Риф Мөхәммәтҗанов

Риф Мөхәммәтҗанов – күренекле фольклорчы-галим, филология фәннәре кандидаты, җәмәгать эшлеклесе. Башкортстан татарларының халык иҗатын җыю белән шөгыльләнә.

Риф Мөхәммәтҗанов
Туган телдә исем Риф Мирхәбибулла улы Мөхәммәтҗанов
Туган 2 июль 1939(1939-07-02)
БАССР, Ярмәкәй районы, Усман-Ташлы авылы
Үлгән 1996(1996)
Милләт татар
Һөнәре фольклорчы
Гыйльми дәрәҗә: филология фәннәре кандидаты[d]

Тәрҗемәи хәл үзгәртү

Риф Мирхәбибулла улы Мөхәммәтҗанов 1939 елның 2 июлендә Башкортстанның Ярмәкәй районы Ык елгасы куенына яшеренеп утырган Усман-Ташлы авылында ишле гаиләдә дөньяга килә. Яшьтән үк каләм тибрәтә башлый. Энесе, танылган драматург Ризван Хәмид билгеләвенчә, авылда тиздән аның укымаган китабы калмый: ул хәтта күршеләре рөхсәте белән иске йортларның чормаларына менеп, анда сакланган борынгы кулъязмаларга кадәр танышып чыга, балачактан ук халык йолалары, аеруча календарь иҗат белән кызыксына. Туган авылында сигезьеллык белем алгач, Иске Турай урта мәктәбен көмеш медаль белән тәмамлый. Әдәбиятка, туган телгә булган мәхәббәте аны Башкорт дәүләт университетының татар-рус бүлегенә алып килә.

1957 – 1962 елларда Риф ага биредә укый һәм соңыннан дүрт ел дәвамында Совет Башкортстаны гәзитендә әдәби хезмәткәр вазыйфасын башкара, күпсанлы очерклар, мәкаләләр яза. 1966 елда сәләтле белгеч БДУның татар филологиясе кафедрасына эшкә чакырыла. Аңа “Татар халык иҗаты”, “Татар әдәбияты тарихы” фәннәре, махсус курслар буенча лекцияләр уку, студентларның гыйльми эшләренә җитәкчелек итү бурычы йөкләтелә. Риф ага яңа эшкә күңел биреп тотына һәм тиз арада хезмәттәшләре арасында зур абруй казана.

Риф Мөхәммәтҗановның фән өлкәсендәге иң зур казанышы – БДУның татар филологиясе кафедрасы каршында фольклор фонды оештыруыдыр, мөгаен. Ул – Башкортстан татарларының халык авыз иҗатын системалы рәвештә җыю һәм өйрәнү эшен башлап җибәргән беренче галим. Алтмышынчы еллар уртасыннан алып ул республиканың татарлар күпләп яшәгән районнарына утызга якын фольклор экспедициясе оештыра, 150дән артык авылны урап чыга. Билгеле, әлеге сәяхәтләрдә катнашкан студентлар өчен бу, беренче чиратта, һичнәрсә белән алыштыргысыз аралашу мәктәбе була.

Әлеге экспедицияләрдә җыелган фольклор материаллары тиз арада фәнни әйләнешкә кереп китә. Мәсәлән, 1977 – 1993 елларда Казанда дөнья күргән “Татар халык иҗаты” унөчтомлыгының һәр китабында да Риф ага тарафыннан тупланган халык авыз иҗаты үрнәкләре урын ала. Ә инде “Йола һәм уен җырлары” томының нигезен, гомумән, ул җыйган материаллар тәшкил итә. Уйлап карасаң, гаҗәп бит: Казанда Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты шөгыльләнгән эшне, Риф ага тик үзенә һәм студентларына таянып кына да башкарып чыга алган! Әле бу лекция, практик дәресләр, йөз төрле җәмәгать вазыйфаларын исәпкә кертмичә генә! Югыйсә, ул 20 елдан артык кафедра профоргы, “Акчарлаклар” әдәби-иҗат түгәрәге җитәкчесе була, авылларга барып, гади халык алдында төрле темаларга лекцияләр белән чыгыш ясый. Риф Мөхәммәтҗанов татар халкының милли йолаларына бирелгән зат иде. Аларны җыеп, өйрәнеп, ул онытылып барган күпсанлы йолаларга яңа сулыш өрде, фольклор коллективлары, халык ансамбльләре өчен кулланма әсбаплар төзеде. Аның профессор Кирәй Мәргән җитәкчелегендә якланган кандидатлык диссертациясе дә Башкортстан Ык буе татарларының йола поэзиясен тикшерүгә багышланган иде. Ә инде 1979, 1982 елларда дөнья күргән “Башкортстан Ык буе татарларының йола иҗаты: туй поэзиясе” һәм “Башкортстан Ык буе татарларының йола иҗаты: календарь поэзиясе” исемле җыентыклары бүген дә студентлар, халык авыз иҗаты белән кызыксынучылар өчен әһәмиятле чыганаклар булып кала.

Аның йөздән артык шигыре узган гасырның 60 – 70 елларында республика вакытлы матбугатында дөнья күргән булган. Аның поэтик осталыгын “Ярмәкәй чишмәләре” иҗат берләшмәсенең юбилеена багышланган кечкенә генә җыентыкта дөнья күргән берничә шигыреннән генә күрергә мөмкин.

Күренекле галим, педагог Риф Мирхәбибулла улы Мөхәммәтҗановның җәмәгатьчелек эшчәнлеге дә игътибарга лаек. 1980 еллар азагында илдә милли үзаң күтәрелеше башлангач, ул республика татар милли хәрәкәтен әйдәп баручыларының берсе булды. Башкортстан Татар иҗтимагый үзәгенең Гали мәҗлес әгъзасы итеп сайланды, “Алтын ай” милли агарту фондын җитәкләде. Аның “Телем, җирем, халкым” (соңыннан “Рәйхан”) телевизион тапшыруындагы чыгышлары татар теле, мили фольклор мәсьәләләренә багышланды, Башкортстан радиосыннан да ул әлеге проблемалар буенча еш чыгыш ясады. Бүген Башкортстанда татар телендә дүрт республика басмасы дөнья күреп, өч югары уку йортында татар бүлекләре эшләп килә икән – монда Риф аганың да өлеше бар.

“Ходай яраткан кешеләрен тизрәк үз катына алырга тырыша”, – дигән ышану яши халыкта. Риф аганың да гомере бик кыска булды. 1996 елда, нибары 57 яшендә, аяусыз чир аны арабыздан алып китте.

Чыганаклар үзгәртү