Гобәй Дәүләтшин
Гобәй Дәүләтшин (тулы исеме Гобәйдулла Дәүләткирәй улы Дәүләтшин, баш. Ғөбәй Дәүләтшин, Ғөбәйҙулла Дәүләткирәй улы Дәүләтшин) – язучы, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе.
Гобәй Дәүләтшин Ғөбәй Дәүләтшин | |
---|---|
Туган телдә исем | Гобәй Дәүләткирәй улы Дәүләтшин |
Туган | 29 декабрь 1893 Ташбулат-Күчтән, Имелеев вулысы, Николаев өязе, Самара губернасы |
Үлгән | 10 июль 1938 (44 яшь) Уфа |
Милләт | башкорт |
Ватандашлыгы | Русия империясе →РСФСР →ССРБ |
Һөнәре | язучы, сәясәтче, дәүләт эшлеклесе |
Эш бирүче | Мифтахетдин Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогика университеты |
Җефет | Һәдия Дәүләтшина |
Ата-ана |
Тәрҗемәи хәле
үзгәртү1893 елның 29 декабрендә Самар губернасы Николаев (1918 - Пугачев) өязе Имелеев вулысы (хәзерге Самара өлкәсе Олы Глушица районы Таш-Күчтән авылы) Ташбулат авылында туган. Әтисе батрак, әнисе итек тегүче була. Беренче белемне Казаннан килгән мөгаллим Хөснетдин Ишкенәевтан ала. «Мәктәптә булган барлык татарча китапны, укытучымның газета-журналларын, матур әдәбият булсын, фәнни әдәбият булсын - берсен дә калдырмый укып бардым»,- дип яза автобиографиясендә. 15 яшендә ятим калып, көтүче, батрак булып хезмәт итә. Бай балаларына дәресләр бирә, аларны мәдрәсәгә керергә әзерли. Үзе дә Х. Ишкенәев ярдәме белән Казандагы татар укытучылар институтына укырга керә.
1914 елда, беренче бөтендөнья сугышы башлангач, 20 яшьлек Г. Дәүләтшин фронтка китә, 130- дивизия белән өч ел сугышның алгы сызыгында була. 1917 елгы февраль инкыйлабыннан соң Мәскәүгә I Бөтенрусия мөселман корылтаена делегат булып бара. Фронтка әйләнеп кайткач, большевиклар фиркасенә керә. 1918 елда туган ягына әйләнеп кайта. Авылларда совет хакимиятен, күмәк хуҗалыклар оештырып йөргән егетне коммунистлар фиркасенең Пугачев өяз комитетына, соңрак Самар губерна комитетына эшкә алалар.
Мәскәүдә, соңыннан Казанда Татар-башкорт республикасын оештыру комитетында матбугат бүлеге мөдире. «Коммунистлар фиркасе манифестын» татарчага тәрҗемә итә. 50 мең тираж белән басылган манифестның бер нөсхәсен үз кулы белән И.В. Сталинга тапшыра.[2] ВКП(б) үзәк комитетының татар-башкорт бюросына (Мәскәү) әгъза итеп сайлана (1922). «Эшче» газетасы һәм «Кызыл Шәрык» журналы мөхәррире.
Ватандашлар сугышы тәмамлангач, Г. Дәүләтшинны Уфага чакыртып алалар. «Башкурдистан» газетасында эшләп ала.
1930-1933 елларда Мәскәүдә кызыл профессура институтының әдәбият бүлегендә укый.
«Җылаер» иген совхозында сәяси бүлек мөдире, «Зерновая фабрика» газетасын оештыручы (мөхәррире Габдулла Баязитов, 1932-1934; әдәби хезмәткәре Һәдия Дәүләтшина, 1933-1935), Аргаяш кантонында фирка комитеты сәркатибе, Уфада гыйльми үзәк мөдире (1923-1924), фирка өлкә комитетының матбугат бүлеге мөдире (1927), китап нәшриятының баш мөхәррире (1928), Уфа педагогия институтының директоры (1935), БАССР халык мәгарифе комиссары (1924-1927 елларда урынбасар, 1935 елдан комиссар) булып эшли.
1936 елда «Башкортстан укытучысы» (баш. Башҡортостан уҡытыусыһы) журналын җитәкли.[3]
Сәясәт корбаны
үзгәртүГ. Дәүләтшин мәгариф комиссары вазыйфасында булган чорда БАССРда 121 яңа мәктәп ачыла. Урта белем 8 телдә бирелә (59 рус мәктәбе, 28 татар, 28 башкорт, 3 чуаш, 2 мари, 2 мордва, 1 удмурт, 1 украин урта мәктәбе эшли).
1936 елның сентябрендә фирка өлкә комитеты Г. Дәүләтшинга беренче кисәтү ясый. Аны, халык мәгарифе комиссары буларак, сәяси сукырлыкта: Бәләбәй педагогия техникумына сәяси ышанычсыз кешеләрне – «җидегәнче»[4] Сәгыйть Агишны, Зәки Вәлиди тарафдары Мөхәммәтша Бурангуловны, «анархист» Хөсәен Кунакбайны эшкә алуда гаеплиләр.
Ил күләмендә мөгаллимнәргә аттестация үткәрү кампаниясе башлана. Белемнәре булмаганнарны мәктәптән эштән җибәрергә туры килә. Г. Дәүләтшинны, белеме туры килә дип, «акгвардия»челәрне эшкә алуда, һәм, киресенчә, белемнәре юк дип, комсомол әгъзасы булган, титул милләттән булганнарны эшкә алмауда гаеплиләр. 1937 елда комиссар вазыйфасыннан азат ителә. Көнкүрештә шәхси таркалуда (эчкечелек, җенси азгынлык) гаепләнеп, фиркадән чыгаралар. Фирка өлкә комитеты исеменә хат язып, Г. Дәүләтшин иҗат белән шөгыльләнергә рөхсәт сорый.[5] Октябрь инкыйлабының 20 еллыгына 3 томнан торган роман өлгертергә вәгъдә итә. Ләкин БАССР язучылар берлеген тар-мар итү башлана: берлек рәисе Афзал Таһировны эшеннән алалар, матбугатта Афзал Таһиров, Габдулла Амантай, Давыт Юлтый, Булат Ишемгул һ.б. иҗатына тәнкыйть сүзләре ява. «Совет Башкортстаны» газетасы «Г. Дәүләтшинның түбән дәрәҗәдәге әсәрләрендә сәяси хаталар күп» дип язып чыга.[6]
1937 елның 30 августында, «дәүләт түнтәрелеше әзерләүче оешма коруда гаепләнеп», кулга алына. 1938 елда атып үтерелә.
Хатыны , күренекле язучы Һәдия Дәүләтшинаны, «ире турында хәбәр итмәүдә гаепләп», «ватанга хыянәт итүченең гаилә әгъзасы» (ЧСИР) төркеме буенча 5 елга хөкем итәләр.[7]
Иҗаты
үзгәртүГ. Дәүләтшин, җаваплы эшләр белән мәшгуль булуы сәбәпле, күп яза алмый. 1935 елда нәшер ителгән «Хикәяләр» китабына кереш сүзендә автор үзе дә әйтә: «Бу хикәяләр.. эш арасында, кул тигәндә генә, булган җитешсезлекләргә каршы көрәшергә ярдәм итмәсме, дип язылган нәрсәләр.»[8]
1924 елда «Белем» журналында басылган беренче әсәре - «Куңалтак тормышта» хикәясендә авторның Тук-Чуран буенда гомер итүче туган халкының ярлы, куңалтак (файдасыз, мәгънәсез) тормышларын күреп, күңеле әрни, аларны хәлле тормышка, тырыш хезмәткә чакыра. Алман колонистлары авылыннан үрнәк алырга өнди. Соңыннан бу чагыштыруны сәяси эзәрлекләү вакытында аңа каршы файдаланачаклар.
