Мөхтәр Назаргалиев

Назаргалиев Мөхтәр Бәхтигани улы (10 апрель 1930 ел27 май 1990 ел) — совет нефтьчесе, Ләнтор нефть яткылыгын ачучы һәм Ләнтор шәһәренә нигез салучы.

Җенес ир-ат
Ватандашлык  СССР
Туу датасы 10 апрель 1930(1930-04-10)
Туу урыны Ишембай
Үлем датасы 27 май 1990(1990-05-27) (60 яшь)
Үлем сәбәбе Юл-транспорт казасы
Әлма-матер Ишембай нефть көллияте
Бүләкләр
Хөрмәт Билгесе ордены медаль «За освоение недр и развитие нефтегазового комплекса Западной Сибири» В.И.Ленинның 100 еллыгы уңаеннан мидәл

Биографиясе үзгәртү

Мөхтәр Бәхтигани улы Назаргалиев 1930 елның 10 апрелендә Башкорт АССР ның Макар (хәзер Ишембай районы) Түбән Әрмет авылында ("Башкорт Корчагины" дип билгелелек алган күренекле язучы Ибраһим Гыйззәтуллин(башк.) белән бер авылдан) хәлле гаиләдә туган. Аның әнисе Фатима Әхмәди кызы һәм әтисе Бәхтигани Мирзагали улы эшчән һәм эшлекле кешеләр була. Назаргалиевларның йорт хуҗалыгы хәлле саналган һәм шуңа күрә күмәкләштерү чорында, кулак дип гаепләүдән котылыр өчен, аларга туган якларыннан күчеп китәргә туры килә. 1940 елда гына гаилә кире кайта һәм Ишембай шәһәрендә төпләнә. Ул вакытта гаиләдә җиде бала үсеп килгән була.

Мөхтәргә 6 яшь тулгач та, ул мәктәпкә бара, 1945 елда аны тәмамлый һәм Ишембай нефть көллиятенә укырга керә. Үзенең хезмәт юлын «Ишембайнефть» трестының бораулау конторасында бораулау эшчесе булып башлый.

1957 елдан алып Назаргалиев биографиясенең җитәкче буларак этаплары башлана: бораулау буенча өлкән инженер, җитештерү-техник бүлегенең бораулау буенча инженеры; ПТО начальнигы; нефть һәм газ чыгару участкалары начальнигы; ЦНИПР начальнигы; өлкән инженер, нефтепромысел мөдиренең урынбасары; җитештерүне хезмәтләндерү базасы начальнигы урынбасары; ЦИТС начальнигы; НГДУ начальнигы.

1956 елда И. М. Губкин исемендәге Хезмәт Кызыл Байрак орденлы Мәскәү нефтехимия һәм газ сәнәгате институтына укырга керә, 1962 елда аның Салаваттагы филиалында тәмамлый.

1973 елның февраленә кадәр Мөхтәр Бәхтигани улы туган ягында - Ишембайда төрле җаваплы вазифаларда эшли. Шул елны аны «Сургутнефть» НГДУ-сы карамагына ЦИТС (Үзәк инженер-технологик хезмәте) начальнигы урынбасары итеп күчерәләр, ә 1975 елда шушы хезмәтнең начальнигы булып китә. Көнбатыш Себердә җиде ел эшләгән дәвердә М. Б. Назаргалиев төньяк нефть яткылыкларының куллану һәм эшкәртү буенча зур тәҗрибә туплый, гомеренең төп эшенә — Ләнтор нефтенә багышлый.

Ләнтор шәһәренә нигез салуы үзгәртү

ААҖ «Сургутнефтегаз» ветераны Илдус Усманов, «Нижневартовскнефть» НГДУсының элекке җитәкчесе турында шушылай искә ала:

80-се еллар башында, Ләнтор яткылыгын ары таба эшкәртү кирәклеге турында сүз күтәрелгәч, без Назаргалиев җитәкчелегендә бик күп кыенлыкларны җиңеп чыга алдык. Бөтен көчебезне салып, нефтне чыгару буенча мөмкин булган бөтен ысулларны сынап карап, Советлар Берлегенең нефть һәм газ сәнәгате Министрлыгына, иң мөһиме, үзебезгә, Ләнтор нефтен табып булганлыгын исбат иттек.

1980 елның беренче гыйнварында М. Б. Назаргалиев яңа барлыкка килгән «Ләнторнефтьнең» НГДУсына җитәкчелек итә башлый.

Яңа эш урынында Мөхтәр Бәхтигани улы җитештерү эшмәкәрлеген җәмәгать эшмәкәрлеге белән бер төптән башкара, күп игътибарны предприятие янындагы эшчеләр бистәсенең төзелешенә һәм үсешенә бирә.

Барлыгы 12 ел эчендә, күпчелеген Мөхтәр Бәхтигани улы тырышлыгы нәтиҗәсендә хант авылы Пим һәм вахта бистәсе заманча Ләнтор шәһәренә әверелә. Назаргалиев үзе шәхсән йортларны һәм урамнарны проектлый, материаллар эзли, төзекләндерүгә һәм үсешкә акча җүнли.

1985, 1987 һәм 1989 елларда Мөхтәр Бәхтигани улы өч тапкыр Соргыт район халык депутатлары Советы депутаты итеп сайлана.

Предприятие белән ул үзенең 1990 елның маенда вакытсыз вафатына кадәр җитәкчелек итә. 1990 елның 27 маенда М. Б. Назаргалиев автокатастрофада фаҗигале һәлак була.

Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре үзгәртү

  • «Хөрмәт Билгесе» ордены (1986)
  • Медаль «За доблестный труд. В ознаменование 100-летия со дня рождения Владимир Ильича Ленина»
  • «Көнбатыш Себернең җир астын үзләштерүе һәм нефтегаз комплексын үстерү өчен» медале (1985)
  • «Нефть сәнәгате отличнигы» мактаулы исеме

Хәтерен мәңгеләштерү үзгәртү

  • Аның хөрмәтенә 1996 елда Назаргалиев ачкан нефть-газ яткылыгына һәм Ләнтор шәһәренең төп урамына М. Б. Назаргалиев исем бирелде.
  • Соргыт районының Хөрмәт Китабына кертелгән (үлгәннән соң) (1999), Ләнтор шәһәренең Хөрмәт һәм Хәтер Китабына кертелгән (2002).
  • Ел саен Соргыт районында М. Б. Назаргалиев истәлегенә Хәтер Мемориалы үткәрелә.
  • 2007 елның октябрендә М. Б. Назаргалиевның мемориаль хәтер тактасы ачылды.

Сылтамалар үзгәртү

Әдәбият үзгәртү

  • В памяти и делах: Мухтар Назарбаев : ист.-краевед. сб. / [ред.-сост. Л. В. Царьградка] ; Музей геологии, нефти и газа. — Екатеринбург : Баско, 2006. — 69, [1] с. — (Именные месторождения Югры; вып. 4). В издании публикуются материалы об освоении и развитии нефтегазын провинции Западной Сибири: информация об именных месторождения Югры, об истории алар открытия и о людях, в честь которых они названы. ISBN 5-900474-902 [2](үле сылтама)