Төхфәт Ченәкәй

шагыйрь, мөхәррир
(Төхфәт Гыйззәтуллин битеннән юнәлтелде)

Төхфәт Ченәкәй, Төхфәт Ченәкәй-Сәмәви, әдәби псевдонимнары, чын исем-фамилиясе Төхфәт (Төхфәтулла) Гыйззәтулла улы Гыйззәтуллин (версия: Төхфәтулла Гыйззәтулла улы Ченәкәев[1]) (1893 елның 2 гыйнвары, РИ, Ырынбур губернасы, Рәдүт — 1959 елның 18 апреле, ССРБ, Үзбәкстан ССР, Әндиҗан) — шагыйрь, мөхәррир. «Яшь Муса Җәлилнең әдәби остазы буларак әдәбият тарихына кереп калырга лаеклы зат» (Рафаэль Мостафин). 1920—1924 елларда — Стәрлетамакта укытучылар өчен чыгарыла башлаган «Мәгариф эшләре» журналының беренче мөхәррире. Т. Ченәкәй — егермеләп шигырь һәм җыр китабы авторы. Ул шулай ук татар фольклорын җыйнау белән дә шөгыльләнгән.

Төхфәт Ченәкәй

Тугач бирелгән исеме: Төхфәтулла Гыйззәтулла улы Гыйззәтуллин
Псевдонимнар: Ченәкәй, Сәмәви, Һомаюн
Туу датасы: 2 гыйнвар 1893(1893-01-02)
Туу урыны: РИ, Ырынбур губернасы , Рәдүт
Үлем датасы: 18 апрель 1959(1959-04-18) (66 яшь)
Үлем урыны: ССРБ, Үзбәкстан ССР, Әндиҗан
Ватандашлык: Русия империясе Русия империясеРСФСР РСФСРССБР байрагы СССР
Эшчәнлек төре: шагыйрь, укытучы
Иҗат итү еллары: 1910—1959
Юнәлеш: поэзия, публицистика
Жанр: шигырь
Иҗат итү теле: татар теле
Дебют: «Сакмар буе» (1928, ТКН)

Тәрҗемәи хәле

үзгәртү
 
М. Җәлил (с), М. Газизова, Т. Ченәкәй
 
Ф. Кәрим (с), Т. Ченәкәй. 1935

1893 елның 2 гыйнварында Ырынбур губернасы (хәзерге Ырынбур өлкәсе Сарыкташ районы) Рәдүт исемле татар авылында[2] дүрт балалы крестьян гаиләсендә туган. Бик иртә әнисе вафат булып, өч апасы белән үги ана кулында үсә. Башлангыч белемне авыл мәдрәсәсендә ала. Ырынбур янындагы Татар Каргалысы бистәсенең 1904 елда ачылган җәдит мәдрәсәсендә[3] белем ала. Каргалыда укыганда, яз-җәй айларында кыргыз, казакъ далаларында, үзбәк кышлакларында укытучылык итеп, бераз акча эшли. 1917—1918 елларда Уфада «Галия» мәдрәсәсендә укый, җәйге укытучылар курсларын тәмамлый.

1913 елдан башлап 1946 елга кадәр Ырынбурда (земство мәктәбендә), Уфада, Казанда, Үзбәкстан ССРда укытучылык эше белән шөгыльләнә.

1918—1920 елларда Ватандашлар сугышында Төркестан фронтының 1нче армиясе инкыйлаби хәрби шурасының Вәлиулла Мортазин-Иманский җитәкчелегендәге театр труппасында әдәби җитәкче булып хезмәт итә.

1920—1924 елларда — Стәрлетамакта укытучылар өчен чыгарыла башлаган «Мәгариф эшләре» журналының (1936 елдан «Башкортостан укытыусыһы») беренче мөхәррире. Шәехзадә Бабичның әдәби мирасын тәртипкә китерә: аның халык арасында йөргән, вакытлы матбугатта басылган 22 шигырен туплап, үзенең истәлекләрен язып, нәшриятка тапшыра. 1956 елда БАССР Язучылар берлеге соравы буенча Ш. Бабич турында истәлекләрен яза: «Шәехзадә Бабич турында (ишеткәннәрем, күргәннәрем, сизенгәннәрем, белгәннәрем )»:

Уфада иптәшләрнең, гыйльми хезмәткәрләрнең киңәшләре белән ул истәлекләрне бер ай буенча кайта-кайта дөресләп төзәттем[4]

1935 елда (вариант: 1937 елда) Казаннан Үзбәкстанга күчеп китә. Гаиләсендә 6 баласы була. 1959 елның 18 апрелендә каты авырудан соң Әндиҗан шәһәрендә вафат.

