1939 ел
(1939 yıl битеннән юнәлтелде)
1939 (бер мең тугыз йөз утыз тугызынчы) ел — кәбисә булмаган ел, милади тәкъвим буенча якшәмбе көнне башлана. Бу безнең эраның 1939 елы, II меңьеллыкның 939 елы, XX гасырның 39 елы, XX гасырның 4 унъеллыгының 9 елы, 1930 елларның 10 елы. 1939 елдан бирле 85 ел үтте.
Еллар |
---|
1935 · 1936 · 1937 · 1938 — 1939 — 1940 · 1941 · 1942 · 1943 |
Унъеллык |
1910-еллар · 1920-еллар — 1930-еллар — 1940-еллар · 1950-еллар |
Гасырлар |
XIX гасыр — XX гасыр — XXI гасыр |
Вакыйгалар
үзгәртү- 20 гыйнвар — Уфада Башкорт дәүләт филармониясе ачыла.
- 17 июнь — Муса Җәлил исемендәге Татар Дәүләт Опера һәм Балет театры ачыла.
- 23 август — Казанда СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалы Тел, әдәбият һәм тарих институты оештырыла.
- 31 август — алман радиостанциясенә һөҗүм инсценировкасы. Ул Икенче бөтендөнья сугышына китерәчәк.
- 3 сентябрь — Бөекбритания, Франция, Һиндстан, Австралия һәм Яңа Зеландия Алманиягә сугыш игълан итәләр.
- 10 сентябрь — Канада Алманиягә сугыш игълан итә.
- 28 сентябрь — Молотов һәм Риббентроп килешүе гамәлгә аша, Варшава капитуляциясе.
- 30 ноябрь — Совет-фин сугышы башлана.
Туулар
үзгәртүШулай ук карагыз: Төркем:1939 елда туганнар
- 20 гыйнвар — Азат Зыятдинов, татар галиме, техник фәннәр докторы.
- 1 февраль — Муса Сираҗи, шагыйрь.
- 13 февраль — Фәнзаман Баттал, язучы-сатирик.
- 23 февраль — Флүн Мусин, татар әдәбиятчысы.
- 10 март — Хәлил Мәхмүтов, Татарстанның халык артисты, Тинчурин театры актеры.
- 10 март — Флера Сөләйманова, татар җырчысы, Татарстанның халык артисты.
- 13 март — Шамил Нәфигулла улы Шәйдуллин, детектив жанрында иҗат иткән татар язучысы.
- 26 март — Марсель Әхмәтҗанов, археограф-текстолог.
- 28 март — Әскәр Кайбышев, татар галиме, дөньякүләм танылган металлофизик.
- 31 март — Рәшит Имашев, рәссам, ТРның халык рәссамы.
- 10 апрель — Бикә Рәхимова, шагыйрә.
- 12 апрель — Владимир Иванов, татар галиме, социолог.
- 15 апрель — Халидә Уразаева, мәдәният эшлеклесе, җырчы, ТАССР, РСФСР атказанган мәдәният хезмәткәре.
- 28 апрель — Рафаэль Ильясов, җырчы, музыкаль редактор.
- 5 май — Дамир Гарифуллин, төбәк тарихчысы, шагыйрь.
- 12 май — Хатыйп Миңнегулов, татар әдәбият галиме.
- 18 май — Фаил Шәфигуллин (1939-1982), шагыйрь һәм прозаик.
- 21 май — Ренат Суфиев (Роман Солнцев), язучы.
- 30 май — Евгений (Гаделша) Бикташев, көйязар.
- 7 июнь — Әхсән Фәтхетдинов, татар рәссамы, сынчы, Татарстанның халык рәссаме.
- 2 июль — Риф Мөхәммәтҗанов, күренекле фольклорчы-галим, җәмәгать эшлеклесе.
- 21 июль — Фирдәвес Әхтәмова (1939-2012), татар артисткасы.
- 28 июль — Нургали Булатов, татар журналисты.
- 28 октябрь — Марс Макаров, композитор.
- 4 ноябрь — Дамир Хәйруллин, татар артисты.
- 12 ноябрь — Миннехан Шәйдуллин, рәссам. ТР атказанган сәнгать эшлеклесе (1999).
- 15 ноябрь — Илдар Зарипов, Татарстан һәм Россиянең атказанган рәссамы.
- 19 ноябрь — Җәмил Нигъмәтов, татар галиме, педагог.
Вафатлар
үзгәртүШулай ук карагыз: Төркем:1939 елда вафатлар
- 13 июнь — Гомәр Толымбай, татар язучысы.
- 7 август — Шәехгаттар Иманаев, тел галиме, хокук белгече.
- 18 октябрь — Исхак Казаков, сәясәтче, 1 нче ТАССР хөкүмәте әгъзасы, педагог, журналист.