Төп менюны ачу

Кадрия Нурмәмбәт

Кадрия Нурмәмбәт, Кадрия Әхмәт кызы Нурмәмбәт (кырымтат. Qadriye Nurmambet, قَادْرِیَ نُرْمٰومْبَتً, Ҡадрие Нурмамбет, 1933 елның 21 августы, Румыния кыйраллыгы, Көньяк Добруҗа, Пазарчык) — Румыниянең кырым-татар җырчысы, Румыния татарлары фольклорын җыючы. Румыниянең татар хатын-кызларыннан беренче хокук белгече (юрист).

Кадрия Нурмәмбәт
Тугандагы исеме

Qadriye Nurmambet

Тулы исеме

Кадрия Әхмәт кызы Нурмәмбәт

Туу көне

21 август 1933(1933-08-21) (86 яшь)

Туу урыны

Румыния, Көньяк Добруҗа, Пазарчык

Эшчәнлек еллары

1950 - х. в.

Дәүләт

РумынияFlag of Romania.svg Румыния

Һөнәрләр

юрист, җырчы, этнограф

Кораллар

тавыш[d]

Жанрлар

эстрада, фольклор

Псевдонимнар

«Румыния былбылы»

Лейбллар

Electrecord

Images.png Тышкы рәсемнәр
Image-silk.png CD альбомы.2009.

Тәрҗемәи хәлеҮзгәртү

1933 елның 21 августында Румыния кыйраллыгының Көньяк Добруҗа төбәге Пазарчык (хәзерге Болгариянең Добрич өлкәсе үзәге Добрич) шәһәрендә туган. Әтисе Әхмәт Нурмәмбәт(ингл.) (18931953) анда тупчы офицер булып хезмәт итә. Әнисе Пакизә Нурмәмбәт. Ир туганы Чыңгыз. Икенче бөтендөнья сугышы башында, 1940 елда Румыния Көньяк Добруҗа төбәген Болгариягә тапшыргач, гаилә Төньяк Добруҗа төбәгенә, әтисе гарнизон командиры итеп билгеләнгән Мәҗидия шәһәренә күченә.

Кадрия Нурмәмбәт «юрист» белгечлеге буенча Бухарест университетының хокук факультетын тәмамлаган (1957). Румыниянең татар хатын-кызларыннан беренче хокук белгече (юрист) була. Күстәнҗәнең адвокатлар коллегиясендә хезмәт куя. Адвокатлык эше белән беррәттән, сәхнәләрдә татар һәм төрек җырлары белән чыгыш ясый, татарларның үзләренә, шулай ук бөтен Румыния халкына Румыния татарлары теленең, мәдәниятенең гүзәллеген таныта.

ИҗатыҮзгәртү

Балачагыннан әнисеннән өйрәнгән халык җырларын яратып башкара, Румыниянең татар фольклор төркемнәрендә катнашып килә. 1950 елда Бухарестның иң билгеле концерт залларының берсе булган Атенеумда(ингл.) чыгыш ясый. 1954 елда Бухарест милли музыка университеты профессоры Тибериу Александру хәерхаһлыгы белән тавышы радиода яңгырый башлый. Радиодан беренче башкарган җырлары — «Tan Yıldızı Parılday» һәм «Tayım atka denişmem».

1960 елда татар, төрек җырларыннан торган беренче пластинкасы чыга. 1989 елга кадәр 6 пластинкасы — 1963, 1974, 1980, 1982 һәм 1989 елларда дөнья күрә. 1989 елдан соң җырларын кассетага яздыра башлый. 2009 елда эчендә 24 татар һәм төрек җыры тупланган «Традицион татар һәм төрек халык җырлары» (рум. Melodii populare tătăreşti şi turceşti) CD альбомы чыгара [1]. Ул Күстәнҗә китапханәсендә халыкка тәкъдим ителә.

Халык җырларын барлау белән мавыга. Добруҗа авыллары буенча йөреп, сакланып калган кырым-татар, нугай, төрек мәдәниятенә караган җырларны эзләп таба. 1957 елда Бухарест этнография һәм фольклор институты архивы өчен 90 татар һәм төрек җырын яздыра. Гомер буе Румыния татарлары фольклорын саклау өчен тырыша, үзенең шәкертләренә өйрәтә.

Кызы Мәләк (Melek Hanım) — опера җырчысы, Күстәнҗә дәүләт опера театрында хезмәт итә.

СылтамаларҮзгәртү

ИскәрмәләрҮзгәртү