Линар Әхмәтов
Линар Әхмәтов, Линар Гыймазетдин улы Әхмәтов (Линар Гимазетдинович Ахметов, 1959 елның 16 марты, СССР, РСФСР, ТАССР, Мөслим районы, Вәрәшбаш) ― педагогика фәннәре докторы (2010), профессор (2011), КФУ Алабуга институтында Инженерлык-технология бүлеге мөдире. Россия югары һөнәри мәгарифенең мактаулы хезмәткәре (2005), РФ Фән һәм югары белем министрлыгының мактаулы остазы (2023)[1].
Линар Әхмәтов | |
---|---|
Туган телдә исем | Линар Гыймазетдин улы Әхмәтов |
Туган | 16 март 1959 (65 яшь) СССР, РСФСР, ТАССР, Мөслим районы, Вәрәшбаш |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | СССР РФ |
Һөнәре | педагог |
Балалар | ике кызы |
Ата-ана |
|
Тәрҗемәи хәле
үзгәртү1959 елда Мөслим районы Вәрәшбаш авылында туган. Әтисе Гыймазетдин Бөек Ватан сугышында катнашкан, фронттан үзе хезмәт иткән ЗИС-5[d] машинасы белән кайткан, Киров исемендәге колхозда әлеге машинада эшләгән. Әнисе Галия Минзәлә педучилищесын һәм Алабуга педагогика институтын тәмамлаган, Вәрәшбаш мәктәбендә балалар укыткан.
Линар Гыймазетдин улы 8 класстан соң Минзәлә педучилищесының хезмәт һәм сызым укытучылары әзерли торган бүлегенә укырга кергән. 1978 елда Мөслим районы Ташлыяр сигезьеллык мәктәбендә өч ай хезмәт, сызым һәм физик тәрбия укытучысы булып эшләгәч, армиягә алына. Хәрби хезмәтен бетереп кайткач, 1981 елда Алабуга педагогика институтына (АДПУ, 2011 елдан КФУ Алабуга институты) укырга кереп, 1985 елда әлеге вузны «гомумтехник дисциплиналар һәм хезмәт укытучысы» белгечлеге буенча тәмамлаган. Язмышын шушы уку йорты белән бәйли. Гомумтехник дисциплиналар кафедрасында лаборант булып эшли башлаган. Лаборанттан соң, ассистент, аннары ― өлкән укытучы, доцент була. 1996 елда Казан дәүләт педагогия институтында аспирантура тәмамлап, педагогика фәннәре кандидатлыгына диссертация яклаган. Шул ук елны АДПУның технология һәм икътисад укыту методикасы кафедрасы мөдире итеп сайлыйлар. 2000―2003 елларда технология-икътисад факультеты деканы булып эшли. 2003 елда Алабуга педагогика университетының беренче проекторы итеп билгелиләр.
2010 елда «Технология укытучысының һөнәри эшчәнлегенең интеграцияләнгән мәгълүмат мохите» темасына педагогика фәннәре докторлыгына диссертация яклаган[2].
Линар Гыймазетдин улы һөнәри белем бирү теориясе һәм методикасы буенча кандидатлык диссертацияләрен уңышлы яклаган 4 аспирант әзерләгән. Галим 100дән артык басма, шул исәптән рус һәм татар телләрендә монографияләр, укыту һәм методик ярдәмлекләр авторы. Халык педагогикасы, халык мәдәниятен өйрәнү белән дә шөгыльләнә. Республиканың урта мәктәпләре өчен мультимедиа укыту китапларын чыгара. 2015 елдан Линар Әхмәтов КФУ каршындагы докторлык һәм кандидатлык диссертацияләрен яклау буенча махсуслаштырылган диссертация советы әгъзасы булып тора[3]
«Эврика» студентлар конструкторлык-технологик бюросы җитәкчесе[4].
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
үзгәртү- 2005 ― Россия югары һөнәри мәгарифенең мактаулы хезмәткәре
- 2023 ― РФ Фән һәм югары белем министрлыгының мактаулы остазы
Шәхси тормышы
үзгәртүӨйләнгән, ике кызы.
Төрле музыка уен коралларында уйный, җырлый.
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ Ахметов Линар Гимазетдинович. Казанский (Приволжский) федеральный университет
- ↑ Ахметов Линар Гимазетдинович. Известные ученые
- ↑ Юбилей празднует Линар Ахметов. Елабужский институт КФУ ВКонтакте, 16.03.2024
- ↑ СКТБ Эврика. Студенческие научные кружки
Әдәбият
үзгәртү- Флүр Баһаутдинов. Гыймазетдин улы Линар / Без Мөслим балалары. Күренекле райондашларыбыз турында язмалар. К: «Идел-пресс», 2006. 372-373нче бит. ISBN 5-85247-005-4
- Мәкаләләр
- Гомәр Даутов. «Салкын тимергә җан өрүдән канәгатьлек кичерәм». «Татарстан», 2024 ел, № 7, 43-45нче бит.
Сылтамалар
үзгәртү- Ахметов Линар Гимазетдинович. Казанский (Приволжский) федеральный университет.