Балтач районы (Татарстан)
Балтач районы – (рус. Балта́синский районы) — Россия Федерациясенең Татарстан Республикасы составындагы административ-территориаль һәм муниципаль берәмлек (муниципаль район)[2]. Район 1930 елда ТАССРның административ берәмлеге буларак оештырыла. 1963 елда аны Арча районына кушалар, ә ике елдан, үзәген Балтач шәһәр тибындагы поселогында билгәләп, торгызалар[2]. 2019 елда районда хәләл җитештерү белән шөгыльләнүче компанияләр өчен «Балтач» индустриаль паркы төзелә[3].
Балтач районы | |
Байрак | |
Нигезләнү датасы | 10 август 1930 |
---|---|
Рәсми исем | Тюнтерский район |
Дәүләт | Россия |
Башкала | Балтач |
Административ-территориаль берәмлек | Татарстан |
Халык саны | 33 229 (2021)[1] |
Диңгез дәрәҗәсе өстендә биеклек | 129 метр |
Мәйдан | 1094,5 км² |
Рәсми веб-сайт | baltasi.tatarstan.ru(рус.)(тат.) |
Балтач районы Викиҗыентыкта |
Географиясе
үзгәртүБалтач районы Татарстан Республикасының төньягында урнашкан, Арча, Кукмара һәм Саба районнары, шулай ук Мари Ил Республикасы һәм Киров өлкәсе белән чиктәш. Район территориясе - 1094,5 квадрат километр. Административ үзәге — Балтач шәһәр тибындагы поселогы, Казаннан 100 км ераклыкта урнашкан[2][4]. Рельефы 170-200 метр биеклектәге калкулык тигезлегеннән гыйбарәт. Елга челтәрен Шушма елгасы һәм аның кушылдыклары — Арбор, Кубыр һәм Көшкет тәшкил итә[2].
Гербы һәм флагы
үзгәртүРайон гербы Балтач муниципаль район Советы карары белән 2006 елның 21 декабрендә расланды. Гербның үзәк фигурасы булып тәпиләренә районга исем биргән балта тоткан аю тора. Аю — куәт, көч, ышаныч, урман хуҗасы символы. Гербта ул йорт төзей дип сурәтләнгән, бу Балтач осталарының агачтан эше буенча гореф-гадәтләре һәм осталыгы турында сөйли. Балтаның көмеш төсе чисталык, камиллек, тынычлык һәм үзара аңлашуны символлаштыра[5]. Гомумән, төсләр гаммасы район тормышында табигый ресурсларның әһәмиятен ассызыклый: яшел төс табигатьне һәм сәламәтлекне, зәңгәр — намус, рухиәт һәм табигый һәйкәлләрне, алтын — уңыш, байлык, тотрыклылык, интеллект һәм хөрмәтне символлаштыра[5].
Тарих
үзгәртү«Акмано бушлыгы» буларак та танылган Балтач бистәсенә XVII гасыр башында нигез салына. Ул вакытта җирле халык игенчелек һәм терлекчелек белән шөгыльләнә [2].
1920 елга кадәр район территориясе Казан губернасының Казан өязенә һәм Нократ губернасының Малмыж өязенә карый. Соңыннан район ТАССРның Арча кантонына кушыла. 1930—1932 елларда ул Түнтәр районына күчә, 1932 елның маенда аны Балтач дип үзгәртәләр[2][4]. 1963 елда район, башка бик күпләр кебек үк, бетерелә һәм Арчага кушыла, әмма ике елдан соң мөстәкыйль административ берәмлек буларак торгызыла[2].
2006 — 2012 елларда район башлыгы булып Зарипов Марат Хәй улы эшли. 2012 елдан әлеге вазифаны Нотфуллин Рамил Рәшит улы башкара. Башкарма комитет белән Хәйретдинов Айдар Фоат улы җитәкчелек итә [6][7].
Хакимият
үзгәртү1. | Тәгъриф Госманов | Июнь 1930 - декабрь 1931 |
2. | Фазыйл Рәхмәтуллин | Декабрь 1931 - ноябрь 1934 |
3. | Зариф Әминов | Ноябрь 1934 - май 1935 |
4. | Зәйнәп Кәримуллина | Июнь 1935 - май 1936 |
5. | Мәкъсүм Галимҗанов | Май 1936 - декабрь 1937 |
6. | Габдулла Хәфизов | Февраль 1938 - февраль 1940 |
7. | Идрис Ильясов | Март 1940 - июль 1942 |
8. | Нури Гафаров | Июль 1942 - июнь 1952 |
9. | Газиз Әхмәтҗанов | Июнь 1952 - июнь 1958 |
10. | Нургали Сафин | Июнь 1958 - март 1962 |
11. | Әнәс Таҗетдинов | Март 1962 - декабрь 1964 |
12. | Рәшит Галимов | Гыйнвар 1965 - ноябрь 1970 |
13. | Рәфикъ Фәезханов | Декабрь 1970 - ноябрь 1978 |
14. | Шамил Сираҗиев | Декабрь 1978 - декабрь 1984 |
15. | Марат Әхмәтов | Гыйнвар 1985 - декабрь 1990 |
16. | Рәшит Шакиров | Гыйнвар 1991 - август 1991 |
Халык
үзгәртү2020 елга районда 33 176 кеше яши. 2010 елгы халык санын алу нәтиҗәләре буенча, татарлар — 84,7 процент удмуртлар — 12,5 процент, руслар — 1,5 процент. Шәһәр шартларында (Балтач штп) район халкының24,04 проценты йәши[8][4].
1959[9] | 1970[10] | 1979[11] | 1989[12] | |
---|---|---|---|---|
31 827 | 31 691 | 30 642 | 29 004 |
Халык саны | |||||||||
---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|
2002[13] | 2005[14] | 2006[15] | 2007[16] | 2008[17] | 2009[18] | 2010[19] | 2011[20] | 2012[21] | 2013[22] |
32 967 | ↗33 395 | ↗33 422 | ↘33 410 | ↗33 548 | →33 548 | ↗33 879 | ↘33 869 | ↗33 920 | ↘33 872 |
2014[23] | 2015[24] | ||||||||
↘33 803 | ↘33 752 |
Милли бүленеш
үзгәртүМилләт | 1970[25] | 1979[25] | 1989[25] | 2002[26] | 2010[27] |
---|---|---|---|---|---|
татарлар | 81,1% | 82,0% | 84,3% | 84,6% | 85,0% |
арлар | ?% | ?% | 12,5% | 12,5% | 11,9% |
руслар | 1,9% | 1,7% | 1,2% | 1,5% | 1,7% |
Муниципаль-территориаль бүленеш
үзгәртүБалтач муниципаль районында 1 шәһәр, 17 авыл җирлекләре һәм аларның составында 77 торак пункт бар [8].
Икътисад
үзгәртүХәзерге торышы
үзгәртүБалтач районы 2020 елгы милли рейтингта тормыш сыйфаты буенча барлык 43 район арасында 22нче урынны алып тора (җирле бюджет керемнәре, уртача айлык хезмәт хакы, инфраструктура, төп капиталга инвестицияләр күләме һәм башка күрсәткечләр бәяләнә). Биредә начар юлларның өлеше 12 процент кына, ике авылда гына да суүткәргеч үткәрелмәгән — бу республика буенча иң яхшы күрсәткечләрнең берсе[28].
Район икътисадының нигезе — авыл хуҗалыгы, аңа районда җитештерелгән тулай продукциянең 51 проценты туры килә. Биредә ит-сөт терлекчелеге, дуңгызчылык, сарыкчылык һәм йорт куяннары үрчетү үсеш алган. Моннан тыш, районда арыш, сабан бодае, арпа, солы, борчак, бәрәңге, җитен, көнбагыш һәм рапс игелә. Авыл хуҗалыгы җирләре 78,2 мең гектар (барлык республика буенча авыл хуҗалыгы җирләренең 2 процентын тәшкил итә), шуларның 71,1 гектары — сөрүлек җирләре. 2017 ел күрсәткечләренә караганда, районда ел саен 100 мең тоннадан артык ашлык, 67 мең тонна сөт һәм 6 мең тонна ит җитештерелә [4][29][3].
Сәнәгать җитештерүе азык-төлек, җиңел, он-ярма һәм чыгару сәнәгате предприятиеләре тарафыннан тәкъдим ителгән. Иң эре предприятиеләр — «Вамин» компаниясенең Татарстан филиалы Балтач ММК-сы, «Ушма», «Кара күл» оешмалары, «Икмәк» ПБ[29].
Инвестицион потенциал
үзгәртү2020 елның беренче яртысында төп капиталга инвестицияләр 1,3 миллиард сум тәшкил итә. Районда барлыгы 232 кече һәм урта предприятие, шулай ук 664 шәхси эшмәкәр теркәлгән. Аларга ярдәм итү өчен муниципаль берәмлек территориясендә берничә дәүләт программасы гамәлгә ашырыла: микрозаймнар бирелә, кредит бирүне стимуллаштыру программасы эшли, җиһазлар лизингы килешүе буенча түләү чыгымнарын субсидияләү һәм башкалар[30][31].
Хәләл индустриядә эшләүче эшкуарлар өчен 2019 елда 16 гектар мәйданда «Балтач» тематик индустриаль паркы төзелә. Проектның инвесторы — «Линова» ИФК-сы, проектка беренчел кертемнәр 10 миллион сум тәшкил итә [3].
2019 елда Иске Салавыч авылында «Татарстан» авыл хуҗалыгы предприятиесе 4 мең башка исәпләнгән мегаферма төзи башлады, проектның гомуми бәясе 450 миллион сум. Ферма ике заманча сыер абзары белән җиһазландырылыр дип көтелә. Татарстан Республикасы Гарантия фонды проектка 30 миллион сум инвестицияләү нияте турында белдерә[32].
Транспорт
үзгәртүРайон территориясе буенча 16к-0396 «Казан — Малмыж» автомобиль юлы уза, аннан «Балтач — Шәмәрдән — Байлар Сабасы — Теләче» (шулай ук Кукмара һәм Нократ Аланы күперенәчә), 16К-0520 «Балтач — Чепья», 16К-0533 «Шеңшеңәр — Чепья — Мари-Төрек» автомобиль юлы уза[2].
Экология
үзгәртүРайонның табигый-тыюлык фонды 3950 гектар тәшкил итә. 2001 елда оешкан «Балтач» комплекслы тыюлыгы зур өлешне алып тора. Ул Арча урманчылыгының гомуми мәйданы 3452 га булган ике урман участогын: Карадуган («Муса урманы») һәм Нормабаш үз эченә ала[4][2].
Моннан тыш, район территориясендә табигать һәйкәлләренә караган табигый объектлар: Кара Күл һәм Шушма елгасы, шулай ук саклана торган табигый объект — Сурнар аучылык тыюлыгы урнашкан[2].
Социаль өлкә
үзгәртүБалтач муниципаль районының мәгариф өлкәсендә 51 гомуми белем бирү мәктәбе, лицей, ике гимназия һәм 40 мәктәпкәчә балалар учреждениесе исәпләнә. Мәдәният өлкәсе район мәдәният йорты, китапханәләр, авыл клублары белән тәкъдим ителә. Район газеталары арасында «Хезмәт» (Труд») рус һәм татар телләрендә чыга [29].
Районда берничә музей урнашкан: «Халыклар дуслыгы» туган якны өйрәнү музее, Себер тракты тарихы һәм Муса Җәлил музее, драматург Мирхәйдәр Фәйзи музей-утары. Моннан тыш, муниципаль берәмлек территориясендә Казан ханлыгы чорына һәм неолит чорына караган 11 археология һәйкәле, шулай ук 5 тарих һәм 8 архитектура һәйкәле урнашкан[29][4][2].
Район җирлегендә туган күренекле кешеләр
үзгәртү- Васил Булатов, Советлар Берлеге Каһарманы.
- Гарифҗан Галиев (1927, Арбор―2023), укытучы, музей директоры.
- Гөлназ Галимуллина, Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры артисты (2009 елдан), Татарстан театр әһелләре берлеге әгъзасы.
- Габдулла Гарифуллин, Советлар Берлеге Каһарманы.
- Армандо Диамантэ (1972, Чепья), «Мастеровые» театры директоры, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре (2023).
- Рамил Нотфуллин (1961, Салавыч Сәрдегәне), ТР Балтач районы башлыгы (2012 елдан).
- Харис Салихҗан, дин эшлеклесе, язучы.
- Равил Фәхретдинов (1937-2014) – мәшһүр татар тарихчысы-галиме, археолог, академик һәм язучы.
- Рәхимҗан Хөсәенов (1953), 1997-1999 елларда Саба районы хакимияте башлыгы, Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре (1992).
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ Итоги Всероссийской переписи населения 2020 года (по состоянию на 1 октября 2021 года)
- ↑ 2,00 2,01 2,02 2,03 2,04 2,05 2,06 2,07 2,08 2,09 2,10 Экологический гид, 2015
- ↑ 3,0 3,1 3,2 Стратегия социально-экономического развития Балтасинского муниципального района Республики Татарстан на 2016-2021 годы и плановый период до 2030 года. Официальный сайт Балтасинского район. әлеге чыганактан 2022-03-31 архивланды. 2020-11-22 тикшерелгән.
- ↑ 4,0 4,1 4,2 4,3 4,4 4,5 Балтасинский район: удмуртская окраина Татарстана, малые горы и вотчина кадимизма. Реальное время (2018-04-07). әлеге чыганактан 2022-04-01 архивланды. 2020-11-22 тикшерелгән.
- ↑ 5,0 5,1 Герб Балтасинского муниципального района. Геральдика.ру. 2020-11-2 тикшерелгән.
- ↑ Новым главой Балтасинского района РТ избран Рамиль Нутфуллин. Бизнес Online (2012-11-08). 2020-11-22 тикшерелгән.
- ↑ Хайрутдинов Айдар Фоатович. TatCenter.ru. 2020-11-22 тикшерелгән.
- ↑ 8,0 8,1 Численность населения муниципальных образований Республики Татарстан. Федеральная служба государственной статистики (2020). әлеге чыганактан 2021-01-24 архивланды. 2020-11-18 тикшерелгән.
- ↑ http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus59_reg1.php
- ↑ http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus70_reg1.php
- ↑ http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus79_reg1.php
- ↑ http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus10_reg1.php
- ↑ Всероссийская перепись населения 2002 года. Том. 1, таблица 4. Численность населения России, федеральных округов, субъектов Российской Федерации, районов, городских поселений, сельских населённых пунктов - райцентров и сельских населённых пунктов с населением 3 тысячи и более. әлеге чыганактан 2012-02-03 архивланды.
- ↑ Административно-территориальное деление (АТД) за 2005 год. әлеге чыганактан 2015-03-29 архивланды. 2015-03-29 тикшерелгән.
- ↑ Административно-территориальное деление (АТД) за 2006 год. әлеге чыганактан 2015-03-29 архивланды. 2015-03-29 тикшерелгән.
- ↑ Административно-территориальное деление (АТД) за 2007 год. әлеге чыганактан 2015-03-29 архивланды. 2015-03-29 тикшерелгән.
- ↑ Республика Татарстан. База данных показателей муниципальных образований на 1 января 2008-2014 годов
- ↑ Численность постоянного населения Российской Федерации по городам, поселкам городского типа и районам на 1 января 2009 года. әлеге чыганактан 2014-01-02 архивланды. 2014-01-02 тикшерелгән.
- ↑ Численность и размещение населения республики Татарстан. Итоги всероссийской переписи населения 2010 года
- ↑ Оценка численности постоянного населения Республики Татарстан на 1 января 2011 года. әлеге чыганактан 2015-04-04 архивланды. 2015-04-04 тикшерелгән.
- ↑ Численность населения Российской Федерации по муниципальным образованиям. Таблица 35. Оценка численности постоянного населения на 1 января 2012 года. әлеге чыганактан 2014-05-31 архивланды. 2014-05-31 тикшерелгән.
- ↑ Численность населения Российской Федерации по муниципальным образованиям на 1 января 2013 года. — М.: Федеральная служба государственной статистики Росстат, 2013. — 528 с. (Табл. 33. Численность населения городских округов, муниципальных районов, городских и сельских поселений, городских населённых пунктов, сельских населённых пунктов). әлеге чыганактан 2013-11-16 архивланды. 2013-11-16 тикшерелгән.
- ↑ Численность населения муниципальных образований Республики Татарстан на начало 2014 года. Территориальный орган Федеральной службы государственной статистики по Республике Татарстан. Казань, 2014. әлеге чыганактан 2014-04-12 архивланды. 2014-04-12 тикшерелгән.
- ↑ 24,00 24,01 24,02 24,03 24,04 24,05 24,06 24,07 24,08 24,09 24,10 24,11 24,12 24,13 24,14 24,15 24,16 24,17 24,18 Численность населения муниципальных образований Республики Татарстан на начало 2015 года. әлеге чыганактан 2015-04-17 архивланды. 2015-04-17 тикшерелгән.
- ↑ 25,0 25,1 25,2 Мустафин М.Р, Хузеев Р.Г. Всё о Татарстане (Экономико-географический справочник). — Казань, 1994
- ↑ 2002 ел сан алу базасы, archived from the original on 2017-11-11, retrieved 2013-10-10
- ↑ архив күчермәсе (PDF), archived from the original (PDF) on 2012-11-21, retrieved 2013-10-10
- ↑ Где в Татарстане жить хорошо: рейтинг районов республики по качеству жизни. Inkazan.ru (2020-03-16). 2020-11-22 тикшерелгән.
- ↑ 29,0 29,1 29,2 29,3 Балтасинский район. TatCenter.ru. 2020-11-22 тикшерелгән.
- ↑ Основные показатели инвестиционной и строительной деятельности в Республике Татарстан. Территориальный орган федеральной службы государственной статистики по Республике Татарстан (2020). әлеге чыганактан 2020-11-28 архивланды. 2020-11-22 тикшерелгән.
- ↑ Паспорт Балтасинского муниципального района. Официальный сайт Балтасинского района (2020-02-01). 2020-11-22 тикшерелгән.(үле сылтама)
- ↑ В Балтасинском районе начали строить мегаферму на 4 тыс. голов из сип-панелей с «кухней» для коров. Татар-Информ (2019-09-13). 2020-11-22 тикшерелгән.
Әдәбият
үзгәртү- Зиганшин И. И., Иванов Д. В., Томаева И. Ф. Экологический гид по зелёным уголкам Республики Татарстан. — Казань: Фолиант, 2015.
Сылтамалар
үзгәртүБалтач муниципаль районының рәсми сайты 2009 елның 30 август көнендә архивланган.