Лениногорск

Татарстан Республикасының көньяк-көнчыгыш өлешендә урнашкан шәһәр, Лениногорск районының үзәге
(Лениногорск шәһәре битеннән юнәлтелде)

Лениногорск (лат. тат. Leninogorsk, рус. Лениногорск) — Татарстан Республикасының көньяк-көнчыгыш өлешендә урнашкан шәһәр, Лениногорск районының үзәге. Ул Бөгелмә-Бәләбәй ике дәрәҗәле калкулыклы платосы өстендә, Зәй елгасының өске агымында урнаша. ӘлмәтБөгелмә–Лениногорск агломерациясендә өченче шәһәр.

Лениногорск
рус. Лениногорск
БайракИлтамга
Нигезләнү датасы 1795
Сурәт
... хөрмәтенә аталган Владимир Ленин
Рәсми тел татар теле һәм рус теле
Дәүләт  Россия
Нәрсәнең башкаласы Лениногорск районы һәм Городское поселение город Лениногорск[d][1]
Административ-территориаль берәмлек Городское поселение город Лениногорск[d]
Сәгать поясы UTC+03:00
Халык саны 60 993 (2021)[2]
Диңгез дәрәҗәсе өстендә биеклек 251 метр
Мәйдан 31 км²
Почта индексы 423250 һәм 423260
Рәсми веб-сайт leninogorsk.tatar.ru/rus/about.htm
Җирле телефон коды 85595
Карта
 Лениногорск Викиҗыентыкта

Мәйдан – 34,04 км². Халык саны – 63 314 кеше (2016). Лениногорск 2006 һәм 2008 елларда Россия шәһәрләрнең иң җыйнакларыннан берсе дәрәҗәсенә лаек булган.

Физик-географик тасвирлама

үзгәртү

Географик урнашуы

үзгәртү
 
Космостан күренеш

Лениногорск шәһәре Татарстанның көньяк-көнчыгышында, Бөгелмә-Бәләбәй калулыгы өстендә, Ромашкино нефть табылдыгы урынында, Казаннан көньяк-көнчыгышка 322 км, Мәскәүдән көнчыгышка 1126 км ераклыкта урнашкан[3].

Шәһәр чикләре булып түбәндәгеләр тора: төньяктан — дәүләт урман фондының урман кварталлары; көнчыгыштан һәм көньяктан — төбәк дәрәҗәсендәге ике автомагистральне берләштерә торган әйләнеч юл һәм дәүләт урман фондының урман массивы; көнбатыштан – тимер юл магистрале һәм дәүләт урман фондының урман массивы[4].

Лениногорскиның географик координаталары 54°36′16″ т. к. 52°26′50″ кч. о.HGЯO (төп нигез итеп, үзәк почтамп алынган).

Шәһәр җирлегендә көнбатыштан-көнчыгышка таба Камышлы елгасы ага, ул үзенең башлангычын Лениногорскидан төньяк-көнбатыштарак урнашкан сөзәклекләрдәге күпсанлы чыганаклардан ала[4].

Шәһәрнең зур туристик һәм сәнәгать мөмкинлекләре бар, ул урман-парк зонасы һәм урман фондының яшел зонасында урнашкан. Лениногорск – Россиянең бары тик чишмә суы белән генә тәэмин ителгән уникаль шәһәрләренең берсе. Шәһәргә чишмә суы төче суның җир астындагы бик зур табигый саклагычында урнашкан Сугышлы һәм Иске Писмән су алгычларыннан килә[4][5].

Сәгать поясы

үзгәртү
 

Лениногорск шәһәре, бөтен Татарстан кебек үк, халыкара стандарт буенча Moscow Time Zone (MSK/MSD) дип билгеләнелә торган сәгать поясында урнашкан. Ул UTC буенча исәпләгәндә, 3:00 гә тигез.

Климат

үзгәртү

Лениногорск III уртача континенталь районда урнашкан, шуңа күрә салкын һәм суык кыш һәм уртача эссе җәй белән тасвирланв. . Уртача еллык температура +3,3 °C. Иң салкын ае - гыйнвар (−11,5 °C), иң җылы - июль (18,5 °C). Абсолют температура максимумы +37 °C, ә абсолют температура минимумы -37 °C.

Лениногорск климаты
Күрсәткеч Гый Фев Мар Апр Май Июн Июл Авг Сен Окт Ноя Дек Ел
Абсолют максимум, °C 3 7 10 28 32 37 34 34 33 22 13 6 37
Уртача максимум, °C −8 −8 −1 9 18 22 24 22 16 7 −2 −7
Уртача минимум, °C −15 −15 −9 0 6 11 13 11 6 1 −8 −13 −1
Абсолют минимум, °C −37 −35 −24 −18 −9 −1 −4 1 −5 −14 −27 −37 −37
Явым-төшем нормасы, мм 22 19 13 18 34 52 42 41 31 45 33 20 370
Чыганак: MyWeather.com


 
Лениногорск халык саны демографиясе (1939-2010 еллар)

2012 елның 1 гыйнварына Лениногорскиның халык саны 63 716 кеше тәшкил иткән, бу бөтен Татарстанның халык саныннан 1,67%, шәһәр халык саныннан 2,21 % тәшкил итә. Халык тыгызлыгы - 1817 кеше/км².

Халык саныннан 16,9% бала һәм яшүсмерләр, 63,9% яшьләр һәм 19,2% өлкән яшьтәге кешеләр тәшкил итәләр.

Шәһәр җирлегендә 25 милләт вәкиле яши, шул исәптән: руслар — 43,3%, татарлар – 42,8%, чуашлар – 5,3%, мордвалар – 5,8%, башка халыклар – 2,8%.

Шәһәр халык саны соңгы елларда, табигый тискәре артым һәм халыкның тискәре күчеше нәтиҗәсендә, бик кимегән. 2008 елда 1 мең кешегә туулар дәрәҗәсе 11,2%, ә үлем дәрәҗәсе 14,6% булган. 2010 елда туганнарның саны 982 кеше була, ләкин бу 2009 елга караганда 4% азрак. Ә вафат булучылар саны 5% арткан һәм 1254 кеше булган.[6] Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы фаразлавы буенча, халык саны 2020-елларда ул 65 250 билгесенә, ә 2030 елга хәтле 62 840 санына төшәчәк.

Лениногорск шәһәренең халык саны еллар буенча [7][8][9][10]
Ел 1864 1883 1900 1910 1939 1959 1967 1970 1976 1979 1982 1986 1989 1991
Саны 1 416 1 481 2 058 1 948 2 300 38 600 42 000 46 600 51 000 53 600 57 000 60 000 62 093 64 100
Ел 1996 1999 2000 2001 2002 2003 2005 2006 2007 2008 2009 2010 2011 2012
Саны 67 100 67 900 68 100 68 200 65 592 65 600 65 600 65 500 65 700 65 751 65 486 65 452 64 036 63 176

Россия империясе периоды

үзгәртү

Лениногорск - 1795 елда барлыкка килгән Яңа Писмән һәм Иске Писмән исемле татар авылы өстенә корылган яңа шәһәр. Иске Писмән авылы, башка Россия империясенең чик буенда урнаштырылган кебек, качкын крестьяннар һәм солдатлар белән нигезләнгән. Башта ул Писмән бистәсе, аннары соң Ясач Писмән, соңрак кына Иске Писмән авылы исемен алган. Шулай ук, биш ел үтәвеннән соң, авылда 109 йорт, 384 ир һәм 327 хатын-кыз булды. Халык саны арткан, һәм кешеләр Камышлы елгасының башка ягына күчтеләр. Шулай Яңа Писмән авылы нигезләнгән.

1775 елдагы Екатерина IIнең губерния реформасы буенча, Бөгелмә бистәсе һәм тирә-як авыллар Бөгелмә өязенең үзәге игълан итә. Шулай итеп Яңа Писмән авылы Бөгелмә өязенә дә керә.

Яңа Писмән авылы тиз арта, һәм озакламыйча село статусын ала. 1883 елда селода 1481 кеше яшәгән. Беренче бөтендөнья сугышы алдыннан Яңа Писмән төбәкнең иң зур авылларыннан берсе булган.

Совет периоды

үзгәртү

Гражданнар сугышы вакытында бөтен Идел буе районнарда ачлык котырынган. Яңа Писмән авылы да моннан искәрмә булмаган.

1935 елда Яңа Писмән районы барлыкка килгән.

Бөек Ватан сугышында район 6789 кеше югалткан. Яңа Писмән 12 Советлар Берлегенең каһарманларның ватаны. Аның санында: Гыйльми Баһаветдинов, Газинур Гафият улы Гафиятуллин, Иван Федор улы Денисов, Иван Александр улы Заварыкин, Ибраһим Хөсәен улы Мурзин, Самат Садриев, Григорий Саул улы Ушполис, Әкрәм Хәйретдинов, Ислам Халиков, Мисбах Хәлиуллин, Евстафий Григорий улы Яковлев, Василий Иван улы Яницкий.

1943 елның 2 августында Яңа Шөгер авылы янындагы беренче скважинада 617-618 метр тирәнлектә нефть табыла. Соңрак - 1948 елның 28 июлендә Тимәш авылы янындагы 3 скважинада девон нефте барлыгы ачыклана. Ул Ромашкино нефть чыганагы атала. Шушы бай чыганак табылу белән Татарстанның көньяк-көнчыгышы өчен яңа тарих битләре ачыла. Яңа Писмәндә «Бөгелмәнефть» һәм «Татбурнефть» трестлары идарәләре урнаша. Авылга Баку, Грозный, Краснодар, Башкортстан, Сахалиннан күпсанлы боралау, төзү осталары килә. 1950-1955 елларда биредә 126,5 мең квадрат торак йорт сафка баса, һәм 1955 елның 18 августыннан ССРБ Югары Советы Президиумы Указы белән эшчеләр бистәсенә Лениногорск исеме һәм шәһәр статусы бирелә.

Советтан соңгы дәвер

үзгәртү

Бүгенге Лениногорск – яшел һәм җыйнак шәһәр. Ромашкино нефть чыганагы хәзерге вакытта дөньяда иң зурысы дип таныла. Шәһәрдә мәдәният үзәге, “Ихлас” мәчете, “Яшьлек” стадионы, 2 бассейн, тау чаңгысы базасы, трамплин, Боз сарае һәм нефть музее эшли. Күптән түгел автовокзал, тимер юлы станицясе эшли башлады.

Икътисад

үзгәртү
 
Татарстанның нефть табылмалары харитасы

Лениногорск – зур үсешкә ия сәнәгый җитештерүле күп тармаклы шәһәр. Икътисад өлкәсендә нефть-газ сферасы ширкәтләре (41,1%); төзелеш (24,5%); транспорт (9,6%); җитештерү сферасы (4,8%); электр энергиясе, газ, пар һәм су җитештерү, тапшыру һәм бүлү өлкәсе (4,1%); авыл хуҗалыгы (3,1%) әйдәп баралар[11]. 2011 ел башында сәнәгый җитештерү индексы 108% ны тәшкил итте. 2010 ел өчен күрсәтелгән эш һәм хезмәт күрсәтүләр продукциясе күләме – 21 млрд сум (  112%); тулаем җирле продукт (2010 ел өчен) – 32, 72 млрд сум (  113,6%; сәнәгый җитештерү күләме (2010 ел өчен) – 16, 64 млрд сум (  108,6%)[11].

