Ибраһим әмир
Абу Исхак Ибраһим ибн Мөхәммәд яки Ибраһим әмир, Абу Исхак Ибраһим ибн ибн Мөэмин әмир, Мөэмин-2 (ﺋﻳﺒﺭﺎﻬﻳم, tat.lat. İbrahim ämir) (Х гасыр - 1026 ел, Болгар шәһәре) — Идел буе Болгары хәкиме, Мөэмин ибн Әхмәд әмир улы (?).
Ибраһим әмир ﺋﺎﺒِو ﺋﻳﺳﺣﺎق ﺋﻳﺒﺭﺎﻬﻳم ﺋﻳﺒن ﻣوُﺣﻪﻣﻣﻪﺩ ﺋﻳﺒﺭﺎﻬﻳم | |
---|---|
![]() | |
Туган телдә исем | Абу Исхак Ибраһим ибн Мөхәммәд |
Туган | X гасыр Болгар шәһәре |
Үлгән | 1025 ел Болгар шәһәре |
Милләт | болгар |
Ватандашлыгы | Идел буе Болгары |
Һөнәре | сәясәтче, гаскәри |
Ата-ана |
|
Ибраһим әмир хәкимлеге чорында Идел буе Болгары территориясе көнчыгыш юнәлешенә киңәйтелә.
Алабуга салынуыҮзгәртү
Идел буе Болгарын берләштерүдән һәм Болгар шәһәре тирәсендә үзәкләштерүдән соң, Болгар Илендә икътисади үсеш тиз бара. Болгар әмирләре сәүдә мөнәсәбәтләрен ныгыталар. Абд ар-Рахман ибн Мөэмин Казан шәһәренә нигез салудан соң, 1006-1012 елларда аның варисы Ибраһим әмир көнчыгыш болгар сәүдә-хәрби үзәге - Алабуга шәһәренә нигез салган. Нәтиҗәдә Идел буе Болгары дәүләтендә ике төп сәүдә үзәге салына: Казан һәм Алабуга.
ХәтирәҮзгәртү
2007 елда Алабуга шәһәрендә Алабуганың меңьеллыгы бәйрәме узды. Алабугага күп кунаклар килде. Алабуганың күп тарихи биналары Алабуганың меңьеллыгына яңадан торгызылган иде. Алабугага нигез салучыга — Ибраһим әмиргә һәйкәл ачылды. Һәйкәлнең авторы — Мәхмүт Гасыймов, сынчы, ТР атказанган сәнгать эшлеклесе (2008). Ачылу тантанасында Минтимер Шәймиев, Равил Гайнетдин катнаштылар.
Шулай ук карагызҮзгәртү
Тышкы сылтамаларҮзгәртү
- Идел Болгар иле
- Повесть временных лет. М.-Л., 1950. Ч. 1-2; Полное собрание русских летописей. М., 1949. Т. 2; М., 1962. Т. 1, вып. 2.
- Волжская Булгария и Русь. Казань, 1986.