Түбән Әрмет
Түбән Әрмет (рус. Нижнеарметово) — Башкортстанның Ишембай районындагы авыл. 2010 елның 14 октябренә карата халык саны 590 кеше. Ям индексы — 453238, ОКАТО коды — 80231805001.
Түбән Әрмет | |
Дәүләт | Россия |
---|---|
Нәрсәнең башкаласы | Әрмет авыл шурасы[d][1] |
Административ-территориаль берәмлек | Әрмет авыл шурасы[d][1] |
Халык саны |
754 (2002)[2], 744 (2009)[2], 590 (2010)[3] |
Почта индексы | 453238 |
Халык саны
үзгәртүХалык саны | ||
---|---|---|
2002[4] | 2009[4] | 2010[5] |
754 | ↘744 | ↘590 |
Географик урыны
үзгәртү- Район үзәгенә чаклы (Ишембай): 46 км
- Якындагы тимер юл станциясенә (Стәрлетамак ): 45 км
Авылның мактаулы шәхесләре
үзгәртү- Ибраһим Гыйззәтуллин (15 сентябрь 1918 — 13 май 1992) — Бөек Ватан сугышында катнашкан танылган башкорт язучысы һәм шагыйре, сугыш инвалиды, 1965 елдан ССРБ Язучылар берлеге әгъзасы. III дәрәҗә Дан (1943), I дәрәҗә Ватан сугышы (1985) һәм Халыклар дуслыгы (1985) орденнары, хәрби медальләр белән бүләкләнгән, Башкорт АССР-ының атказанган мәдәният хезмәткәре (1988), Галимов Сәлам исемендәге яшьләр дәүләт премиясе лауреаты (1968). Республикада гына түгел, элекке Советлар Берлегендә дә «Башкорт Корчагины» исеме астында киң таныклу алган ир-узаман.
- Назаргалиев Мөхтәр Бәхтигани улы (10 апрель 1930, ССРБ, РСФСР, Башкорт АССР-ның Макар (хәзер Ишембай районы) Югары Әрмет авылы — 27 май 1990) — совет нефть эзләүчесе, Ләнтор нефть яткылыгын ачкан һәм Ләнтор шәһәренә нигез салган шәхес.
Чыганаклар
үзгәртү- ↑ 1,0 1,1 ОКТМО
- ↑ 2,0 2,1 Единый электронный справочник муниципальных районов Республики Башкортостан ВПН-2002 и 2009
- ↑ Всероссийская перепись населения 2010 года. Численность населения по населённым пунктам Республики Башкортостан
- ↑ 4,0 4,1 Единый электронный справочник муниципальных районов Республики Башкортостан ВПН-2002 и 2009
- ↑ Всероссийская перепись населения 2010 года. Численность населения по населённым пунктам Республики Башкортостан. әлеге чыганактан 2014-08-20 архивланды. 2014-08-20 тикшерелгән.