Сәнәгать

үзгәртү

Лениногорск шәһәре Татарстанның иң зур нефть һәм газ сәнәгате үзәкләренең берсе, чөнки ул уникаль Ромашкино нефть ятмасына бик якын урнашкан. Ул дөньядагы иң зур нефть чыгару урыннарының берсе (ә табылган вакытта исә иң зурысы була). Аны эшкәртү эшен 1948 елдан башлап «Татнефть» алып бара. Бу Татарстанда беренче булып ачылган нефть ятмаларының берсе. Miller and Lets билгеләмәсенә караганда, SPE классификациясе буенча исбатланган запаслар 2006 елның 1 гыйнварында 3255 млрд баррель тәшкил иткән, ягъни компаниянең исбатланган нефть запасларының 55,6%.[12].

Нефть сәнәгатенең иң зур вәкиллләре исә түбәндәге ширкәтләр: «Лениногорскнефть» нефть һәм газ табу идарәсе, «Лениногорск тампонаж эшләре идарәсе», «Татнефть-лениногоркскремсервис», геологик разведка һәм геофизик эшләр предприятиесе («Геотех»)[11].

Машина эшләү тармагы түбәндәге оешмалардан гыйбарәт: автокомпонетлар җитештерүче «Лениногорск механик заводы», төрле эшләр өчен махсус техника ясаучы «АгроИдея», «АвтоСпецОборудование» Лениногорск заводы», нефть һәм газ сәнәгате өчен җиһазлар һәм автоматлаштыру чаралары эшләүче «Лениногорск нефтеавтоматика тәҗрибә заводы», нефть чыгару һәм бурлау җиһазлары җитештерүче «ТМС-Буровой Сервис», коррозиягә каршы өслекле һәм җылылыкны изоляцияләүче торбалар һәм фасон җайланмалар ясаучы «Квинтал» оешмасы[11].

Төзелеш тармагындагы оешмалар: тимербетон җайланмалар ясаучы ике завод, махсус объектлар төзүче компанияләр («Контакт-С», «Лениногорскнефтьстрой», «Ортэкс») һ.б[11].

Шулай ук шәһәрдә җиңел һәм азык-төлек сәнәгате ширкәтләре дә эшли: ике икмәк заводы («Колос», «Лениногорск икмәк заводы»), май-сыр эшләүче комбинат, сөт заводы («Торос-Молоко»), минераль сулар һәм алкогольсез эчемлекләр җитештерү заводы («Агропак-Татарстан»), кош фабрикасы, тегү фабрикасы, йорт җиһазлары фабрикасы[11].

Халыкның эш белән тәэмин ителүе

үзгәртү
 

2011 елның 22 сентябрь мәгълүматларына караганда, эшсезлек дәрәҗәсе   1, 09 % тәшкил иткән, исәптә   475 кеше тора[13]. Уртача айлык хезмәт хакы 2011 елның маенда 17 868, 36 сум (  99, 0 %, ТР буенча 17 788, 7 сум). Яшәү минимумы 4733 сум (2011 елның 1 гыйнварында), минималь куллану бюджеты 9250 сум[11].

2011 елда төрле тармаклар буенча уртача айлык хезмәт хакы түбәндәгечә: авыл хуҗалыгында 7256 сум (  106, 5 %, ТР буенча 8724), файдалы казылмалар табу ширкәтләрендә 26 133, 5 сум (   87, 0 %, ТР буенча 27 380, 5), эшкәртү сәнәгате ширкәтләрендә 14 065, 3 сум (   96, 0 %, ТР буенча 18 492, 7), коммуналь хуҗалыкта 19 361, 2 сум (   97,7 %, ТР буенча 26 814, 9), төзелештә 23 989, 1 (  122, 1 %, ТР буенча 20 000, 5), транспорт һәм элемтәдә 21 250, 6 сум (   91, 9 %, ТР буенча 19 867, 7), сәүдә һәм ашатуда 6000 сум (, ТР буенча 16 487, 9), мәгарифта 9370, 4 сум (  119, 2 % ТР буенча 12 057, 1), сәламәтлек саклауда 10, 768, 1 сум (  108, 3%, ТР буенча 11 809, 1)[11][14][15].

Икътисад тармаклары буенча мәшгуль булучылар (2010 елның башы) [11]:

Икътисад тармаклары кешеләр саны %
1 Сәнәгать 6036 15,6
2 Транспорт һәм элемтә 5097 13,1
3 Төзелеш 4056 10,5
4 Сәүдә һәм җәмәгать туклануы 4431 11,4
5 Мәгариф 3496 9,0
6 Башка эшчәнлек төрләре 15689 40,4
Җәмгысе: 38805 100

Эшкә сәләтле халыкның кимүе һәм пенсионерлар саны артуы күзәтелә. Эшкә сәләтле яшьтән яшьрәк булучы халык санының аз булуы сәбәпле, эшкә сәләтлеләрнең күбәюе фараз ителми [14].

