Алабуга

(Alabuğa битеннән юнәлтелде)

Алабуга (лат. тат. Alabuğa, рус. Елабуга) — Россия шәһәре, Татарстанның Алабуга районының административ үзәге.

Алабуга
Илтамга
Coat of Arms of Elabuga (Tatarstan) (2006).png
Сурәт
Нигезләнү датасы 1007
Рәсми исем Алабуга
Дәүләт Flag of Russia.svg Россия
Flag of Russia.svg Россия империясе
Flag of the Soviet Union.svg СССР
Flag of Russia.svg Рус дәүләте
Нәрсәнең башкаласы Алабуга районы, Городское поселение город Елабуга[d][1], Алабуга кантуны һәм Алабуга өязе
Административ-территориаль берәмлек Алабуга районы
Халык саны 74 031 (1 гыйнвар 2018)[2]
Диңгез дәрәҗәсе өстендә биеклек 70 метр
Сәгать поясы UTC+03:00
Кардәш шәһәр Сафранболу[d], Алексин, Биризау һәм Вайльхайм-ин-Обербайерн
Мәйдан 41 км²
Почта индексы 423600
Рәсми веб-сайт elabugacity.ru
Категория для видов элемента [d]
Беренче язма телгә алу XVII гасыр
Җирле телефон коды 85557
Монда җирләргәннәр төркеме [d]
Commons-logo.svg Алабуга Викиҗыентыкта

2007 елда Алабуга шәһәре үзенең меңьеллыгын билгеләп үтте.

Халкының саны – 73 333 кеше (2016).[3]

Шәһәрдә күп кенә мәшһүр шәхес яшәгән: рәссам Иван Шишкин, хәрби, соңыннан язучы буларак билгеле Надежда Дурова, шагыйрә Марина Цветаева, язучы Дмитрий Стахеев, галим-медик Владимир Бехтерев.

ГеографияҮзгәртү

Алабуга   Русия Федерациясендәге   Татарстан Республикасының төньяк-көнчыгыш өлешендә, Казаннан 215 км көньяккарак урнашкан шәһәр, Кама елгасына Туйма елгасы кушылган урынында уң ярындагы пристань. ӘгерҗеАкбаш юлының Тихоново тимер юл станциясенең көньяк-көнбатышына таба 14 км ераклыкта урнашкан.

КлиматҮзгәртү

Алабуга климаты
Күрсәткеч Гый Фев Мар Апр Май Июн Июл Авг Сен Окт Ноя Дек Ел
Уртача максимум, °C −11 −9 −2 8 19 22 25 23 16 6 −2 −7 7
Уртача минимум, °C −17 −16 −9 −1 8 12 14 12 7 1 −6 −12 −1
Явым-төшем нормасы, мм 38 41 33 36 51 53 46 46 53 61 48 51 557
Чыганак: Яндекс-погода

