Евгений Бикташев
Евгений (Гаделша) Бикташев (30 май 1939 (85 яшь), Галахово[d], Екатериновка районы, Сарытау өлкәсе, РСФСР, СССР — , ) — көйязар, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе (1997), РФнең халык артисты (1997), Сарытау шәһәренең шәрәфле ватандашы (1996). 1982-1990 елларда Сарытау өлкә филармониясендә иҗади төркем җитәкчесе, 1996 елдан Сарытаудагы «Поволжье» өлкә кәнсирт оешмасының сәнгать җитәкчесе. Җырлар, симфоник, камера-инструменталь, камера-вокаль әсәрләр авторы, хор өчен рус, татар, чуаш, мордва халык җырларын эшкәртүче.[1]
Евгений Бикташев | |
---|---|
Туган | 30 май 1939 (85 яшь) Галахово[d], Екатериновка районы, Сарытау өлкәсе, РСФСР, СССР |
Әлма-матер | Сарытау өлкә сәнгать көллияте[d] |
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ Татарская энциклопедия. В 6 томах. Том 1. А — В