Мирхәйдәр Фәйзи музей-утары (Шода)

Викибирелмәләрнең буш элементы

Мирхәйдәр Фәйзи музей-утары (рус. Музей–усадьба Мирхайдара Файзи) — Татарстанның Балтач районы Шода авылында урнашкан муниципаль мәдәният оешмасы (музей). Чепья «Халыклар дуслыгы» музее филиалы. Күренекле татар драматургы Мирхәйдәр Фәйзинең (Мирхәйдәр Мостафа улы Фәйзуллин, 18911928) тормышы һәм иҗаты белән таныштыра.

Мирхәйдәр Фәйзи
музей-утары
Нигезләү датасы 1989
Урын 422046 ТР, Балтач районы, Шода, Х. Сабиров ур., 30.
Директор Гарифҗан Гали улы Галиев
Фәрхәт Фатыйх улы Рәшитов
(филиал мөдире)
Сайт Музей сайты
Тышкы рәсемнәр
Музейдан фотосурәтләр.

Тарих үзгәртү

Музей 1991 елда ачыла.

Бина үзгәртү

Музей урнашкан бина — Мирхәйдәр Фәйзи еш кунакта булган өй — туганы Сәетгәрәй хәзрәт Фәйзуллин (1875-1927) йорты. Утар үз эченә Сәетгәрәй Фәйзуллин йортын, ул имам булып торган мәчетне һәм хуҗалык биналарын ала. Утар составына кергән барлык биналар да — ХХ гасыр башында төзелгән һәм төбәк әһәмиятенә ия архитектура һәйкәлләре.

Экспонатлар үзгәртү

Күргәзмәләрдә Мирхәйдәр Фәйзи исән чакта басылган әсәрләре, көндәлекләре, кулъязмалары, афишалар, фотосурәтләр, ХХ гасыр башында татар халкы кулланган йорт кирәк яраклары һ. б. урын алган. Мирхәйдәр Фәйзи яшәгән чорма (мансарда) интерьеры торгызылган.

 
Музей-утарга караучы Шоданың 2нче җәмигъ мәчете. 1902 елда төзелгән

Экспозицияләр үзгәртү

  • Мирхәйдәр Фәйзинең тормышы
  • Мирхәйдәр Фәйзинең иҗаты
  • Иҗат бүлмәсе
  • Сәетгәрәй хәзрәт бүлмәсе
  • Мулла кабинеты
  • ХХ гасыр башы торак бүлмәсе интерьеры
  • Театр залы

Музей ике мемориаль юнәлештән тора: беренчесе — күренекле татар драматургы турында сөйли, икенчесе — татар авылы өчен әһәмияткә ия булган дин әһеле — мулла йорты тасвирлана.

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү