Төп менюны ачу

Васил Булатов, Васил[1] (Василий) Галләм улы Булатов, Булатов Васил (Василий) Галлямович (Галямович, Николаевич) (1921 елның 15 сентябре, Татарстан АССР, Балтач районы, Түбән Чутай1988 елның 25 июне, Казан) — Бөек Ватан сугышында катнашкан Советлар Берлеге Каһарманы (23.08.1944), пулемет взводы командиры, майор (1946). ССРБ эчке эшләр министрлыгының (ЭЭМ) атказанган хезмәткәре.

Васил Булатов
В.Г.Булатов 1.jpg
Туу датасы 15 сентябрь 1921(1921-09-15)
Туу урыны ТАССР Балтач районы, Чутай авылы
Үлем датасы 25 июнь 1988(1988-06-25) (66 яшь)
Үлем урыны Казан
Иялек РСФСРFlag of the Russian Soviet Federative Socialist Republic.svg РСФСР
ССРБFlag of the Soviet Union.svg ССРБ
Гаскәр төре Пехота пехота
Дәрәҗә Калып:ССРБ, майор
Җитәкчелек иткән пулемёт взводы
Бүләкләр һәм премияләр Совет Берлеге КаһарманыЛенин орденыI дәрәҗә Ватан сугышы орденыКызыл Йолдыз ордены
 Истигъфада 1946

Эчтәлек

Тәрҗемәи хәлеҮзгәртү

 
В.Г. Булатов

1921 елның 15 сентябрендә Татарстан АССР Балтач районы Түбән Чутай авылында туган. 1931 елдан гаиләсе белән Байкал артына күчеп китә. Мәктәптә сигезенче сыйныфны тәмамлагач (1938), Чита өлкәсе (хәзерге Байкал арты крае) Кыра районы Хапчеранга бистәсендә (1997 елдан авыл) урнашкан аккургаш комбинатында өлкән хисапчы булып эшләгән.
1942 елдан Кызыл гаскәр сафында. Байкал аръягы укчы-минометчылар укуханәсен тәмамлагач (Чита, версия: Сретенск [2], 1944), «кече лейтенант» дәрәҗәсендә Ерак Көнчыгышка хезмәт итәргә җибәрелә.

Бөек Ватан сугышыҮзгәртү

102нче укчы дивизиянең 40нчы укчы Амур полкы составында 1944 елның апреленнән хәрәкәттәге армиядә. 1нче, 2нче, 3нче Белоруссия фронтларында сугыша.
Белоруссияне, Польшаны азат итүдә, Берлинны алуда катнаша. 1нче Белоруссия фронтының 102 нче укчы дивизиясе 40нчы укчы полкы пулемет взводы командиры.
Бобруйск юнәлешендәге сугышларда каһарманлык күрсәтә. 1944 елның 24 июнендә кече лейтенант Булатов взводы Белоруссиядәге Друть елгасын беренче булып кичә. Яуланган плацдармда Булатов, яраланган пулеметчыны алмаштырып, дошманның бер взводка якын сугышчысын юк иткән. 1944 елның 23 августында Советлар Берлеге Каһарманы исеме бирелгән. Җиңү Парадында катнаша (1945).

Сугыштан соңҮзгәртү

1946 елдан «майор» дәрәҗәсендә запаска чыга.
1947-1974 елларда Татарстан АССР эчке эшләр министрлыгы системасында: җинаятьчеләрне эзләү бүлегендә өлкән уполномоченный, соңрак БХСС бүлеге башлыгы урынбасары, 1965 елдан Горький тимер юлының «Казан» станциясендә линия милиция бүлеге башлыгының сәясәт-тәрбия эше буенча урынбасары.
Казан дәүләт университетын тәмамлаган (1961). 1974 елда «милиция подполковнигы» дәрәҗәсендә пенсиягә чыга[3].
1988 елның 25 июнендә Казанда вафат. Казанның татар зиратында җирләнгән.

Бүләкләре, мактаулы исемнәреҮзгәртү

ХәтерҮзгәртү

ЧыганакларҮзгәртү

  1. Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999. ISBN 0-9530650-3-0
  2. Татарская энциклопедия. В 6 т. Т.1 (А-В). Казань, 2002.

ӘдәбиятҮзгәртү

  1. Навечно в сердце народном. Минск, 1984.
  2. Советлар Союзы Геройлары — якташларыбыз. Казан, 1990.
  3. Батырлар китабы. Казан: ТКН, 2000. ISBN 5-298-01001-6

СылтамаларҮзгәртү

ИскәрмәләрҮзгәртү