Япон хәрби әсирләренә һәйкәл (Алабуга)

Алабугада япон хәрби әсирләренә һәйкәл (рус. Памятник японским военнопленным в г. Елабуге) — Татарстанның Алабуга шәһәрендә урнашкан Петропавел зиратында (Тугаров урамы) куелган һәйкәл. 1945-1956 елларда шушы җирлектә әсирлектә вафат булган япон әсирләре истәлегенә Япония байрагыЯпония хөкүмәте тарафыннан куелган[1].
Архитектор — Адзава Хидауши (Япония)[2].

Һәйкәл
Япон хәрби әсирләренә һәйкәл

Япон хәрби әсирләренә һәйкәл
Урын Алабуга, Тугаров урамы
Сынчы архитектор Адзава Хидауши (Япония)
иероглифлар авторы Аидзава Хидеюки (Япония)
Материал гранит, мәрмәр

Тарих үзгәртү

1945-1948 елларда Япония Квантун армиясенең әсирлеккә алынган офицерлары Алабугада, НКВДның 97нче санлы лагерендә тотыла (1948 елга кадәр лагерь башлыгы подполковник Михаил Кудряшов[3] 9 меңнән артык әсир төшкән японны Кизнердан җәяү Алабугага китереп, хатын-кыз кәшишханәсе хөҗрәләрендә тоталар. Алар арасында хәрби булмаган, гражданский кешеләр дә була, Япониянең ССРБдагы илчесе дә берничә ай әлеге лагерьда тотыла. Япон хәрби әсирләре зираты 1946 елдан соң, мәхбүсләр сугышта алган яраларыннан яки төрле авырулардан вафат булгач, Алабуганың Петропавел шәһәр православие зираты янәшәсендә барлыкка килә. Зиратта 85 (88) кабер була. 1948 елда, Находка аркылы Япониягә кайтып китәр алдыннан, хәрби әсирләр, үз куллары белән ясап, япон иероглифлары белән язылган «Вафат булганнарның җаннары тыныч булсын өчен гыйбадәт кылыгыз. 1947 елда монда японнар калды» дигән язулы кечкенә таш һәйкәл ясап, зиратта урнаштырып калдыралар. Әлеге һәйкәл исән (яңа һәйкәл артында), ләкин язуы зәңгәр буяу белән капланган.

Зиратта каберләре булганнарның туганнарына ССРБ хөкүмәте елга 1 мәртәбә, яз көне, Алабугага килеп, каберләрне зыярәт итәргә рөхсәт бирә. Аларны, тәрәзәләре пәрдә белән каплаулы автобусларга утыртып, милиция озатуында, туп-туры зиратка алып киләләр һәм аннан туп-туры һава аланына (яки тимер юлга) алып китәләр. Соңгы елларда исән булган әсирләрнең үзләренең килү очраклары еш булган. Килүчеләр зиратта дөгеле бөккәннәр һәм шәмнәр калдыра торган була[4]. 1998 елда (?), халыкара килешү буенча, әсирләрнең җәсәдләре казып алына (эксгумация), сугышта һәлак булганнарны олылау өчен борынгы самурай гадәте буенча (зиратта ук) яндырыла (кремация), көлләре Япониягә алып кителә.

2000 елның 30 октябрендә Япония хөкүмәте исеменнән Алабуга шәһәренең читендә урнашкан Петропавел зиратында (Тугаров урамы) һәйкәл куелган. 1998 елга кадәр зиратны (һәм иске һәйкәлне) Алабуга милиция мәктәбе курсантлары, 1998 елдан хәзергәчә Алабуга музей-тыюлыгы хезмәткәрләре карап тора. Япон зираты янәшәсендә, юл аркылы, алман һәм маҗар хәрбиләре зираты бар. Аны карау өчен акчаны Алманиянең хәрби каберлекләрне багучы халык берлеге (алман. Volksbund Deutsche Kriegsgräberfürsorge) бирә.

Тасвирлама үзгәртү

Стандарт[5] һәйкәл гранит аслыкка бастырылган өч стеладан гыйбарәт. Һәйкәлнең урта өлешендәге ак мәрмәр стелада япон иероглифы белән «Үлгәннәр өчен гыйбадәт кылыгыз» (рус. Помяните души усопших) (?) дип язылган. Япон иероглифлары өчен трафаретны Алабугада әсирлектә булган Аидзава Хидеюки ясаган[6]. Сул яктагы плитәдә ак җирлеккә кара хәрефләр белән урысча, уң яктагы плитәдә япон иероглифы белән язылган:

Бу җирдә вафат булган
японнарга һәйкәл

Тынычлык турында уйлар белән,
Икенче бөтендөнья сугышыннан соң, 1945-1956 елларда,
Туган илгә кайту өмете булып та,
шушы җирдә вафат булганнар истәлегенә
2000 елның 30 октябрендә Япония хөкүмәте
исеменнән бу һөйкәл куелды

Памятник японцам,
умершим на этой земле

с мыслями о мире в память о тех,
кто возлагая надежду на возвращение на Родину,
умер на этой земле после Второй мировой войны
в 1945-1956 годах, воздвигнут этот памятник
30 октября 2000 года от правительства Японии


Искәрмәләр үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

  1. Литвин А. Л. Японские военнопленные: спецлагерь на Каме. «Гасырлар авазы», 2002, № 3–4.
  2. Rühle O. Genesung in Jelabuga. Berlin: Verlag Der Nation Berlin, 1967; Рюле О. Исцеление в Елабуге. М.: «Воениздат», 1969.

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү