Википедия:Авторлык хокуклары
Татар Википедиясе җәмгыяте бу мәсьәлә турында үз кагыйдәсен кабул иткәнче, Рус Википедиясе киңәш-кулланмалары тәртибе нигезендә Википедия:Авторские права кагыйдәсен кара. |
Бу бит Татар Википедиясе'нең киңәш-кулланмаларына керә. Тасвирланган тәртип буенча эш итү киңәш ителә. Әммә дә ләкин монда язылганы — догма түгел. Саф-сәламәт акылга нигезләнеп атлагыз. Бу битне үзгәрткәнче, сез кертергә уйлаган текст консенсуска туры килгәнен тикшереп алыгыз. Шөбхәләр туган очракта, аларны бәхәс битендә белдерсәгезче.
|
Бу битнең кыскача аңлатмасы / Bu bitneñ qısqaça añlatması: Бу биттәге аңлатмалар бар Викимедиа проектлары өчен нигез принципларының берсенә карата тәртипне билгели. Бу таләпләргә туры килмәгән эчтәлеккә карата кулланма ВП:АХБ, җәмгыятебезнең проект битләрдәге хокук бозуларны төзәтү процедурасы Википедия:Тавыш бирү:Авторлык хокукларын бозуны бетерү чаралары битләрендә бирелгән. |
Игътибар: Википедия мәкаләләр тексты һәм кулланган иллюстрацияләре өчен авторлык хокукына Викимедиа Фонды ия түгел. Оешмагыз, мәктәбегез яки ширкәтегезнең кагыйдәләре буенча веб-сәхифәдән эчтәлекне күчерү алдыннан сәхифә хуҗасының рөхсәтен алуны таләп итсәдә, безнең контакт адресларыбызга мәкаләләр һәм рәсемнәрне куллануга рөхсәт алу өчен электрон хатлар юллау мәгънәсез.
Викимедиа Фондына бердән-бер эчтәлек турындагы урынлы һәм тиешле мөрәҗәгать - рөхсәтсез куллану мөмкин булмаган регистрацияләнгән Википедия/Викимедиа эмблемаларына карый.
Татар Википедиясе үсешендә катнашучыларның авторлык хокукларын хөрмәт итү өлкәсендәге гамәлләре түбәндәге таләпләргә туры килергә тиеш:
- Викимедиа фонды билгеләгән Кулланылыш шартлары;
- Creative Commons Attribution-Share Alike License 3.0 (CC-BY-SA-3.0)[1] һәм GNU Free Documentation License (GFDL) [2] лицензияләре;
- Татар Википедиясе сакланган серверлары АКШта урнашуы сәбәпле АКШның гамәлдәге авторлык хокуклары өлкәсендә кануннамәләр[3];
- «якланылу таләбе» (рус. испрашивание охраны) сорала алу ихтималлыгы булган дәүләтнең кануннамәләре[4][5][6][7][8][9].
Әдәбият һәм сәнгать өлкәсендәге әсәрләрне яклау турындагы Берн конвенциясе килешүләре нигезендә[10], авторлык хокукы (ru) автоматик килеш бар булдырылган әсәрләр өчен гамәлгә керә. Бу авторлык хокукы буенча якланылганын белдерүче билгесе (ru) белән тамгаланмаган әсәрләр дә авторлык хокукы объектлары була алганың аңлата.
Викимедиа Фонды билгеләгән тәртипләренә аңлатмалар
үзгәртү- Шулай ук карагыз: Википедия:Авторлык хокукларын бозу һәм wmf:Terms_of_Use/ru#7. Лицензирования содержимого.
Викимедиа Фонды билгеләгән тәртипләре 2007 елда Викимедиа Фонды вакыфчылар шурасы тарафыннан кабул ителде, 2009 елда Викимедиа җәмгыяте буйлап уздырылган сораштыру нәтиҗәсендә икеле лицензия шартлары (en / ru) өстәлде.
Викимедиа Фонды аның карамагында булган бар проектлары өчен мәҗбүри булган принципларны билгели:
|
Россия кануннары билгеләгән тәртибе
үзгәртүПлагиат
үзгәртүВикипедия хокуки ягыннан ирекле эчтәлекле проект һәм монда кертелгән эчтәлекнең авторлык хокукларын бозу очрагы булу ихтималлыгы да һич кабул ителми.
