Рауль Ганиев (Рауль Рәшит улы Ганиев, рус. Рауль Ганеев, ингл. Raoul Ganeev) – Россия һәм Американың кино һәм театр артисты.

Рауль Ганиев
Рауль Ганеев
Туган телдә исем Рауль Рәшит улы Ганиев
Туган 11 февраль 1964(1964-02-11) (60 яшь)
Лениногорск
Милләт татар
Ватандашлыгы ССРБ ССРБ
Русия Русия
Канада Канада
Әлма-матер Русия театр сәнгате университеты[d]
Һөнәре кино, театр артисты

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1964 елның 11 февраленда Лениногорскида туган. Мәктәпне тәмамлагач, 2 ел Казанда телевидение студиясендә эшли. Ренат Ибраһимовның «Мәхәббәтнең тыныч сүзләре» (Любви негромкие слова) фильм-концертында гашыйк булган очучы ролендә дебют ясый. ГИТИСны (А. Гончаров, М. Ошеровский остаханәсе) тәмамлый (1991). Шул ук елны «Игроки» театр-студиясе белән Канадага гастрольләргә китә. Ванкуверда төпләнеп, Һолливуд киноларында төшә башлый.

Иҗаты үзгәртү

Фильмография үзгәртү

1988 елдан башлап, кинога төшә. 1991 елдан 2007 елга хәтле Канадада яшәп, 50 проектта катнаша. Барлык рольләре дә рус кешеләре: галимнәр, махсус хезмәт кешеләре я мафия вәкилләре.[1]

Америка үзгәртү
 
Рауль Ганиев
 
Рауль Ганиев
  • 2007 – Кисешкән урын Crossing — Борис Новак
  • 2006 – Гаилә идән астында Family in Hiding — Мигиковский
  • 2006 – Котылу Saved — Роми
  • 2006 – Дәлилләр The Evidence — Мирсад
  • 2005 – Башка дөнья 2 Underworld: Evolution — йөк машинасы йөртүче
  • 2005 – Зур Җидегән Bear with Me — Яппи Хантер
  • 2005 – Туй балдагы The Engagement Ring — Калановский
  • 2005-2006 – «Годива» бистросы Godiva's — әти
  • 2004 – Риддик елъязмасы The Chronicles of Riddick — сак башлыгы
  • 2004 – Явызлыкның кагылуы Touching Evil — Сергей Попов
  • 2002-2007 — Үле зона (сериал) The Dead Zone — паризан #1
  • 2001 – Үрмәкүч килде Along Came a Spider – тән сакчысы
  • 2001-2004 – Крис Айзек тамашасы The Chris Isaak Show – Светлана абыйсы
  • 2001 – Ялгыз атучылар The Lone Gunmen — Goon
  • 2001 – Асты-өскә Head Over Heels — Һарольд
  • 2000 – Канн кинофестивалендә үтерү Murder at the Cannes Film Festival – Лев Вайнс
  • 2000 – Трикси Trixie – шеф-пешекче
  • 1998-2006 – Да Винчи тикшерә Da Vinci's Inquest — Юрий
  • 1998-1999 – Җәтмә The Net — программачы
  • 1998 — Өчәү Three — сакчы
  • 1998-2005 – Махсус төркем Cold Squad – Николай Андровский
  • 1997-2007 — Йолдызлы капкалар Stargate SG-1 – подполковник Иванов
  • 1996 – Үлем белән үбешү Kissed — эпизод
  • 1996-1999 — Сакчы The Sentinel – өлкән Каспорев
  • 1995-2000 — Янәшә дөньялар Sliders – лейтенант Карпов
  • 1993-2002 – Серле материаллар The X Files – рус сакчысы
  • 1992-1998 — Тау кешесе Highlander — сакчы
  • 1998 – Үзгәргән язмыш Convergence – грек монахы
  • 1999 – Дҗек Булл The Jack Bull — язучы
Россия үзгәртү
  • 2007-2008 — Ачылмаган җинаять (Висяки) сериал – Ринат[2]
  • 2007 — Җәсүс уеннары (Шпионские игры)
  • 2007 – Шәхси визит (Частный визит) – Насыйров
  • 2008 – Әйләнәдә хач (Крест в круге) – Садулаев
  • 2007 — Дачада яшәүче (Дачница) – Хмурый
  • 2009 – Маргоша – Тимур
  • 2009 – Әти кызлары (Папины дочки) – социаль хезмәткәр
  • 2009 – Яклаучы (Адвокат)
  • 2009 – Кылыч (Меч) – Конев
  • 2009 – Зверобой 2 – Марат
  • 2009 – Волков сәгате (Час Волкова) – Касыймов, капитан
  • 2009 – 9– бүлек (9-й отдел) – Ракитин

Шулай ук сериалларда уйный: «Тормышы кыл өстендә» (Ставка на жизнь) VIP сериал (2007), «Телсез шаһит» (Безмолвный свидетель) (2007), «Кулагин һәм партнёрлары» (2007-2008), «Бергә бәхетле» (Счастливы вместе) (2008), «Гаишниклар» (2008), «Детективлар» (2007), «Канун һәм тәртип» (Закон и порядок) (2008), «Куркыныч зонада» (В зоне риска) (2012).

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Лениногорский журнал, 24.02.2014 2020 елның 26 ноябрь көнендә архивланган.
  2. Р. Ганиев Альфа-кастинг сайтында, archived from the original on 2016-03-06, retrieved 2015-01-23