Мәдинә Сәлихмәт

татар җәмәгать эшлеклесе, укытучы, публицист

Мǝдинǝ Сǝлиxмǝт, шулай ук Мәдинә Салиәхмәт, Мәдинә Хөсәен кызы Сәлихмәт (кыз фамилиясе Асекаева, 1897 елның 12 декабре, РИ, Уфа губернасы, Уфа1964 елның 22 мае, Төркия, Истанбул) — татар мөһаҗире, чит илләрдә актив эшчәнлек алып барган җәмәгать эшлеклесе. Ерак Көнчыгышта татар халкының аң-белемен арттыру, аны таныту буенча актив эшләп килгән галимә, мәгърифәтче, көрәшче. Россия халыкларының азатлыгы өчен көрәшүче «Идел-Урал, Украина, Кавказ халыклары милли азатлык комитеты»ның (Шанхай, Кытай) вице-президенты (1935—1948).

Мәдинә Сәлихмәт
Туган телдә исем Мәдинә Хөсәен кызы Сәлихмәт
Туган 12 декабрь 1897(1897-12-12)
РИ, Уфа губернасы, Уфа
Үлгән 22 май 1964(1964-05-22) (66 яшь)
Төркия, Истанбул
Милләт татар
Ватандашлыгы Русия империясе Русия империясе
Төркия Төркия
Һөнәре укытучы, җәмәгать эшлеклесе, публицист
Җефет Кǝшшаф Әxмǝди Сǝлихмǝт (1892—1963)
Балалар улы Равил Сәлихмәт (1928—2012)
Ата-ана
  • Хөсәен Солтан Галиуллин Асекай (әти)
  • Гайнехәят Гайнетдин Бәгми Авзал (әни)

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1897 елның 12 декабрендә Уфада дүрт балалы зыялы гаиләдә туган. Әтисе Хөсәен (?—1914) чыгышы белән Пенза ягындагы Аллагол авылыннан, Ырынбур мөселман диния нәзарәтенең 2нче мөфтие (1865-1885) Сәлимгәрәй Тәфкилевның утары идарәчесе булып эшләгән. Әнисе Гайнехәят (?—1920) Киндеркүл авылыннан (хәзерге БР Чакмагыш районы). Өлкән абыйсы Ибраһим, югары уку йортын тәмамлап, Петербургта яши. Кече абыйсы Госман — Уфада картлар һәм ятимнәр йорты мөдире, XX гасыр башында Петербургта яши, меньшевиклар фиркасе әгъзасы буларак, инкыйлаб эше белән шөгыльләнгән өчен патша төрмәсендә утырып чыккан. Сеңлесе — Зәйнәп (Гыйсмәтуллина). Мәдинә башлангыч белемне өйдә әнисеннән ала. Уфада татар мәктәбен, рус гимназиясен тәмамлагач, Санкт Петербургта табигать фәннәре буенча хатын-кызлар өчен югары курсларда укый башлый. Революция башлангач, укуын ташлап, Уфага кире кайта. Уфа гражданнар сугышы чолганышында калгач, абыйсы Госман, Уфадагы өйләрен ташлап, әнисен, сеңелләре Мәдинә белән Зәйнәпне алып, Транссебер тимер юлының иң соңгы станциясе булган, Амур елгасында утырган Сретенск станицасына (1926 елдан шәһәр, хәзер Байкал арты крае район үзәге) якыннары янына күчеп китә. 1920 елда биредә әнисе һәм абыйсы Госман тиф белән авырып үләләр. Мәдинә белән Зәйнәп Маньчжуриядәге Харбин шәһәренә күчеп килеп, татар мәктәбенә укытучы булып урнаша.

Харбин үзгәртү

 
Улы Равил (1928-2012)

Харбин татар мәктәбендә апалы-сеңелле Асекаевлар Абдулла һәм Гөлсем Сакмарилар, Хәбибулла Юсикаев, Салих Хәбиров, Хөсәен Габдүш белән бергә эшлиләр. 1923 елда сеңлесе Зәйнәп Уфага әйләнеп кайта, укытучы булып урнаша, педагог-публицист Габдулла Гыйсмәтигә (1883—1938) кияүгә чыга, кызы Наилә, улы Надир туа[1]. Мәдинә Харбинда кала. Укыту эше белән бергә, биредәге татарлар арасында мәдәни, иҗтимагый эшләргә катнаша: әдәби-музыкаль кичәләр оештыра, яшьләр клубында эшли, хатын-кызлар өчен төрле курслар ача. Маньчжуриядәге татарларның мәдәни, милли, дини тормышында гаять күп эшләр башкарган Иниятулла Сәлихмәт (1888—1928) ачкан «Ерак Шәрыкъ» журналында[2] языша. Мәдинә Асекаева Иниятулла Сәлихмәтнең энесе Кǝшшаф Әxмǝди Сǝлихмǝткә (1892—1963) кияүгә чыга. 1928 елда улы Равил туа. Кәшшаф Сәлихмәт сәүдә белән шөгыльләнсә дә, абыйсы кебек, Кытайда татар җәмгыятенең рухи, дини, милли эшендә актив катнаша, табышының күп өлешен татар мәктәпләре өчен сарыф итә.