ТарихҮзгәртү

  • Алабуга җиренә кешеләр б.э.к. VI-V гасырларда килеп урнашкан[4].
  • X-XI гасырларда Чулман буйларына Азак-Тын далаларыннан борынгы болгарлар күтәрелә.
  • Шәһәр тибындагы бистә буларак, 1005 — 1010 елларда формалаша. Идел Болгарстанының үзәк өлешеннән төньякка, вису җирләренә илтүче сәүдә юлының бер чылбыры булып тора.
  • XII гасырда шәһәрдә сигез манаралы Ак мәчете булган кирмән төзелгән. Урта гасырлар тарихи һәйкәле буларак, «Шайтан шәһәрчеге» дип аталган манара сакланган.
  • 1236 елда Идел Болгарстаны яулап алына, Алтын Урда эчендә кала. Кирмәннәр җимертелә.
  • 1552 елда Казан ханлыгын Иван IV басып алгач, Чулман буен христианлаштыру, җирләрне сарай крестьяннарына бирү башлана.
  • 1614 елда Трёхсвятское авылына нигез салына. 1708 елдан — вулыс үзәге.
  • 1708-1780 елларда хәзерге Алабуга җирләре Казан губернасына кергән.
  • 1774 елда Емельян Пугачев гаскәре Трёхсвятское авылы аша Мамадышка уза.
  • 1780 елның 11 сентябрендә Екатерина II фәрманы белән 13 өяздән торган Вятка калгайлыгы оештырыла. Алабуга өязе шуңа буйсындырыла. Шул ук фәрман белән Трёхсвятское авылына өяз шәһәре статусы бирелә. Ул Алабуга атамасын ала. Шәһәрдә ул вакытта 3 (берсе таштан, икесе агачтан салынган) чиркәү, 3 бакыр эретү заводы, 376 йорт була, 1 800 кеше яши.
  • 1781 елның 28 май фәрманы белән Алабуга шәһәренең гербы раслана.
  • XIX гасырның II яртысыннан Алабуга сәүдәгәрләр шәһәре буларак дан ала. 1784 елда шәһәрдә 432 таш һәм агач йорт исәпләнә. 156 сәүдәгәр гаиләсе яши. Яр буе һәм Покрау урамнарында иң бай сәүдәгәрләрнең һәрберсе аерым проект буенча салынган мәһабәт йортлары, Казан урамында урта хәлле сәүдәгәрләрнең йортлары, Малмыж һәм Мәскәү урамнарында III гилдия сәүдәгәрләрнең йортлары урнашкан була.
  • 1876 елда шәһәрдә 10 мең кеше яши, шуларның 600е — сәүдәгәр, 12 миллионер (Стахеевлар, Гирбасовлар, Ушковлар, Черновлар һ.б.) була. Татар сәүдәгәрләре Кушаевлар, Хәмзиннар, Әлмәтовлар вак сәүдә челтәрен кулларында тота.
  • 1833 елда шәһәрдә суүткәргеч корыла.
  • 1902 елда шәһәрнең үзәк урамнарында (Казан, Яр буе, Покрау урамнары) электр челтәре сузыла.
  • 1903 елда хатын-кызлар өчен урта уку йорты ачыла.
  • 1917 елның 16 ноябрендә Алабугада, өяз шәһәрләреннән бере булып, Советлар хакимияте урнаша. Крестьян депутаталарының Алабуга өяз корылтае хакимиятнең Советларга күчүе турында карар кабул итә.
  • 1918 елның 16 февралендә шәһәрдә протоиерей Дернов җитәкчелегендә кораллы фетнә башлана. Алабуга өяз советы башкарма комитеты шәһәрне ташлап китә. 21 февральдә Сарапулдан килгән отряд фетнәне бастыра.
  • 1918 елның октябре ахырына Алабуга өязендә 507 ярлылар комитеты оештырыла.
  • 1918 елның декабрендә РСДРП (б) Алабуга өяз комитеты (1920 елдан Алабуга канткомы) оештырыла.
  • 1918 елның 22 мартында кабул ителгән РСФСР Милләтләр эше буенча халык комиссариатының «Татар-башкорт җөмһүриятен төзү турындагы нигезләмәсе»ндә Алабуга өязен Вятка губернасыннан алып, Казан губернасына кушу каралган була.
  • 1918 елның 29 сентябрендә чехлар һәм КомУч гаскәрләре Алабуганы калдыра.
  • 1919 елның 29 маенда Колчак гаскәре Алабугадан чыгып китә.
  • 1920 елның 27 маенда Татарстан АССР төзелә. РСФСР Милләтләр эшләре буенча халык комиссариаты Вятка губернасының Алабуга һәм Малмыж өязләрен бүлү турындагы тәкъдимен кертә. Татар җөмһүриятенә 9 вулысы белән Алабуга шәһәрен һәм элек Сарапул өязенә караган 2 вулысы белән Әгерҗе шәһәрен кертү карары кабул ителә. Вятка губернасы башкарма комитеты вәкилләре Алабуга шәһәрен Татар республикасына бирүгә каршы чыгалар, ләкин Үзәк хакимият карарны хуплый.
  • 1921 елда өязнең төньяк өлеше Вәтәк автономияле өлкәсенә Можга өязе буларак кертелгән; өязнең көньягы 1921 елда Татарстан АССРга Алабуга кантоны буларак кертелгән. Алабуга кантоны Вятка губернасының Алабуга өязе өлешеннән төзелә.
  • 1922 елда Алабугада тауар биржасы ачыла.
  • 1928 елда Алабуга кантоны юкка чыгарыла; аның территориясе Чаллы кантоны (үзәге — Чаллы авылы) составына кертелгән. Шәһәр административ рәвештә авылга җавап бирә башлый.
  • 1927 елның 13 мартында ТАССР ҮБК карары белән бере районнар (Әгерҗе, Балык бистәсе, Казан, Кайбыч, Лаеш, Норлат-Ачасыр, Свияжск, Тәмте) оештырыла. 1929 елның 3-8 маенда узган ТАССР советларының VIII корылтае карары белән республикада 45 район оештырыла. Алабуга районы 1930 елның 10 августында оештырыла.
  • 1930 елдан башлап Алабуга районы үзәге.

1921 елның ахырында Мамадышта эшләп килгән педагогия курслары ябыла. Сәбәбе: укыту өчен әсбаплар, кабинетлар, мастерскойлар һәм иң мөһиме — педагоглар җитешмәү. Күп кенә фәннәр бөтенләй укытылмый. Курсларны Алабугадагы шундый ук курсларга кушалар. Ә бу уку йортының да аянычлы хәле хакында кантон мәгариф бүлеге отчётында мондый сүзләр язылган: «Курста укучыларның барысы да Татарстаннан, күбесе уңыш булмаган ач районнардан. Күпчелек укучыларның әти-әниләре ачтан үлгәннәр. Берничә укучыны хастаханәгә җибәрергә мәҗбүр булдык, чөнки алар ачтан шешенделәр...»

