Яңа Айтуган
Яңа Айтуган — Башкортстанның Стәрлебаш районында урнашкан авыл. 2010 ел җанисәбен алу буенча биредә 203 кешенең яшәве мәгълүм.
Халык саны | 247 (2002, Җанисәп), 306 (2009, Җанисәп), 203 (2010, Җанисәп) |
---|---|
География | |
Ил | Россия |
Координатлар | 53°17'21"тн, 54°50'54"кнч |
Почта индексы | 453192 |
Почта индексы — 453192, ОКАТО коды — 80248870002.
Уфадан 196 километр ераклыкта урнашкан.
ӨЛКӘНЕҢ ӨСЛЕК ХАРИТАСЫ |
---|
|
Климат континенталь: -15 °C (25 декабрь — 5 февраль); + 18 °C (25 июнь — 5 август). Туллы еллык төшеме 565 мм*.
ЕЛЛЫК ТӨШЕМЕ [1] | |||||||
ЭСТӘРЛЕБАШ РАЙОНЫ | РЕСПУБЛИКА МИНИМУМЫ | РЕСПУБЛИКА МАКСИМУМЫ | РЕГИОН МАКСИМУМЫ | ||||
Яңа Айтуган | 565 мм | Яңа Мораптал | 406 мм | АРХАНГЕЛЬСКОЕ | 790 мм | Әшә | 900 мм |
* — интерполяция Шеппард инверс дистанция дигән метод буенча.
Тарихи белешмә
үзгәртү1836 елда генерал Дурасов борынгы урыннарыннан куып, өйләрен яндырып, каршы килгәннәрне җәзалап, туган авылларын, җирләрен ташлап китәргә мәҗбүр иткәч, 60 ел төрлесе төрле якта яшәп, 1896 елда гына, инде өченче буын алмашканда, яңа урынга җыелалар һәм авылларын Яңа Айтуган дип атыйлар.
Мәгариф
үзгәртүКүченеп килгән халык, йортлар салу белән беррәттән, балаларның киләчәген, мәдәният мәсьәләсен дә кайгырта. 1902 елда мәдрәсә салалар, мулла итеп Тәтер-Арслан авылыннан Габбас Шәриповны чакыралар.[2]
Аннары Яңа Айтуган халкы мәктәп ачу турында уйлый. Айтуган бабай токымында белемле кешеләр булу мәгърифәт эшен җайга салуда зур ярдәм була. 1908 елда Яңа Айтуганда 3 класслы “земская школа” ачыла. Мәктәп тарихы шуннан башлана. Беренче укытучы һәм директор итеп Авыргазы районының Атҗитәр авылында туган Юныс Маминны китерәләр. 1912 елда аны Казаннан килгән Исмәгыйль Бикчурин алыштыра.
Демография
үзгәртү2002[3] | 2009[3] | 2010[4] |
---|---|---|
247 | ↗306 | ↘203 |
Этнохисап
үзгәртү- 2002 елгы ревизия буенча: татарлар — 29%; башкортлар — 70%;
Чыганак
үзгәртүИскәрмәләр
үзгәртү- ↑ Башкирия. Схематическая карта среднемноголетних осадков. Составила Толстунова
- ↑ Габбас бабай мулла вазыйфасын 50нче елларга кадәр башкарды, аның улы Мәҗит Шәрипов, Башкортстанның танылган композиторы, 2002 елда Уфада вафат булды.
- ↑ Күчү өчен: 3,0 3,1 Единый электронный справочник муниципальных районов Республики Башкортостан ВПН-2002 и 2009
- ↑ Всероссийская перепись населения 2010 года. Численность населения по населённым пунктам Республики Башкортостан
Сылтамалар
үзгәртүЭСТӘРЛЕБАШ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ: АВЫЛЛАР | |
АВЫЛ СОВЕТЫ | АВЫЛ |
АЛЛАГУВАТ | Түбән Аллагуват ● Югары Аллагуват ● Караяр ● Мостафа ● Октябревка |
АЙДАРАЛИ | Айдарали ● Артюховка ● Ивановка ● Родионовка |
БАКЕЙ | Бакей ● Борисовка ● Түбән Карамалы ● Новониколаевка |
БУЗАТ | Бузат ● Гали Бузат ● Карамалы-Бузат ● Кече Бузат ● Старолюбино ● Учуган-Асан |
КАБАКУШ | Кабакуш ● Новый Мир ● Раевка |
КАРАГЫШ | Карагыш ● Бакча |
КУГАНАКБАШ | Куганакбаш ● Новоивановка ● Юмагужа |
КҮНДРӘК | Күндрәк ● Сергеевка ● Табылды |
САРАЙСА | Җилембәт ● Бүләк ● Югары Шакар ● Түбән Шакар ● Сарайса ● Өметбай |
ИСКЕ КАЛКАШ | Иске Калкаш ● Байым ● Дмитриевка ● Корнеевка ● Лугавушка ● Яңа Калкаш ● Покровка ● Чегодаевка |
ЭСТӘРЛЕБАШ | Эстәрлебаш ● Булаж ● Ибракәй ● Кордон Лесной ● Мәксют ● Мөхәммәтдәмин ● Первомайский ● Гумбазы ● Муртаза ● Никольское ● Тәтербаш |
ТӘТЕР-АРСЛАН | Тәтер-Арслан |
ХӘЛЕКӘЙ | Хәлекәй ● Акчишмә ● Әмир ● Сары-Елга |
ЯНГУРЧА | Янгурча ● Югары Галим ● Каранай ● Турмай ● Банковка |
ЯШЕРГӘН | Яшергән ● Яңа Айтуган ● Кызыл-Яр ● Түбән Ибрай |
Бу — Башкортстан географиясе буенча мәкалә төпчеге. Сез мәкаләне үзгәртеп һәм мәгълүмат өстәп, Википедия проектына ярдәм итә аласыз. |