Итек басу һөнәрчелеге
Һөнәрчелек сәнгатендә буыннан-буынга килгән талантлы осталар һәм рәссамнар иҗат иткән халыкның сәнгать таланты ачыла. Аларның дөньяга карашлары үзгәрә, алар хезмәт һәм гүзәллекне бергә берләштерәләр. Хезмәт кешенең матди һәм рухи ихтыяҗларын канәгатьләндерүгә юнәлтелгән. Ул - кешенең физик һәм рухи көчен, әхлакый сыйфатларын үстерүче аңлы, максатчан, иҗади эшчәнлек тә. Һәр хезмәт эшчәнлегенең үз мотивы бар. Хезмәтнең иҗтимагый әһәмиятен аңлаган, яхшы башкарылган эшләренә куанып, хезмәттә бәхет кичергән, иҗатка актив өлеш керткән кешеләр бар. Мондый мәҗбүри мотивлар булганда, хезмәт шәхеснең һәрьяклап үсеш чарасына әверелә.
Эчтәлек
1. Гомуми мәгълүмат.
2. Итек эшләү төрләре.
2.1 Коры әвәләү.
2.2 Юеш әвәләү.
2.3 Итек басу.
2.4 Итекләрне бизәү.
3. Итекләрнең безнең сәламәтлеккә йогынтысы.
4. Чыганаклар
Гомуми мәгълүмат
Итекләр... Башта итекләр, яки, себерчә, пималар, кыска булганнар. Бары XVIII гасырда гына итекләр гадәти күренешкә ия була: Түбән Новгород губернасының Семеново өязе итекләрнең ватаны дип санала. Һөнәрчеләр аларны тулысынча куныч белән әвәләргә кирәклеген аңлаганнар. Итекләрнең өстенлеге дә шунда: алар җөйсез эшләнә, йомшак та, уңайлы да, аякта сынмый. Бу аяк киеменең бер генә җитешсезлеге бар: алар дымлылыктан бик курка, шуңа күрә башта табанга тире, ә соңрак резин галошлар кидергәннәр. Бу һөнәр безнең Туембаш авыл җирлегендә революциягә кадәр үк барлыкка килгән. Халык «Бертуган Комаровлар” сәүдә йортында киез итек һәм аяк киеме фабрикасында ялланган хезмәткәрләр булып эшләгән. Киез итекләр ясау һәм сату нәтиҗәсендә, безнең авыл халкы, хәтта Бөек Ватан сугышы елларында да үз көнен үзе күргән. Итек ясау сәнгатенең үз традицияләре бар. Башта осталар кул хезмәте белән эшлиләр. Ә хәзер киез итекләр ясауны заманча станоклар ярдәмендә башкаралар. Вакыт үзгәрә һәм вакытлар узу белән кешеләрнең ихтыяҗы үзгәрә. Хәзерге шартларда, кызлар декоратив иҗат белән аз шөгыльләнә. Яшь буынның башка кызыксынулары туа, әмма үз халкының гына түгел, ә безнең янәшәбездә яшәүче тарихны да истә тотарга кирәк. Бу - гадәти булмаган кул эшләренең тарихы - тамырлар белән ерак үткәнебезгә китә. Киез итекләр – Җир йөзендә тукыма җитештерү буенча иң борынгы техника. Борынгы войлоклар хәзерге Анатолия территориясендә табылган, алар безнең эрага кадәр 3000 нче елга карый. Риваять буенча, беренче киез итек эшләнмәсенең барлыкка килүе бөек су басу белән бәйле. Нух галәйхиссәләм әйтте: "Ий Раббым, сине һәр кимчелектән пакь дип беләмен, Синең рөхсәтеңнән башка кавемемне ташлап китүем белән үземә золым итүчеләрдән булдым". Шулай итеп, беренче киез итек келәм булдырылды.
Русьтә киез итекләрне бай крестьяннар гына киеп йөргәннәр, чөнки алар шактый кыйммәт торган. Бер генә итек булса да, гаилә бай булып саналган. Аларны саклаганнар, олыгайганнар үзләреннән соң мирас итеп тапшырганнар. Мондый бүләк алу-уңыш булган. Киез итек остазлары аз булган, ә җитештерү технологиясен буыннан-буынга тапшырып, сер итеп саклаганнар. Киез итекле егеткә кияүгә чыккан кыздан көнләшкәннәр. Хезмәткә китүче солдат өчен киез итектән дә кыйммәтрәк әйбер булмаган - җылы һәм нык аяк киеме салкыннан гына түгел, сугышта да аякларын вак кыйпылчыклардан саклаган.