1925 елда басылган «Кунак» хикәясендә иске гореф-гадәтләргә каршы чыга. Авыл хәятын, базар тормышын, гореф-гадәтләрне, кунак-төшем сыйлауларын тәфсилләп сурәтләүче хикәяләренең теле бик гади, тасвирлы, халыкчан.
1926 елда «Җылаер» совхозында эшләгәндә язылган «Зильский» повесте – егерменче еллар әдәбиятының иң күренекле проза әсәре. Сыйнфый көрәшнең кайнарлыгын күрсәтү максатында автор мәкерле Эткол бай, аның кубызына биюче Зильский, совет хакимиятен ныгыту өчен көрәшүче ярлы егет Өметбай, фиркале Юлдыбаев образларын үзәккә куя.
«Зильский» повестенда сурәтләнгән вакыйгаларның дәвамы буларак, «Коммуна» дигән роман яза башлый. Әсәрнең берничә бүлеге «Кызыл армияче» исеме астында 1936 елда аерым китап булып басылып та чыга. Ләкин әсәр төгәлләнми кала, Г. Дәүләтшин шәхес культы елларында репрессиягә эләгеп, корбан була.[9] 1957 елда исеме аклана. 1963 елда Уфада Сәгыйть Агишның «Тәүге сүзне әйтүчеләрнең берсе» дигән кереш сүзе белән «Сайланма әсәрләр» китабы нәшер ителә. Шул ук елны Сәләх Кулибайның Г. Дәүләтшин турында истәлекләре «Төрле сукмаклар» җыентыгында чыга.
Әдәбият
үзгәртү- Гайсә Хөсәенов. Гобәй Дәүләтшин. Тормышы һәм иҗаты. Ағиҙел, 1963, № 12.
- Әнүр Вахитов. Әдәбият солдаты. Ағиҙел, 1973, № 12.
- Исламгазина З.З. Губай и Хадия. Сибай: Сибай басмаханәсе, 2005.
Чыганак
үзгәртү1. Совет Башкортстаны язучылары (биобиблиографик белешмәлек). Уфа, 1988.(башк.)
2. Р.З. Алмаев. Нарком просвещения Губай Давлетшин: жизнь и деятельность // Философия и история педагогики: материалы региональной конференции. – Уфа: БДПУ, 2004. (рус.)
3. Р.З. Алмаев. Нарком просвещения Губай Давлетшин: жизнь и деятельность // Школьное образование в Башкирской АССР: история, достижения, традиции: монография / . М.Б. Ямалов мөхәррирлегендә. – Уфа: БДПУ, 2008.(рус.)
Сылтама
үзгәртүУргаза.ру тарихи-туган якны өйрәнү порталы(үле сылтама)
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ 1893 ел 29 декабрь метрикә язуы
- ↑ Мин большевик булып үләргә тиеш
- ↑ Рөстәм Алмаев мәкаләсендә(үле сылтама)
- ↑ Гадел Кутуй, Нәкый Исәнбәт, Сәгыйть Агиш, Төхфәт Ченәкәй, Габдрахман Минский, Сәйфи Кудаш, (7-?) «Җидегән» оешмасы төзүдә гаепләнә.
- ↑ Г. Дәүләтшинның апелляция хаты турында
- ↑ Т. Янәби. Иҗади эшкә, иптәшләр! Совет Башкортстаны, 1937 ел, 21 июль
- ↑ Р.З. Алмаев. Нарком просвещения Губай Давлетшин. Жизнь и деятельность. Уфа: БДПУ, 2008(үле сылтама)
- ↑ Совет Башкортстаны язучылары. Уфа, 1988, 145-биттә.
- ↑ Совет Башкортстаны язучылары. Уфа, 1988, 145 биттә.