Марсель Вәлитов

профессор, мөхәррир (Мәскәү, Россия)

Марсель Вәлитов, Марсель Галиәкбәр улы Вәлитов (1937 елның 3 октябре, СССР, РСФСР, ТАССР, Мөслим районы, Мөслим) ― журналист, икътисад фәннәре докторы (1991), профессор, «Социалистическое соревнование» (1989―1990), «Профсоюзы и экономика» журналлары (Мәскәү, 1990 елдан) баш мөхәррире, «Проф-Эко» нәшрияты ҖЧҖ директоры (2000―2016). РФ атказанган мәдәният хезмәткәре (2005).

Марсель Вәлитов
Туган телдә исем Марсель Галиәкбәр улы Вәлитов
Туган 3 октябрь 1937(1937-10-03) (86 яшь)
СССР, РСФСР, ТАССР, Мөслим районы, Мөслим
Милләт татар
Ватандашлыгы ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ
Һөнәре журналист, профессор
Бүләк һәм премияләре РФ атказанган мәдәният хезмәткәре

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1937 елның 3 октябрендә Татарстан АССР Мөслим районы үзәге Мөслим авылында тугыз балалы гаиләдә җиденче бала булып туган. Мөслим урта мәктәбен, Алабуга дәүләт педагогия институтының филолоия факультетын (1959) тәмамлаган.

1959 елдан, КПССның Мөслим райкомы икенче секретаре Тимерхан Борһан улы Борһанов тәкъдиме белән, Мөслим районы «Колхоз байрагы» (1965 елдан «Авыл утлары») газетасының җаваплы секретаре булып эшли.

1960 елның апрелендә, КПССның Мөслим райкомы беренче секретаре (1957―1961) Мәгъсүм Шәйгазәм улы Хөсәенов тәкъдиме белән, ВЛКСМның Мөслим райкомы беренче секретаре итеп сайлана (1960―1962).

Ике ел Совет Армиясендә хезмәт итеп, Сарманга кайта. 1963―1964 еллар ― Мөслим районының Сарман районына кушылган чоры. 1963―1965 елларда Сарманда чыгучы «Ленинчы» (1993 елдан «Сарман») газетасының дубляж буенча редактор урынбасары булып эшли.

1965 елның апрелендә «Авыл утлары» исеме белән чыга башлаган Мөслим районы газетасын җитәкли.

1967 елда КПССның Мөслим райкомының икенче секретаре итеп сайлана. Аның тырышлыгы белән 1968 елда Мөслимдә авыл һөнәри-техник училищесы (2018 елдан техникум) ачыла.

1970 елда, КПССның Татарстан өлкә комитеты юлламасы белән, Мәскәүгә, КПСС ҮК каршындагы Иҗтимагый фәннәр академиясе (хәзерге РФ Президенты каршындагы Халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте университеты) аспирантурасына укырга керә. Аспирантураны 1973 елда тәмамлап, икътисад фәннәре кандидатлыгына диссертация яклый (1973). Икътисад фәннәре докторлыгына диссертацияне 1991 елда яклый.

1973 елда КПСС ҮК М. Г. Вәлитовны ВЦСПС (ru) аппаратына эшкә җибәрә, анда 1989 елга кадәр производство-масса эше секторы мөдире булып эшли. Биредә ул күпкырлы эш башкара. СССР профсоюзларының съездларын хәзерләүдә, бу мәсьәлә буенча союзара конференцияләр үткәрүдә актив катнаша. Съездларда кабул ителгән карарларны тормышка ашыруда тырышлык куя, съезд йомгаклары буенча республикаларда, өлкәләрдә профсоюз активы җыелышлары, пленумнар үткәрә. М. Вәлитов производство-масса эшен оештыру тәҗрибәсе белән уртаклашу максатында чит илләргә бара. ГДРда һәм Венгриядә өчәр тапкыр була, Португалиядә һәм Кореядә булып кайта[1].

1989―1990 елларда «Социалистическое соревнование» журналының баш мөхәррире.

Казанда чыккан «Татарстан коммунисты» (1958―1991, хәзерге «Татарстан»), шулай ук үзәктә чыккан «Политическое самообразование», «Агитатор», «Журналист», «Коммунист» журналларында һөнәри берлекләр эшен оештыру, хезмәткә мөнәсәбәт, социалистик ярыш, политэкономиянең аерым темалары буенча фәнни мәкаләләре басыла (шул исәптән, «Ярыш һәм социализмның производство мөнәсәбәтләре үсеше», «Хезмәткә коммунистик караш хәрәкәте: тәҗрибә, проблемалар һәм перспектива», «Экономикада башлангыч һәм инициатива» һ. б.).

1990 елда ВЦСПСка караган иҗтимагый-сәяси һәм фәнни-теоретик журнал «Профсоюзы и экономика» (тат. Һөнәри берлекләр һәм икътисад) журналы (хәзерге рәсми исеме Россиянең бәйсез һөнәри берлекләр федерациясенә караучы «Профсоюзы и экономика» журналы редакциясе иҗтимагый берләшмәсе оешмасы) оеша, М. Г. Вәлитов аның баш мөхәррире итеп билгеләнә. Әлеге басма профсоюзларның тормышын төрле яклап яктырта[2].

2000―2016 елларда ― «Проф-Эко» нәшрияты ҖЧҖ директоры[3].

Икътисад фәннәре докторы, профессор М. Г. Вәлитов Мәскәүдә Россиянең бәйсез һөнәри берлекләр федерациясенә караучы Хезмәт һәм социаль мөнәсәбәтләр академиясендә (ru) РФ төбәкләре, шулай ук чит илләр (мәсәлән, Монголия) аспирантларының диссертация эшләренә рәсми оппонент буларак катнаша.

Мәскәүдә яши[4].

Кайбер хезмәтләре үзгәртү

  • Развитие соревнования и совершенствование социалистических производственных отношений. М., 1978.
  • Социалистическое соревнование: механизм использования. М., 1989.
  • Отношение социалистического соревнования и совершенствование механизма его использования в современных условиях. М., 1989[5].
  • Культура бизнеса: Справочник-самоучитель ключевых терминов. М., 1992 (автордаш).
  • Көнбатыш илләрендә хезмәт мөнәсәбәтләрен тәртипкә китерү: Россиядән караш (Регулиирование трудовых отношений на Западе: взгляд из России). М., 2005 (автордаш)[6]

Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

Әдәбият үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү