Ишембай районы
, һәм
Ишембай районы | |
баш. Ишембай районы | |
Байрак[d] | |
Нигезләнү датасы | 20 август 1930 |
---|---|
Рәсми исем | Ишимбайский район |
Дәүләт | Россия |
Башкала | Ишембай |
Административ-территориаль берәмлек | Башкортстан |
Сәгать поясы | UTC+05:00 һәм YEKT[d] |
Халык саны | 88 092 (2017)[1] |
Диңгез дәрәҗәсе өстендә биеклек | 845 метр |
Нәрсә белән чиктәш | Белорет районы |
Мәйдан | 4106,06 км²[2] |
Почта индексы | 4532ХХ |
Рәсми веб-сайт | ishimbaimr.ru |
Җирле телефон коды | 34794 |
Монда җирләнгәннәр төркеме | [d] |
Объектның күренешләре өчен төркем | [d] |
Ишембай районы Викиҗыентыкта |
Ишембай районы (рус. Ишимбайский район) — Башкортстанга керүче муниципаль район. Административ үзәге — Ишембай шәһәре.
Ишембай районы Агыйдел елгасының урта агымында уң яклап урнашкан. Мәйданы – 4006 км², халкы – 26 мең кеше. Төньякта – Гафури районы, көнчыгышта – Белорет һәм Бөрҗән районнары, көньякта – Мәләвез, көнбатышта – Стәрлетамак районнары белән чикләшә.
Тарихы
үзгәртүИшембай районы 1930 елның 20 августында барлыкка килгән. Ул заманда район үзәге Петровское авылында була, ул Макар районы дигән исем йөртә. 1937 елны Ишембай районы итеп үзгәртелә. Административ үзәге Ишембай эшчеләр бистәсенә күчерелә. Хәзерге Ишембай шәһәре Уфадан 160 км еракта көньяк тарафка таба урнашкан. Мәйданы – 103,4 км², халкы – 68 меңнән артык.
Географик белешмә
үзгәртүРайон территориясенең көнчыгыш өлеше Көньяк Уралның алгы көнбатыш сыртларында урнашкан. Районның көнбатыш өлешен Агыйдел елгасы чикли һәм ул Агыйдел буе убалы тигезлегендә ята. Биредә 500-600 метр биеклегендәге Шәкетау, Торатау таулары тезелеп киткән.
Районның иң биек ноктасы Алатау сыртында – абсолют биеклеге 845 метр.
Районның көнбатыш чигеннән Агыйдел, көнчыгыш өлөшөнән Җигән елгалары ага. Аларга Сикәзе, Рәүзәк, Сәләүек, Тор, Үрек елгалары кушыла.
Ишембай районы тау-тайга зонасына карый. Территориянең 67% агачлы үсемлекләр белән капланган. Алар арасында каен, юкә, имән, усак ешрак очрый. Районның территориясе Кызыл китапка кертелгән шифалы үләннәргә бай, аларның монда 200-дән артык төре билгеле.
Тереклек
үзгәртүХайваннар дөньясы күп төрле. Урманнарда поши, бүре, соры аю, селәүсен, кабан, төлке, ак куян, тиен, бурсык, урман сусары һәм башкалар яши. Район өчен таш гасыр заманыннан бирле калган кошлар да, йөзүче кошлар да сирәк күренеш түгел. Русиянең Кызыл Китабына кертелгән кара торна кебек сирәк төр торып калган һәм дәүләт тарафыннан саклана. Кама, кондыз, америка чәшкесе һәм башка йомшак тиреле җәнлекләр дә еш очрый.
Районның ихтиофаунасы да бик кызыклы һәм күп төрле. Чишмәләрдә елга багрысы яши, ә бәрде соңгы елларда Агыйдел елгасында да күренә. Тау елгаларының күбесендә кызылбалык йөри. Барлыгы район территориясендә 60 төр имезүчеләр һәм 190-нан артык кошлар төре (шуларның 55 төре - сунар кошлары) яшәй.
Демография
үзгәртү1939[3][4] | 1959[5][4] | 1970[6][4] | 1979[7][4] | 1989[8][4] | 2000[9] | 2001[9] | 2002[10][4] | 2003[9] | 2004[9] |
---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|
37 662 | ↗39 385 | ↗44 192 | ↘33 634 | ↘25 766 | ↘25 726 | ↗95 696 | ↗95 805 | ↘95 668 | ↘95 650 |
2005[9] | 2006[9] | 2007[9] | 2008[11] | 2009[12] | 2010[13] | 2011[12] | 2012[14] | 2013[15] | 2014[16] |
↘95 311 | ↘95 064 | ↘94 579 | ↘94 351 | ↘94 333 | ↘91 301 | ↘91 164 | ↘90 840 | ↘90 686 | ↘90 184 |
2015[17] | 2016[18] | 2017[1] | 1 гый 2018[19][20] | 1 гый 2019[20] | 2021[21] | ||||
↘89 673 | ↘88 968 | ↘88 092 | ↘87 282 | ↘86 245 | ↘85 483 |
2010 елгы халык санын исәпкә алу нәтиҗәләре буенча районда (Ишембай белән бергә санаганда), руслар – 42,2%, башкортлар – 41,5%, татарлар – 12,3%, чуашлар – 1,8%, украиннар – 0,9% тәшкил итә, районда шулай ук 50-дән артын башка милләт вәкилләре яши.
