«Инкыйлабка каршы фетнәчеләр оешмасы» эше

«Инкыйлабка каршы фетнәчеләр оешмасы» эше («Бөтенсоюз социал-фашистлар фиркасе») - 1933 елда ОГПУ тарафыннан оештырылган гаепләү эше. Әхмәтһади Максуди, Мөхәммәтшакир Бигәев, Рөстәм Алкин, Микайла Тарасов, Җәлал Вәлиев, Газиз Апанаев, Гомәр Урманов һ.б. (барлыгы 109 кеше) Совет хакимиятен бәреп төшерү һәм буржуаз-демократик җөмһүрият урнаштыру өчен яшерен оешма төзүдә гаепләнәләр. Мәхкәмә утырышы Казанда 1933 елның 13 декабрендә уза. Күпчелек гаепләнүчеләр төрле елларга төрмәгә ябылуга хөкем ителә. Кайберләре башка ялган гаепләү эшләре буенча хөкем ителгән була. СССР Югары мәxкәмәсенең Хәрби коллегиясе 1956 елда гаепләнүчеләрне аклый.