Итек эшләү төрләре. Коры әвәләү.
Коры әвәләүнең төп кагыйдәләре:
- әвәләү билгеле бер нигезгә таянып эшләнергә тиеш;
- эшне калын энә белән башлыйлар, ә нечкә энә белән тәмамлыйлар;
- энә йонга тигез һәм тиз перпендикуляр рәвештә керә;
- эшләнмәнең детальләрен эш барышында даими рәвештә боргаларга кирәк;
- детальләр тыгыз булырга тиеш;
- йонны бармак белән формалаштырабыз;
- киез итек уенчыкларының бер өлеше тыгыз һәм шома булса, ул әзер дигән сүз.
Коры әвәләү техникасы вакытында җитешсезлекләр килеп чыкса, аңа яңадан йон өстәү нәтиҗәсендә төзәтеп була. Әгәр эшләнмә берничә өлештән торса, һәр өлешен аерым эшләргә кирәк, ә аннары бераз гына йон белән бер-берсенә тоташтырырга кирәк. Йомгаклау этабында килеп чыккан эшләнмәне шомарту тора. Фигура өслеге шома һәм тигез булырга тиеш. Шомарту этабы бик мөхим. Әгәр дә әлеге этап төшеп калса, эшләнмә матур килеп чыкмый.
Юеш әвәләү
Юеш әвәләү техникасы киез итекнең зур яссылык тигезлеген ясарга мөмкинлек бирә, элеге эшне коры әвәләү техникасын кулланып эшләү кыен. Йон җепселләрен бер-берсенә беркетү өчен су, төгәлрәге - сабын эретмәсе кулланыла. Беренче киез итекчеләр берни кулланмыйча авырдан эшләгәннәр. Ә хәзер өстәмә материаллар һәм инструментлар ярдәмендә эшне җиңеләйтергә була: киләчәк эшләнмә астына кую өчен кирәк: резин келәм, бамбук җәймә, пленка; су белән сиптергеч; сетка; агач чүкеч; скотч; йомшак сөлге.
Юеш әвәләү өчен сабын эремәсе болай эшләнә: эре кыргыч аша сабын кисәге чыгарыла һәм 2 литр җылы суга кушыла. Аны яхшылап болгатабыз, сабын эри, 2 сәгатьтән соң кулланырга була. Эремә әзер булгач, юеш итек әвәләүгә керешергә була. Пленканы кабырчыклы ягы белән өскә каратып җәябез. Булачак киез җәймәсенең күләмен билгеләп, эшләнмәләрне кәгазь скотч белән билгеләп куябыз. Җәймә өстенә йон салабыз. Башта төп өлешне, соңыннан фон, ә аннан соң - бизәк өчен йон куела. Йонны юкка итеп, бер кисәген икенчесенә перпендикуляр итеп салырга кирәк. Ул такта салу дип йөртелә. Барлык участокларда да йон катламының калынлыгы бертөрле булырга тиеш. Йонны куйгач, бизәкне бозмас өчен сиптергеч белән әкрен генә су сиптерәбез. Аннары юеш йонны сетка белән каплыйбыз һәм сабынлы эремә белән юешлибез. Йон кулга ябышмасын өчен, кулларны юешлибез. Бик сак эш итәргә кирәк. Артык суны сөлге белән сөртеп алырга була. Хәзер әзер ясалган формаларны әвәли башларга була. Юеш әвәләү техникасы бик гади: төрле юнәлешләрдә куллар белән әвәләргә кирәк. Шулай итеп, йона даими рәвештә сабын эремәсе җитәрлек булырга тиеш.
Итек басу
Итек әвәләү өчен сарык йоныннан файдаланалар. Киез итекләр басу өчен көз көне алынган Монгол токымлы сарык йонына өстенлек бирелә. Көзге йон яз көне алынганга караганда җиңелрәк һәм корырак була. Язгы йон майлырак һәм озын була. Чимал җитештерү процессында ике төр йон да кирәкле күләмдә кушып тетелә:
1. Сарык йоны алына һәм өстәлгә кирәкле озынлыкта җәймә өстенә салына. Аны җәймә белән төрәбез һәм тәгәрәтәбез. Нәтиҗәдә, йомшак һәм тигез йоннан такта (кудель) килеп чыга. Аннан киез итекләр ясыйбыз.
2. Әзер йонлы җәймәгә су сиптереп шомартабыз.
