Хөсәен Габдүш

мөһаҗирлектәге татар җәмәгать эшлеклесе, нашир

Хөсәен Габдүш, Хөсәен Рәхимҗан улы Габдүш (1901 елның 5 гыйнвары, Россия империясе, Ырынбур губернасы, Троицк1944 елның 14 апреле, Кытай, Харбин) – татар мөһаҗире, язучы һәм нашир, укытучы, журналист, театр режиссёры. Кытайда актив эшчәнлек алып барган җәмәгать эшлеклесе.[1]

Хөсәен Габдүш
Туган телдә исем Хөсәен Рәхимҗан улы Габдүш
Туган 5 гыйнвар 1901(1901-01-05)
Россия империясе, Ырынбур губернасы, Троицк
Үлгән 14 апрель 1944(1944-04-14) (43 яшь)
Кытай, Харбин
Милләт татар
Һөнәре язучы, нашир, журналист

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1901 елның 5 гыйнварында Троицк шәһәрендә туган. Кызылҗар шәһәрендә (хәзерге Казакъстанның Петропавловск шәһәре) реальное училище тәмамлаган.[2]

1917 елгы Октябрь революциясеннән соң, Маньчжуриягә (Кытай) күчеп китә. Маньчжуриядәге Харбин шәһәренә килеп, татар мәктәбенә укытучы булып урнаша. Харбин татар мәктәбендә Хөсәен Габдүш апалы-сеңелле Асекаевалар: Мәдинә (Сәлихмәт) һәм Зәйнәп (Гыйсмәтуллина)[3], Абдулла һәм Гөлсем Сакмарилар, Хәбибулла Юсикаев, Салих Хәбиров белән бергә эшли.

Татар мөһаҗирләре өчен әдәби кичәләр оештыра. Галиәсгар Камал, Мирхәйдәр Фәйзи, Гаяз Исхакый язган сәхнә әсәрләре буенча спектакльләр оештыра, үзе үк баш рольләрдә уйный.[2]

1935 елдан Мукден шәһәрендә нәшер ителгән «Милли байрак» газетасында, Варшавада Гаяз Исхакый тарафыннан нәшер ителүче «Яңа милли юл», «Белдереш» (Хельсинки), «Казан» журналларында языша. 1920-1922 елларда Харбинда чыккан «Ерак Шәрекъ» журналының, 1932 елда нәшер ителгән «Чаткы» газетасының мөхәррирләренең берсе. [4]

Хөсәен Габдүш ― берничә пьеса (шул исәптән «Татар телендә беренче телеграф»), хикәяләр һәм шигырьләр авторы.[2]

Токиода 1931 елда «Дүрт хикәя» хикәяләр җыентыгы нәшер ителгән. Әсәрләрендә туган илне сагыну хисе өстенлек итә.[2]

Кызыклы фактлар үзгәртү

Танылган лингвист һәм Урал-Алтай телләрен өйрәнү өлкәсендә белгеч, лингвистика һәм тюркология проблемалары буенча берничә эш авторы профессор Хаттори Сиро (1908―1995) 1930-елларда татар теле дәресләрен Харбинда Хөсәен Габдүштән алган. [1]

Петропавловскида һәм Харбинда аралашкан дусларының берсе ― булачак галим Рәшит Рәхмәти Арат.[5]

Искәрмәләр үзгәртү

  1. 1,0 1,1 М.М. Гибатдинов, Д.М. Усманова, Л.Р. Усманова. ИЗУЧЕНИЕ ТЮРКО-ТАТАРСКИХ МАТЕРИАЛОВ АРХИВА УРАЛО-АЛТАЙСКИХ ЯЗЫКОВ УНИВЕРСИТЕТА ПРЕФЕКТУРЫ СИМАНЭ (ЯПОНИЯ). Восточный архив № 2 (32), 2015. стр.87
  2. 2,0 2,1 2,2 2,3 Х. Й. Миңнегулов. Габдүш Хөсәен Рәхимҗан улы. Татарская энциклопедия TATARICA
  3. Рустам Гатауллин. Забытая перепись и забытая личность 2018 елның 4 август көнендә архивланган.. Ватандаш(рус.)
  4. Габдүш Хөсәен Рәхимҗан улы // Татар энциклопедиясенең шәхесләр исемлеге. К.: ТР ФА Татар энциклопедиясе институты, 1997, 61нче бит
  5. Халиков, Альфред. Из реки забвения // Татарстан. — 1994. — № 7—8. — С. 116—118.

Сылтамалар үзгәртү

Әдәбият үзгәртү

  • Миңнегулов Х. Урал егете // Мирас, 1992 ел, № 9.
  • Миңнегулов Х. Чит илләрдәге татар әдәбияты. Казан, 2007.

Моны да карагыз үзгәртү