Алабуга дәүләт педагогика университеты
Алабуга дәүләт педагогика университеты (2011 елдан КФУ Алабуга институты (филиал)) — Алабугада 1952 елдан институт буларак эшләп килгән педагогик юнәлешле югары уку йорты.
Алабуга дәүләт педагогика университеты | |
Рәсми исем | Елабужский государственный педагогический институт |
---|---|
Ректор | Илшат Гафуров |
Дәүләт | Россия |
Административ-территориаль берәмлек | Алабуга һәм Татарстан |
Урам | Казан урамы |
Алыштырган | Алабуга дәүләт педагогика университеты[d] |
Адрес | 423604, Россия, Татарстан Республикасы, Алабуга шәһ., Казан урамы, 89 |
Рәсми веб-сайт | kpfu.ru/elabuga |
Алабуга дәүләт педагогика университеты Викиҗыентыкта |
Эшләү еллары | 1939 |
---|---|
Ректор | Илшат Гафуров Елена Мерзон (филиал директоры) |
Урынлашу | |
Сайт | kpfu.ru/elabuga |
Тарих
үзгәртү- Төп мәкалә: Алабуга епархия хатын-кызлар училищесы
1903-1918 елларда — Алабуга епархия хатын-кызлар училищесы, 1930нчы елларда — педучилище, 1928 елдан — педтехникум, 1939 елда — укытучылар институты, 1952 елның 19 августыннан Алабуга дәүләт педагогика институты булып оеша. 150 студент белем ала торган ике факультетлы институт буларак эшли башлый. Аның экспонатларга бай музей материаллары шул хакта дәлилле һәм образлы итеп сөйли.
АДПУ бүгенге көндә Татарстан, Русиянең алдынгы югары уку йортлары рәтендә тора. Алты факультетта студентлар белем ала. Институт үз диварларыннан 25 меңләп укытучы әзерләп чыгарган. Алар арасында 15 РСФСР, 40 тан артык Татарстанның атказанган укытучысы, 200 гә якын Русиянең Мәгариф отличнигы бар.
Бүгенге көндә АДПУга 10 факультет, 20 кафедра, фәнни китапханә, 7 музей, агробиология станциясе, 20ләп лаборатория, спорткомплекс, 5 уку-укыту бинасы, 3 тулай торак керә. Укытучылар саны - 250.
2011 елның 2 февралендә уку йорты Казан (Идел буе) федераль университетына филиал итеп кушылган.
Шәхесләр
үзгәртүРекторлар
үзгәртү- 1953-1960 Габделхак Гали улы Әминев
- 1960-1966 Клавдия Петр кызы Тиунова-Петрова
- 1966-1971 Евгений Яков улы Тихонов
- 1971-1986 Тәлгать Нәби улы Галиуллин
- 1986-1989 Җәмил Газиз улы Нигъмәтов
- 1989-2000 Наип Хәбибназар улы Лаисов
- 2000-2007 Наил Мансур улы Вәлиев
- 2008-2011 Айрат Миңнемансур улы Кәлимуллин
- 2011 елдан Елена Ефим кызы Мерзон[1]
Югары уку йорты мөгаллимнәре
үзгәртү- Шулай ук карагыз: Төркем:Алабуга дәүләт педагогия институты укытучылары.
- Леонид Арсланов
- Линар Әхмәтов
- Сания Исмәгыйлева
- Дания Сәлимова
- Хәлил Сәлимов
- Наип Лаисов
- Тәлгать Галиуллин
- Эдуард Касыймов
- Маһинур Фәйзуллина
- Рәхим Гайсин
- Фатыйх Урманчеев
- Рифкат Гайнуллин, Дан орденының тулы кавалеры
- Әлфинә Сибгатуллина
- Дамира Ягъфәрова
Түбәндәге төзмә кешеләр һәм роботлар аңларлык күп телле халыкара Викимәгълүмат белем базасында теркәлгән мәгълүматка нигезләнә һәм тулы түгел. Бәйле шәхес турында белем блокларын тутыру һәм соңыннан уң яктагы яңартка басу белән аны баетуда ярдәм итә аласыз. |
туу датасы | Исем | әлма-матер | һөнәр төре | Викиҗыентыктагы төркем | үлем датасы |
---|---|---|---|---|---|
1908-09-05 | Виктор Амбарцумян | А. И. Герцен исемендәге Россия дәүләт педагогика университеты Санкт-Петербург университетының физика-метематика факультеты Пулково обсерваториясе |
астрофизик сәясәтче йолдызбелгеч |
Viktor Hambardzumyan | 1996-08-12 |
1929 | Юлия Азарх | Мәскәү дәүләт матбугат университеты Мәскәү дәүләт университетының филология факультеты |
телбелгеч | No/unknown value | |
1938-07-22 | Тәлгать Галиуллин | Казан (Идел буе) федераль университеты | университет профессоры язучы әдәбият белгече |
Talgat Galiullin |
Югары уку йортын тәмамлаучылар
үзгәртү- Шулай ук карагыз: Төркем:Алабуга дәүләт педагогия институтын тәмамлаучылар.
- Леонид Арсланов - КФУ АИ профессоры (филфак).
- Сания Исмәгыйлева - КФУ АИ профессоры (филфак).
- Наип Лаисов - КФУ АИ профессоры (филфак).
- Леонид Барышев - майонез бизнесын, «Эссен» кибетләр челтәрен булдыручы (техфак).
- Әлфинә Сибгатуллина, филология фәннәре докторы, профессор (филфак).
- Рина Зарипова, журналист, ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре (филфак).
- Марсель Вәлитов (1937), фән докторы (1991), профессор, «Профсоюзы и экономика» журналы баш мөхәррире, РФ атказанган мәдәният хезмәткәре (2005).
- Наилә Вәлитова - матур әдәбият тәрҗемәчесе, язучы. Татарстан язучылар берлеге әгъзасы (1989 елдан).
- Лениза Вәлиева - шагыйрә, прозаик, драматург, телләр белгече, тел белеме фәне юнәлешендә гыйльми тикшеренүләр алып баручы. Татарстан язучылар берлеге әгъзасы (2014 елдан), Саҗидә Сөләйманова премиясе лауреаты (2016).
- Ләйсән Гатауллина - Камал театры артисты (2021 елдан), «Тантана» премиясе лауреаты (2020).
Түбәндәге төзмә кешеләр һәм роботлар аңларлык күп телле халыкара Викимәгълүмат белем базасында теркәлгән мәгълүматка нигезләнә һәм тулы түгел. Бәйле шәхес турында белем блокларын тутыру һәм соңыннан уң яктагы яңартка басу белән аны баетуда ярдәм итә аласыз. |
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ КФУ сайтында Алабуга институты (филиал) сәхифәсе, archived from the original on 2020-10-09, retrieved 2018-01-20
Чыганаклар
үзгәртүСылтамалар
үзгәртү- КФУ рәсми сайты 2016 елның 5 март көнендә архивланган.