Әбүбәкер Диваев

Әбүбәкер Әхмәтҗан улы Диваев (1855, Уфа губернасы — 1933, Ташкент) — атаклы тюрколог, этнограф һәм фольклорчы, профессор.

Әбүбәкер Диваев
Туган телдә исем Әбүбәкер Әхмәтҗан улы Диваев
Туган 6 декабрь 1855(1855-12-06)
Уфа губернасы, Стәрлетамак өязе, Тукай авылы
Үлгән 5 февраль 1933(1933-02-05) (77 яшь)
Ташкент
Милләт татар[1]
Ватандашлыгы Русия империясе байрагы
Әлма-матер Ырынбур Неплюев кадет корпусы
Һөнәре хәрби тәрҗемәче

Тәрҗемәи хәл

үзгәртү

Әбүбәкер Әхмәтҗан улы Диваев 1855 елда татар морзалары гаиләсендә дөньяга килә. Бериш чыгынаклар аның туу җирен Ырынбур шәһәрен күрсәтсә, икенчеләр — Стәрлетамак өязендәге Тукай авылын. 1876 елда Ырынбурдагы Неплюев кадет корпусын тәмамлаганнан соң, яшь белгеч Урта Азиягә чыгып китә һәм шунда озак еллар җаваплы эшләр башкара. Гади тәрҗемәче булып эшләгән Әбүбәкер Диваев Сырдәрья өлкәсе хәрби губернаторының ярдәмчесе итеп тәгаенләнә. Шул вакытта ул бар Төркистан төбәген аркылыга-буйга йөреп чыга һәм шунда яшәүче үзбәкләр, татарлар, каракалпаклар, казакълар, кыргызларның тормышын, гореф-гадәтләрен, йолаларын өйрәнә. Шулай ук төрки халыкларның борынгыдан килгән иҗатын — мәкалләрен, җырларын, бәетләрен, робагыйларын, әкиятләрен язып туплый бара.

1906 елда полковник дәрәҗәсендә хезмәттән китә. Ташкенттагы татар мәктәбенә җитәкчелек итә. 1918 елда Ташкент шәһәрендәге Урта Азия дәүләт университетын һәм Шәрык институтын оештыручыларның берсе була. Биредә ул казакълар тарихын укыта. Ташкент музееның археологик һәм этнографик коллекцияләрендә мөдирлек итә. Соңрак университетта профессор дәрәҗәсенә ирешә. Мөгаллимлек эше белән беррәттән, Ә. Диваев Төркестан төбәге музееның этнография һәм археология бүлеге мөдире вазыйфаларын башкара һәм күп кенә этнография һәм фольклор экспедицияләренә җитәкчелек итә. ССРБ Фәннәр академиясенең әгъза-корреспонденты дәрәҗәсен алган. Казан дәүләт университетының археология һәм этнография җәмгыятендә әгъза булып торган Ә. Диваев Татарстан галимнәре белән тыгыз хезмәттәшлек итеп, берлектәге гыйльми эшләрне башкара.

Искәрмәләр

үзгәртү

Чыганаклар

үзгәртү

Әдәбият

үзгәртү