Нурмабашинской мечети в десети верстах. Село Бурец в дватцети пяти верстах.
1716 елы архив материалларыннан
 

1800 нче еллардан соң төзелгән икенче мәчет  Гатикә Закированың хәзерге бакчасы урынында булган.

Әлеге мәчет белән янәшә  мәдрәсә дә төзелә.  Анда авыл балалары гына түгел, күрше Байлангар авылының Нормабашка якынрак булган урамнарында яшәүчеләр  дә килеп белем алганнар.

Авыл имамнары

үзгәртү

Тарихи документларда ул мәчеттә  имамлык иткән кайбер шәхесләрне исемнәре сакланган. Мәсәлән, 1843 елгы метрикә кенәгәсендә Норма авылының указлы мулласы Хәмид углы Хәмидулланың   никах хөтбәсе укуы турында язылган.  1846 елгы метрикә кенәгәсендә дә  Норма авылыннан 19 яшьлек Мәхүпҗамалның Сөн авылындагы 20 яшьлек  Якуб Исмәгыйль улы белән никахлануы турындагы язмада аның имзасы тора. Шул ук елны ул Иске Норма авылыннан (Иске Норма авылы хәзерге Нормабаштан бераз читтәрәк, халык телендә «Кабык күпере» дип йөртелгән урында урнашкан була.  Ул вакытта инде кешеләр авылның хәзерге урынына күченеп килеп яши башлыйлар)  Габделмәлик Фәйзи улының  20 яшендә булган кызы  Бибифатыйха  белән  Олуг Кукмара  (Зур Кукмара)  авылыннан 50 яшендә булган  Габделвахид Габделмәҗит улына никах хөтбәсе укый.

1860 елларда имам вазифаларын  Шәрәфетдин  Хөсәенов башкара. Ул тирән белемле, указлы мулла була.  Күрше Балыклы авылында имам  булмаганда   анда да имамлык иткән,  шул авылдагы  никахларны, бала туу, вафат булуларны теркәп барган. 1868 елгы  документларга аның имзалары куелган.   Балыклының  1882 елгы метрикә кенәгәләрендә дә аның исеме очрый әле.   Шул елны Балыклының  указлы мулласы Хәмәт Сәйфетдинов вафат була.  Метрикә кенәгәсенә  Шәрәфетдин имам тарафыннан: «Хәмәт Сәйфетдинов 44 яшендә тын бетү зәхмәтеннән вафат булды» дип язып куелган.  Хәмәт Сәйфетлинов урынына Байлангар авылыннан  Яхин Мөхәммәтәмин Мөхәммәтгариф улын мулла итеп билгеләүне  сорап язган үтенечне  раслап  та  үзенең имзасын сала  ул.

ХХ гасыр башында  Нормабаш мәчетендә  Шәрәфетдин  мулланың улы,  1875 елгы   Хөсәенов (күпчелек документларда Юзиев)  Шакир  имамлык итә. Ул  бер үк вакытта шәкертләргә  дини белем дә биргән.

Мәчет ХХ гасырда

үзгәртү

1910 елларда авылда  халык саны  600 дә артып китә, мәчеткә йөрүче ир-атлар гына да 150 ләп була.    Мөселманнар авыл мәчетен җәмигъ мәчете дип тануны сорап, Казан губерна идәрәсенә, Уфа Дини нәзарәтенә мөрәҗәгать итәләр. 1910 елда Нормабаш мәчетенә җәмигъ мәчет  статусы бирелә.

Авыл халкы арасында ислам динен таратуга күп көч куйган Шакир муллага язмыш  күп сынаулар әзерли. 1914 елда  Беренче  бөтендөнья сугышы башлангач аны патша армиясенә  алганнар.   Ул вакытта Франция Россиягә корал,  ә рус патшасы алмашка французларга солдатлар биргән. Шакир солдатны да язмыш  әнә шулай  Франциягә  илтә.

Беренче бөтендөнья сугышы башлангач  авылда диннең йогынтысын көчәйтү, крестьян массаларына дини тәрбия бирү максатында  авылларга Казаннан имамнар җибәрәләр. Нормабашка Казандагы мәчетләрнең берсендә имамлык итүче  Галәветдин Хәбибуллин килә.   Аны Шакир мулла урынына билгелиләр.