Инвестицияләр

үзгәртү

Лениногорскида 10 инвестицияләр мәйданчыгы эшли, шуларның өчесе «Идея-Юго-Восток» инновацион-җитештерү технопаркы кысаларында[16] Общая сумма инвестиций в основной капитал за 2010 год составляет 3,131 млрд рублей, что составило Калып:Рост 144,2 % от значений 2009 года.[17]. 2010 елда төп капиталга инвестицияләрнең гомуми суммасы 3, 131 млрд сум тәшкил итә, бу исә 2009 ел саннарының   144,2 %.

Соңгы елларда гамәлгә ашырылучы инвестицион проектларның иң зурысы - «Татсталь» электрометаллургия заводын төзү һәм гамәлгә кертү, аның бәясе 21, 533 млрд сум, ә җитештерүчәнлеге елына 2 млн тонна металл продукциясен тәшкил итә[18] Основным инвестором проекта выступает Екатеринбургская группа металлургических предприятий ОАО «Макси-групп».[19]. Проектның төп инвесторы Екатеринбурның «Макси-групп» ААҖ металлургия ширкәтләре төркеме[19].

«Идея-Юго-Восток» инновация-җитештерү технопаркы “ИПТ «Идея» ААҖ тарафыннан «Татнефть» ААҖ белән берлектә 2004 елда Татарстан Республикасы Хөкүмәте хуплавы белән ачыла. ИПТ «Идея-Юго-Восток» оешмасының составында гомуми мәйданы 40 000 м² булган җитештерү, склад һәм офис корылмалары бар, аларда 45 резидент компанияләре эшчәнлек алып баралар. Технопаркның гамәлгә ашырылган проектларының иң әһәмиятлеләре арасында «АГРОИДЕЯ» ҖЧҖ, «ТАНДЕМ-Д» Фәнни-җитештерү предприятиясе” ҖЧҖ, «Лениногорск Прибор Заводы»ААҖ кебекләр бар. Гамәлгә ашырылып килүче проектлар: шина эшкәртү заводын төзү (Санкт-Петербургның «Ингрия» технопаркы белән берлектә), армирланган сеткалар ясау предприятиесен төзү, «Планета Идей» эшлекле комплексы[18][20][21].

Шәһәр бюджеты

үзгәртү

Лениногорск шәһәр бюджетының 2010 елда табышы 932 миллион сум, ә чыгымнары 961 миллион сум тәшкил итте. 2011 елга бюджет 998974, 6 мең сумлык табыш һәм 1107690,7 мең сумлык чыгымнарны фаразлый.

Табышларның төп чыганагы исә кире кайтарылмый торган республика һәм федераль субсидияләр – алар 64,2% тәшкил итәләр, калганнары салым һәм салымныкы булмаган табышлар (шул исәптән шәһәр милке сатудан кергән акчалар) – 35,8 %.

Кече һәм урта эшмәкәрлек

үзгәртү

Лениногорск районы территориясендә 2160 шәхси эшкуар һәм 802 кече бизнес оешмасы (шуларның 542се икътисади актив) эшчәнлек алып бара. Кече ширкәтләрдә мәшгуль булучыларның гомуми саны 2010 елда 5,5 мең кеше тәшкил иткән (2009 елд – 4,5 мең кеше)[11] . Тулаем җирле продуктта кече бизнесның өлеше 15% артык тәшкил итә. 2010 елда аларның әйләнеше 5 миллиард сум була. Мәшгуль булучыларның саны исә гомуми исәпнең 17,3 % (5 мең кеше), уртача хезмәт хакы 5, 5 мең сум.[11]

Кулланучылар базары

үзгәртү

Татарстан Республикасы дәүләт статистикасы хезмәте мәгълүматларына караганда, 2009 елда шәһәрнең сәүдә челтәре халыкка тоткарлыксыз хезмәт күрсәтә, һәм 400 дән артык ваклап сату һәм җәмәгать туклануы объектыннан тора. Моңа 311 кибет (сәүдә үзәкләреннән башка) һәм 49 җәмәгать туклануы объекты керә. Гомуми сәүдә мәйданы 27, 02 мең м², җәмәгать туклануы объектларында кулланучыларга хезмәт күрсәтү залының гомуми мәйданы 6, 786 мең м²[22]. 2010 ел эчендә ваклап сату әйләнеше 3 миллиард сумнан артыграк тәшкил итте. Шәһәрдә җирле «SHIFA», «Медуница», «Сәлам», «Реал» кебек челтәр кибетләре дә, федераль әһәмиятле «Эльдорадо», «Магнит», «Пятерочка», «Корпорация Центр», «Аптечная сеть 36,6», «Казанские аптеки» һ.б. кибетләр дә бар.

Транспорт

үзгәртү

 

Лениногорск шәһәре транспорт-географик яктан уңайлы җирдә урнашып, башка шәһәрләр белән төбәк әһәмиятендәге юллар белән бәйләнгән.

Юл транспорты

үзгәртү

Лениногорск транспорт системасын нигездә автомобилләр тәшкил итә. Шәһәрдә эчке, шәһәр ягындагы һәм шәһәрләр арасында автобус системасы бар. 2010 елның 1 мартына Лениногорскта 193 урам бар. Иң мөһимнәре: Даллы, Камышлы, Заварыкин, Шашин, Менделеев, Вахитов, Ленинград, Гагарин, Куйбышев, Тукай, Агадуллин, Төзүчеләр, Югары Көчәнешле, Асфальт, Октябрь, Белинский, Чишмә урамнары. Шәһәрнең транспорт магистрале дип Чайковский урамы санала.