  ...мине һич онытмый торган, нинди генә кыенлыкка калсам да Җәбраил төсле көтмәгәннән пәйда булып, ашыгыч ярдәм кулын суза торган Ченәкәем бар. Ул чынлап та минем эзләремнән күзләп йөри торган «рәхмәт фәрештәсе» төсле... [5]
Муса Җәлил (Хәсән Туфанга язган хатыннан, 28.07.1933, Әстерхан)
 

Беренче шигырьләре 1913—1914 елларда «Сәмави», «Һомаюн» имзалары белән «Вакыт» гәҗитендә, «Кармак», «Шура» журналларында басыла[6].

Ырынбурда «Вакыт» нәшриятында «Сакмар буе» җыентыгында 1910—1914 елларда язылган шигырьләре тупланган. Көнчыгыш шигърияте үрнәкләренә таянып, шәрыкъ поэзиясе традицияләрен дәвам итүче шагыйрь буларак билгеле. 1918 елда Ырынбурда «Өмет очкыннары» җыентыгы басылып чыга. Бу елларда Ырынбурның иң күп басылып таралган шигъриятле җыентыклары Т. Ченәкәйнеке була.

Ш. Фидаи, М. Җәлил кебек яшь шагыйрьләрнең әдәбиятта беренче адымнары шаһиты була, аларга ярдәм итә[7]. М. Җәлилгә багышланган ике шигыре бар: «Муса» (1956), «Аебыз иде» (1959). М. Җәлилгә багышланган пьеса да яза башлаган булган, тәмамларга җитешмәгән[8].

1920-елларда Казанда «Карагайлы каен урманында», «Көрәш кырларыңда» һәм башка китаплары басыла. 19201930-елларда тәрҗемә (башка телләрдән татарчага берничә пьеса тәрҗемә итә) һәм театр тәнкыйте өлкәсендә шактый актив эшли (Мортазин В., Ченәкәй Т. «Татар театры тарихыннан». Мәскәү: СССР халыклары Үзәк нәшрияты, 1926). Исеме көндәлек вакытлы матбугат сәхифәләрендә еш күренә. Соңыннан истәлекләр дә язып калдыра.

Төхфәт Ченәкәй — шактый катлаулы шәхес. 1920-еллар башында аны уңай яктан телгә алучылар була. Мәсәлән, Г. Ибраһимов бер мәкаләсендә Февраль инкыйлабыннан Октябрь инкыйлабына яңа рух белән үсеп килеп кергән татар шагыйрьләре (М. Гафури, Ф. Бурнаш, С. Кудаш һ. б.) арасында Т. Ченәкәй-Сәмавине дә атый, аларны яшьләргә үрнәк итеп күрсәтә.

Бераздан шагыйрь ачы тәнкыйть утына эләгә: аңа яңа чор таләбенә туры килми торган, идиллиягә тартым, артык интим (порнографик) шигырьләр язуда гаеп ташлана. Мәсәлән, гаилә тормышы турында романтик рухта язылган «Аналы-кызлы» әсәре сыйнфый көрәш турында булмаган өчен тәнкыйтькә эләгә.

«Татар әдәбияты тарихы»ның 4нче томында (1989, 368нче бит) аның турында: «Г. Теләш, Т. Ченәкәй кебек шагыйрьләр яңа әхлакый принципларны ахыргача кабул итеп, аңлап җиткерә алмыйча, субъектив карашларны алга сөрәләр, натуралистик тупаслыкларга урын калдыралар»—дип язылган.

«Өлкән буын язучылары (Хәсән Туфан, Мирсәй Әмир, Нәкый Исәнбәт һ. б.) аны фәкать кире яктан гына, «пычрак күңелле зат» итеп кенә телгә алганнар» (Рафаэль Мостафин)[6].