Галәветдин 1870 елгы, ислам динен яхшы белүче мулла була. Гаиләсе зур булганлыктан  аңа авыл кешеләренә хас һөнәрләрнең барысына да өйрәнергә туры килә. Ул итек баса, бу эшкә өч улын да өйрәтә. Хуҗалыкта ат,  сыер, казлар, тавыклар асрыйлар, көтүлек һәм чәчүлек җирләре була. Аларның хуҗалыгы артык бай булмаса да  җитеш тормышта яшәүчеләрдән исәпләнә. Нормабашка күчеп озак та үтми аның хатыны Фәхриҗиһан вафат була һәм ул икенче тапкыр Гадения  (1886) исемле хатынга өйләнә.  Аларның алты балалары туа. Кызы Бәдигыль (1908), улы Кәшәфетдин (1916),  кызы Галимә (1918), улы Шәрәфи (1920), килене Мусабикә (1920), кызы Наҗия (1924), улы Габделхай (1926), кызы Мәрфүзә (Мәфрүзә) (1929). Гаилә 1930 елларга кадәр  авылда яши, крестьян хезмәте белән шөгыльләнә. Галәветдин авылда дини мәгърифәт эшен алып бара.   Авылларда колхозлар оештыру башлангач гаилә  кулак элементы дип табыла һәм 1931 елның 9 июнендә  Кукмара РБК тарафыннан тарафыннан йорт җиреннән, мөлкәтеннән мәхрүм ителә һәм Чиләбе өлкәсенә сөргенгә җибәрелә. 18.08.1993 акланалар.

Беренче бөтендөнья сугышыннан Шакир Юзиевка исән-сау кайтырга насыйп була. Татар, рус, гарәп, француз телләрен  яхшы белгән Шакир   кайткач  авылда  муллалык эшен дәвам итә. Кешеләр русча хат, гариза язасы булса да аның янына киләләр.   Шул елларда, бер Казан баеның ярдәме һәм авыл халкының тырышлыгы белән,  яңа мәчет салына. Мәчет авыл уртасында, соңгы вакытта кибет булган урын янында  төзелә.  Аның нигез ташлары хәзер  Җиңү паркы төзелгән урында 2020 елларга кадәр күренә иде әле. Безнең көннәргә ул мәчетнең фоторәсеме генә   генә килеп җиткән.   1961 елда мәчетнең манарасы киселә. Бинаны ашлык саклау склады итеп кулланалар.  Бераздан  бина үзе дә сүтелә.  Аның бүрәнәләреннән Байлангарда китапханә төзиләр.  Авылда дини йолаларны зират кырыена  фермадагы каравыл  йортын сүтеп салган бинада үтиләр.

1930 елның 12 сентябрендә Шакир Шәрәфетдин улын кулак сыйныфына кертәләр, мулла булуы, җитешле тормышта яшәве өчен кулга алалар.   Кайда сөрелүе һәм язмышы әлегәчә билгеле түгел. 1990 елларда, инде үлеменнән соң, Шакир мулла аклана.

Шакир мулладан соң авылда имам  вазыйфасын   Габделганиев Габделвәли Габделгани улы башкара.  Ул  1894 елның 9 февралендә Нормабаш авылында ярлы крестьян гаиләсендә туа. 7 яшьтә әтисеннән,  9 яшьтә әнисеннән кала. 11 яшьтән  Түбән Казаклар авылында Фатыйх байда йомышчы булып эшли. 14 яшьтә Янсыбы авылындагы бау ишү цехына эшкә килә. 16 яше тулгач  Кукмарадагы Комаровлар фабрикасында итек басучы булып эшли башлый. 1914 елда Беренче бөтендөнья сугышына китә.  Авылдашлар аның Австрия фронтында постта торганда Керенский белән очрашуы турында сөйләвен хәтерлиләр. 1918—1921 елларда гражданнар сугышында да катнашырга туры туры килә аңа. 1918 елда  Байлангар авылыннан 1900 елгы Минсылу Сабир кызына  өйләнә. Габделвәли 1941 елгы сугышка кадәр Нормабашта «Берлек»  колхозында төрле  эшләрдә катнаша, кибетче булып эшли. 1941 елда хезмәт армиясенә алынып, аннан 1946 елда гына кайта. Кайткач колхозда эшли. 1930 еллардан 1976 елга — вафатына  кадәр авылда имам вазыйфасын алып бара.  Ул заманына күрә гыйлемле, алдынгы фикерле  кеше була. Гомере буе биш вакыт (хәтта сугыш вакытында да) намазын калдырмый, аракы эчми, тәмәке тартмый. Үзлегеннән гарәпчә, латинча, кириллицада укырга-язарга өйрәнә.  Хатыны Минсылу белән 12 бала үстерәләр. Габделвәли хәзрәт 1976 елда, Минсылу абыстай 1994 елның 12 февралендә вафат була.

Авыл мәчетендә Баһаветдин Мозаффар улы мөәзин булган, мәчетне карап, тәртипләп  торган.  Бу гаиләнең җиде имана җире булып, бай тормышта яшәгәннәр.  Ул биш улына йорт салып, башка чыгарган. Бер малае  Фәезтин төп йортта кала. Мулла малае дип, аны кулга алып, Сосновка төрмәсенә ябалар. Азат ителгәч, үз йортында  Форхат гаиләсе белән яши.  Барысы да Нормабаш зиратына җирләнгәннәр.

