Владимир Бехтерев
Владимир Бехтерев, Владимир Михаил улы Бехтерев, рус. Бехтерев Владимир Михайлович (1857, Вятка губернасы, Саралы авылы — 1927, Мәскәү) — табиб, психиатр, невролог, психолог. Казан дәүләт университеты профессоры (1885-1893), Санкт-Петербург психоневрология институтын (1908) һәм Кешенең баш мие институтын (1918) оештыручы, медицина фәннәре докторы, академик. РСФСР атказанган фән эшлеклесе (1927).
Владимир Бехтерев | |
---|---|
Туган телдә исем | Владимир Михаил улы Бехтерев |
Туган | 1 февраль 1857 Вятка губернасы Саралы авылы (хәзерге Алабуга районы Бехтерево авылы) |
Үлгән | 24 декабрь 1927 (70 яшь) Мәскәү |
Күмү урыны | Литераторские-мостки[d] |
Яшәгән урын | Россия империясе |
Милләт | рус |
Ватандашлыгы | Русия империясе |
Әлма-матер | Император тыйб-хирургия академиясе[d] һәм С. М. Киров исемендәге хәрби-медицина академиясе[d] |
Һөнәре | табиб |
Эш бирүче | Казан император университеты[1] һәм С. М. Киров исемендәге хәрби-медицина академиясе[d][2] |
Җефет | I — ? II — Берта Яков кызы |
Балалар | улы Петр (1886-1938) кызы Ольга |
Ата-ана |
|
Бүләк һәм премияләре | РСФСР атказанган фән эшлеклесе (1927) |
Гыйльми дәрәҗә: | медицина фәннәре докторы[d] |
Тәрҗемәи хәле
үзгәртү1857 елның 1 февралендә Вятка губернасы Алабуга өязе Саралы (хәзерге Алабуга районы Бехтерево) авылында становой пристав (полиция чины) Михаил Павел улы һәм Мария Михаил кызы Бехтеревлар гаиләсендә туган. Вятка шәһәре гимназиясен тәмамлагач (1873), Санкт-Петербург император медик-хирургия академиясенә (соңрак Хәрби–медицина академиясе) укырга керә. Әлеге уку йортына очраклы рәвештә генә эләксә дә (газетада белдерү күреп ала, документларын һәм гаризасын кабул итүнең соңгы көнендә тапшыра, кабул итү өчен кирәкле 17 яше туларга ярты елы җитми), кешенең баш мие буенча дөньякүләм танылган белгеч булып үсә. 24 яшендә «Кайбер рухи авырулар вакытында кешенең тән температурасын клиник тикшерү тәҗрибәсе» (рус. Опыт клинического исследования температуры тела при некоторых формах душевных заболеваний) темасына медицина фәннәре докторлыгына диссертация яклый (1881). 1879 елда Санкт-Петербург психиатрлар җәмгыятенә кабул ителә.
Хезмәт юлы
үзгәртү- 1881 елдан Петербург медик-хирургия академиясе приват-доценты.
- 1884 елда Алманиядә (Берлин, Лейпциг) , Австриядә (Вена), Франциядә (Париж) стажировка үтә.
- 1885 елда, 28 яшендә Казан дәүләт университетының психиатрия кафедрасын һәм Казан хәрби округ хастаханәсенең психиатрия клиникасын җитәкли. Казанда 8 ел эшләү дәверендә, Россиядә беренче тәҗрибә психология лабораториясен төзи, Казан психиатрлар һәм невропатологлар җәмгыятен оештыра.
- 1893 елдан Петербургта Хәрби-медицина академиясенең нерв һәм рухи авырулар клиникасын җитәкли. «Неврологический вестник» журналына нигез сала. 1897 елдан Санкт-Петербург хатын-кызлар медицина институтында да укыта. Рефлексология дип аталган үзенең гомуми психология теориясен нигезли.
- 1908 елдан Санкт-Петербургда педагогика, медицина, хокук факультетлары булган психоневрология институты (1916 елдан психоневрология институты каршындагы шәхси университет) оештыра.
- Октябрь инкыйлабыннан соң, психоневрология институтын бөек кенәз Константин Романовның милке булган Мәрмәр сарайга күчертүгә ирешә.
- 1918 елда РСФСР ХКШна Кешенең баш мие институтын оештыру тәкъдиме белән чыга һәм рөхсәт ала. 1927 елга (вафатына) кадәр әлеге институтны җитәкли.
1927 елның 24 декабрендә кинәт вафат була. Оныгының улы С.В. Медведев фикеренчә, В.М. Бехтеревны В.И. Ленинга «баш мие сифилисы» дигән диагноз куйган өчен үтергәннәр.
Хезмәтләре
үзгәртү- Основы учения о функциях мозга, СПБ, 1903-07.
- Объективная психология, СПБ, 1907-10.
- Психика и жизнь, 2 изд., СПБ, 1904.
- Бехтерев В. М. Внушение и его роль в общественной жизни. СПб: Издание К. Л. Риккера, 1908.
- Bechterew, W. M. La suggestion et son rôle dans la vie sociale; trad. et adapté du russe par le Dr P. Kéraval. Paris : Boulangé, 1910.
- Общая диагностика болезней нервной системы, ч. 1-2, СПБ, 1911-15.
- Коллективная рефлексология, П., 1921.
- Общие основы рефлексологии человека, М.- П., 1923.
- Проводящие пути спинного и головного мозга, М.- Л., 1926.
- Мозг и деятельность, М.- Л., 1928: Избр. произв., М., 1954.
Баш мие төзелешен бик яхшы белүчеләр икәү генә: Аллаһы һәм Бехтерев Ф. Копш, алман профессоры
|
Хәтер
үзгәртү- Мәскәү, Санкт-Петербург, Екатеринбург, Воронеж, Ржев, Казан, Әстерхан, Липецк, Барнавыл, Донецк, Әдис, Минск, Алматы шәһәрләрендә урамнарга исеме бирелгән.
- Санкт-Петербург психо-неврология институты галимнең исемен йөртә, институт каршында һәйкәле ачылган.
- Казанда республика клиник психиатрия хастаханәсе, Кировта өлкә психиатрия хастаханәсе, Санкт-Петербургда медицина көллияте Бехтерев исемен йөртә.
- 1956 елда Саралы авылына Бехтерево исеме бирелә.
- 2007 елда Алабугада В.М. Бехтеревка һәйкәл ачыла (сынчылар Александр Головачев, Владимир Демченко (Мәскәү) [3] .
- 2007 елда Алабугада В.М. Бехтерев исемендәге өяз медицинасы музее (Алабуга, Нефтяниклар проспекты, 111а) ачыла [4] .
- РФ фәннәр академиясенең фәнни бүләге — В.М. Бехтерев исемендәге алтын медале булдырылган.
Чыганаклар
үзгәртү- Елабуга. Путеводитель. СПб.: Издательство «Маматов», 2015. ISBN 978-5-91076-065-7
- Алабугада В.М. Бехтерев исемендәге өяз медицина музее. Юл күрсәткеч (төзүче Н. Крапоткина). Алабуга, 2011.(рус.)
Сылтамалар
үзгәртү- В.М. Бехтеревка багышланган сайт 2016 елның 14 февраль көнендә архивланган. (рус.)
- В.М. Бехтерев биографиясе
- В.М. Бехтеревка һәйкәл
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ Кременцов Н. Л. Международная евгеника и российское медицинское сообщество, 1900–1917, International Eugenics and the Russian Medical Community, 1900–1917 // Историко-биологические исследования — 2015. — ISSN 2076-8176; 2500-1221
- ↑ Крюков Д. О. Кафедра и клиника психиатрии Военно-медицинской академии в блокадном Ленинграде и в эвакуации, Department and Clinic of Psychiatry of the Military Medical Academy in besieged Leningrad and in evacuation // Историко-биологические исследования — 2023. — ISSN 2076-8176; 2500-1221 — doi:10.24412/2076-8176-2023-2-169-178
- ↑ Елабуга-City сайтында
- ↑ В.М. Бехтерев исемендәге өяз медицинасы музее