Тимер юл транспорты

үзгәртү

Шәһәр аша Куйбышев тимер юлы (РТЮ филиалы), Әгерҗе-Круглое Поле-Акбаш линиясе буенча бара. Шәһәрнең көньяк-көнбатыш өлешендә 1956 елда төзелгән «Писмән» тимер юл станциясе урнашкан.

Башка транспорт

үзгәртү

Шәһәрдән 12 км ераклыкта Бөгелмә аэропорты урнашкан.

Торак-коммуналь хуҗалык

үзгәртү

«Лениногорск шәһәре» муниципаль берәмлегенең торак фонды мәйданы 2010 ел башына 1 389, 5 мең м², шуның авария халәтендәге яки иске торак мәйданы 1 150, 42 м². Күпфатирлы йортларның саны – 513.

ТКХ өлкәсендә оешмалар

үзгәртү

Лениногорскида күпфатирлы йортларга ике идарә компаниясе («Торак сервисы ИК» ҖЧҖ, «Уютный дом» ИК” ҖЧҖ – гомуми идарә мәйданы 1049 мең м² ) һәм 22 торак хуҗалары ширкәте (гомуми идарә мәйданы 1049 мең м² ) хезмәт күрсәтә[11][23].

Су белән тәэмин ителеш

үзгәртү

«Водоканал» ҖЧҖ – Лениногорскта су белән тәэмин ителешне һәм су чыгаруны башкаручы бердәнбер оешма. Предприятие базасында 190 560 метр су үткәргеч һәм 151 530 м канализация челтәре, 9 су үткәргеч һәм 5 канализация суырткыч станциясе, канализация чистарткыч корылмасы бар[24] . Шәһәр су белән җир асты чыганаклары аша тәэмин ителә.

Җылылык

үзгәртү

«Лениногорск җылылык челтәре» ААҖ – Лениногорскта җылылык энергиясе белән тәэмин итүче бердәнбер оешма. Хәзерге вакытта шәһәрдә үзәкләштерелгән җылык системасы эшли.

Электр белән тәэмин итү

үзгәртү

Шәһәрдә электр энергиясе «Татэнергосбыт» ААҖның Лениногорск электр челтәрләре районы тарафыннан бирелә[25].

Мәдәният

үзгәртү
 
Лениногорск шәһәренең Мәдәният сарае

Лениногорск - Лениногорск районының мәдәният һәм фәнни үзәге. Шәһәрдә фәнни, проек-төзелеш организациялар, урта техник оешмалары, югары мәгариф оешмалары тупланган. Шәһәрдә ике музей, сигез китапханә, күргәзмә залы һәм ирмәкләшү цетры эшли.

Шәһәр территориясендә 171 спорт биналары урнашкан, шул исәптән: «Яшьлек» стадионы, 4 йөзү бассейны, 32 спорт залы, 80 яссы корылышлары, 2 чаңгы базалары һәм трамплиннары, 5 шәһәр читендәге ял итү базалары, 6 бала-яшүсмер спорт мәктәпләре, боз сарае һәм җиңел атлетика манежы. Шәһәрдә төрле спорт төрләреннән ярышлар үткәрәләр.

Лениногорскта Олимиада резерв мәктәбе урнаша, ул спортсмненарын чаңгы белән трамплинлардан сикерергә өйрәтә. Хәзерге вакытта шәһәрдә өч трамплин: К-29, К-75 һәм К-48 эшлиләр.

1961 елда шәһәрдә «Нефтяник» хоккей клубы нигезләнгән, ләкин хәзерге вакытта финанслар аз булу өчен клуб асылда эшләми.

Мәгариф

үзгәртү

Шәһәрнең мәгариф системасында 55 дәүләт мәгариф учреждениесы хезмәт күрсәтә, шул санда 13 гомуми белем мәктәбе, 3 өстәмә мәгариф учреждениесы (Балалар иҗат йорты, сәнгать һәм музыка мәктәпләре), кичке мәктәп, 31 балалар бакчасы, 1 бала йорты һ.б.

Шулай ук шәһәрдә Лениногорск политехник көллияте, Лениногорск музыка-сәнгать педагогика көллияте, Лениногорск нефть техникумы һәм Казан дәүләт техника университетының филиалы урнашкан.

Росстат мәгълүматы буенча, 2010/2011 нче уку елында мәктәпкәчә мәгариф учреждениеларында 3209 бала, гомуми белем мәгариф учреждениеларында 6895 бала укыган. Шулай ук, гомуми белем мәктәпләрендә 461 укытучы, балалар бакчаларында 1160 хезмәткәр эшли.

Лениногорскта халыкның күбесе православие һәм Ислам диннәрен тоталар . Башка диннәрнең саны зур түгел.

1917 елның октябрь революциягә кадәр шәһәрдә 2 чиркәү урнашып торган, ләкин хәзер алар җимерелгән һәм юк ителгәнәр. Хәзерге вакытта Лениногорскида ике чиркәү: Изге-Троицк гыйбадәтханәсе, Бөтен Изгеләрнең кәшәнәсе һәм манаралы «Ихлас» мәчете урнашкан.

