Мария Хөснетдинова

Мария Хөснетдинова (Мария Николай кызы (Мария Микулай кызы) Хөснетдинова, 1920 елның 10 мае, Сарсаз-Баграж, Зәй вулысы, Минзәлә өязе, Уфа губернасы, Россия империясе6 апрель 2003(2003-04-06) (82 яшь), Зәй, Зәй районы, Татарстан, Россия) — укытучы, соңрак авыл хуҗалыгы хезмәткәре, Зәй районы Аксар күмәк хуҗалыгы комплекслы бригада бригадиры, Социалистик Хезмәт Каһарманы (1966).

Мария Хөснетдинова
Туган 10 май 1920(1920-05-10)
Сарсаз-Баграж, Зәй вулысы, Минзәлә өязе, Уфа губернасы, Россия империясе
Үлгән 6 апрель 2003(2003-04-06) (82 яшь)
Зәй, Зәй районы, Татарстан, Россия
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Әлма-матер Алабуга дәүләт педагогика университеты
Сәяси фирка Советлар Берлеге коммунистик фиркасе

Тормыш юлы үзгәртү

Мария Хөснетдинова 1920 елның 10 маенда Уфа губернасының Минзәлә өязе (хәзер — Татарстанның Зәй районы) Сарсаз-Баграж авылында туа[1].

1936 елда Югары Баграж урта мәктәбенең 8 сыйныфын тәмамлый һәм Казанга укытучылар курсларына җибәрелә. Аларны тәмамлаганнан соң Федоровское җидееллык мәктәбендә башлангыч сыйныфлар укытучысы булып эшли, ә 1937 елдан — Югары Шепкә җидееллык мәктәбендә. Бер үк вакытта Алабуга педагогия училищесын тәмамлый һәм 1941 елда Аксаркино авылында башлангыч сыйныфлар укытучысы булып эшли башлый[2].

Бөек Ватан сугышыннан соң, җимерелгән халык икътисадын күтәрергә кирәк булгач Мария Николаевна үз һөнәрен алыштырып, җәмәгать эшчәнлеге белән бергә авыл хуҗалыгы хезмәткәре була. 1954 елда ул Аксу авыл советы рәисе итеп сайлана, ә 1960 елда Аксаркинода 21 партсъезд исемендәге колхозның комплекслы бригадасын җитәкли[3]. 1964 елгы эш нәтиҗәләре буенча аның бригадасы ССРБ ВДНХсында тәкъдим ителә, ә Мария Хөснетдинова үзе ВДНХның бакыр медаленә лаек була.

Җәмәгать эшчәнлеген дәвам итеп, СБКФның XXIII съезды делегаты (1966) һәм Татарстан АССР Югары Советы депутаты (1959—1966) була.

1976 елда Мария Хөснетдинова пенсиягә чыга. 2003 елның 6 апрелендә Татарстан Республикасының Зәй шәһәрендә вафат була[1]. Кияүдә булган, гаиләдә дүрт бала туган.

Бүләкләр үзгәртү

ССРБ Югары Шурасы Президиумының 1966 елның 23 июнендәге Указы белән Мария Николаевна Хөснетдиновага җитештерүне арттыруда һәм авыл хуҗалыгы продукциясен әзерләүдә ирешкән уңышлары өчен Ленин ордены һәм «Урак  һәм Чүкеч» алтын медале тапшырылып, Социалистик Хезмәт Каһарманы исеме бирелә[2].

«В. И. Ленин тууның 100 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан фидакарь хезмәт өчен» медале.

Истәлек үзгәртү

Мария Николаевна Хөснетдинова истәлегенә һәм аның тууына 90 яшь тулу уңаеннан Аксар Мәдәният йортына Мария Хөснетдинова исеме бирелә[4].

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү