Чепья «Халыклар дуслыгы» музее
«Халыклар дуслыгы» туган як тарихы музее (рус. Краеведческий музей «Дружба народов») — Татарстанның Балтач районы Чепья авылында урнашкан муниципаль мәдәният оешмасы (музей). Төбәк тарихы һәм милләтләр мәдәнияте үсеше белән таныштыра.
Чепья «Халыклар дуслыгы» музее | |
Дәүләт | Россия |
---|---|
Административ-территориаль берәмлек | Балтач районы |
«Халыклар дуслыгы» туган як тарихы музее | |
---|---|
Нигезләү датасы | 1982 |
Урын | 422243 ТР, Балтач районы, Чепья, Ленин ур., 7. |
Директор | Гарифҗан Гали улы Галиев (1927―2023) |
Сайт | Музей сайты |
Тышкы рәсемнәр | |
---|---|
Музейдан фотосурәтләр. |
Филиалы
үзгәртүТарих
үзгәртү1965 елның 1 маенда нигез салына. 1967 елның 24 маенда «мәктәп музее» булып ачыла. 1977 елдан — «халык музее». Музейга нигез салучы — тарих укытучысы, Чепья мәктәбе директоры Гарифҗан Гали улы Галиев (1927―2023),[1] ТАССР атказанган мәдәният хезмәткәре (1987)[2]. 1982 елдан — «Халыклар дуслыгы» туган як тарихы музее». 1989 елга хәтле җәмәгать башлангычында эшли, 1989 елның маеннан — ТР милли музее филиалы. 2006 елның декабреннән — муниципаль мәдәният оешмасы.
Бина
үзгәртүТАССР мәгариф министры (1958-1976) Мирза Мәхмүтов башлангычы белән 1979—1981 елларда авыл үзәгендә музей өчен махсус ике катлы бина төзелгән.
Экспонатлар
үзгәртүМәйданы — 441 кв. м. 9 экспозиция-күргәзмә залы бар. Музей фондларында 20 меңнән артык экспонат, шул исәптән, палеонтология, археология тупланмалары һәм табигый фонд саклана. Экспозициядә мамонт казык теше (Шушма ярында табылган, озынлыгы — 2 м, авырлыгы — 137 кг), ук очлары, борынгы кешеләрнең сөңгеләре, таш чүкеч һәм балталар урын алган. Экспонатлар арасында — Емельян Пугачев җитәкчелегендәге крестьяннар күтәрелеше (XVIII гасыр) вакытындагы авыр тимер кистән. Экспозициядә XIX гасыр Тула самоварлары, 1820 елда Согуд Гарәбстаныннан кайткан, сары тимердән ясалган комган, XIX гасыр Швейцария сәгате һ. б. бар. «Сәүдәгәр Мортаза Мулюковның сату лавкасы» интерьеры XIX гасыр ахыры — ХХ гасыр башын искә төшерә.
Төбәк аркылы үткән Себер тракты белән бәйле бүлектә кул богавы, XIX гасыр богавы, 1905—1907 еллар грузин сәяси сөргеннәренең торак күренеше бар. Ватандашлар һәм Бөек Ватан сугышлары турында, Балтач районында туган Советлар Берлеге Каһарманнары турында мәгълүмат тупланган. Этнография комплексы татарлар, руслар, удмуртлар, марилар һ. б. халыкларның мәдәниятен һәм яшәешен яктырта. Корал тупланмасы районда төрле елларда табылган XVIII—ХХ гасыр корал үрнәкләре белән таныштыра. Дөньяның 38 телендә язылган 13 томлык бәяләмә китабы бар.
Экскурсияләр
үзгәртү- Төбәктә археологик казу эшләре
- Төбәк Беренче рус инкыйлабы елларында
- Төбәк Бөек Ватан сугышы елларында
- Төбәк табигате һәм хайваннар дөньясы
- Төбәкнең XIX-XXI гасырлар тарихы
- Төбәктә авыл хуҗалыгы
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ Рузилә Мөхәммәтова. Балтач районы «Халыклар дуслыгы» музее директоры, сугыш ветераны Гарифҗан Галиев вафат. Татар-информ, 18.03.2023
- ↑ Сергей Саввин. Музей дружбы народов: беречь и приумножать. 2020 елның 14 август көнендә архивланган. «Республика Татарстан», 02.12.2005
Әдәбият
үзгәртүСылтамалар
үзгәртү- Краеведческий музей «Дружба народов». Музеи России(рус.)
- Краеведческий музей «Дружба народов». tatfrontu.ru(рус.)
- Краеведческий музей «Дружба народов». 2019 елның 3 октябрь көнендә архивланган. Балтач районы сайты