Баязит Галимов, Баязит Сабирҗан улы Галимов (1942 елның 26 мае, СССР, РСФСР, Башкорт АССР, Макар районы, Кинҗәбулат2024 елның 10 феврале, РФ, БР, Уфа) — галим-философ, югары мәктәп эшлеклесе. 1989-1996 елларда Башкорт дәүләт университетының мәгариф эшләре буенча проректоры, аннары 2005 елга кадәр — беренче проректоры. Фәлсәфә фәннәре докторы (1989), профессор (1990). Башкортстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе (1997), Россия Федерациясе югары мәктәбенең атказанган хезмәткәре (1997). Халыклар Дуслыгы ордены кавалеры (1986).

Баязит Галимов
Туган 26 май 1942(1942-05-26)
Кинзебулатово[d], Ишембай районы, БАССР, РСФСР, СССР
Үлгән 10 февраль 2024(2024-02-10) (81 яшь)
Әлма-матер Башкорт дәүләт университеты
Һөнәре галим
Эш бирүче Башкорт дәүләт университеты
Гыйльми дәрәҗә: фәлсәфә фәннәре докторы[d]

Биографиясе үзгәртү

Баязит Сабирҗан улы Галимов 1942 елда Башкорт АССРның Макар районы (хәзерге Ишембай районы) Кинҗәбулат авылында туган.

Башлангыч белемне туган авылында ала. 1953-1959 елларда Ишембай каласындагы 3-нче башкорт мәктәбендә (хәзерге Әхмәтзәки Вәлиди исемендәге 2-нче Башкорт гимназия-интернаты) булачак профессор, тарихчы Рим Янгуҗин белән бер класста укый.

Башкорт дәүләт университетының физика — математика факультетын 1965 елда тәмамлый. БДУ-ның фәлсәфә кафедрасы аспирантурасын 1969 елда тәмамлаганнан соң, шул ук кафедрада фәнни эш белән шөгыльләнүен дәвам итә.

1989 елдан Башкорт дәүләт университетының укыту эшләре буенча проректоры, 1996 елдан — беренче проректоры, 2005 елдан — баш гыйльми секретарь.

Шул ук вакытта 1995 елдан — университетның фәлсәфә кафедрасы мөдире .[1]

Фәнни эшчәнлеге үзгәртү

Фәнни тикшеренүләре фәлсәфәнең нигезләнеш проблемаларына багышланган — дөньяга фәнни караш, Башкортстан фәлсәфә үсеше тарихы.

1969 елда «Гносеологическая функция категории асимметрии» темасы буенча кандидатлык диссертациясе яклый.

1989 елда «Принцип развития в основаниях научной картины природы (методологические проблемы)» темасына докторлык диссертациясе яклый.

Фәлсәфә фәннәре докторы (1989), профессор (1990). Психология фәннәре халыкара академиясенең мөхбир әгъзасы (1996), Россия Табигый фәннәре академиясенең әгъза-корреспонденты (1997).

«20-нче гасырның 2000 иң күренекле галиме» («2000 выдающихся ученых 20-го столетия») җыентыгына кертелгән.

Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре үзгәртү

  • Халыклар Дуслыгы ордены (1986)
  • Башкортстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе (1997)
  • Россия Федерациясе югары мәктәбенең атказанган хезмәткәре (1997)

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Источник — Официальный сайт БашГУ 2015 елның 23 сентябрь көнендә архивланган.

Сылтамалар үзгәртү