Ярмәкәй

авыл, Ярмәкәй районының һәм Ярмәкәй авыл советы үзәге

Ярмәкәй — авыл, Ярмәкәй районының (1935—63 елларда һәм 1968 елдан алып) һәм Ярмәкәй авыл советы үзәге. Уфадан көньякка 235 км һәм Приют тимер юл станциясеннән төньяк-көнбатышка таба 31 км еракта, Бәләбәй—Ярмәкәй—Приют, Октябрьски—Ярмәкәй автомобиль юлларында, Рә елгасы буенда урнашкан.

Ярмәкәй
Сурәт
Дәүләт Flag of Russia.svg Россия
Нәрсәнең башкаласы Ярмәкәй авыл шурасы[d][1] һәм Ярмәкәй райуны
Административ-территориаль берәмлек Ярмәкәй авыл шурасы[d]
Халык саны 3937 кеше кеше (2010)[2]
Почта индексы 452190
Беренче язма телгә алу 1747
Җирле телефон коды 34741
Commons-logo.svg Ярмәкәй Викиҗыентыкта

Халкы (мең кеше): 1906 елда — 1,5; 1920 — 2,0; 1939 — 2,4; 1959 — 2,6; 1989 — 3,5; 2002 — 4,2; 2010 — 3,9. ПУ, урта һәм балалар музыка мәктәбе, 2 балалар бакчасы, үзәк район дәваханәсе һәм китапханәсе, мәдәният йорты (4 үзешчән сәнгать халык коллективы, шул ис. “Ярмәкәй”), балалар китапханәсе, тарих туган якны өйрәнү музее, мәчет бар.

Халык саны
1795[3]1865[4]1920[5]1939[6]1959[7][6]1970[8][6]1979[9][6]1989[10][6]2002[11][6]2010[2]
5974920932388252225283405348142063937

Тарихи белешмәҮзгәртү

Авылга Казан даругасы Кыр-Елан вулысы Әбделкәрим авылы башкортларының асаба җирләрендә 1742 елда кердәшлек килешүе буенча ясаклы татарлар (алар соңыннан типтәрләр катламына күчә) нигез сала. Тәүге төпләнүче Ярмәкәй Сөендековның (икенче мәгълүматләр буенча, Ярмәк Бәйкәшевнең) исеме белән аталган. 1749 елда биредә кердәш башкортлар, 18 гасыр азагында — шул ук вулысның Исламбакты авылы татарлары (дәүләт игенчеләре) килеп утыра. 1795 елда 11 йортта 59 кеше яшәгән, 1865 елда Ярмәкәй (Бәйкәй) исеме белән теркәлгән, 140 йортта — 749 кеше. Игенчелек, терлекчелек, умартачылык белән шөгыльләнгәннәр. вулыс идарәсе урнашкан, мәчет, училище, 4 су тегермәне булган. 1906 елда мәчет, 3 бакалея кибете, мөгәзи теркәлгән; авылда вулыс идарәсе урнашкан була.

А.Х.Галләмов, Ф.Г.Гыйләжев, З.М.Янекәева, Г.М.Золоева, Э.А.Имелбаева, М.Х.Садыйкова шул авылда туган.

Авыл белән бәйле шәхесләрҮзгәртү


ИскәрмәләрҮзгәртү

  1. ОКТМО
  2. 2,0 2,1 Бөтенрусия халык санын алу, 2010
  3. Бишенче рәвиз
  4. Башкорт энциклопедиясеБашкирская энциклопедия, 2005. — 4344 бит — ISBN 978-5-88185-053-1
  5. 1920 елгы Бөтенрусия авыл хуҗалыгы исәбен алу
  6. 6,0 6,1 6,2 6,3 6,4 6,5 Население Башкортостана:XIX-XXI века: статистический сборник. — 2008.
  7. СССР җанисәбе (1959)
  8. СССР җанисәбе (1970)
  9. ССҖБ җанисәбе (1979)
  10. СССР җанисәбе (1989)
  11. Бөтенрусия җанисәбе (2002)

ЧыганакларҮзгәртү