Районда татар авыллары шактый: Түбән авыл яки Әрмет , Үрге Әрмет (Верхне-Арметево), Әрметрәхим, Янурыс, Кыявык, Көзән һ.б. Татар авылларында татар теленең тепекәй сөйләше урын алган.
Танылган шәхесләр
үзгәртү- Әхмәтзәки Вәлиди
- Дәүләтгәрәй Ногманов
- Халисә Мөдәрисова
- Якуп Колмый
- Ногман Мусин (1931, Колгына―2021)
- Вафа Әхмәдиев
- Риф Мифтахов
- Фәүзия Рәхимгулова
- Әнисә Таһирова
- Әмир Гәрәев
- Нур Зарипов
- Салават Кәримов
- Әлфия Акбутина
- Радий Хәбиров, РФ һәм БР дәүләт эшлеклесе.
- Илгиз Кадергулов, БАГСУ ректоры (2017 елдан).
- Тамара Юлдашева, язучы.
- Мөхтәр Сабитов (1946, Уразбай), журналист, язучы, туган якны өйрәнүче, мөхәррир. БР атказанган матбугат һәм киң мәгълүмат хезмәткәре (2006).
- Фәрвәз Мөхәммәтшин (1949, Исәкәй—2017), Башкортстанның атказанган артисты (1995). Башкорт дәүләт филармониясе артисты.
- Ринад Юлмөхәмәтов (1957, Югары Эткол), фән докторы (1987), профессор (1993). БР атказанган фән эшлеклесе (2006).
- Әхмәт Котышев (1900, Карайган—1973), журналист, тәрҗемәче, югары мәктәп укытучысы, «Башкортстан» гәҗитенең җаваплы мөхәррире (1929―1930).
- Хисмәт Колмөхәммәтов (1905, Канакай—1980), журналист, «Ҡыҙыл Башҡортостан» газетасының баш мөхәррире (1945―1950).
- Баязит Галимов (1942, Кинҗәбулат―2024), фәлсәфә фәннәре докторы (1989), профессор (1990), БДУ проректоры (1989-1996), беренче проректоры (1996-2005). БР атказанган фән эшлеклесе (1997).
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ 1,0 1,1 https://web.archive.org/web/20170731141731/http://www.gks.ru/free_doc/doc_2017/bul_dr/mun_obr2017.rar
- ↑ http://www.gks.ru/dbscripts/munst/munst80/DBInet.cgi?pl=8006001
- ↑ СССР җанисәбе (1939)
- ↑ 4,0 4,1 4,2 4,3 4,4 4,5 Население Башкортостана:XIX-XXI века: статистический сборник. — 2008.
- ↑ СССР җанисәбе (1959)
- ↑ СССР җанисәбе (1970)
- ↑ ССҖБ җанисәбе (1979)
- ↑ СССР җанисәбе (1989)
- ↑ 9,0 9,1 9,2 9,3 9,4 9,5 9,6 Комплексная программа социально-экономического развития муниципального района Ишимбайский район Республики Башкортостан на 2013-2015 годы
- ↑ Бөтенрусия җанисәбе (2002)
- ↑ 1.5. Численность населения республики Башкортостан по муниципальным образованиям на 1 января 2009 года
- ↑ 12,0 12,1 Оценка численности Республики Башкортостан постоянного населения на 1 января 2009-2016 годов
- ↑ Бөтенрусия халык санын алу, 2010
- ↑ Численность населения Российской Федерации по муниципальным образованиям. Таблица 35. Оценка численности постоянного населения на 1 января 2012 года
- ↑ Численность населения Российской Федерации по муниципальным образованиям на 1 января 2013 года. Таблица 33. Численность населения городских округов, муниципальных районов, городских и сельских поселений, городских населённых пунктов, сельских населённых пунктов — Росстат, 2013. — 528 бит
- ↑ Таблица 33. Численность населения Российской Федерации по муниципальным образованиям на 1 января 2014 года
- ↑ Численность населения Российской Федерации по муниципальным образованиям на 1 января 2015 года
- ↑ Численность населения Российской Федерации по муниципальным образованиям на 1 января 2016 года — 2018.
- ↑ Численность населения по муниципальным районам и городским округам Республики Башкортостан на 1 января 2018г — Федераль дәүләт статистикасы хезмәте.
- ↑ 20,0 20,1 Численность населения муниципальных образований Республики Башкортостан — 2019.
- ↑ Итоги Всероссийской переписи населения 2020 года (по состоянию на 1 октября 2021 года)
Чыганаклар
үзгәртү- Дөйөм мәғлүмәттәр 2016 елның 14 март көнендә архивланган. (башк.)