ХалыкҮзгәртү

1866[5] 1897[6] 1913[7] 1926[7] 1939[7] 1959[8] 1970[9] 1979[10] 1989[11] 2002[12] 2010[13]
5 563 9 764 ~10 300 ~11 200 ~15 000 21 992 31 728 35 574 53 537 68 663 70 750

Төп милләтләр:

СәнәгатьҮзгәртү

  • "Прикамнефть" нефть-газ чыгару идарәсе
  • җиңел машиналар заводы
  • металл арматура заводы
  • тимер-бетон конструкцияләре заводы
  • кирпеч заводы
  • мәктәп җиһазы фабрикасы
  • тегү фабрикасы
  • ит-консерва комбинаты
  • сөт комбинаты
  • ипи заводы
  • сыра заводы
  • ЗАСС Алабуга – Делонги заводы, майлы радиатор эшлэу

МәгарифҮзгәртү

Шәһәрдәге махсус урта уку йортларының саны 4 әү: Алабуга мәдәният училищесы (2013 елдан көллият), Россия Федерациясе Эчке эшләр министрлыгының Алабугадагы Суворов хәрби училищесы, Алабуга медицина училищесы, Алабуга политехник көллияте. Алабугада 4 югары уку йорты бар. Алар арасында 100 елдан артык тарихы булган Педагогика институты (хәзер КФУның филиалы санала). Алабугада янә А.Туполев исемендәге Казан илкүләм фәнни-тикшеренү техник университетының филиалы, социаль белем академиясе, социаль һәм гуманитар белгечлекләр буенча институт бар.[14]

МәдәниятҮзгәртү

Әдәби берләшмәҮзгәртү

МузейларҮзгәртү

ҺәйкәлләрҮзгәртү

Шәһәрдә туган танылган кешеләрҮзгәртү

МәйданнарҮзгәртү

УрамнарҮзгәртү

Шәһәрнең үсеше берничә этапта бара. Беренче этап: Алабуганы руслар яулап алганнан соң, Трёхсвятское авылы килеп чыккан чорларны кушып, 1780 елның ахырында Вятка җирлеге оеша һәм Алабугага шәһәр статусы бирелү белән тәмамлана.

Икенче этап: Алабуга өчен үзгәртеп кору проекты эшләнә, ул 1784 елның 13 августында югарыда расланып, 1796 елда губерна архитекторы, Ф.Росляков тарафыннан аныкланыла. Шәһәрнең көнчыгыш һәм төньяк чикләрен билгеләгәндә, таяну пункты булып Покров чиркәве һәм элеккеге Сарапул, хәзерге Тугаров урамы хезмәт иткән.Көнбатыш чиге зират ягына, Малмыж юлына таба борыла. Шәһәрнең төп мәйданы итеп Спас чиркәве тирәсе билгеләнә. Төньяктан ул, Покров чиркәвенә илтүче, Покров урамы белән чикләнә. Мәйданнан төньякка Спас соборына таба Спас урамы (Маленкова) салына. Бу урамнардан кала тагы ике урам проектка кертелгән була. Төньяктагы- Малмыж – Ленин – Нефтьчеләр урамы, Малмыж юлына таба шәһәрдән чыгу уңаена илтсә, уртадагысы Казан - К.Маркс - Казан урамы капма-каршы юнәлештә, көнчыгыш яктан, шәһәрдән чыгу уңаена илтә. Бу урамнар аркылыга җиде урам белән кисешкәннәр :Көнбатышка таба – Полевая (Гассара), Луговая (Говоров) урамнары. Көнчыгышка таба - Урта (элеккеге Дзержинский, хәзерге Стахеев ) урам. Никольская (Татарстанның 10 еллыгы), Николь чиркәвенә юнәлтелгән урам.(Исеме дә шуннан алынган).Тойма урамы. Сарапул (Тугаров) урамы. Шәһәрдә тагын ике зур мәйдан төзү проектка кертелгән булган. Болар - Печән һәм Утын базары, Икмәк базары өчен билгеләнгән була. Көньяктан Казан урамына барып тоташа. Аларның берсе Полевая (Кыр) һәм Луговая (Болын) урамнары аралыгында урын алган. Бу - Печән базары, 1846 елдан соң Икмәк базары (хәзерге Ленин мәйданы). Икенчесе - Средняя (Урта) урам белән Никольская урамы аралыгында. «Купецлар Алабугасы»нда - Никольская һәм Тойма аралыгында Икмәк базары, 1846 елдан Печән, 1880 елдан Балык базары булган. Шәһәр кварталлары төрле һөҗүмнәрдән сакланыр өчен ныгытмалар белән уратып алынган булган. Ул ныгытмалар яшеренү, саклану өчен бик кирәкле чара булып саналган. Көнчыгышта - Покров, көнбатышта - Городищенская, төньякта - Полевая, көнчыгыш-көнбатыштан - Яр буе урамы (Набережная) белән чикләнгәннәр.

