Татарстан язучылар берлеге
Татарстан язучылар берлеге — Татарстан профессиональ язучылар оешмасы. Берлек 1936 елда оеша.
Берлекнең идарә рәисе:
- 2016-2021 елларда ― Данил Салихов.
- 2021 елдан ― Ркаил Зәйдулла
Татарстан язучылар берлеге | |
Тип |
иҗтимагый оешма |
---|---|
Нигезләү елы | |
Нигезләүчеләр |
РСФСР язучылар берлеге |
Урнашуы |
Казан шәһәре |
Төп фигуралар |
Ркаил Зәйдулла, |
Бүлендек оемалар | |
Веб-сайт |
Бүгенге көндә Татарстан язучылар берлегендә 333 язучы бар. Бөек Ватан сугышыннан соң, 1960нчы елларда 100 кеше исәпләнгән. 7 миллион татар өчен 300 язучы күп түгел, кайвакыт күпсенүчеләр булса да. Күреп торасыз, бүген безнең әдәби сүзебез бөтен татарга да барып җитә алмый. СССР таркалгач, миллион ярым татар кешесе Урта Азиядә яшәп калды, шулай ук ике миллионнан артык милләттәшебез Россия төбәкләрендә һәм чит илләрдә гомер кичерә. Милли мәктәпләре булмагач, ана телебез, милли әдәбиятыбыз укытылмагач, аларга татар китабын җиткерү көннән-көн кыенлаша.
Соңгы елларда татар язучылары арасында буыннар алмашуы бара. 320 язучының 180не пинсә яшендә, ә 140ы чагыштырмача урта яшьләрдә. Каләм ияләренең уртача яше – 59 тирәсе. Язучылар берлегенең бүгенге көндәге вазифасы да татар язучыларының яңа буынын тәрбияләү, талантлы яшьләрне барлау, аларны үз вакытында күреп алу, дөрес юнәлешләр биреп, үзебезнең меңьеллык татар әдәбияты үрнәкләрендә иҗатка тарту. Язучылар берлеге әгъзасы итеп кабул ителгәч, аларга мөмкин булган социаль-көнкүреш ярдәмен күрсәтү.
Идарә рәисләре
үзгәртү- 1934-1937 Кави Нәҗми
- 1937 Ләбиб Гыйльми
- 1937 Мирсәй Әмир
- 1938-1939 И. Вахитов
- 1939-1942 Муса Җәлил
- 1942-1944 Таҗи Гыйззәт
- 1945-1950 Әхмәт Ерикәй
- 1950-1953 Гариф Гобәй
- 1953-1958 Гомәр Бәширов
- 1958-1961 Афзал Шамов
- 1961-1968 Мирсәй Әмир
- 1968-1971 Ибраһим Гази
- 1971-1974 Зәки Нури
- 1974-1984 Гариф Ахунов
- 1984-1989 Туфан Миңнуллин
- 1989-1999 Ринат Мөхәммәдиев
- 1999-2005 Фоат Галимуллин
- 2005-2012 Илфак Ибраһимов
- 2012-2016 Рафис Корбан
- 2016-2021 Данил Салихов
- 2021 елдан Ркаил Зәйдулла[1].
Бүлекчәләре
үзгәртүТатарстан Язучылар берлегенең съездлары
үзгәртү- I съезд - (25-29 июль 1934 ел) Берлек идәрәсе рәисе итеп Кави Нәҗми сайлана.[4]
- XV съезд -
- XVI съезд -
- XVII съезд ― 2012 елда үткәрелә, съездда Татарстан Язучылар берлегенең рәисе итеп Рәфис Корбан сайлана.
- XVIII съезд ― 2016 елда күпчелек тавыш белән яңа рәис итеп Данил Салихов сайлана.
- XIX съезд ― 2021 елда күпчелек тавыш белән (231 язучының 122се аңа тавыш биргән) яңа рәис итеп Ркаил Зәйдулла сайлана[5].
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ Ркаил Зәйдулла Татарстан язучылар берлеге рәисе итеп сайланды. Азатлык радиосы, 3.03.2021
- ↑ Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999. ISBN 0-9530650-3-0
- ↑ «Милләттәшләр» сайтында
- ↑ Совет Татарстаны язучылары. Казан. Татарстан китап нәшрияты, 1986.
- ↑ Татарстан Язучылар берлегенең XIX Корылтае бара. ТР язучылар берлеге сайты, 03.03.2021
Сылтамалар
үзгәртүШулай ук карагыз
үзгәртү
Бу мәкаләнең сыйфатын арттырыр өчен түбәндәгеләрне эшләргә кирәк?:
|