Җидегәнчелек

үзгәртү
Төп мәкалә: Җидегәнчелек

Т. Ченәкәй 1930-еллар башында «җидегәнчелек» вакыйгасы уңае белән үзен шактый ямьсез тота, «җидегәнчеләрне» фаш иткән булып, үзенә «сәяси капитал» тупларга омтыла. 1930 елда бер төркем язучы (Гадел Кутуй, Габдрахман Минский, Төхфәт Ченәкәй, Нәкый Исәнбәт, Сәйфи Кудаш) ««Җидегәнче» контрреволюцион милләтчел оешмада торуда» гаепләнә. 1931 елның 7 февралендә Кутуй, Исәнбәт, Ченәкәй һәм Минский кулга алына. Аларга «контрреволюцион оешма төзүдә» гаеп белдерәләр. 8 ай буена барган тикшерүдән соң Минский белән Исәнбәт 15 апрельдә, Кутуй белән Ченәкәй 16 сентябрьдә азат ителә[9]. «Җидегәнче»лектә гаепләнгән язучыларның барысы да, 1937 елдан исән калып, соңыннан күбесе әдәбият мәйданында кабат эшләү һәм матбугатта басылу хокукына ирешәләр[10]. Т. Ченәкәй кулга алына, төрмәдә утыра. Соңыннан акланып, Урта Азия якларына китеп, әдәбияттан читләшеп яшәргә мәҗбүр була.

Язышкан журнал һәм гәҗитләре

үзгәртү
  • «Коммунист» гәҗите

Басылган китаплары

үзгәртү

«Бер дустыма»

Тоз кеби бул син — каһәр дошман исәң!
Бал кеби бул син — әгәр дустым дисәң!
Дуст булырсың — кил, кулың бир, берләшик,
Бергә уйныйк ямьле тормыш уйныны...
Дошман улсаң — килче, көчне үлчәшик!
Җөрьәт итсәң — ал кылыч, чап муйнымы!
Төхфәт Ченәкәй

  • Сакмар буе. Ырынбур, 1914.
  • Күңел уенчыклары (балалар өчен). Ырынбур, 1916.
  • Җыр капчыгы. Ырынбур, 1917.
  • Теләкләр төркеме. Ырынбур, 1918.
  • Мәхәббәт чәчәкләре. Ырынбур, 1918.
  • Өмет очкыннары. Ырынбур, 1918.
  • Ачларга ярдәм. Ырынбур, 1921.
  • Ирек җырлары. Ырынбур, 1921.
  • Бакчаларда, Уфа, 1927.
  • Карагачлы каен урманында. Казан, 1927.
  • Еллар скрипкасында җырлар. Мәскәү, 1929.
  • Көрәш кырларында. Казан, 1929.
  • Матур җырлар, чибәр сүзләр. Казан, 1930 һ. б.

Искәрмәләр

үзгәртү
  1. Т. Ченәкәй. Бөек Бабич турында хатирәләрем(башк.)
  2. Гөлчәчәк Саламатова. Бабичның дуслары. «Киске Өфө», 13.06.2017(башк.)
  3. Ислам в истории Татарской Каргалы. Официальный сайт местной мусульманской религиозной организации с. Татарская каргала(рус.)
  4. Шәехзадә Бабич турында (ишеткәннәрем, күргәннәрем, сизенгәннәрем, белгәннәрем ). 4нче бит(башк.)
  5. Муса Җәлилнең Хәсән Туфанга язган хатлары. Мәйдан, 2006, гыйнвар, 110нчы бит
  6. 6,0 6,1 Ләйлә Гарипова. Сезгә кайтам. Безнең мирас, 12.09.2015
  7. Туган яктан, туган туфрактан… Әл – Рәдүди һәм Төхфәт Ченәкәй. урок.рф
  8. Марат Султангузин. Тухват Ченакай — учитель поэта-героя. «Южный Урал», 2011(рус.)
  9. Рәмис Латыйпов. «Кырын эш кырык елдан соң да беленә». Интертат, 25.09.2019
  10. Илдус Фазлетдинов. Нәкый Исәнбәтнең тууына 120 ел. 2020 елның 11 июль көнендә архивланган. «Тулпар», 10.01.2020

Әдәбият

үзгәртү
  1. Ченәкәй Т. Иҗатыннан үрнәкләр. Казан утлары, 1998 ел, № 4, 116-120нче битләр.
  2. Ченәкәй Т. Бер дустыма. Мирас, 1999 ел, № 7, 27-28нче битләр.
  3. Еники Ә. Ченәкәй – кем ул? Казан утлары, 1998 ел, № 4, 111-116нчы битләр.

Сылтамалар

үзгәртү