Гарифҗан Галиев

Бөек Ватан сугышы ветераны, хәйрияче

Гарифҗан Галиев, Гарифҗан Гали улы Галиев (1927 елның 29 марты, СССР, РСФСР, ТАССР, Балтач районы, Арбор2023 елның 18 марты, РФ, ТР, Балтач районы) ― Бөек Ватан сугышы ветераны, хәйрияче. ТАССР атказанган мәдәният хезмәткәре (1987).[1]

Гарифҗан Галиев
Туган телдә исем Гарифҗан Гали улы Галиев
Туган 29 март 1927(1927-03-29)
СССР, РСФСР, ТАССР, Балтач районы (Татарстан), Арбор
Үлгән 18 март 2023(2023-03-18) (95 яшь)
РФ, ТР, Балтач районы (Татарстан), Чепья
Милләт татар
Ватандашлыгы ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ
Һөнәре укытучы
Балалар ТАССР атказанган мәдәният хезмәткәре

Мәктәп директоры булып эшләгәндә мәктәп музее төзи. 1991 елда әлеге музей ТР Милли музее филиалына әверелә. Хәзергә вакытта ул муниципаль музей.[2]

Биографиясе үзгәртү

Гарифҗан 1927 елның 29 мартында Арбор авылында туган. Бер елдан аларның гаиләсе яңа төзелеп килүче Каенсар авылына күчеп килә. Балачагы шунда уза, Түнтәр ШКМында һәм Мари Иленең Хлебниково авылы мәктәбенә йөреп тугыз сыйныф белем ала. 1944 елда үз теләге белән хәрәкәттәге армиягә китә. Штурм авиациясенең “ИЛ-2” маркалы самолетында радист-укчы булып 1948 елның азагына кадәр хезмәт итә. Япон империалистларына каршы сугышта катнаша. Икенче дәрәҗә Ватан сугышы ордены, медальләр белән бүләкләнә.

Г.Галиев хәрби хезмәттән кайткач, Пыжмара  мәктәбендә балалар укыта. 1954 елда читтән торып Казан педагогия техникумын, 1959 елда Казан педагогия институтын тәмамлый, тарих укытучысы белгечлеге ала. 1960 елда аны «Кама» колхозы рәисе итеп сайлыйлар. Ул анда 1964 елга кадәр җитәкчелек итә. 1964 елда Чепья урта мәктәбендә тарих фәнен укыта башлый. 1978-1987 елларда шушы мәктәпнең директоры була. Яшь буынга белем һәм тәрбия бирүдәге уңышлары өчен «РСФСРның халык мәгарифе отличнигы», «СССРның мәгариф отличнигы» билгеләренә лаек була.

Музей булдыру буенча эшчәнлеге үзгәртү

 
Г.Галиевның үз акчасына Каенсар авылында төзеткән мемориаль комплекс.

Чепья мәктәбендә эшли башлаган елларда югарыдан “һәр мәктәптә туган якны өйрәнү музейлары төзергә” дигән күрсәтмә килә. Районның барлык урта һәм сигезьеллык мәктәбендә музей почмаклары барлыкка килә. Бу эштә Г.Галиев үзе җитәкләгән 7 “Б” класс укучылары белән актив эшли. Мәктәпнең бер бәләкәй бүлмәсендә экспонатлар һәм стендлар булдыра. Г.Галиев алга таба бу эшкә мәктәпнең барлык укучыларын да җәлеп итә башлый. Бу чорда Чепья урта мәктәбенә укучылар 31 авылдан килеп укый. Алга таба Г.Галиев бөтен мәктәп укучыларын (ул чорда мәктәптә 1000нән артык бала белем ала) бу эшкә җәлеп итеп, туган якны, аның тарихын өйрәнү буенча киң күләмле эш башлап җибәрә. Музейның оешу датасы булып 1965 елның май ае санала Ул “Мәктәп музее” дип атала. Музей даими тулылана бара һәм экспонатлар куярга урын җитми. Мәктәп дирекциясе иске мәктәп бинасының спортзал булып хезмәт иткән рекреация залын музей карамагына бирә. Районның барлык мәктәпләрендә  оешкан музейлар, экспонатларны урнаштырырга урын юулмау сәбәпле, алдагы ун ел эчендә таркалып бетәләр. Ул мәктәпләрдә музей заллары бары тик аларда яңа биналар төәелгәч, 1980-90 елларда гына барлыкка килә. Ә Г.Галиевның музее эшләүдән туктамый. Ул көне-төне бенинди өстәмә хезмәт хакы алмыйча, 24 ел дәвамында музейны тулыландыруны дәвам итә. Бу эштә аңа физика кабинетында лаборант хезмәтен башкаручы Әлфия Галиева да зур ярдәм күрсәтә. Алга таба Чепья мәктәбе музее республикабызда гына түгел, аннан еракларда да  матур эшләре белән таныла. Үз чорында ТР Мәгариф министры булып эшләгән Мирза Мәхмүтов музей эшчәнлегенә зур бәя бирә. 1979-81 елларда Чепья авылы үзәгендә музей өчен ике катлы махсус бина төзелә. Музей 1989 елның маеннанТР милли музее филиалы. 2006 елның декабреннән — муниципаль мәдәният оешмасы.

Бүгенге көндә ул “Чепья Халыклар Дуслыгы музее” исеме белән танылды. Аның экспонатлары белән танышырга дөньяның барлык илләреннән-төбәкләреннән киләләр. Г.Галиев— музейның алыштыргысыз директоры. 2020 елда музей бинасына капиталь ремогт ясалды. 2021 елның мартында аңа 94 яшь тула. Ул һман да эш фронтында. Әлеге музейны оештыруга куйган олы хезмәтләре һәм халык арасында киң тәрбия эшләре алып барганы өчен 1987 елда Г.Г.Галиевкә Татарстан АССРның атказанган мәдәният хезмәткәре дигән абруйлы исем бирелде. Россия оборона-спорт җәмгыяте (ОСТО) аны үзенең А.Покрышкин медале белән бүләкләде.

Г.Галиев 2014-15 еллардабалачагы үткән Каенсар авылында бөек Ватан сугышында һәлак булган һәм Җиңү алып кайткан сугыш ветераннары истәлеген мәңгеләштереп, үз акчасына мемориаль комплекс эшләтте.

Искәрмәләр үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү