Болгар дәүләт тарихи-архитектура музей-тыюлыгы

(Bolğar däwlät tarixi-arxitektura muzey-tıyulığı битеннән юнәлтелде)
Викибирелмәләрнең буш элементы

Болгар дәүләт тарихи-архитектура музей-тыюлыгы (Bolğar däwlät tarixi-arxitektura muzey-tıyulığı, рус. Булгарский государственный историко-архитектурный музей-заповедник) — Татарстан АССРның Спас районы территориясендә 1965 елда оештырылган музей-тыюлык. ЮНЕСКО бөтендөнья мирасы исемелегенә кертелгән (2014).

Болгар дәүләт тарихи-архитектура музей-тыюлыгы
Музей-тыюлык күренеше
Музей-тыюлык күренеше
Нигезләү датасы 1965
Урын Россия байрагыТатарстан байрагы
422840 Спас районы, Болгар
Директор Рамил Рөстәм улы Җиһаншин[1]
Сайт bolgar.info
ЮНЕСКОның бөтендөнья мирасы комитеты туграсы
ЮНЕСКОның бөтендөнья мирасы комитеты туграсы
Русия гербы Русия Федерациясе мәдәни мирасы, объект № 1610097000объект № 1610097000

1969―2000 елларда музей-тыюлык директоры ― Җәмил Габдрәхим улы Мөхәммәтшин, ТАССР атказанган мәдәният хезмәткәре (1990).

Тарих үзгәртү

  Тышкы рәсемнәр
  Музей-тыюлыктан фоторәсемнәр.

Музей-тыюлык Спас районы үзәге Болгар шәһәреннән көнчыгышта урнашкан. Беренче вакытта музей-тыюлык составына Болгар һәм Суар шәһәрлекләренең археология һәм тарихи-мәдәни һәйкәлләре, шулай ук Биектау районы Камай авылындагы һәм Алексеевск районы Биләр авылындагы туган якны өйрәнү музейлары кергән. 1992 елгы үзгәртеп корулар вакытында музей-тыюлыктан Биләр тарих–археология һәм табигый музей-тыюлыгы һәм Иске Казан тарих-мәдәният һәм табигать музей-саклаулыгы аерылып чыга.

1980-еллар уртасында археология музее күргәзмәләре Н. Д. Аксенова һәм Д. Г. Мөхәммәтшин тарафыннан булдырыла. 2002 елда К. А. Руденко проекты буенча беренче реконструкция үткәрелә.

2010 елдан Татарстанның беренче президенты Минтимер Шәймиев тәкъдиме һәм хәерхаһлыгы белән Болгар һәм Зөяне саклау һәм яңартып кору буенча (шул исәптән тарихи ядкәр-комарткыларны реставрацияләү һәм реконструкцияләүне һәм яңа мәдәни объектларны һәм инфраструктураны төзүне эченә аган) республика «Яңарыш» (рус. Возрождение) фонды программасын тормышка ашыру башлана. Ак мәчет (Казандагы Кол Шәриф мәчетенең стиленә якын) җәмигъ мәчетенең яңа бинасы, Елга вокзалы комплексы, кунакханә, музей-тыюлыкның күргәзмә-мәгълүмат үзәге, дөньядагы 20 икмәк музееның берсе булган Икмәк музее[2] (тегермән һәм пекарня белән), Һөнәрчелек-кәсепләр музее (тимерчелек белән) һ. б. объектлар сафка бастырыла.

2017 елның 4 сентябрендә Болгар ислам академиясе өчен бина төзелеп бетә һәм уку йорты ачыла.

Кызыклы факт үзгәртү

Болгар музей-тыюлыгы комплексы ЮНЕСКО бөтендөнья мирасы комитетының 2014 елның 23 июненда Катар башкаласы Доһада узган чираттагы 38нче утырышында ЮНЕСКО бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелде[3].

Музей фонды үзгәртү

Музей фондларында археология истәлекләре, нумизматика, этнография әйберләре, сынлы сәнгать, скульптура әсәрләре, гамәли сәнгать эшләнмәләре, фоторәсемнәр, документлар урын алган. Экспонатлар саны — ~102 мең (2011 елга). Тыюлык территориясендә табылган кайбер табылдыклар Мәскәү дәүләт тарих музеенда, Санкт-Петербургта Дәүләт Эрмитажында, Татарстанның берләштерелгән дәүләт музеенда, Финляндиянең милли музеенда (Һелсинки) саклана.