Архитектурасы

үзгәртү
 
Шәһәрнең үзәк мәйданы

Шәһәрдә күп санлы һәйкәлләр, истәлек билгеләре, мемориаль такталар һәм мемориаль комплекслар урнашкан. Аларның иң билгеле булганары түбәндәгеләр[26]:

 
Ленин проспекты, Татарстан нефтен табучыларга монумент (2015нче елга чаклы күренеш)
 
«Юбилейный» паркы
 
«Мәхәббәт» паркы
  • Татарстан нефтен табучыларга монумент. Монумент проекты архитектор А. Печеркин һәм скульптор Б.Н.Фузеев белән берлектә төзелә һәм 1975 елның сентябрендә Ленин һәм Җиңүнең 50 еллыгы проспектлары кисешүендә (Свердлов ур.) ачыла. Монумент үзе тутыкмый торган тимердән эшләнгән, улҗир астыннан бәреп чыгучы 33 метрлы[27] нефть фонтаныннан һәм аны чолгап алган 18 м диаметрлы, 2, 5 биеклектәге скульптур рельеф әйләнәсеннән гыйбарәт. Бу гигант әйләнә-балдак мрамор белән тышланган ныклы пилоннарда тора. Үзендә көчле символика һәм тарихи хикәятне берләштереп, бу корылма Татарстанда нефть табыла башлауның әһәмиятен ачып бирә[28].
  • В.Д. Шашинга һәйкәл. Ул 1981 елда Валентин Дмитрий улы Шашинның Татарстанда нефть табу сәнәгате үсешенә керткән өлеше хөрмәтенә ачыла. Һәйкәл Шашин проспекты һәм Моряков урамында урнашкан[29][30]
  • Батырлар аллеясы. Бу мемориаль комплексны Бөек Ватан сугышында җиңүгә өлеш керткәннәрнең батырлыгына мәңгелек истәлек һәм ихлас рәхмәт билгесе буларак, 1970 елда Җиңүгә 50 ел проспетында (Свердлов ур.) Советлар Союзы Герое Самат Садриев тарафыннан ачыла[31]. Хәзер мемориал территорисендә һәлак булучыларга һәйкәл (1970 елгы), Мәңгелек ут (1970), Советлар Берлеге Геройлары бюстлары белән 12 обелиск (1998), Дан Обелискы (2002), Дан Орденының өч тулы кавалерына барельеф (2010), тыл хезмәтчәннәренә барельеф (2011), һәлак булучыларның истәлеген мәңгеләштерүче барельеф (2011) урнашкан[32][33][34][35].
  • В.И. Ленинга һәйкәл. Аны тантаналы рәвештә 1960 елда Ленин исемендәге үзәк мәйданда ачалар. Скульптура В. И. Ленинны чыгыш ясаган мизгелдә сурәтли, аның уң кулы халыкка юнәлтелгән.
  • Атказанган нефтьчеләр аллесы. Бу мемориаль комплекс 2002 елда Җиңүгә 50 ел проспекты буйлап ачыла. Мемориал территориясендә фонтан һәм атаклы нефтьчеләрнең исемнәре һәм портретлары куелган 22 барельеф бар.
  • М. Вахитовка һәйкәл. Һәйкәл 1970 елда Ленин проспекты һәм Кутузов ур. Киселешендә ачыла. Һәйкәл татар инкыйлабчысы һәм иҗтимагый-сәяси эшлеклесе Мулланур Вахитовның постаментка куелган бюстыннан гыйбарәт, һәйкәл тирәсендә кечкенә сквер ачылган.
  • Г. Тукайга һәйкәл. Һәйкәлнең ачылу тантанасы 2000 елда, Ленин пр. Һәм Тукай ур. Киселешендә була. Һәйкәл атаклы татар шагыйре Габдулла Тукайның постаментка куелган бюстыннан гыйбарәт[36].
  • «Вакыт» монументы. Ул 1998 елда Набережная, Промысловая, Беренче май, Халыклар дуслыгы урамнарының әйләнә чишелешендә урнашкан. Монумент сәгать механизмын сурәтли. Бу урында кайчандыр шәһәргә нигез салган нефтяникларның палаткалары урнашкан.
  • Шәһәр төзелә башлауга багышланган ротонда-стела. Ротонда 1955 елда М. Горький исемендәге ял һәм мәдәният паркында ачыла.
  • Кара ротонда. Ул 2005 елда М.Горький исемендәге парка шәһәрнең илле еллыгы хөрмәтенә ачыла.
  • М. Горькийга һәйкәл. Ул Горький паркында урнашкан. Постаментка куелган һәйкәл рус язучысы, прозаик һәм драматург Максим Горькийны парк буйлап йөргән халәттә сурәтли[37].
  • ЧАЭС авариясе ликвидаторларына һәйкәл. Ул тантаналы рәвештә 2011 елның ноябрендә ачыла[38][39].

Шәһәр территориясендә, шулай ук якын-тирәдә археология һәйкәлләре юк.

ММЧ һәм элемтә

үзгәртү

Телевидение

үзгәртү

Лениногорскида 1958 елда нигезләнгән телевышка, ә аның төбәсендә телестудия эшлиләр. Аннан ТНВ алмаштырып, Лениногорск каналы тапшыра. Программа төбендә ТНВ тапшырулардан тора, ләкин каналның үз яңалыклар һәм махсус тапшырулар да бар.

Шәһәр территориясендә «Первый канал», «Россия-1», «Россия-2», «Россия К», «5 канал», «НТВ», «ТВЦ», «СТС», «РЕН ТВ», «Домашний», «Disney», «ТНВ-Лениногорск», «ТНТ-Лениногорск», «РТК Альметьевск». Кабель телевидениесен «ТВТ» компаниясе хезмәт итә.

