Ванкувер
Ванкувер (ингл. Vancouver) — Канаданың Британия Колумбиясе провинциясенең диңгез кыры буендагы порт шәһәре.
Ванкувер![]() | |
---|---|
![]() | |
Ил | Канада |
Координатлар | 49°15'39"N, 123°6'50"W |
Мэр | Грегор Робертсон |
Нигезләнгән | 1886 |
Мәйдан | 114.97 км² |
Мәркәз биеклеге | = 0-152 м |
Халык саны | 603,502 кеше |
Халык тыгызлыгы | 5249 кеше/км² |
Агломерация | 2878.52 |
Сәгать кушагы | UTC−8, җәен UTC-7 |
Телефон коды | 604, 778, 236 |
почта индекслары | V5K - V6Z |
Рәсми сайт | vancouver.ca/ |
Кардәш шәһәрләр | Йокоһама[1][2], Одесса[3], Эдинбург[4][5], Kanton[6], Лос-Анджелес, Рио-де-Жанейро, Амстердам коммунасы[d], Кали, Арекипа, Куворден[d] һәм Дөбәй |
Ванкувер зурлыгы буенча Канаданың өченче шәһәре санала. Тын океан яр буена урнашкан калада 600 меңләп кеше яши. Ванкуверның төп халкы — инглиз-канадалылар. Уңайлы яшәү шартлары Көньяк-көнчыгыш Азия илләрендә яшәүчеләрне дә җәлеп иткән. Шәһәрдә Кытай кварталлары зур урын алып тора, монда Һоңкоңтан килгән байлар да үзенә яшәү урыны тапкан.
Ванкувер дөньяның биш иң матур шәһәре исемлегенә кертелгән. Яшәү мохите, табигать һәм климат шартлары кулай булу сәбәпле, 2001 елда ЮНЕСКО тарафыннан яшәү өчен иң уңайлы урын булып танылды. Ванкуверда һава торышы йомшак, аны океан климаты билгели. Җәй коры, калган вакытта явым-төшем күп. Кышкы температура уртача –8° С тан +3° С ка кадәр. Монда елга 11 тапкыр гына кар ява, бары тик өч көнендә генә аның калынлыгы 60 мм дан арта.
Тарихи белешмәҮзгәртү
Ванкувер шәһәре рәсми рәвештә 1886 елда теркәлә. Аңа исемне Бөекбритания диңгез офицеры, шәһәргә нигез салынганчы 100 ел элек үк үлгән капитан Джордж Ванкувер хөрмәтенә кушалар. Ул моңа әлеге җирләрне тикшерүдәге казанышлары өчен лаек була. 1778 елда сәяхәтче Джеймс Кукның уңышсыз экспедициясендә катнаша, 1792 елда бу якларга тагын бер сәяхәт ясый һәм Канаданың әлеге өлеше белән Алясканың картасын төзи.[7]
Кышкы ОлимпиадаҮзгәртү
2010 елның 15 — 28 февраль көннәрендә Ванкувер үзендә XXI кышкы Олимпия уеннарын кабул итте.[8]
ИскәрмәләрҮзгәртү
- ↑ https://vancouver.ca/news-calendar/international-relationships.aspx
- ↑ https://www.canadainternational.gc.ca/japan-japon/bilateral_relations_bilaterales/sistercity-jumelage.aspx?lang=eng
- ↑ https://omr.gov.ua/ua/international/goroda-pobratimi/vankuver-kanada/
- ↑ https://council.vancouver.ca/20080311/documents/a14.pdf
- ↑ https://www.edinburghlive.co.uk/news/edinburgh-news/edinburghs-ten-sisters-remarkable-cities-18177349
- ↑ https://web.archive.org/web/20210126232108/https://vancouver.ca/news-calendar/international-relationships.aspx
- ↑ архив күчермәсе, archived from the original on 2016-03-05, retrieved 2013-01-10
- ↑ Төньяк Американың эчке сулары(үле сылтама)
СылтамаларҮзгәртү
- Ванкувер шәһәре рәсми сәхифәсе (ингл.)
- Ванкувер туристлары һәм кунаклары өчен мәгълүмат үзәге 2015 елның 23 август көнендә архивланган. (ингл.)
Башка телле бүлектә тулырак мәкалә бар: Vancouver (ингл.) Сез тәрҗемә ярдәме белән бу мәкаләне язып бетереп проектка ярдәм итә аласыз.
|