Ядкәрләр һәм музейлар үзгәртү

  • Болгар шәһәрлеге:
    • Җәмигъ мәчете
    • Зур манара (яңартылган)
    • Көнчыгыш дөрбә
    • Төньяк дөрбә
    • Кече манара
    • Ак пулат
    • Кара пулат
    • Хан мунчасы
    • Хан төрбәсе
    • Кече шәһәрчек
    • Габдрахман сәхабә коесы
    • Рәбига күле
  • Успенье чиркәве (1732) тарихы музее, хәзер тарих-археология музее
  • Ак мәчет
  • Икмәк музее
  • Һөнәрчелек музее һ. б.
  • Болгар цивилизациясе музее
  • Төрки-татар язуы музее
  • Коръән музее (Идел буе болгарларының Исламны кабул итү истәлеге билгесе)
  • Табиб йорты музее


Тыюлык составына кергән үзгәртү

Җәмигъ мәчете үзгәртү

Җәмигъ мәчете XIII гасырда Монгол яулаганнан соң төзелгән һәм Алтын Урданың Болгар олысы төп дини корылмасы булган. Ул ныклы фундамент һәм таш диварлар белән ныгытылган, контрфорслар һәм имән ягычлары белән ныгытылган искиткеч турыпочмаклы бина иде. Мәчет орнаменталь резьба белән бай итеп бизәлгән һәм үзенең матурлыгы белән таң калган. Ак известьлы калкулыкта төзелгән ул ерак арадан күренеп тора һәм Исламның бөеклеген күрсәтә.

Ак пулат үзгәртү

Болгар шәһәрендәге элеккеге мунча хәрәбәләре. Ак пулат әле 20 гасырның 60 нчы елларына кадәр сакланып килгән. Аннан соң ул бөтенләй җимерелеп җир белән тигезләнгән. Археологлар аның бар кадәресен генә яңадан казып чыгарганнар әле.

Аның үзәк өлеше 6 метр чамасы биек­лектә булып, гөмбәз түбә белән капланган. Почмаклардагы янкор­маларда биеклеге 4 метрга җитә.

Анда юына торган аерым бүлмәләр урнашкан. Бу янкормаларның да түбәсе гөл бәзсыман итеп эшләнгән. Бер бүлмәдә зур гына мич һәм кайна су өчен казаннар урнаштырылган. Аннан юыну залына идән асты каналлары буйлап җылы һава, ә керамик торбалар буйлап су килгән. Юыну залына киенү-чишенү һәм ял итү өчен махсус бүлмәләр тоташкан. Идәнгә әйбәтләп таш плитәләр җәелгән, стеналары матур итеп штукатурланган.

Болгар мунчаларын юыну өчен генә түгел, үзенә бер төрле җыелу, ял итү урыны итеп тә файдаланганнар. Монда төрле әңгәмәләр уздырганнар, бәхәсләр куерткан­нар, шаһмат-шашка уйнаганнар, тәмле ризык һәм эчемлекләр белән сыйланганнар.

Кече манара үзгәртү

Болгарның иң яхшы сакланган архитектура һәйкәле. Янындагы мәчет инде күптән җимерелеп беткән. Хан мәчетенең Олы манарасыннан аер­малы буларак, халык аны Кече манара дип атаган.

Аның биекле­ге 12 метр чамасы, 48 басмалы әйләнгеч таш баскыч өскә алып менә. Баскычны яктырту өчен сте­наларда кечкенә генә тәрәзәләр уелган.

Кече манара янында элек хан­нар зираты булган. Биредә әле хәзер дә «Хан төрбәсе» дип атал­ган мавзолей хәрабәләре саклана.