Ешлык
МГц
Исем RDS
66,89 «Радио Маяк» -
68,63 «Радио России» / «Татарстан радиосы» -
91,4 «Европа Плюс» +
95,5 «Брежнев FM» -
97,7 «Татар радиосы» -
98,1 «Дорожное радио» +
99,2 «Love Radio» +
101,0 «Русское Радио» -
102,1 «Лениногорская волна» / «Болгар радиосы» -
102,5 «DFM» -
103,0 «Шансон» радиосы -
104,6 «БИМ-радио» -
105,2 «Хит FM» -
105,6 «Радио Рекорд» -
105,9 «Авторадио» / НТВ-Бөгелмә -
106,7 «Милицейская волна» радиосы -
107,4 «Energy FM» -

Бастыру һәм электрон басмалары

үзгәртү
  • «Лениногорские вести» газеты;
  • «Заман сулышы» газеты;
  • «ЧП на Юго-Востоке» газеты;
  • «Ярмарка» газеты;
  • «Кошелек Татарстана» газеты;
  • «Лениногорский журнал»;
  • «За нефть» газеты;
  • «Ромашкинский феномен» газеты.

Элемтә

үзгәртү

Шәһәр телефон элемтәсенең тарихы 1956 елда башлана. Нәкъ шул елны Мичурин урамында 600 номер өчен кулдан эшләүче беренче коммутатор куела. Аңа бер юлы 6 телефонистка хезмәт күрсәтә. 1960 елда исә тагын 400 номер өчен коммутатор куела. 1967 елда Ленин проспектында беренче автомат телефон станциясе ачыла, башта анда 2100 номер булса, соңрак күләме 1972 һәм 1982 елда арттырыла [40]. 1998 елда Куйбышев урамында Элемтә йорты ачыла, анда 20 000 номер эшләтелә. Хәзерге көндә шәһәрдә 5-урынлы телефон номерлары EWSD электрон станциясе һәм 7 күчмә астстанция ярдәмендә эшли. Аларның гомуми сыешлыгы – 16688 номер[41]. Шәһәрнең телефон коды – 85595 [42]. Стационар телефон хезмәтен Таттелеком һәм «ТатАИС» ҖЧҖ операторлары күрсәтә.

Кәрәзле элемтә хезмәтен шәһәрдә түбәндәге операторлар күрсәтә:

Интернетка керү мөмкинлеген өч оператор бирә:

Шәһәрдә туган танылган кешеләр

үзгәртү

Панорама

үзгәртү
 
Ленин мәйданы

Шулай ук карагыз

үзгәртү

Искәрмәләр

үзгәртү
  1. ОКТМО
  2. Итоги Всероссийской переписи населения 2020 года (по состоянию на 1 октября 2021 года)
  3. АвтоТрансИнфо (рус.)
  4. 4,0 4,1 4,2 Проект генерального плана города Лениногорска, пояснительная записка (рус.)
  5. Информация о предоставлении водных объектов в пользование на основании договоров водопользования и решений о предоставлении водных объектов в пользование по зоне деятельности Нижне-Волжского БВУ (Республика Татарстан) по состоянию на 16.12.2010 г. (рус.)
  6. Отчетный доклад Главы муниципального образования «Лениногорский муниципальный район» «Об итогах социально-экономического развития Лениногорского района в 2010 г. и задачах на 2011 год»(үле сылтама) (рус.)
  7. «Минем шәһәр» Россия шәһәрләре һәм төбәкләре буенча халык энциклопедиясе (рус.)
  8. француз википедиясендә Лениногорск шәһәре(фр.)
  9. 1989 елгы җанисәп. Автоном җөмһүриятләр, өлкәләр, һ.б. (рус.)
  10. 2002 елгы җанисәп нәтиҗәләре. 2017 елның 25 октябрь көнендә архивланган. (рус.)
  11. 11,00 11,01 11,02 11,03 11,04 11,05 11,06 11,07 11,08 11,09 11,10 11,11 Основные показатели социально-экономического развития Лениногорского муниципального района на 01.05.2011. ТР Муниципаль берәмлекләр порталы. әлеге чыганактан 2011-11-14 архивланды. 2011-11-15 тикшерелгән.
  12. Продлена лицензия на Ромашкинское нефтяное месторождение (рус.). Neftegaz.RU. әлеге чыганактан 2011-11-14 архивланды. 2011-11-15 тикшерелгән.
  13. Отчеты о работе Центра занятости населения г. Лениногорск. ГБУ «Центр занятости населения г. Лениногорска». әлеге чыганактан 2011-11-14 архивланды. 2011-11-13 тикшерелгән.
  14. 14,0 14,1 Пояснительная записка к докладу главы Лениногорского муниципального района Республики Татарстан о достигнутых значениях показателей для оценки эффективности деятельности органов местного самоуправления за 2010 год и их планируемых значениях на 3-х летний период (рус.). Муниципаль берәмлекләр порталы. әлеге чыганактан 2011-11-14 архивланды. 2011-11-13 тикшерелгән.
  15. Социально-экономическое положение Республики Татарстан (Комплексный информационно-аналитический доклад) Январь-Апрель 2011 года., № 4 (рус.). Татарстан Республикасы Хөкүмәте Порталы. әлеге чыганактан 2011-11-14 архивланды. 2011-11-15 тикшерелгән.
  16. Реестр инвестиционных площадок. Портал муниципальных образований. әлеге чыганактан 2011-11-27 архивланды. 2011-11-27 тикшерелгән.
  17. "О Программе социально-экономического развития муниципального образования «Лениногорский муниципальный район» на 2011 – 2015 годы" от 25.10.2011 №99. Портал муниципальных образований. әлеге чыганактан 2011-11-27 архивланды. 2011-11-27 тикшерелгән.
  18. 18,0 18,1 Каталог инвестиционных проектов Республики Татарстан. Инвестиционный портал Республики Татарстан. әлеге чыганактан 2011-11-27 архивланды. 2011-11-27 тикшерелгән.
  19. 19,0 19,1 В Татарстане(Лениногорск) началось строительство завода «Татсталь». Сделано у нас. әлеге чыганактан 2011-11-15 архивланды. 2011-11-27 тикшерелгән.
  20. ООО "ИПТ "Идея-Юго-Восток". Инновационный Технопарк Идея. әлеге чыганактан 2011-11-27 архивланды. 2011-11-27 тикшерелгән.
  21. Технопарки Татарстана и Санкт-Петербурга договорились сотрудничать. Regnum. әлеге чыганактан 2011-11-28 архивланды. 2011-11-28 тикшерелгән.
  22. БД ПМО РТ Показатели, характеризующие состояние экономики и социальной сферы муниципального образования город Лениногорск за 2009 год. Территориальный орган Федеральной службы государственной статистики по Республике Татарстан. әлеге чыганактан 2011-11-12 архивланды. 2011-11-12 тикшерелгән.
  23. Сафарова Р.. Интервью генерального директора АУ «Департамент ЖКХ и строительства» Исхака Садриева. Портал муниципальных образований РТ. әлеге чыганактан 2011-11-13 архивланды. 2011-11-13 тикшерелгән.
  24. ООО «Водоканал». Портал муниципальных образований РТ. әлеге чыганактан 2011-11-12 архивланды. 2011-11-12 тикшерелгән.
  25. Структура ОАО "Татэнергосбыт". Официальный сайт ОАО "Татэнергосбыт". әлеге чыганактан 2011-11-13 архивланды. 2011-11-12 тикшерелгән.
  26. . — Казань: Мастер Лайн, 1999. — Т. 1.
  27. Заветы Ильича. от 01.09.2005.
  28. Творец, гражданин и солдат. Бельские просторы. әлеге чыганактан 2012-07-06 архивланды. 2012-07-06 тикшерелгән.
  29. София Гарифуллина (4 сентября 2010 года). Шашин есть Шашин, по-другому и не скажешь... (рус.). газета «Нефтяные вести», №68. әлеге чыганактан 2012-07-06 архивланды. 2012-07-06 тикшерелгән.
  30. Юбилейная конференция, посвященная 85-летию со дня рождения В.Д. Шашина (рус.). Межрегиональная общественная организация «Научно-техническое общество нефтяников и газовиков имени академика И. М. Губкина» (22 июня 2001 года). әлеге чыганактан 2012-07-06 архивланды. 2012-07-06 тикшерелгән.
  31. Наша Победа!. Интернет-портал, посвященный 65-летию Победы в Великой Отечественной войне. әлеге чыганактан 2011-11-08 архивланды. 2011-11-08 тикшерелгән.
  32. Премьер-министр Республики Татарстан Ильдар Халиков находится с рабочей поездкой в Лениногорске. Портал правительства РТ. әлеге чыганактан 2011-11-08 архивланды. 2011-11-08 тикшерелгән.
  33. Ильдар Халиков открыл в Лениногорске памятник труженикам тыла. Портал правительства РТ. әлеге чыганактан 2011-11-08 архивланды. 2011-11-08 тикшерелгән.
  34. Добрынина Р. И., Игнатьев Н. М., Исхаков М. Ш., Каюмов Р. Х., Мусин Ф. Ш., Рахимов З. Г. Здравствуй мой добрый город. — Лениногорск, 1995. — С.213.
  35. В Республике Татарстан к 65 -летию Великой Победы установлены новые объекты, связанные с увековечением событий ВОВ, Героев Советского Союза и полных кавалеров Ордена Славы. Общественная организация ветеранов (инвалидов) войны и военной службы РТ. әлеге чыганактан 2011-11-08 архивланды. 2011-11-08 тикшерелгән.
  36. В Лениногорске открыли памятник Тукаю. Интернет-портал, посвященный татарскому поэту Габдулле Тукаю (30 ноября 2011 года). әлеге чыганактан 2012-07-06 архивланды. 2012-07-07 тикшерелгән.
  37. ГУП «Татинвестгражданпроект». Пояснительная записка. Обоснование положений о территориальном планировании г. Лениногорска. Министерство строительства, архитектуры и ЖКХ Республики Татарстан. әлеге чыганактан 2012-06-12 архивланды. 2012.06.12 тикшерелгән.
  38. Строительство памятников для ИК МО "город Лениногорск". Агентство по государственному заказу Республики Татарстан. әлеге чыганактан 2011-11-22 архивланды. 2011-11-22 тикшерелгән.
  39. Фарид Мухаметшин: «Депутаты от Татарстана в Госдуме следующего созыва должны консолидировано отстаивать участие республики в масштабных федеральных программах». Государственный совет Татарстана. әлеге чыганактан 2011-12-01 архивланды. 2011-12-01 тикшерелгән.
  40. Добрынина Р. И., Игнатьев Н. М., Исхаков М. Ш., Каюмов Р. Х., Мусин Ф. Ш., Рахимов З. Г. Здравствуй мой добрый город. — Лениногорск, 1995. — С.138—139.
  41. Лениногорский районный узел электрической связи. ТР Муниципаль берәмлекләр порталы. әлеге чыганактан 2011-11-14 архивланды. 2011-11-15 тикшерелгән.
  42. Лениногорск. Зур Телефон Кенәгәсе. әлеге чыганактан 2011-11-14 архивланды. 2011-11-15 тикшерелгән.

Сылтамалар

үзгәртү