1976—1994 елларда авылда  имам булып  1913 елның 13 гыйнваренда туган   Гыйльфиев  Фәрзетдин   Гыйльфетдин улы   (рәсемдә  хатыны Фәхригалләм белән) эшли.  Фәрзетдин  сугышка алынганчы һәм кайткач колхозда күп төрле хезмәтләр башкара.   Яшьли үк авыл имамнарыннан Ислам дине нигезләрен өйрәнә. Авылда мәчет булмаган елларда да имам эшен алып бара, халык   та аны хөрмәт итә.

Советлар вакытында дин тыелган елларда да авылда дини эшчәнлек тукталмады. Мәчет булмаган вакытта җомга,  Ураза, Корбан гаетләре намазлары зират йортында, аерым кешеләрнең өйләрендә  укылган.

Авылда озак еллар абыстай вазыйфасын мәдрәсәдә дини гыйлем алган Васыйкова Банат Габдрахман кызы, аннан соң   аның кызы Зәйтүнә Мөгыйнова башкарды. Соңгы вакытта киленнәре Васыйкова Гөлсәвия, Мөгыйнова Санияләр абыстайлык итәләр.

Хәзерге мәчет

үзгәртү

1995 елда авыл халкы,   читтә яшәүче якташларыбыз, «Маяк» колхозы  (рәисе Фәиз Вагыйз улы  Кәримуллин)  тырышлыгы белән яңа мәчет төзелде.  Аны төзүдә авылдашыбыз, Бөек Ватан сугышы ветераны,  күп еллар «Сельхозтехника» берләшмәсенең транспорт бүлеген җитәкләгән Муллахмәт Шаһабиевның хезмәте зур булды.  Ул мәчет төзүне оештырып кына калмады, үзе дә зур матди ярдәм күрсәтте.   Мәчет бинасын Аш-Буҗи авылы кешеләре эшләделәр.    Ул 1997 елда төзелеп бетә.  

Яңа мәчеттә беренче азанны тумышы белән Нормабаштан булган, хәзерге вакытта Рудник авылында яшәүче, Ганиев Габделвәли хәзрәтнең улы Анурбек Габделвәли улы Ганиев әйтә.  

2000 елдан  егерме ел дәвамында авылда имам  булып  пенсиягә чыкканчы колхозда эшләгән, Кукмара мәдрәсәсен тәмамлаган  Рафис  Әсхәдулла улы Гыйльмулин эшли башлый.  Аңа мәхәллә эшләрен алып баруда Кукмара мәдрәсәсендә белем алган Фәнис Һашим улы Гыйльфиев һәм мөәзин, кассир Хәлимулла  Сәгыйть улы Фәйзриевлар   ярдәм итә. 2020 елдан имам булып Фәнис  Һашим улы эшли.  

Күптән түгел мәчет яңартылды. Мәчет каршында авыл аксакаллары киңәшмәсе эшли.  Авыл  проблемалары, башкарасы эшләр  Байлангар авыл җирлеге, өлкәннәр белән киңәшеп хәл ителә.  Соңгы елларда гына  авылда бердәм тырышлык белән  чишмә төзекләндерелде, балалар  мәйданчыгы  ясалды,  каһарман  авылдашлар истәлегенә Монумент булдырылды, ял  һәм Җиңү паркы эшләнде.

Нормабаш авылы зиратына 1852 һәм 1861 елларда күмелгән ирле-хатынлы Гайнулла  Гобәйдулла улы һәм Бәдыйгелҗамал Искәндәр кызы каберлегенә чардуган һәм истәлек тактасы куелды. Авыл мәхәлләсе тарафыннан борынгы каберлекләрне тәртипкә китерү киләчәктә дә дәвам итәчәк. Нормабаш авылында һәр елны яз-көз зират чистартыла, территориясе тәртипкә китерелә. 2018—2019 елларда үзара салым акчасына 400 метрга якын койма тотылды.

Бер үк вакытта аерым каберлекләрдәге чардуганнар, алардагы язулар яңартылды. 1930—1967 елларда авылда имам булып торган, беренче Бөтендөнья, гражданнар һәм 1941—1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында катнашкан Ганиев Габделвәли, 1967—2000 елларда авыл имамы булган Гыйльфиев Фәрзетдин каберләренә истәлек такталары куелды.  Авыл мәхәлләсе тарафыннан борынгы каберлекләрне тәртипкә китерү киләчәктә дә дәвам итү планлаштырыла.

Чыганаклар

үзгәртү