Өченче этап: 1846 елның 29 маенда расланган.Элеккеге өч буй урамга тагы 2 урам өстәлә: Мәскәү Һәм Алексеевск (Азин) урамнары. Элеккеге Покров урамы Олы Покров исемен йөртә башлый. Элек халык телендә бу урам Миллионная дип йөртелгән, чөнки бу урамда 1-2 гильдия купецлары яшәгән, алар шәһәр хуҗалары булганнар. Покров урамы кырыеннан кече Покров урамы сузылып китә. Бу урамнан көнчыгышкарак Заовражная (Чокыр арты) урамы сузылган.Шул тәртиптә киңәйтелгән шәҺәр кварталлары челтәре «гласис» урамнарын үз рамасы эченә ала: көнчыгыштан-Кече Гласис, көнбатыштан-Троицк, элеккеге Садовая, хәзерге Н.Дурова Һәм төньяктан - Олы Гласис, хәзерге М.Горький урамнары.

1850 елның 22 августында булган зур янгыннан соң, шәһәргә янадан төзелеш кичерергә туры килә. 1855 елның планында шәһәр тирәли Башиловка, Ховановка, Пановка, Елисеевка, Ерзовка һәм Татар бистәләре барлыкка килә. Дүртенче этап: 1886 елдан башлана.

Көнчыгышка таба, кече Гласис урамыннан, бер-бер атлы кыскара баручы урамнар барлыкка килә. Болар Татар -Тукай урамы, Кладбищенская ( Зират) - хәзерге Г.Камал урамы. Зур Гласис урамыннан төньякка таба, элеккеге Солдат Башиловка бистәсе артыннан, Казан - Богородица хатын-кызлар монастырена илтүче, Монастырьская (хәзерге Красногвардейская урамы) сузыла.

1918 елның 25 февралендә кызылгвардеецлар катнашында массакүләм шәһәр халкының демонстрациясе була. Митингта Колчин отрядыннан Смагин исемле кеше чыгыш ясаганда, контрреволюционерлар аңа яшерен урыннан аталар. Шушы моряк истәлегенә урамны да Диңгез урамы дип атыйлар. Тора-бара бу урамга Гоголь исеме бирәләр. Хәзерге вакытта бу урамга яңадан бере исеме кайтарылган.

Инкыйблабтан соң, яна тенденция таләбе буенча, Алабугада Коммунистлар, Ленин, К.Маркс һәм башка шундый исемнәрдәге урамнар барлыкка килә.

Бары тик 90 елларда гына шәһәрнең тыюлыклы - иске өлешендәге урамнарга элеккеге, тарих тарафыннан билгеләнгән, исемнәре кайтарып бирелә.

Шулай ук карагызҮзгәртү

ӘдәбиятҮзгәртү

  1. А. Кәбиров. Алабуга мөһере ни сөйли. Яр Чаллы, 2007.
  2. Елабуга (путеводитель). СПб: ИД «Маматов», 2015.ISBN 978-5-91076-065-7
  3. Абзянов М.Д., Лапшин Н.П. Здрвствуй, Елабуга. Казань: ТКН, 1980.
  4. Хуҗин Ф.Ш. Алабугага ничә яшь? «Казан утлары», 2007, № 2.

ИскәрмәләрҮзгәртү

  1. ОКТМО
  2. 26. Численность постоянного населения Российской Федерации по муниципальным образованиям на 1 января 2018 годаФедераль дәүләт статистикасы хезмәте.
  3. https://ru.wikipedia.org/wiki/Елабуга
  4. Ф. Баһманов. Ак мәчет шәһәрчегендә. «Алабуга нуры», 2006 ел, 5 сентябрь, № 108
  5. Казан губернасы торак урыннары исемлеге, 1866
  6. Населенныя мѣста Россійской Имперіи въ 500 и болѣе жителей. Санктъ-Петербургъ, 1905.
  7. 7,0 7,1 7,2 http://www.mojgorod.ru/r_tatarstan/elabuga/index.html
  8. 1959 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  9. 1970 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  10. 1979 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  11. 1989 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  12. 2002 елгы Бөтенроссия җанисәбе. РФ, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  13. http://www.gks.ru/free_doc/new_site/population/demo/perepis2010/svod.xls
  14. Фирдәвес Хуҗин: Үзе шәһәр, үзе музей. «Мәдәни җомга» гәз.

СылтамаларҮзгәртү