Соры аю

куе йонлы, авыр гәүдәле имезүче ерткыч хайван

Соры аю, көрән аю яки гади аю (лат. Ursus arctos) — куе йонлы, авыр гәүдәле имезүче ерткыч хайван.

Соры аю
Халыкара фәнни исем Ursus arctos L., 1758[1][2][3][…]
Таксономик ранг төр[1][2][3]
Югарырак таксон Аюлар[1][2]
Башлану вакыты 500 тысячелетие до н. э.
Нәрсәнең чыганагы Медвежья желчь[d][4][5]

 Соры аю Викиҗыентыкта

Соры аю — тайга зонасында тереклек итүче ерткычларның иң эресе. Бик хәрәкәтчән хайван: ул тиз йөгерә дә, сикерә дә, агачка да менә, йөзә дә белә. Караңгы урманнарны ярата, шуңа күрә Идел-Каманың төньяграк районнарында яши. Үзенең балаларын ияртеп, ана аюның Татарстан районнарына да керүе билгеле. Мәсәлән, 2014 елның җәендә алар Мамадыш, Балык Бистәсе, Арча районнары урманнарында күренгәләгән.[6] Бу эре ерткыч төрле азык белән туклануы ягыннан башка ерткычлардан аерылып тора, һәм аның рационын күбрәк үсемлек азык тәшкил итә. Кышын аю өнендә йокыга тала. Анда ана аю гадәттә 1—2 бала тудыра. 100—120 кг лы аю нибары 500 г авырлыктагы балалар тудыра. Көрән аю Татарстан Республикасының Кызыл китабына кертелгән. Күрше Башкортстанда меңгә якын аю яши.

Уйнаучы аю балалары

Искәрмәләр

үзгәртү

Чыганак

үзгәртү