1933 ел
(1933 yıl битеннән юнәлтелде)
1933 (бер мең тугыз йөз утыз өченче) ел — кәбисә булмаган ел, милади тәкъвим буенча якшәмбе көнне башлана. Бу безнең эраның 1933 елы, II меңьеллыкның 933 елы, XX гасырның 33 елы, XX гасырның 4 унъеллыгының 3 елы, 1930 елларның 4 елы. 1933 елдан бирле 91 ел үтте.
Еллар |
---|
1929 · 1930 · 1931 · 1932 — 1933 — 1934 · 1935 · 1936 · 1937 |
Унъеллык |
1910-еллар · 1920-еллар — 1930-еллар — 1940-еллар · 1950-еллар |
Гасырлар |
XIX гасыр — XX гасыр — XXI гасыр |
Вакыйгалар
үзгәртү- 21 гыйнвар — Авыргазы колхоз-совхоз татар театры оешма.
- 30 гыйнвар — Алмания президенты канцлер булып Адольф Гитлерны билгели.
- 15 март — Гитлер Алманияне Өченче рейх булып игълан итте.
- 3 апрель — Эверест аша беренче тапкыр очкыч очып уза.
- 14 октябрь — Алмания Милләтләр Лигасыннан чыгуын игълан итә.
- 6 ноябрь — Шәледә Республика татар күчмә театры беренче спектаклен күрсәтә.
- 13 декабрь — «Инкыйлабка каршы фетнәчеләр оешмасы» эше буенча 50 гә якын кеше хөкем ителә.
Туулар
үзгәртүШулай ук карагыз: Төркем:1933 елда туганнар
- 3 гыйнвар — Илдар Юзеев, күренекле татар шагыйре.
- 8 гыйнвар — Фәрит Габдрәхим, Башкортстанда яшәп иҗат итүче татар шагыйре.
- 10 гыйнвар — Госман Гомәр, журналист, язучы. ТР атказанган мәдәният хезмәткәре (1991).
- 26 гыйнвар — Муса Мирзәев, азәрбайҗан композиторы.
- 12 апрель — Монсеррат Кабалье, опера җырчысы.
- 22 апрель — Марат Әмирханов, татар язучысы, журналист, публицист, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре (1987).
- 12 май — Андрей Вознесенский, рус шагыйре, прозаик, рәссам, архитектор.
- 29 май — Азалия Бадюгина, татар тәрҗемәчесе.
- 2 июль — Эмиль Җәләлетдинов, татар җырчысы.
- 7 июль — Юнона Карева, Казан Зур театры актрисасы, педагог.
- 10 июль — Зәки Зәйнуллин, татар язучысы, галим, җәмәгать эшлеклесе.
- 10 июль — Равмер Хәбибуллин, КПССның Башкортстан өлкә комитетының беренче сәркатибе (1987-90).
- 14 июль — Марс Шабаев, татар шагыйре.
- 21 август — Кадрия Нурмәмбәт, кырым-татар җырчысы (Румыния).
- 8 сентябрь — Әзһәр Мөхәммәдиев, тарихчы, тарих фәннәре докторы, профессор.
- 29 сентябрь — Марс Рәфыйков, совет хәрби очучы, ССРБ космонавтларының беренче отряды әгъзасы.
- 10 декабрь — Марсель Бакиров, татар галиме, фольклорчы, тюрколог.
- 20 декабрь — Дифгать Сирай, шагыйрь һәм журналист.
Вафатлар
үзгәртүШулай ук карагыз: Төркем:1933 елда вафатлар
- Закир Һади, татар язучысы.
- Хөсәен Сәетборһан, хәрби ахун, Тверь мәчетенә нигез салучы һәм беренче имамы.
- 26 гыйнвар — Һади Сәгъди, татар язучысы, укытучы.
- 5 февраль — Әбүбәкер Диваев, тюрколог, этнограф һәм фольклорчы галим.
- 17 март — Габдрахман Гомәри, татар дин галиме, мәгърифәтче, журналист.
- 5 май — Нәҗип Думави, язучы
- май — Таһир Ильяси, гарәп теле һәм әдәбияты белгече, лексикограф-галим.
- 16 июнь — Галиәсгар Камал, татар драматургы.
- 20 июнь — Клара Цеткин, алман коммунисты.
- 7 июль — Харис Фәйзи-Чистапули, «Әхбар» газетасы нәшире.
- 21 август — Гыйлемдар Баембәтов, сәясәтче, эсер, журналист, татар телендәге матбугатны оештыручы.
- 5 ноябрь — Сэн Катаяма (яп. 片山 潜), япон коммунисты.