Марс Исмәгыйлев
Марс Исмәгыйлев (Марс Марсель улы Исмәгыйлев) — ТР сәүдә гильдиясе рәисе, ТР кулланучылар берлеге шурасы рәисе, РФ сәүдә-сәнәгать пулаты әгъзасы, Россия дәүләт сәүдә–икътисад университетының Казан институты менеджмент һәм коммерция кафедрасы мөгаллиме. Дәүләт сәясәте һәм сәяси икътисад докторы (DPPPEc).
Марс Исмәгыйлев | |
---|---|
![]() | |
Туган телдә исем | Марс Марсель улы Исмәгыйлев |
Туган | 25 июнь 1970 (52 яшь) ТАССР Алабуга |
Яшәгән урын | Габдулла Тукай урамы, Казан[1] |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | ![]() ![]() |
Әлма-матер | Русия дәүләт сәүдә-икътисад университеты[d] |
Һөнәре | оешма башлыгы |
Ата-ана |
|
Сайт | http://zashchita-prav-potrebitelei.ru |
Тәрҗемәи хәлеҮзгәртү
1970 елның 25 июнендә ТАССР Алабуга шәһәрендә туган. Әтисе – Марсель Исак улы, әнисе Долорез Гайнетдин кызы Галләмова – тарих фәннәре кандидаты, Алабуганың шәрәфле ватандашы, РФ һәм РТ атказанган мәдәният хезмәткәре. «Менеджмент» белгечлеге буенча Мәскәү дәүләт коммерция университетын (1996), «дәүләт һәм муниципаль идарә» белгечлеге буенча ТР президенты каршындагы дәүләт хезмәте институтын (2006) тәмамлаган.
Хезмәт юлыҮзгәртү
- 1996 Казан кулланучылар хокукларын яклау комитеты киңәшче-аналитигы.
- 1997-2004 Кулланучылар хокукларын яклау комитетының сертификацияләү эксперты.
- 2004 ТР сәүдә гильдиясе рәисе.
- 2004 «Фальсификатлар таралуга каршы көрәш буенча милли агентлык» вәкиллеге директоры.
- 2005-2012 Россия дәүләт сәүдә–икътисад университетының Казан институты менеджмент һәм коммерция кафедрасында, Казан (Идел буе) федераль университетында укыта. Бизнесны көйләү һәм кулланучылар хокукларын яклау темаларына хезмәтләре басылган.
- 2005 елдан ТР кулланучылар берлеге шурасы рәисе.
Бүләкләре, мактаулы исемнәреҮзгәртү
- Халыкара академик аккредитацияле аттестация комитеты (МАААК), һөнәри дәрәҗәсен билгеләп һәм кулланучылар хокукын яклау милли системасын үстерүдәге олы кертеме өчен «Дәүләт сәясәте һәм сәяси икътисад докторы» (DPPPEc) дигән һөнәри дәрәҗә биргән.[2]
СылтамаларҮзгәртү
- ТР кулланучылар берлеге шурасы рәсми сайты 2016 елның 5 март көнендә архивланган.
ИскәрмәләрҮзгәртү
- ↑ https://zhitely.info/kazan
- ↑ Кулланучылар базарында һөнәри катнашучылар порталында, archived from the original on 2016-03-05, retrieved 2015-07-11