Шанхай татар җәмгыяте үзгәртү

1932 елда Мәдинә белән Кәшшаф, уллары Равилне алып, Шанхайга күчеп килә. Шанхайдагы татар җәмгыяте 1925 елда төзелгән, башлыгы Мадъяр мулла Шәмгун булган (ул Япониягә күчеп киткәч, җитәкче булып шагыйрь Шаһвәли Илдар Келәүле калган). 1934 елның 5 сентябрендә Кәшшаф Сәлихмәт Шанхайдагы татар җәмгыяте рәисе итеп сайлана. Бу чорда татар мәдәни-иҗтимагый эше җанлана. Мәдинә Сәлихмәт, ире белән бергәләп, биредә яшәүче татарларны берләштерү, аларның балаларына милли белем бирү, укыту эшләренә керешә. Татар җәмгыяте әгъзалары йөздән арта. Җәмгыять әгъзаларыннан җыелган акчага җәмәгать йорты төзелә. Бинада татар китапханәсе, татар балалары өчен уку класслары ачыла. Бер үк вакытта бина мәчет ролен дә үти. Мәдинә Сәлихмәт әлеге мәктәптә укытучы булып эшли. Үзешчән татар театры оештыра, театр өчен, җәмәгать йортына терәп, янкорма өстәп салдыруга ирешә. Халык өчен, балалар өчен аерым, төрле әдәби-музыкаль кичәләр, уеннар оештыра. Шанхайда яшәүче татарларның милли аңын үстерү, үз халкының үткәне, күренекле затлары белән таныштыру өчен Маньчжуриядә, Япониядә, Төркиядә басылган киталарны, татарларга караган басмаларны даими алдыртуга әһәмият бирә.

1933 елда Франциядә Гаяз Исхакыйның рус һәм француз телләрендә нәшер ителгән «Идел-Урал» китабын алдырып, Шанхайда яшәүче рус ак эмигрантлары, француз, инглиз гражданнары арасында таратуны оештыра. Ак эмигрантларга китап охшамый, чөнки анда татар халкының рус коллыгында яшәү аркасында нинди аяныч хәлгә төшүе, большевикларның чын йөзе сурәтләнә. Шанхайда чыгучы «Новый путь» газетасының 1934 елгы 150нче санында Гаяз Исхакыйның «Идел-Урал» китабына каршы рус шагыйрәсе Марианна Колосованың(рус.) пасквиле урнаштырыла. Татарларга, аларның азатлык өчен көрәшенә каршы дошманлык белән тулган әлеге язмага отпор бирү йөзеннән, Мәдинә Сәлихмәт Шанхайдагы «Идел-Урал» төрек-татар комитеты (рус. Комитет Идель-Урала Тюрко-Татар гор. Шанхая) исеменнән рус телендә мәкалә яза, Шанхайда чыгучы башка рус газеталарында мәкаләне бастырырга тырыша, әмма бер рус газетасы да моңа риза булмый. Типографиягә зур акча түләп, Мәдинә Сәлихмәт үзенең җавабын («Наш ответ») аерым листовка итеп бастырып чыгара. Шанхайдагы татарлар, руслар, чит ил кешеләре арасында таратуны, стеналарга ябыштыруны оештыра — ак эмигрант шовинистларга тиешле җавап җиткерелә[3].

Туганнары язмышы үзгәртү

Маньчжуриядә, Шанхайда яшәүче татарлар 1920-еллар ахырына кадәр туган илдә калган туганнары, якыннары белән шактый тыгыз элемтәдә, хатлар язышып, посылкалар җибәрешеп яшиләр. 1930-еллар башында СССРда «Солтангалиевчеләрнең Мәскәү үзәге» эше буенча татар зыялыларын сәяси эзәрлекләү башлангач, туган илдә туганнары калган Кытайдагы татар кешеләре матбугатта үз исемнәре белән чыгудан туктый, псевдоним астында яза башлый. Матбугатта актив язышкан Мәдинә Сәлихмәт, туганнарын куркыныч астына куймас өчен, 1931—1938 елларда Кытайдагы матбугатта төрле псевдонимнар куллана башлый. Мәдинәнең абыйсы Ибраһим, сеңлесе Зәйнәпнең ире Г. Гыйсмәти, Кәшшаф Сәлихмәтнең Алма-Атада прокурор булып эшләгән абыйсы Абдулла Сәлихмәт кулга алынып, төрмәдә юк ителә. Сеңлесе Зәйнәп 10 ел төрмәдә, 7 ел Кыргызстанда сөргендә була, аның ике баласы төрмә балалар йортына эләгә[4].

Публицист эшчәнлеге үзгәртү

Мәдинә Сәлихмәт төрек, рус, француз телләрен камил белгән. Шанхайга күчеп килгәч, төрле илләрдә әлеге телләрдә чыгучы басмаларны күзәтеп бара. Төрки-татар халкының хәле турында Мукденда чыгучы «Милли байрак» газетасында күзәтүләр бастыра, аерым мәкаләләрне тәрҗемә итеп җибәрә. Шул ук вакытта Кытайда яшәүче рус һәм чит ил кешеләре арасында татарларны таныту буенча өзлексез эшләп килә. Харбин, Мукден, Шанхай һ. б. шәһәрләрдә чыгучы рус газеталарында татар халкы тарихы, күренекле шәхесләре турында мәкаләләр бастырып килә. Мәсәлән, Шанхайда чыгучы «Шанхайская заря» газетасында (17.04.1935) Г. Тукай турында «Знаменитый татарский поэт» мәкаләсен бастыра. Шанхайда Украина Громада җәмгыяте бинасында 1935 елның 15 апрелендә Тукайга, 26 апрельдә Йосыф Акчура, 3 мартта Мәҗит Гафури, аннары Галимәрдан Тупчыбашевка(рус.) багышланган әдәби-музыкаль кичәләр оештыра, Харбин, Мукден, Шанхайда чыгучы газеталарда аларның һәрберсе турында һәм Шиһабетдин Мәрҗанинең тууына 120 ел тулуга багышланган зур-зур мәкаләләр бастыра. 1938 елда Мукденда татар телендә нәшер ителгән Г. Тукай әсәрләре җыентыгында «Балалар дөньясы җитәкчесе» дигән мәкалә белән катнаша. Мәдинә Сәлихмәт татар шагыйре Илдар Шаһвәли Келәүле (1900—1970) белән Шанхайда татар телендә журнал чыгару эшен башлый.

«Россия төрекләре» үзгәртү

Инглиз телендә Шанхайда нәшер ителүче «XX century» (XX гасыр) журналында (журналның баш мөхәррире доктор Клаус Менертның(рус.) кереш сүзе һәм Мәдинә Сәлихмәтнең тәрҗемәи хәле белән) 1941 елда «Россия төрекләре» исемле зур хезмәтен бастыра. Хезмәт түбәндәге бүлекләрдән тора:

  • Төркиләр һәм руслар,
  • Төркиләрнең килеп чыгышы,
  • Дала балалары,
  • Төрки гореф-гадәтләр,
  • Мәскәүнең күтәрелүе,
  • Төркестанны басып алу,
  • Милли уяну,
  • Хатын-кыз мәсьәләсе,
  • Төркиләр һәм рус инкыйлабы,
  • Большевикларның җиңүе,
  • Әлифбаларны алыштыру,
  • Исламга каршы көрәш,
  • Төркиләрнең көрәше дәвам итә.


  Мәдинә Сәлихмәтнең бу хезмәтен мин Гаяз Исхакыйның 1933—1938 елларда рус, француз, поляк, япон телләрендә дөнья күргән «Идел-Урал» дигән көрәшче китабы белән бер рәткә куям[5]
 

Төркиядә үзгәртү

Шанхайдагы «Идел-Урал» төрек-татар комитеты биредәге американ, инглиз, алман, япон концессияләре, шулай ук Төркиянең Кытайдагы илчелеге, Шанхайдагы консуллыгы белән элемтәләр урнаштыра. Кытайда властька коммунистлар килгәч, 1950-елларда Шанхайдагы татарлар чит илләргә күчеп китә башлый. Сәлихмәтләр Төркиягә күченә. Мәдинә Сәлихмәт биредә Кытайда башлаган эшен дәвам итә: татарлар арасында милли аңны үстерү, татар балаларына милли сабак бирү, телне саклап калу, Төркиядә һәм чит илләрдә татарларны таныту буенча эшли[6].

1964 елның 22 маенда 67нче яшендә вафат. Истанбулның Фәрикой зиратында җирләнгән.

Әдәбият үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Рустам Гатауллин. Забытая перепись и забытая личность 2018 елның 4 август көнендә архивланган.. Ватандаш(рус.)
  2. Ерак Шарык. Татарский энциклопедический словарь. К.: Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 1999, стр. 187. ISBN 0-9530650-3-0
  3. Равил Сәлихмәт. Шанхайда татар җәмгыяте. Шәһри Казан, 1992 ел, 17 декабрь
  4. Ф. Фәткуллин. Америка татары — «Кызыл таң» кунагы. Кызыл Таң, июнь
  5. Мәдинә Салиәхмәт. Россия төрекләре. Шәһри Казан, 1993 ел, 3 март.
  6. Әбрар Кәримуллин. Милләттәшләребез эзләре. Шәһри Казан, 1992 ел, 17 декабрь