Кара пулат үзгәртү

Болгардагы 14 нче гасыр урталарында төзелгән бина­ла. Ул хәзер дә яхшы гына сакланган. Дүрт катлы бу таш корылманың түбәсе гөмбәз рәвешендә эшләнгән. Аскы катның күп өлеше инде җир­гә сеңгән. Аның як-ягында кечке­нә генә бүлмәләр булган. Икенче катның дүрт ягында да икешәр, ә көньяк диварында өстәмә тәрәзә­ләр уелган. Өченче катта һәм си­гез почмаклы итеп җиткерелгән дүртенче катның һәр ягында бе­рәр тәрәзәсе бар.

Риваятьләрдә, Кара пулат болгар ханының хөкем итү урыны бул­ган, диелә. Хөкемне хан үзе һәм абруйлы аксакаллардан сайлап куелган өч казый чыгарган. Хөкем вакытында алар икенче катның гөмбәзле залына аерым ишекләрдән кергәннәр. Беренче катның тәбәнәк бүлмәләрендә хө­кем ителгән кешеләрне ябып тот­каннар.

Габдрахман сәхабә коесы үзгәртү

Габдрахман сәхабә коесы (Колодец сахаба Габдрахмана) Идел елгасы буенда, Болгар шәһәрлеге территориясендә, Татарстан Республикасы Спас районы Болгар шәһәре янындагы Идел буе бистәсенең төньяк-көнбатыш ягында урнашкан. Габдрахман сәхабә коесы бик яхшы төзекләндерелгән, территория койма белән әйләндереп алынган, юылган, эскәмияләр, беседкалар урнаштырылган, барысы да бик матур.

Риваять буенча, VII гасырда, Болгар ханы Айдар ханның кызы Туйбикә авырый башлаган. Җирле дарулар хан кызына ярдәм итә алмаган. Пәйгамбәребез Мөхәммәд сгв тарафдарларының берсе сәхабә Габдрахман, каен агачы ботагыннан ясалган себерке белән мунчада чабындырырга кушып, хан кызын савыктыра. Шуннан соң хан ислам динен кабул итә, аның артыннан Бөек Болгар халкы да иярә. Икенче версия буенча, Болгар халкы тарафыннан Ислам динен кабул итү — сәламәт яшәү өчен түләү булган. Шуннан соң Габдрахман — сәхабәләрнең берсе, Идел буе Болгар дәүләте территориясендә кала һәм ул хан кызын хатынлыкка ала.

Рәбига күле үзгәртү

Су көзгесенең мәйданы 2,36 га тәшкил итә, Күләме якынча 60 мең м3. Озынлыгы 150 м, шр. 135 м урта тирәнлек-2,5 м, Макс. тирәнлек. Карстовое күленең барлыкка килүе. Округ формасы. Урта круизның ярлары, 20 м га якын сулыкның өслеге өстендә калкулана, катнаш каен-нарат урманы белән каплана. Комлы. Туклануны арара чорда арттырабыз. җир асты, тотрыклы. Күлнең төньяк өлешенә зур балка килеп тоташа, аның буенча яңгыр һәм Таллы су килә.

Топоним "Рәсига" антропонимыннан һәм "күл" гидрография терминыннан килеп чыга.

Рекреацион максатларда кулланыла.

Галерея үзгәртү

Хәзерге халәте үзгәртү

Хәзерге вакытта музей-тыюлыгы чыраттагыча үз эшен алыпбара. Ул еслсаен 1 миллион кеше кабул итә.

Экскурсияләр уздырыла.

Чыганаклар үзгәртү

  1. Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999. ISBN 0-9530650-3-0

Әдәбият үзгәртү

  1. Фахрутдинов Р. Г. Археологические памятники Волжско-Камской Болгарии и ее территория. К, 1975.
  2. Хузин Ф. Ш. Булгарский город в X – начале XII вв. К., 2001.

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Зиганшин Рамиль Рустэмович. Деловой центр РТ — интернет-портал TatCenter.ru (Татцентр.ру)
  2. Татарстан икмәгенең үз музее булачак. «Казанские ведомости», 29.04.2010 (рус.)
  3. Болгар тарих-археология комплексы ЮНЕСКО Бөтендөнья мирас исемлегенә кертелде. 2015 елның 23 февраль көнендә архивланган. Татарстан Республикасы Хөкүмәте сайты, 23.06.2014