Үз сүзләр белән аңлатулар һәм тәрҗемә ителгән текстларның плагиат булуын ачыклау һәм дәлилләү авыррак булса да, мөмкин — перефразда һәм үз сүзләрегез белән тәрҗемә ителгән материалда да чыганакларны тиешлечә күрсәтү зарур.
Авторлык хокукларын кабат-кабат бозу
үзгәртүУрынлы кисәтүләргә карамастан, кабат-кабат авторлык хокукы буенча якланган материалларны керткән катнашучыларга таба гамәлләр:
- кертемнәрендәге бар авторлык хокукы астында якланылган эчтәлекне табу һәм бетерү буенча тикшеренү (en) башлатыла ала,
- киләчәктә проектка куркыныч тудыра алмаулары өчен, монда үзгәртүләр кертүдән мәхрүм ителәләр; сәбәп — Викимедиа фондының АКШ кануннар кодексының 17 баб, § 512 буенча җаваплылыгы.
Шулай ук карагыз
үзгәртү- Википедия:Википедия - ирекле эчтәлекле
- Википедия:Намуслы куллану шартлары
- Википедия:Чыганакларны күрсәтү
- Википедия:Тикшереп булучанлык
- Википедия:Авторлык хокукларын бозуда шикләнелгән мәкаләләр
- Википедия:Цитирование
- wmru:Список сайтов со свободным использованием материалов (на языках народов России)
- Википедия:Авторские права#Использование сторонних текстов при написании статей
- Wikipedia:Copyright violations — Википедиядә авторлык хокукларын бозу мәсьәләләре буенча төп мәгълүмат үзәге
- Wikipedia:Copying text from other sources — башка чыганаклардан күчерелгән текстлар турында
- Wikipedia:Plagiarism#Forms_of_plagiarism — Википедиядәге плагиат мәсьәләләре буенча биттәге плагиат төрләре
- Wikipedia:Close paraphrasing — оригиналга якын үзгәртеп язу (рус. перефраз) турында аңлатма иншасы
- Wikipedia:Non-free content — Википедиядә ирекле булмаган эчтәлекне куллану кайчан һәм ни күләмдә рөхсәт ителә
- Wikipedia:Donating copyrighted materials — Авторлык хокуклары буенча якланган эчтәлекне Википедиягә бүләк итү мәсьәләләре
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ Официальный текст лицензии Creative Commons Attribution-Share Alike License 3.0(ингл.)
- ↑ Официальный текст лицензии GNU Free Documentation License 1.3(ингл.)
- ↑ Текст закона США об авторских правах(ингл.)
- ↑ Всемирная конвенция об авторском праве от 6 сентября 1952 г. (пересмотрена в Париже 24 июля 1971 г.)
- ↑ Договор ВОИС по авторскому праву (WCT) (принят Дипломатической конференцией в Женеве 20 декабря 1996 г.)
- ↑ Московское соглашение о сотрудничестве в области охраны авторского права (Москва, 24 сентября 1993 г.)
- ↑ Официальный сайт WIPO
- ↑ Paris Convention for the Protection of Industrial Property(ингл.)
- ↑ Часть IV Гражданского кодекса Российской Федерации «Права на результаты интеллектуальной деятельности и средства индивидуализации»
- ↑ Бернская конвенция по охране литературных и художественных произведений от 9 сентября 1886 г.
- ↑ Материаллардан файдаланганда, чыганакка сылтама ясау мәҗбүри (рус. При перепечатке ссылка на источник обязательна) язмасы яки (с) тамгасы БУЛМАГАНДА ДА текстлар ирекле дип санала алмый. Беренче тапкыр башка берәр җирдә пәйда булган әсәрне яки аның өлешен Викимедиа проектларына кертү өчен, бу әсәрнең гамәлдәге хокуки статусның Викимедиа проектлары шартларына туры килүен дәлилләү зарур. Авторлык хокукларын бозу очрагы дип шик тудырган әсәрләр, махсус игъланнар тактасында дәлилләр күрсәтелгәчтән, теләсә нинди мизгелдә бәхәссез тиз бетерелә ала.