Субсидия - конкрет эшчәнлеккә ярдәм итү яки аны оештыру өчен дәүләт бюджетыннан яки җирле бюджеттан хуҗалык итүче мәгълүм субъектка банк яки юридик зат тарафыннан бирелгән акча. Субсидия башлыча кайтарып бирелми, әммә аның билгеле бер шартлар буенча да бирелүе мөмкин. Дотациядән аермалы буларак, субсидия гадәттә бер тапкыр гына бирелә.