3. Аннан соң аңа итек формасын бирәбез. Барлык артык йоннарны кул белән йолкып алабыз. Аннары итек әзерләү өчен берничә кат йон белән төрәбез. Итекнең табан астына йон күбрәк салына, нәтиҗәдә, итек нык һәм озаграк хезмәт итәчәк.
4. Әлеге ясалган итек әзер итектән берничә тапкыр зуррак була. Махсус мунчада аны басалар, аннары буйыйлар. Шушы эшләрдән соң гына итек формасына керә.
5. Аннары бу киез итеккә калып кидертәләр. Калып кидерткәч, агач табаннар белән аңа сукккалыйлар. Калып ярдәмендә итекнең үкчәсе, балтыр өлешләре формалаша.
6. Бу халәттә киез итекләрне пичкә киптерергә куялар.
7. Алга таба иҗади өлешне башкаручы дизайнерларга кушыла: кирәкле рәсемне махсус буяулар белән ясыйлар, мехлар тегәләр, төрле декоратив әйберләр белән бизиләр (стразлар, бисер, пайеткалар һ.б.).
Сувенир итекләр дә шул рәвешле эшләнелә. Бер пар итекне кушып эшләп, соңыннан кисеп кенә дә куярга мөмкин.
Итекләрне бизәү
Бизәү өчен кулдан эшләнгән итекләр уңайлы, алар йомшак була. Киез итекләрне бизәү өчен түбәндәге материаллар кирәк: җепләр, кул белән тегү өчен энәләр, бисер һәм гәрәбәләр, төрле төстәге тире, мехлар. Тире, бисер, тасма белән бизәү өчен декорь элементларын әзерләү. Башта төрле размердагы картоннан шаблоннар ясыйбыз һәм киез итеккә бизәү элементларын сабын белән урнаштырабыз. Аннары йон белән эшкә керешәбез. Моның өчен өстәлнең тигез өслегендә эшлибез, киезгә шаблон салабыз, аны сабын белән йөртәәбез (сабын – кара материалларга, карандаш белән - якты төсләргә). Шулай итеп, детальләрне билгеләү башкарыла. Шаблоннарны эшләп бетергәч, бисер белән бизибез. Сайлап алынган эскиз һәм әзерләнгән итекләргә тамга нигезендә бисер һәм гәрәбәләр тезәбез. Соңгы этапта югары як буйларына декоратив тасма куярга була. Икенче итекне бизәгәндә, эш беренче итеккә охшаш рәвештә башкарыла.
Итекләрнең безнең сәламәтлеккә йогынтысы
Мода артыннан куган заман яшьләре сәламәтлек турында бөтенләй оныталар. Киез аяк киеменең файдасы турында объектив фикер йөртү өчен бик күп әдәбият өйрәнелде, нәтиҗәдә, нинди сарык йонының нинди йогынтысы барлыгы ачыкланылды: 1) сарык йоны дәвалау үзлекләренә ия; буын мускулларын тынычландыра; 2) итекләр - ул иң экологик чиста аяк киеме, алар ары тик табигый материаллардан гына җитештерелә; 3) табигый йон аяк тиресен ялкынсындырмый, аякка җылы, тирләтми, һава йөри. 4) табигый сарык йоны дымланса да тиз кибә. Коры итекләр кию салкын тиюдән саклый. 5) киез итекләр киюне кан әйләнеше системасы бозылган кешеләргә дә киңәш итәләр, алар терәк-хәрәкәт системасы авырулары вакытында бик файдалы; аякларында арыганлык һәм авырлык хисен, нерв киеренкелеген, аркадагы авыртуларны бетерергә булыша. Шуңа күрә итекләр генә түгел, табигый натураль аяк киеме, ул әле файдалы да.
Чыганаклар.
1. Александра Аксенова “Войлок. Лучшие поделки, игрушки, аксессуары” - Издательство: ХАРВЕСТ, 2011. 2.Красникова Г.А. “Игрушки своими руками “Издательство “Малыш”, 1992 г 3. Красникова Г., Бублик В., Мамонова М. Все о войлоке и фильцевании: Практическое руководство - Агентство “Дистрибьютор Прессы”, 2010. 4. Ксения Шинковская. “Вещицы из войлока” - Издательство: АСТ-Пресс” Москва, 2008.-17, 38, 51. 5.Ризаэтдин Фәхретдин. Шәкертлек әдәбе. – Казан:“Иман” нәшр., 2002. –56 б.